Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми
методическая разработка (старшая группа)

Сценарий сказки по экологическому,нравственному воспитанию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sandugach_sayramagan_zhird_chiklvek_t_usmi_-_kopiya.docx17.47 КБ

Предварительный просмотр:

    “ Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми”

Гимазетдинова Римма Ахатовна

Воспитатель МАДОУ “Детский сад№64”

 

Чишмә тавышы

Чишмә: -     Дускаем, Имәнкәем, ни хәлләрең бар?

Имән:    -    Рәхмәт Чишмә дустым! Минем тамырларым синең

                    суыңны эчәләр, яфракларым ямь-яшел, чикләвекләрем  кү- үп!

Чишмә:     - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек  минем                      

                      суым.     (  кыз керә).                

Кыз:                - Нинди матур чишмә!Хәерле көн!

Чишмә:    - Хәерле көн! Рәхәтләнеп авыз ит минем

                   суымны ( кыз эчә ).

Кыз:         - Рәхмәт , Чишмәкәй! Суың шундый тәмле. Суыңны

                    әбиемә дә алсам мөмкинме?

Чишмә:        - Әлбәттә ал, дустым, күпме телисең. Суым барсына да

                    җитәрлек.        ( кувшинга су ала, кәрзингә сала)

Кыз:        -  Рәхмәт, сиңа Чишмәкәй!

Чишмә:   - Тагын кил дустым.

Кыз:           Әбиемә, әбиемә

                Әбиемә ашыгам

                Кадерле әбиемә

                Күчтәнәч алып кайтам.  

Чишмә тавышы

Чишмә: -  Килегез, рәхәтләнеп эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                  минем суым.

( арыган кыяфәт белән керпе килә)

Керпе:   - Мин кечкенә керпе

                Дүрт аяклы, энәле

               Киттем су эзләргә

                Сәяхәтем уң булсын

Керпе:   - Хәерле көн   Чишмәкәй!

Чишмә:  - Хәерле көн  керпе!

-Кил, авыз ит минем суымны.

Керпе:   (  эчә) – Суы бик тәмле. Рәхмәт

                сиңа,  Чишмәкәй!

Чишмә: - Тагын кил, керпе дустым.

Керпе:   -  Килермен.

                Монда бераз ял иттем

                Саф чишмә суын эчтем

                Җиңел миңа атларга

                Йөгереп  кайтам  өемә.  

      ( чыгып китә,кабан керә)

Кабан:        - Мин кабан, кабан.

           Кыргый кабан

          Имән чикләвекләре яратам

           Бик яратам!

- Сәлам имән!

Имән: - Сәлам кабан!

Кабан: - Йә, имәнкәй, синең чикләвекләрең өлгердеме әле?

Имән:  - Өлгерде, өлгерде, сыйлан рәхәтләнеп!

Кабан:    Мин чикләвек яратам.

                Тамагым туйды инде

                Хәзер йокларга ятам.      ( имән астында йокларга ята)

Кошлар тавышы

Чишмә: - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                 минем суым.  ( 2 кош очып килә)

Кошлар: - Хәерле көн  Чишмәкәй!

Чишмә: - Хәерле көн  җырчы – кошкайлар! Су эчәргә

                 килдегезме?

1Кош: Синең суыңны эчкәч, безнең сайравабыз тагында көчлерәк

 2 кош: hәм моңлырак яңгырый!

Чишмә: - Эчегез! Барсына да җитәр!

   Кабан:  - Нәрсә бу? Нәрсә булды? Кем миңа йокларга комачаулый?

     (беркемне күрмәгәч, кире йокларга ята. Кошлар  бииләр. Кабан яңадән уяна hәм кошларны күрә).

Кабан:    ( ачуланып тибенә, мыркылдый)

        Нәрсәгә тавышланасыз, миңа йокларга ирек бирмисез?

                  Тынычланыгыз! Туктатыгыз!

               ( кошлар җырны, биюне дәвам итәләр).

                Ә, шулаймы? Сез әле бик нык үкенерсез!

                            ( Чишмә янына йөгерә)

                Бу ташны монда, ә монысын монда.

( Кабан чишмәгә ташлар тутыра, Чишмәкәй йөгереп китә.

   Кабан китә. Сәхнәдә: Имәннең яфраклары саргайган, чишмә урынына ташлар)

 Имән: - Чишмәкәй, чишмәкәй! Син кайда? Бөтен җир үзгәрде!

               Чишмә дәшми! Кошлар җырламый! Минем яфраклар

               саргайды! Чикләвекләрем дә юк!

 ( Кабан чыга, каты тавыш белән мыркылдый. Чикләвекләр эзли)

Кабан:  - Әй, Имән! Кайда соң синең чикләвекләрең?

Имән: - Их, белмисең шул! Тамырлар су эчәләр дә, минем  

              ботакларыма җибәрәләр. Ә ботакларда яфраклар hәм

              чикләвекләр үсә. Ә хәзер чишмә юк-чикләвекләр дә юк.

Кабан: м-м-м ( уйланып). Нәрсә эшләдем инде мин?  чишмәне ташлар белән каплап куйдым. Хәзер кошлар да тынган. Минем яраткан  чикләвекләрем дә юк. Нәрсә эшләргә инде? ( йөри, уйлый). Менә нәрсә! Чишмәне чистартырга кирәк бит! ( кабан чишмәне чистарта. Чишмә яңадан керә hәм бии).

Кабан: Ә шушы ташлардан мин утыргыч ясыйм. Менә ичмасам,  

            чишмә янында утырып ял итәргә дә булыр.

Чишмә:  - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек

                 минем суым.

( чишмә янына кошлар очып килә, керпе hәм кыз килә. Чиратлашып су эчәләр, бергәләшеп җырлыйлар).

“Урман буе чишмәбез

Су алырга киләбез,

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сайра, моңлы сандугач

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Луиза Батыркаева иҗатына багышланган кичә...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"

Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...