Ачык дәрес "Кышлаучы кошлар"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)
Уртанчылар төркемендә “Кышлаучы кошлар” темасына ачык дәрес
Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар :
1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.
2. Мөстәкыйль фикерләүне үстерү;
3. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү; тәбигатьне яратырга, сакларга өйрәтү;
4. Кызыксынучанлык , күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, кыш рәсеме, кышкы тәбигать сүрәтләрен күрсәтүче рәсемнәр, җимлек, җим, мольберт, магнитлы такта. Кошлар тавышы төшкән аудиоязма.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстенә куна
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Т: Кыш икәнен кайдан белдегез?
- Салкын, кар ява.
Т.: Балалар,ә бу салкын кыш вакытында безнең нәни дусларыбыз-кошлар нишлиләр икән соң? Әйе, кошларга кыш көне бик салкын шуна да аларның кайберләре җылы якларга очып китә.ә кошлаучылары монда кала. Әйдәгез шул кошлар белән якыннанрак танышып үтәбез.
Рәсемдә нәрсә күрәсез?
- Бу кошның исеме ничек?
- Чыпчык.
Т.: Кошның нәрсәләре бар?
- Башы, томшыгы, канатлары, койрыгы, күзләре бар.
Т.: Бу нинди кош? (кошлар рәсемнәрен күрсүтү)
- күгәрчен, тукран, саескан, песнәк, кызыл түш, карга.
Т.: Бу кошлар кайда яши? (шәһәрдә, урманда)
Т.: Нәрсә ашыйлар? (орлыклар, бөҗәкләр)
Т.: Әйдәгез балалар уен уйныйбыз.
“Песи һәм кошлар” уенын уйнау.
Т.: Балалар, кошларга кыш көне ничек?
- Салкын, суык.
Т.: Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?
- Җимлек куябыз, җим салабыз.
- Килегез кил кошкайлар,
Безнең нәни дускайлар
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Шигырь сөйләү, җимлекләрне карау, җим салу.
Т.: Без бүген нинди кошларны өйрәндек? (кышлаучы кошлар исемнәрен кабатлау).
Т.: Дөрес балалар! Хәзер без урамга чыгабыз, җимлекне агачка элеп куябыз; кошларның ничек итеп тәмләп ашаганнарын күзәтербез.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.26 МБ | |
| 2.26 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кышлаучы кошлар
Бу нәрсә? Чыпчык - воробей. Чыпчык нәрсә ашый? Ипи.
Бу нәрсә ? Пес нәк – сини ц а. Песнәк нәрсә ярата? Миләш.
Бу нәрсә ? Саескан – сорока. Саескан нишли ? Оча .
Бу нәрсә ? Кызылтүш – снегирь. Ул нинди ? Кечкенә .
Бу нәрсә ? Күгәрчен – голубь. Ул нишли ? Йөри .
Бу нәрсә ? Карга – ворона. Карга нишли ? Утыра
Бу нәрсә ? Тукран – дятел. Тукран нишли ? Ашый .
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кышлаучы кошлар
Бу нәрсә? Чыпчык - воробей. Чыпчык нәрсә ашый? Ипи.
Бу нәрсә ? Пес нәк – сини ц а. Песнәк нәрсә ярата? Миләш.
Бу нәрсә ? Саескан – сорока. Саескан нишли ? Оча .
Бу нәрсә ? Кызылтүш – снегирь. Ул нинди ? Кечкенә .
Бу нәрсә ? Күгәрчен – голубь. Ул нишли ? Йөри .
Бу нәрсә ? Карга – ворона. Карга нишли ? Утыра
Бу нәрсә ? Тукран – дятел. Тукран нишли ? Ашый .
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”
22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....
Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/
Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Конспект . Зурлар төркемендә ”Яз” һәм “Күчмә кошлар” темасына ачык шөгыль.
№ 4 "Кыңгырау балалар бакчасы тәрбиячесе "Богавеева Гюзелия Шамиловна. Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, танып-белү, физик үсеш, сәнгати - эстетик үсеш, соци...

Уртанчылар төркемендә “Кышлаучы кошлар” темасына ачык дәрес
Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар :1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.2. Мөстәкыйль ф...
Ачык дәрес "Кошлар-безнең дусларыбыз"
Уртанчылар төркеме Тема: “Кошлар -безнең якын дуслар” Максат: балаларны бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту, кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен ар...