ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sandugach_sayramagan_zhird_chiklvek_t_usmi.docx24.75 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

ачык чара конспекты

«Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми”

Төзеде:

64 балалар бакчасы

 тәрбиячесе:

Мифтахова Г.И.

2013ел

Тема: «Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми”

     Максат

Тәрбия максаты:

Тере һәм тере булмаган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Табигатьтә үзеңнең катнашыңнан соң туган уңай һәм тискәре нәтиҗәләрне алдан күрә белергә өйрәтү.

Укыту максаты:

Табигатькә үз ихтыяҗыңны канәгатьләндерү өчен дип карау ярамаганлыгын аңлату,аны файдалануның беренчел күнекмәләрен булдыру.Балаларны туган телдә дөрес,матур итеп сөйләшергә өйрәтү,сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыру.Дөрес интонация белән сөйләү,кимчелекләрне бетерү.

Үстерү максаты:

Балаларның күзаллаулары үстерү,иҗади сәләтләрен активлаштыру.Табигатьнең матурлыгын,байлыгын күрә һәм тоя белү күнекмәләрен үстерү.

Әсбаплар: Чишмә,кыз,керпе,карлыгачлар,имән,кабан,Су анасы,балыкчы малайлар костюмнары,кырмыска ,чәчәк,тургай маскалары.

Декорация: Күл,урман,имән агачы,кармаклар.

Алдан үткәрелгән эш:

Табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрү,хикәяләр уку;мәкаль,табышмаклар өйрәнү,шигырьләр ятлау.Әкиятләрне сәхнәләштерү.

Шәхси эш: Әмир,Амалия белән татарча сүзләрне өйрәнү,ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: “Көмеш төсле су”,ятим,агач тамырлары.

Бүгенге күңел ачу иртәсен “Сандугач сайрамаган җирдә,чикләвек тә үсми” дип атадык. Рәхим итеп карагыз.

А.Б:  Җирдә безнең өчен

          Үсә матур чәчәкләр.

                       Явыз куллар өзмәсәләр

                       Шулай гел үсәчәкләр.    

                                  Урмандагы агачларны

                                   Калдырмыйча киссәләр

                                   Урмансыз калган кешеләр

                                   Киләчәктә нишләрләр?

                       Табигатькә  һәр көн шулай

                       Гел зыян китерсәләр,

                       Сайрар кошларны да әгәр

                       Үтереп бетерсәләр?

Балалар шигырьләр сөйли:

«Кызыл  китап»  Равил Файзуллин

Гөлләр бакчасында   Мәҗит Гафури

 Кәккүк        Әхмәт Исхак

Җыр “Туган ил”

        Су буе күренеше. Камышлар үсә. Бакалар кычкыра. Бөтен җир чүпле, пычрак. Су кырыенда ике малай балык тотып утыралар.

Беренче балыкчы: - Айрат, син яхшылап  карадыңмы? Тучны шушы җир

                                  идеме?

Икенче балыкчы: - Әйе, инде! Балыкчы бабайның киткәнен көтеп 2 сәгать

                                 кычыктан арасында яттым. Менә бу таш белән  билгеләп                      

                                 тә куйдым әле.

1 малай: - Алай булгач ник бер балык та эләкми? Утырабыз, утырабыз.

                  Күзләр тонып бетте бит инде.

2 малай: – Ә теге бабайның балыгы күп иде, малай. Чиләге минекеннән 1

                   чиреккә биегрәк. Шыгрым тулы!И, андагы щүкәләр! Менә моның

                   кадәр! Күзләре 5 сумлык акча хәтлек!

1 малай: - Әллә тотып бетерде микән?

2 малай: - Ничек елгада балык бетсен инде.

1 малай: - Алайса берәр өфсенен белә инде ул. Ишетмәдеңме соң, берәр нәрсә

                  әйтмәдеме?

2 малай: - юк шул, авызын да ачмады. Ялт-ялт, балыкларны тартып чыгарып

                  кына тора, малай.

1 малай: - Әй, кара-кара, синең кармак чиртә бит!

2 малай: - Шаулама, балыкны куркытасың. ( малай бармак буе балык тартып чыгара).  – Эх, шушы да булдымы балык!

1 малай: - Миңа андые да эләкми әле. Эх, Су анасы астан гына йөзеп килсен

                 иде. Утырсын иде безнең кармакларга балык эләктереп.

2 малай: - Шәп булыр иде ул малай.

1 малай: - Килми шул, килми. Айрат, минем ашыйсы килә башлады. Әллә

                  кайтыкмы соң?

2 малай: - Әйдә, кайтабыз! Иртәгә иртүк килеп карыйк әле. Урынны гына

                  билгеләп калдырыйк.

( Малайлар әйберләрен алып китәләр. Агач артыннан Су әбисе чыга. Күлмәге, бите пычрак. Кесәсеннән тешләре сынган тарагы чыгып тора.)

Су әбисе:

                        - И, балалар, балалар. Бар иде бу суларның көмештәй чаклары. Андагы балыкны күрсәң! Юк шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Чәчләремне тарап суга таратып салыр идем. Хәзер салырсың монда чәчеңне! Әллә ниләр ияреп чыга. Чәчемне тарыйм дип алтын тарагымның теше коелып бетте. Сап-сары чәчләрем мазутка буялып пычранды.

( Әби кесәсеннән кулъяулык чыгарып күзләрен сөртә, аннары чүпләр алып капчыкка сала. Айрат малай килә үз урынына)

1 малай: - Хай! Кем бу? Син кем?

Су әбисе: - Курыкма улым, курыкма!

1 малай: - Әллә инде чыңлап син ул- Су әбисе. Мин синең исемен шаярып

                 кына телгә алдым. Эх, Су анасы астан гына йөзеп, кармакларга

                 балык эләктерсә иде, - дип. Менә бит, синең белән очрашырга

                 булдым.

Су әбисе: - Очрашырга булдын да бит, сиңа булыша алмыйм.

1 малай:   - Нигә Су анасы?

Су әбисе: - Үзегез зарланасыз, балык юк дип, ә менә бу чүпләр – сез

                   ыргыткан чүпләр малайлар. Табигатьнең кадерен белмисез шул!

                   Инде хәзер шушы җирләрдән китәргә туры килер.

1 малай: - Ә кая китәсең Су анасы?

Су әбисе: - Куе урманнар арасына, чиста сулы тирән күлләр янына.

1 малай:   - Калдымы икән андый урыннар, су анасы?

Су әбисе: - Бар алар,бар. Себер дигән җирдә кеше аягы басмаган урыннар

                     бар дигәннәр иде.

1 малай: -  Син китеп барсаң, урман-сулар нишләр? Адәм балалары ничек

                   яшәр?

Су әбисе: - Теләсә нишләсеннәр! Кадеребезне белмисез!

1 малай:   - Туктале, Су анасы , сабыр ит. Мин үземнең дусларымны чакырам,

                  без шушы суларны, җирләрне пычрактан чистартырбыз.

Су әбисе: - Булдыра алырсызмы улым? Бигрәк бөтен җир хашәрәт!

Малай:     - Булдыра алырбыз, Иншаллаh!

( бөтен балалар булыша чүплекләрне җыярга.  Алдан капчык эзерләнгән була)

Су әбисе ( елый)...- И, рәхмәтләр яусын!  Күңелемне  күтәрдегез. Ә хәзер

                                  әйдәгез уйнап алыйк.

                                  Уен “Чума үрдәк , чума каз”

2 малай керә: - Ха! Бумы әле безнең билгеләп калдырган җир! Танымыйм!             Юк,  ахры, бу безнең җир түгел. Монда бигрәк чиста. Туктале, менә

                         бит минем кармагым. Бер нәрсә аңламыйм.

1 малай ( килә):   -  Айрат, син ме әллә?

2 малай:                 - Әйе, мин. Рөстәм, бу төшме, нәрсәме? Нәрсә булды бу  

                                 җирләр белән? Бу Апа кем?

Су әбисе:              - Мин шул суда яшәүче булам, синең дусларың миңа ярдәм                            

                                 иттеләр, күлне һәм аның тирә-юньне чистарттылар.Сез

                                 табигатне сакласагыз ул да сезгә яхшылык белән

                                 кайтарыр. Мин дә сезгә яхшылыгыгыз өчен күчтәнәч

                                 бирим әле. ( күчтәнәч- балык тутырган чиләк).

Су әбисе:       Балалар минем сезнен белемегезне дә тикшереп карыйсым килә, сорауларымны тыңлагыз әле:

 Табышмаклар,мәкальләр:

-Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?(чәчәкләр)

                  -Ап-ак күлмәген кигән,

                   Күлмәгенә тап тигән

                  Җәй башында җиләгемне

                   Авыз итәрсез,дигән.(каен)

-Исе юк,төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.(су)

                   -Ипи түгел,су түгел,

                   Авыр түгел,аз түгел,

                   Ансыз яшәү мөмкин түгел.(һава)

-Урман белән су-табигать күрке.

-Бер агачтан унау үскән,ун агачтан урман үскән.

-Кул пычранса-су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың?

                 А.б.        Табигать бетсә әгәр дә

                                Кешелек тә бит бетә,

                                Шуңа күрә уйлан ныклап,

                                Алда сине ни көтә?  

А.Б.    Ә хәзер сезнең  игътибарыгызга балалар “Сандугач сайрамаган җирдә, чикләвекләр дә үсми дигән “  сәхнәләштерелгән хикәя күрсәтәчәкләр.

    Сандугач сайрамаган  җирдә –чикләвек тә үсми.

Кыз:       - Челтер-челтер чишмә ага....

Керпе:    - Көмеш төсле чиста суы...

Кошлар: - Көне-төне буена челтери матур җыры...

         Җыр:

Челтер-челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары

      Урман чишмәсе

        Урман чишмәсе

Рәхәтләнеп су эчегез

      Чишмә тавышы

Чишмә: -     Дускаем, Имәнкәем, ни хәлләрең бар?

Имән:    -    Рәхмәт Чишмә дустым! Минем тамырларым синең

                    суыңны эчәләр, яфракларым ямь-яшел, чикләвекләрем  кү- үп!

Чишмә:     - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек  минем            суым.

( җырлый-җырлый кыз керә).

                   Кояш көлеп торганда

                   Килеп җиттем урманга.

                    Урман мине кумады

                      Мин бит аның кунагы.

                   Әйе шул, шулай шул,

                   Мин бит аның кунагы

Кыз:                - Нинди матур чишмә! Әссәләмүгәләйкум!

Чишмә:    - Вәгәләйкум әссәләм кызкай! Рәхәтләнеп авыз ит минем

                   суымны ( кыз эчә - Бисмилләh).

Кыз:         - Рәхмәт , Чишмәкәй! Суың шундый тәмле. Суыңны

                    әбиемә дә алсам мөмкинме?

Чишмә:        - Әлбәттә ал, дустым, күпме телисең. Суым барсына да

                    җитәрлек.        ( кувшинга су ала, кәрзингә сала)

Кыз:        -  Рәхмәт, сиңа Чишмәкәй!

Чишмә:   - Тагын кил дустым.

Кыз:         -Әссәләмү гәләйкум!

                   Әбиемә, әбиемә

                Әбиемә ашыгам

                Кадерле әбиемә

                Күчтәнәч алып кайтам.  

Чишмә тавышы

Чишмә: -  Килегез, рәхәтләнеп эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                  минем суым.

( арыган кыяфәт белән керпе килә)

Керпе:   - Мин кечкенә керпе

                Дүрт аяклы, энәле

               Киттем су эзләргә

                Сәяхәтем уң булсын

Керпе:   - Әссәләмүгәләйкум Чишмәкәй!

Чишмә:  - Вәгәләйкум әссәләм керпе!

-Кил, авыз ит минем суымны.

Керпе:   ( бик рәхәтләнеп эчә) – Бисмилләh! Суы бик тәмле. Рәхмәт

                сиңа,  Чишмәкәй!

Чишмә: - Тагын кил, керпе дустым.

Керпе:   - Иншаллаh, килермен. Әссәләмүгәләйкум!

                Монда бераз ял иттем

                Саф чишмә суын эчтем

                Җиңел миңа атларга

                Йөгереп өйгә кайтам          ( чыгып китә)

Кабан:        - Мин кабан, кабан.

           Кыргый кабан

          Имән чикләвекләре яратам

           Бик яратам!

- Сәлам имән!

Имән: - Сәлам кабан!

Кабан: - Йә, имәнкәй, синең чикләвекләрең өлгердеме әле?

Имән:  - Өлгерде, өлгерде, сыйлан рәхәтләнеп!

Кабан:    Мин чикләвек яратам.

                Тамагым туйды инде

                Хәзер йокларга ятам.      ( имән астында йокларга ята)

Кошлар тавышы

Чишмә: - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                 минем суым.  ( 2 кош очып килә)

Кошлар: - Әссәләмү гәләйкум Чишмәкәй!

Чишмә: - Вәгәләйкум әссәләм җырчы – кошкайлар! Су эчәргә

                 килдегезме?

1Кош: Синең суыңны эчкәч, безнең сайравабыз тагында көчлерәк

 2 кош: hәм моңлырак яңгырый!

Чишмә: - Эчегез! Барсына да җитәр!

              Җыр “Кайт, карлыгачкай”. Л.Батыр-Булгари

Кабан:  - Нәрсә бу? Нәрсә булды? Кем миңа йокларга комачаулый?

     (беркемне күрмәгәч, кире йокларга ята. Кошлар яңадән җырлыйлар, бииләр. Кабан яңадән уяна hәм кошларны күрә).

Кабан:    ( ачуланып тибенә, мыркылдый)

        Нәрсәгә тавышланасыз, миңа йокларга ирек бирмисез?

                  Тынычланыгыз! Туктатыгыз!

               ( кошлар җырны, биюне дәвам итәләр).

                Ә, шулаймы? Сез әле бик нык үкенерсез!

                            ( Чишмә янына йөгерә)

                Бу ташны монда, ә монысын монда, hәм тагын таш...

( Кабан чишмәгә ташлар тутыра, Чишмәкәй йөгереп китә.

   Кабан китә. Сәхнәдә: Имәннең яфраклары саргайган, чишмә урынына ташлар)

 Имән: - Чишмәкәй, чишмәкәй! Син кайда? Бөтен җир үзгәрде!

               Чишмә дәшми! Кошлар җырламый! Минем яфраклар

               саргайды! Чикләвекләрем дә юк!

 ( Кабан чыга, каты тавыш белән мыркылдый. Чикләвекләр эзли)

Кабан:  - Әй, Имән! Кайда соң синең чикләвекләрең?

Имән:  -Чишмәдән сора.

Кабан: - Чишмәдән? Аның ни катнашы бар?

Имән: - Чишмә булмагач минем  тамырларыма эчәргә су юк.

Кабан: -  Тамырларыңа дисеңме? Соң аның ни катнашы бар?

Имән: - Их, белмисең шул! Тамырлар су эчәләр дә, минем  

              ботакларыма җибәрәләр. Ә ботакларда яфраклар hәм

              чикләвекләр үсә. Ә хәзер чишмә юк-чикләвекләр дә юк.

Кабан: м-м-м ( уйланып). Нәрсә эшләдем инде мин?  Кошлар  миңа

йөкларга бирмәгәнгә күрә, чишмәне ташлар белән каплап куйдым. Хәзер кошлар да тынган. Минем яраткан  чикләвекләрем дә юк. Нәрсә эшләргә инде? ( йөри, уйлый). Менә нәрсә! Чишмәне чистартырга кирәк бит! ( кабан чишмәне чистарта. Чишмә яңадан керә hәм бии).

Кабан: Ә шушы ташлардан мин утыргыч ясыйм. Менә ичмасам,  

            чишмә янында утырып ял итәргә дә булыр.

Чишмә:  - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                 минем суым.

( чишмә янына кошлар очып килә, керпе hәм кыз килә. Чиратлашып су эчәләр, бергәләшеп җырлыйлар).

“Урман буе чишмәбез

Су алырга киләбез,

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.”

А.Б:  И күңелле, бу урманда

        Табигать кочагында

        Менә шуны-истә тоту

        Кирәктер шул чагында:

Бала:  Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигатьне саклагыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”

Ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”  (4-5 яшьлек балалар өчен )...

Ачык чара "Эбиемнен кунел сандыгы"

Конспект мероприятия открытого занятия ""Эбиемнен кунел сандыгы"...

Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми

Сценарий сказки по экологическому,нравственному воспитанию...