“ Хезмәткә – хөрмәт ” (Зурлар төркемендә сөйләм үстерү шөгыле)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Зарипова Зухра Хайдаровна

 

 

 

 

 

 

 

                                     

    Максат: Балаларга хезмәтнең әһәмияте турында аңлату, өлкәннәр хезмәте турында  кузаллауларын киңәйтү. Хезмәт кешесенә хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен                           һәм танып белү эшчәнлеген үстерү.  

         Методик алымнар: Әңгәмә , кузәту, курсәтмә, уеннар, сорауларга җавап, мактау. 

         Җиһазлау :  Слайдлар, төрле һөнәрләр сүрәтләнгән рәсемнәр , уен өчен кулъяулык, “Өч дуңгыз баласы”  мультфильмы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хезмәткә -хөрмәт19.41 КБ

Предварительный просмотр:

      Максат: Балаларга хезмәтнең әһәмияте турында аңлату, өлкәннәр хезмәте турында     кузаллауларын киңәйтү. Хезмәт кешесенә хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү.

       Методик алымнар: Әңгәмә , кузәту, курсәтмә, уеннар, сорауларга җавап, мактау.  

       Җиһазлау :  Слайдлар, төрле һөнәрләр сүрәтләнгән рәсемнәр , уен өчен кулъяулык, “Өч дуңгыз баласы”  мультфильмы.

   

       Шөгыль барышы (оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

       Тэрбияче: хэерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? хәзер матур итеп, тугәрәккә басабыз, шөгылебезне  башлыйбыз.

     Кулларга без тотындык,

     Бер беребезгә елмайдык,

     Җылы китте кулларга,

     Рәхәт булды дусларга!

Тәрбияче: Балалар без буген һөнәрләр һәм хезмәткә хөрмәт турында сөйләшербез.

Тәрбияче: Нәрсә соң ул һөнәр?(һөнәр ул нәрсә булсада, җитештерү,ясау,белгечлек, профессия).

Тәрбияче: Балалар мин сезгә хәзер сораула бирәм.

  • Кем безгә матур күлмәкләр тегә? (тегуче).
  • Кем тәмле ашлар пешерә? ( пешекче).
  • Кем биек йортлар төзи? ( төзүче).
  • Кем авыруларны дәвалый? (табиб).

Тәрбияче: Балалар кайсысы иң  кирәкле һөнәр? ( Барысы да кирәкле).

Тәрбияче: Дөрес балалар барысы да кирәкле һөнәр. Әйдәгез хәзер һөнәрләр турында тулырак сөйләшик.

   Балалар:

          -Төзуче һөнәре ул бик кирәкле һөнәр, чөнки алар йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзиләр. Кеше яши торган өйләр җылы, уңайлы булсын өчен тырышып эшлиләр. Аларның хезмәте бик авыр һәм бик кирәкле.  

        - Табиб һөнәре һәркемгә кирәк. Ул кешеләр сәламәт булсын өчен авыруларны терелтү өчен тырыша.Табиблар – һәр кешегә игьтибарлы, ягымлы, мәрхәмәтле,шәфкатьле кешеләр.

           ( Шулай балалар бутән һөнәр ияләрен дә сөйләп чыгалар).

Физминутка:

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Биюче кебек йөрик,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

Пешекче апа кебек,

Бергәләп камыр басыйк.

Менә шулай,менә шулай,

Тәмле пироглар ясыйк.

Дидактик уен: Хәзер балалар бер уен уйнап алабыз, “Парын тап” - дип  атала.

( һөнәр ияләре һәм эш кораллары рәсемнәре бирелә. Балалар дөрес итеп эш коралларын урнаштырырга тиешләр).

“Кулъяулык алыш” уены :

Балалар түгәрәккә басалар. Кулына кулъяулык алган бала әти әнисенең нинди һөнәр иясе  булуын әйтергә тиеш.

Тәрбияче: Кеше өчен һөнәрнең һәркайсы кирәк һәм әһәмиятле. Кеше бик тырышып эшләсә генә нәтиҗәсе була. Хәзер мин сезгә “ Өч дуңгыз баласы” дигән мультфильм күрсәтәм. Игътибар белән карап утырыгыз, ни өчен бүре Наф- Нафның өенә керә алмаган? Ә ни өчен  Ниф-Нифның һәм Нуф- Нуфның өе бүре өргәннән соң җимерелеп төшкән?

Мультфильмны караганнан соң, балаларга сораулар бирелә. Тырышып,җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә Наф- Нафның өе чыдам, нык булган,диеп нәтиҗә ясала.

    Тәрбияче:  Балалар мин сезгә хәзер тырышлык һәм хезмәт турында мәкальләр әйтәм:

  • Тырышкан табар ,ташка кадак кагар.
  • Эш беткәч, уйнарга ярый.
  • Ялкаулык - хурлык, тырышлык –зурлык.

                     Татарстан Республикасы   Әтнә районы

  мәктәпкәчә  белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

                                Олы Әтнә балалар бакчасы

                     “  Хезмәткә – хөрмәт

           

                 (Зурла төркемендә сөйләм үстерү  шөгыле)                

                                                                                      Тәрбияче: Зарипова  З.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм устерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "...

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...