Сайра, моңлы сандугач
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Луиза Батыркаева иҗатына багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл luiza_batyrkaeva.docx43.46 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

(Луиза Батыр-Болгариның иҗатына

багышланган кичә)

                                                                   Музыка җитәкчесе:     

                                                                              Басыйрова Чулпан.

Актаныш

2012 – ел.

(Луиза Батыр-Болгариның иҗатына

багышланган кичә)

Балаларны танылган композитор Луиза Батыр-Болгариның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, аларда музыка сәнгатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Сайра, моңлы сандугач!” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә алдан ук зур әзерлек эшләре алып барылды. (сценарий төзү, балалар белән җыр-бию, шигырьләр өйрәтү, планнар әзерләү һ.б.)

Кичә буласы зал стенасына Луиза Батыр-Болгари” дип язылган плакат эленә, ә өстәлгә чәчәкләр-гөлләр куела. Ярым ай рәвешендә тезелеп куелган урындыкларга милли киемнәр кигән балалар утыра. Уртага “Сайра, моңлы сандугач!” дигән китапның зурайтып ясалган макеты урнаштырыла.

А.Б. Без бүген яраткан композиторыбыз Луиза Батыр-Болгариның бай иҗат юлы, тормышы белән танышырга җыелдык. Хәзер “Сайра, моңлы сандугач!” китабының кайбер битләрен карап үтәрбез.

Хәерле көн теләп пәрдә ачам

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлләребез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Нарасыйлар безенең янга килә,

Балачагым матур үтсен дип

Күбрәк белеп, күпне ишетергә

Затлы кешеләрне таныйк дип.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә

Бүген дә без асыл татар кызының

Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.

(Матур көй яңгырый, залга күкрәкләренә музыка ачкычлары таккан 2 бала керә)

А.Б. Исәнмесез, нәни дусларым! Сез кем буласыз?

Балалар: Без музыкль ачкычлар.

1 нче ачкыч: Мин – скрипка ачкычы.

2 нче ачкыч: Мин – бас ачкычы. Без кешеләрне музыка дөньясына алып керәбез.

1 нче ачкыч: Әйе, әйе! Ә менә бүген исә без, сезне композитор Луиза Батыр-Болгариның музыка дөньясы белән таныштырырбыз.

А.Б. Ә ничек итеп без аның музыка дөньясына керә алабыз соң?

2 нче ачкыч: Безнең бит сихерле китабыбыз бар. Китап битләрен ачасың һәм алар җанлана.

А.Б. Димәк, ул китап битләре безгә  Луиза Батыр-Болгариның тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәк. Яле, яле, тыңлап карыйк. Безнең аның хакында барын да беләсе килә.

1 нче ачкыч: Беләсегез килсә, тыңлагыз

                        Урал таулары арасында

                        Туган Луиза апагыз

                        Табигатьнең матурлыгын

                        Җыйган бит ул, карагыз!

2 нче ачкыч: Ул дүрт яшьтән Казанда үскән,

                         Шунда мәктәптә укыган

                         Музыка иленә дә сәфәрне

                         Казаннында башлаган.

                         Үз иленә мәхәббәтен

                         Җырларында белдергән.

А.Б. Ә хәзер балалар башкаруында “Кояшлы ил” җырын (Әхмәт Рәшит сүзләре) тыңлагыз.

А.Б. Кадерле ачкычлар, ә Луиза апабызның әти-әнисе кемнәр булган?

1 нче ачкыч: Аның әти-әнисе укымышлы кешеләр, тик музыкантлар түгел. Әмма икесе дә музыка тыңларга яратканнар. Әтисе оста гармунчы булган.

2 ачкыч: Әлли-бәлли көйләрен Луиза кечкенәдән ишеткән. Әнисен мәхәббәтен җырларында белдергән. Балалар “Яраткан әниебез” дигән җырны (Фәүзия Рәхимголова сүзләре) башкаралар.

А.Б. Балалар, ә сезнең ачкычларга сорауларыгыз бармы?

Бала: Луиза апа кечкенә чакта нинди булган?

1 нче ачкыч: Ул бик шук һәм тере кыз булган. Аны “атом кыз” дип йөрткәннәр.

2 нче ачкыч: Ул кечкенәдән җырларга һәм биергә яраткан.

А.Б. Ә хәзер кызлар башкаруында “Һаман бию кызык шул” җырын (Дамир Гарифуллин сүзләре) тыңларбыз.

А.Б. Балалар, ә сез яңа ел бәйрәмен яратасызмы? Ә менә кечкенә Луиза да бу бәйрәмне бик яраткан дип уйлыйм.Чөнки ул яңа ел бәйрәме турында бик күп җырлар иҗат иткән. “Кыш бабай” җыры (Әнәс Кари сүзләре) башкарыла.

(Җырны ишетеп Кыш бабай кечкенә чыршы күтәреп керә, балалар белән исәнләшә. Аларга кушылып җырлый. Һәм бергә “Бирмибез” уенын уйный. Соңыннан саубуллашып китә.)

1 нче ачкыч: Луиза апа Казаныбызның 3 нче музыка мәктәбендә укыган. Кечерәк чакта ул күбрәк әтисе уйнаганны тыңларга яраткан. Миңлегали абый бигрәк тә “Шахта” көен, “Авыл көйләрен”, “Зәңгәр күз” җырын яратып башкарган.

2 нче ачкыч: 5 нче сыйныфта укыганда Луиәа апа атаклы музыкант, композитор Юрий Виноградов белән таныша һәм аның классында укый башлый. Аның музыка яратуы көчәя һәм музыка язуга сәләте барлыгы күренә. Ул иҗат иткән көйләр балалар өчен җырларга да, битергә дә бик уңайлы.

Кызлар җырлы-бию “Кулчатыр”ны (Факил Әмәк сүзләре) башкааралр.

А.Б. Луиза ханым сәяхәт итергә ярата. Ул кайларда гына булмаган. Әбисе яшәгән Әлки районы Карамалы авылына да кайтырга яраткан. Шуңа ул авыл тормышы белән якыннан таныш.

1 нче ачкыч: Ә хәзер җырланасы җырны, бигрәк тә малайлар ошаткан. Бу бик күңелле һәм дәртле җыр, “Шофер буласым килә” (Ильмира Шарифуллина сүзләре) дип атала.Инде шушы җырны тыңлыйк. (җырны малайлар башкара).

А.Б. Луиза ханым милли киемнәрне дә бик ярата. Ул бигрәк тә калфак, кәләпүш, читек-кәвешләрне хуп күрә.

Кыз: Дәү әнием энҗе калфак

          Бүләк итте үземә

          Энҗе калфак-үзе ап-ак

          Бик килешә йөземә.

          Калфагымның матурлыгын

          Һәммәсе дә күрсеннәр

          Энҗе калфак кигән кыз ул –

          Татар кызы,- дисеннәр.

Малай: Йөзләремә килешәсең

Кайларлан гына белим

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин

Көзге каршына килдем,

Менә шундый булам ул

Татар малае,- дидем.

А.Б. Ә хәзер “Кәләпүшем-калфагым” көенә кызлар биеп күрсәтә.

1 нче ачкыч: Музыка мәктәбен тәмамлагач Луиза апа үзенең укуын музыка училищесында дәвам итә. Һәм соңрак консерваториянең композиторлык бүлегендә белем ала. Ул балалар өчен көйләрне бик яратып яза.

А.б. Гармун тавышын ишетсә

        Егет биеми калмас,

        Уйнап торга читекләрдән

        Кызлар күзләрен алмас.

“Бииләр итек-читекләр” җыры (Ш.Галиев сүзләре) башкарыла.

2 нче ачкыч: Луиза апа табигать турында ада җырлар яза.

А.Б.: Челтер-челтер ага чишмә

           Һич тә тыймалы түгел,

           Ә сулары шундый йомшак,

           Эчеп туймалы түгел.

“Иске авыл чишмәсе” дигән җырны (Фирдәвес Шәйхи сүзләре) кызлар башкара.

1 нче ачкыч: Хәзер Луиза Батыр-Болгари –  танылган композитор. Аның җырларын зурлар һәм балалар да бик яратып башкара.

 2 нче ачкыч: Луиза апа Татарстанның кайбер төбәкләре турында бигрәк тә матур җырлар иҗат иткән. Шундыйларның берсе – “Арча читекләре”.

А.Б.: Бизәк төшкән иотекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

“Арча читекләре” дигән җыр (Наил Касыймов сүзләре) башкарыла.

А.Б. Кадерле балалар! Без сезнең белән “Сайра, моңлы сандугач!” китабының кайбер битләрен крап үттек, әмма җырлыйсы җырлар бик күп.

Һәркөн шулай җырлар җырлап яшик

Моңлы күңел һәрчак ак булсын,

Моңга тулган күңел һәрвакытта

Игелекләр белән уралсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"

Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...

Калфаклы сандугач

моё выступление на конференцию посвящённое чтениям Ш. Марджани, о жизни, творчестве знаменитой поэтессы нашего края Сары Садыковой! это авторское выступление собрано на основании фактов её жизни, знак...

Сөләйман Йосыпов -авылым сандугачы.

Һәр төбәкнең үз сандугачы, үз галиме, үз биючесе, кыскасы һәр төбәкнең үз танылган шәхесе бардыр. Безнең Алан авылы да мондый танылган шәхесләргә бай төбәк. Без бу шәхеләр белән горурланабыз, а...

Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)

Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)...