Сөләйман Йосыпов -авылым сандугачы.
занимательные факты по развитию речи

  Һәр төбәкнең үз сандугачы, үз галиме, үз биючесе, кыскасы һәр төбәкнең үз танылган шәхесе бардыр. Безнең Алан авылы да мондый танылган шәхесләргә бай төбәк. Без бу шәхеләр белән горурланабыз, алар турында булган мәгълүматларны җыеп, барлар барырга тырышабыз. Безнең буын интернет заманында яшәгәнлектән барлык мәгълүмат та интернет челтәрләрендә бар дип эйтүчеләр табылыр, әмма, алда язылып үтәчәк Сөләйман абый Йосыпов турында узенең бертуган энесе Фәрит абый Даутов авызынна ишетү үзенә бер кызык һәм мавыктыргыч. Әлеге язма да Фәрит абый сөйләгәннәрдән язып алынды.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suleyman_yusupov.docx45.59 КБ

Предварительный просмотр:

  Һәр төбәкнең үз сандугачы, үз галиме, үз биючесе, кыскасы һәр төбәкнең үз танылган шәхесе бардыр. Безнең Алан авылы да мондый танылган шәхесләргә бай төбәк. Без бу шәхеләр белән горурланабыз, алар турында булган мәгълүматларны җыеп, барлар барырга тырышабыз. Безнең буын интернет заманында яшәгәнлектән барлык мәгълүмат та интернет челтәрләрендә бар дип эйтүчеләр табылыр, әмма, алда язылып үтәчәк Сөләйман абый Йосыпов турында узенең бертуган энесе Фәрит абый Даутов авызынна ишетү үзенә бер кызык һәм мавыктыргыч. Әлеге язма да Фәрит абый сөйләгәннәрдән язып алынды.

   Язманың максаты итеп төбәгебезнең талантлы шәхесе булган Сөләйман Йосыповның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу һәм безнең буын яшьләрендә аңа карата хөрмәт, ихтирам хисе уяту алынды.

  Сөләйман Йосыпов 1925 елның 25 июлендә Теләче ( ул вакытта) Саба районы Алан авылында яшәүче Вәлиулла кызы Кәнифә, Йосып улы Даут Йосыповлар гаиләсендә 9-нчы бала булып дөньяга килә. Җыр "җене" аңа балачактан ук кагыла. Иртән уянып күзен ачуга, җырлап җибәрә торган гадәте дә булган аның. Балалардан күпкә алдан уянып мич янында аш-су әзерләп йөргән әнисе улына: "Әй улым, җырларга тотынганчы башта бисмиллаңны әйтеп куй ичмасам,"- дип битәрләсә дә, һәр иртә шулай кабатланып торган. Мәктәп елларында Сөләйман укытучы абый-апалары оештырган концертларда, спектакльләрдә актив катнаша, ә Сабантуе көнне кичен авыл клубы янындагы бакчада үткәрелә торган җыр ярышларында ел саен икенче урынны ала торган була, билгеле инде, беренче урын авылда, моңлы, саф тавышы белән дан тоткан Гөлсем апасына бирелә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ул районда чыга торган "Сталинчы" гәзите редакциясенә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Ә 1941 елда күрше Сауш авылында клуб мөдире булып эшли. Шунда бераз эшләгәч кире үз авылына кайта. Бу вакытта Бөек Ватан сугышы башлана һәм Сөләйман атка утырп авылдашларны җырлап сугышка озата, шулай күп көннәр дәвам итә. Билгеле булганча, 1941 елның җәендә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм снгать декадасы үтәргә тиеш була. Шунда катнашу өчен Теләче районыннан барлыгы өч кешесалып җибәрәрләр. Шулар арасында Сөләйман Йосыов та була. Казанда декада комиссиясе каршында ул Җәйдәт Фәйзинең "Урман кызы" җырын башкара. Комиссия аны декадада катнашучылар исемлегенә кертә һәм бу җырны Татарстан радиосынна башкарырга да тәкъдим итәләр. Ул елларда эфирда турыдан-туры гына чыгыш ясыйлар, шуңа күрә тыйнак кына авыл малае өчен бу беренче зур сынау була, Сөләйман аны зур осталык белән башкарып, радио тыңлаучыларының мәхәббәтен яулый. Сугыш башлану сәбәпле декада үтми кала. Шулайда, 1957 елда Мәскәүдә үткән декадада Сөләйман Йосыпов җитлеккән профессиональ җырчы буларак катнаша. 1945 елда армия сафларына алына. Ул танк йөртуче булып хезмәт итә. Ул анда да җырдан аерылмый. Башта үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә җырлый, ә анда 1948 елда аны Белоруссия хәрби округының җыр һәм бию ансамбленә башлап җырлаучы (солист) итеп кабул итәләр. Ул анда 1950 нче елга кадәр хезмәт куя. 1950 нче елда Сөләйман Йосыпов солдат хезмәте срогын тәмамлап, Казанга кайта. Армиядә вакытта ук профессиональ җырчы булырга теләк уянган егет, шул елны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә. Анда аның җырлавын җыр һәм бию ансамбелен оештыручы һәм бик озак еллар аның җитәкчесе булып эшләгән Зөйләйха Әхмәтова  тыңлап карый. Тәҗрибәле җитәкче һәм хормейстр Сөләйман Йосыповның бәрхеттәй, моңлы, бик сирәк очрый торган бас тавышын бик ошата һәм аны берсүзсез ансамбльгә башлап җырлаучы итеп эшкә алалар. Сөләйман Йосыповның егерме елдан артык иҗаты менә шушы данлыклы коллектив белән бәйләнгән. 1960 нчы елның башында музыка өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелә. Шул ук елның август аенда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кытай Халык республикасына гастрольгә китә. Гастроль барышында төрле очрашулар да була. Андый очрашуларда ансамбль белән Кытайга килгән күренекле опера җырчылары Фәхри Насретдинов, Зөләйхә Хисматуллина һәм ансамбль солистлары гына катнаша. Сөләйман Йосыпов бу очрашуларда татар халык җырларын һәм ул елларда бик популяр булган Поль Робсон репертуарыннан "Водонос" дигән негр халык җырын башкара. Кытай республикасыннан тыш Сөләйман Корея, Монголия кебек чит илләрдә СССР союздаш республикаларында, илнең күп кенә төбәкләрендә, Татарстанның күпчелек район һәм авылларында концерт белән чыгыш ясап, халкыбызның күп төрле моңлы җырларын һәм күп кенә композиторларыбызның җырларын яңгырата. Алтмышынчы еллар башында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театырына Сөләйман Йосыповны "Кодача" музыкаль комедиясендә мулла ролен уйнарга чакыралар. Аның бу рольне башкару осталыгы театр җитәкчеләренә бик ошый һәм алар Сөләйманга театрга даими эшкә килергә тәкъдим итәләр. Ул елларда Сөләйман Йосыпов ансамбльнең абруйлы, төп солисты була инде. 1964 нче елның башында эстрада бүлегендә, үзенең бригадасын булдырып эшли башлый.

   Сөләйман Йосыповка монда иҗади эшчәнлекләр өчен мөмкинлекләр күпкә киңәя төшә һәм алдагы елларда ул кабатланмас көр тавышының бөтен егәрен җыр сәнгатебезне баетуга, халкыбызга хезмәт итүгә багышлый.

  Гаилә тормышына килгәндә: ансамбльдә эшли башлаган чорда ук ул танылган җырчы кыз Рәйсә Сайфуллина белән таныша. Сөләйман Рәйсәнең "Сарман" көен матур моңлы итеп башкаруына гашыйк була. Озак та үтми алар кавышып, гаилә корып яши башлыйлар. Ләлә исемле кыз, Шамил исемле малай тәрбияләп үстерәләр.

   Күренекле җырчы, талантла шәхес, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Даут улы Йосыпов 2003 нче елның 20 февралендә 78 яшендә вафат булды.

       Баритон тавышлы җырчылар да аз түгел. Ә менә “бас” дип аталган иң түбән тавышлы җырчылыр бездә бармак белән генә санарлык. Андыйларны табигать тә бик аз биргән. Шундый җырчыларның берсе –Сөләйман ага Йосыпов.

       1957 елда Мәскәүдә үткән декадада инде С.Йосыпов профессиональ җырчы буларак катнаша. Апас районының бер авылыннан язып алып кайткан “Умырзая”, “Вәгъдә” кебек җырлар да халык күңеленә Сөләйман ага башкаруында кереп кала.  Бервакыт авылларга гастрольдә йөргән вакытта композитор Заһид Хәбибуллин аңа “Казак дустыма” җырын өйрәтә . Берничә көн үтүгә Сөләйман ага Йосыпов аны җырлый башлый. Җырчының оста башкаруын исәпкә алып композитор аңа яңадан-яңа җырлар әзерли. Мәхмүт Хөсәен шигыренә язылган “Яшәсен кияүләрем” дигән җыр бик тиз популярлашып китә. Шушы җыр белән Сөләйман аганың шаян җырлар “эпопеясы” башланып китә. “Балыкчы”- Җ.Фәйзи көе, “Өф-өф итеп”- Р.Еникеев, “Улым үземә охшаган”- Ш.Мәҗитов, “Җәфа”- Б.Мөлеков, “Хөршидә-Мөршидә”- И.Хисамов җырларын Сөләйман ага бик зур осталык белән башкарып, һәрберсен бер спектакль дәрәҗәсенә җиткерә.

          Сөләйман ага Йосыпов җыр өлкәсендә бик зур уңышларга иреште.Моның сере нәрсәдә соң? Җырчылар арасында “бас” иң авыр тавышлардан санала.Моңлы татар җырларын, бигрәк тә халык җырларын җиренә җиткереп башкару алар өчен авыр, кыен проблема булып тора. Әмма Сөләйман ага бу кыен проблеманы  җиңә алган бердәнбер җырчы. Бу бәхет аңа күктән төшмәгән.Бу- аның балачактан ук халкыбыз моңнарын күңеленә дә, тавышына да сеңдереп үсүе һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

       “Чын йөрәктән”-И.Шәмсетдинов көе, “Яшь наратлар”- Җ.Фәйзи көе, “Люция”- Ф.Әхмәтов, Халкыбызның “Әллүки”, “Тәзкирә”,  “Су буйлап” дигән җырларны Сөләйман ага башкаруында ишетү үзе ни тора.

  Алда әйтеп үтелгәнчә һәр төбәкнең үз сандугачы була. Шул сандугачлардан тарих битләрендә уелып калган моңны, җырны саклау, узебезнең һәм киләчәк буыннарга күрсәтү, әйтү безнең изге бурычыбыз былып тора. Үзләренең барлык гомерләрен иҗатка, халык күңелен яуларга, авыр елларда көндәлек тормышларны бераз җиңеләйтергә багышлаган шәхесләребезне онытырга безнең хакыбыз юк, киресенчә, алардан үрнәк алып үзебездән соң килгән буынга ниндидер якты йомгак калдырырга тырышырга, омтылырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сайра, моңлы сандугач

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Луиза Батыркаева иҗатына багышланган кичә...

ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"

Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...

Калфаклы сандугач

моё выступление на конференцию посвящённое чтениям Ш. Марджани, о жизни, творчестве знаменитой поэтессы нашего края Сары Садыковой! это авторское выступление собрано на основании фактов её жизни, знак...

Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)

Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)...