Купшы чыршы
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kupshy_chyrshy._dekabr_2017.docx21.9 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Купшы чыршы”

Ата-аналар өчен кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Декабрь, 2017 ел

 Максат:  Балаларның  игътибарын,  танып белү активлыкларын,   күзаллый белү, күзәтүчәнлекләрен үстерү. Балаларның  табигатьтәге кышкы үзгәрешләр  турындагы белемнәрен, чыршы агачы ,урман җәнлекләре  турындагы күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белүләренә ирешү,  авазлар артикуляциясен, төсләрне аеруны ныгыту.

Материаллар һәм җиһазлар.

Тылсымлы тартма, кар бөртекләре,  салфетка, ноутбук,  аудиоязмалар, “Җил  тавышы” (УМК дискы),  чыршы ботаклары, агачлар, чыршы уенчыклары.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:  балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, матур итеп исәнләшик  кунаклар белән.

Балалар:

- Исәнмесез кунаклар! Хәерле иртә!

Хәерле иртә миңа да

Хәерле иртә сиңа да

Хәерле иртә барыбызга да!  ( Слайд №1.)

Балалар ярымтүгәрәк ясап  урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:  балалар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем. Бу нәрсә?

Балалар:  -Тартма.

Тәрбияче: тартма нинди, тартма матурмы? Бу тартма эчендә нәрсә бар икән ачып карыйбызмы?

Музыка... бер бала чыга :

Тәрбияче: Бу нәрсә? ...

Балалар: чыршы .

Тәрбияче: Дөресме икән әйдәгез әле экранга карыйк әле. Слайд № 2  (Чыршы агачы ботагы.)

Бу чыршы агачыныңкечкенә генә  ботагы. Чыршы нинди төстә?Яфраклары бармы? Энәләре нинди?  Хуш исле? (Индивид.җаваплар) берничә бала чыгып тотып, иснәп карый.

Тәрбияче: Әйе, ә сезнең чыршы агачын кайда күргәнегез бар?

Балалар: ...

Тәрбияче: Ә чыршылар күп булып, бүтән агачлар белән бергә  кайда үсәләр?

Балалар: Урманда. Слайд № 3(урман )

Тәрбияче: Балалар, минем  сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырасым килә, сезнең  барасыгыз киләме?

Балалар: әйе

Тәрбияче: 

Ә менә  хәзер кыш булгач урамга шушы киемнәрдән генә чыксак  буламы соң?

Балалар:  юк, урамда салкын, җылы итеп киенергә кирәк.

Тәрбияче: нинди киемнәр соң ул, җылы киемнәр?.(Җаваплар)..

 Дөресме икән, экранга карыйк әле.   Слайд№ 4  (киемнәр)  кайсы кием артык?........

Тәрбияче: әйе,  без кыш көне җылы киенергә, үзебезнең сәламәтлекне сакларга тиеш. Әйдәгез, яхшылап  киеник.

Физкульминут. Балалар түгәрәккә басалар.

Тышта салкын булса да, (Куллары белән үз-үзләрен кочаклап, кулбашларга суккалыйбыз)

Без чыгабыз урамга , (Бармаклар белән янбаш буйлап “йөгерәбез”)

Җылы тун безнең өстә, (Куллар белән алдан сыпырабыз)

Өшемибез без һич тә. (Башны як-якка боргалыйбыз)

Башлыкны да онытмыйк, (Ике кул белән башны сыпырабыз)

Ә муенга шарф урыйк (Башта бер, аннан икенче кул белән муенны сыпырабыз)

Йомшак матур бияләй (Бер-бер артлы кулларны сыпырабыз)

Безнең нәни кулларда.

Киез итекләр киеп

Чабып йөрик урамда (Тыпырдыйлар).

Тәрбияче: менә, җылы итеп киендек, хәзер урманга барсак та ярый.

Без урманда үзебезне тәртипле тотарга тиеш, кышкы урманның, андагы җәнлекләрнең тынычлыгын бозарга ярамый.

Балалар, иң элек урман юлын күзәтеп алыйк әле .(куллар белән бинокль ясап карау) Урман юлына   кар салган  әйдәгез, минем арттан “кар көртләрен” ерып, аякларны күтәреп атлап барабыз. (Музыка куела . Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп атлыйлар).

Тәрбияче:  Без урманга килеп тә җиттек.

 (урман күренеше) Слайд№5(Урман)

Карагыз әле, кышкы урман нинди матур! (балалар карыйлар)

Сез кышкы урманда ниләр күрәсез? Кар яуганмы? Нәрсә яуган?  Агачлар күпме?Яфраклары бармы соң?

Чыршы агачы нинди төстә, энәләрен тотып карыйк әле, ниндиЧыршы агачы биекме? Ә бу чыршы биекме?  (индив . җававплар)

Тәрбияче:  Биредә саф  һава. Әйдәгез әле урманның саф hавасын сулыйк.  ( Тирән итеп борын белән сулау. 3-4  тапкыр), чыршы исе дә килә, әйеме?

Карагыз әле монда җәнлек эзләре дә күренә, кемнең әзләре икән балалар?(Индив. җаваплар)

Балалар чыршы янында торган өйгә игътибар  итәләр.

Тәрбияче: Нинди матур өй, бу өйдә кем яши икән?

Ишек төбендә киез итекләре дә тора, (тәрбияче тәрәзәгә карый), бу без укыган әкияттәге, куян кызының өе түгелме икән? Шакып карыйбызм? Әйдә әле ....... Тук-тук-тук.

Тәрбияче: Исәнме, куянкай.

Куян: исәнмесез балалар.

Ярый килдегез.

Безнең аланны

Кайдан күрдегез.

Балалар бергәләп:  (бармак уены)          

          Урманга бардым.

Бу абый белән (баш бармак)

Мин юлны таптым

Бу абый белән (показателн.палец)

Кырда йөгердем.

          Бу абый белән (урта бармак)

          Аланны күрдем

          Бу абый белән (бинокль ясап күрсәтү)

Тәрбияче:  Зәлия , сиңа куян ошыймы? ...Куян нинди?  (Колаклары озын, койрыгы кыска, ак төстә. Йомшак )

Тәрбияче:    Әйдә куянкай бергәләп уйнап, җылынып алыйк. “Ак куян уены”   уйныйлар. Шундый күңелле итеп уйнадык, молодцы .

Тәрбияче:  балалар игътибар итегез әле, куянкайның эзләре нинди матур. Тик алар  ерактан ук күренеп торалар. Бу эзләрне бүреләр күреп алып куяныбызны харап итмәсеннәр. Әйдәгез без бу эзләргә күп итеп кар яудырабыз,

Эшкә керешкәнче , бармакларыбызны җылытып алыйк әле.

Бармак уены: “Кар әвәләү”

  • 1,2,3,4,5  (бармакларны саныйбыз)

Без кар әвәлибез ич (учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз)

Түгәрәк ул, шома ул ( бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз)

Ашарга ярамый шул ( имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз)

“Бер” дигәндә атабыз (кар ыргыту хәрәкәте)

“Ике” дигәч тотабыз (учларны тоташтырабыз)

“Өч” дигәч төшеп китә ( учларны ачабыз)

Ватыла, эреп бетә ( аяклар белән карны таптыйбыз)

Балалар  ак кәгазьдә куян эзләре өстенә  кар ясыйлар.

Музыка. Слайды№ 6 (урманда кар ява)

Тәрбияче:сез кар яудырыгыз, ә без кечкенәләр белән куянкайга чыршы бизәп бирик. (бизиләр)

 Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Хәзер безнең куяныбызны бүре дә тапмас, күп итеп кар яугач җәнлекләргә  урманда җылы да булыр,  менә нинди яхшы эш эшләдек без.Чыршыкай да бик матур булган, әйдәгез без аңа үзебезнең өйрәнә башлаган җырыбызны бүләк итик.

Җыр: “Чыршыкай”

Аудиоязмадан “буран тавышы” ишетелә.)

Тәрбияче:  нинди тавыш ишетелә  анда?

Балалар:  шшшш

ТәрбиячеБу бит буран тавышы ,  безгә бакчага кайтрга вакыт. Сау бул, йомшаккай. Без сине үзебезнең чыршы бәйрәменә чакырып калабыз. Әйдәгез, балалар аяк очларына гына басып тын гына бакчабызга кайтыйк.

Музыка.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар , сезгә сәяхәт ошадымы?

Гомәр сиңа нәрсә ошады? ....

Кәрим без урманда нинди җәнлекне очраттык?...

Тәрбияче:Ә миңа сез ошадыгыз, җавапларыгыз, тәртибегез ошады.Рәхмәт сезгә балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

"Чыршы бәйрәме"

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”...