Иҗади эш тәҗрибәсе: Тирә- юнь белән таныштыру аша балаларның сөйләм телен үстерү
статья по развитию речи

Теманың актуальлеге.  Дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, яңалыклар белән танышуда телнең роле бик зур. Шуңа да сөйләм үстерү һәм тирә-юнь белән таныштыру методикалары аерылгысыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Эш тәҗрибәсенең темасы:

          “Тирә- юнь белән таныштыру

          аша  балаларның сөйләм телен

                             

                                   

 

Теманың актуальлеге.  Дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, яңалыклар белән танышуда телнең роле бик зур. Шуңа да сөйләм үстерү һәм тирә-юнь белән таныштыру методикалары аерылгысыз.

Түбәндәге бурычлар куела:

1.Танып белү эшчәнлегенә өйрәтү, иҗади күзалларга, фикерләргә күнектерү, яңа предметлар белән эш итә алу күнекмәләре бирү.

2.Сөйләм үстерү, ягъни баладрның бәйләнешле сөйләмен һәм сүзлекне баету.

3. Тәрбияләү- балаларга зурлар һәм иптәшләре белән аралашу формалары бирү, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, туган җиреңә сакчыл караш тәрбияләү.

   Балаларны тирә- юнь белән таныштыру балалар бакчаларыныңңң өйрәтү һәм тәрбия бирү эшендәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Безнең әйләнә-тирәбез искиткеч бай, матур һәм күптөрле. Баланы бу дөньяга алып керү, аның матурлыгын, кабатланмаслыгын аңлату, табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү һәм болар аша баланың сөйләмен үстерү- тәрбияченең төп бурычларыннан берсе. Балаларны тирә- юнь белән таныштыру көндәлек аралашу, саф һавада йөрү вакытында, уеннар һәм шөгыльләр аша алып барыла.

  Табигать белән таныштыру шөгыльләрнең төп максаты- балаларда үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында күзаллаулар булдыру, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр, гомумән, балаларга терек яки терек булмаган табигать турында мәгълүмат бирү. Тирә- юнь турындагы  мәгълүматларны тапшыру аша балаларда кирәкле сөйләм сәләте һәм күнекмәләре формалаштырыла. Балалар әйләнә-тирәдәге әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше балалар сөйләмендә активлашып китә. Икенчеләренә, көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганга, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болар аның пассив сүзлек байлыгын тәшкил итәләр. Сүзне атау еш кына объектны  күрсәтү белән бергә бара.

Тирә- юнь белән таныштыруда түбәндәге методлар кулланыла. Әйберләрне караганда, сәяхәтләр вакытында төрле процессларны өйрәнгәндә күзәтү методы кулланыла. Күзәтү методы - тирә-юнь белән таныштыруда төп методларның берсе. Моннан тыш, күрсәтмәлелек, сүзле, практик методлар кулланыла. Бу методлар бер- берсе белән тыгыз бәйләнеп, үрелеп баралар. Балаларның тирә-юнь турындагы күзаллаулары, белемнәре тел һәм сөйләм формаларын үзләштерүнең нигезе булып тора.

  Безнең “Юлтимер балалар бакчасында” балаларны тирә-юнь белән таныштыру буенча эш алып бару  әһәмиятле урын алып тора. Бу эшнең төрле алымнарын кулланабыз. Балаларда кече яшьтән үк табигать белән кызыксыну һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшлибез. Бакчадагы төркем бүлмәсендә  табигать почмагы оештырылган. Анда төрле климатта яшәүче хайваннар, бөҗәкләрнең уенчык вариантын күрергә мөмкин. Шулай ук кошлар, үзебезнең һәм башка территорияләрдә яшәүче хайваннар турында китаплар куелган. Глобус, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары, төрле катламнардагы ташлар җыелмасы, әйләнә-тирәдәге предметлар- агач, пенопласт, тимер, пластмасса, резина, мамык, кәгазь, тукыма һ.б. кечкенә тартмаларга урнаштырылган. Ком, туфрак, балчык кечкенә банкаларга салып куелган. Ел дәвамында балалар белән алда санап үтелгән әйберләр белән тәҗрибәләр эшлибез. Тәҗрибәләр үткәрү вакытында бала предметны күрә,  кул белән тотып капшап карый, ишетә, ис буенча аерырга өйрәнә. Үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирә. Тәҗрибәләр үткәргәндә бала яңа белемнәр генә алып калмый, ә әйләнә- тирә белән таныша, табигать закончалыклары турында күзаллаулары арта. Мондый эшчәнлек балаларның тәҗрибәләр вакытында алган белемнәрен истә калдырырга мөмкинлек бирә, хәтеренә кереп кала.  Сөйләм теле үсүгә этәргеч бирә, бала тәҗрибә вакытында  нәрсә эшләгәнен иптәшләренә һәм әти-әнисенә кайткач сөйләп бирә.Уйлау сәләте һәм танып белү  эшчәнлеге арта. Димәк, балалар белән тәҗрибәләр эшләүнең әһәмияте искиткеч зур.

   Тәрәзә төпләрендә гөлләрнең бик куп төрен булдырдык. Балалар гөлләргә су сибү, тузаннарын сөртү кебек эшләрне бик теләп башкаралар. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, гөлләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су , төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр.Тәрәзә төбендә суган, чәчәк рассадалары утырту,тишелеп чыккан шытымнар белән кызыксындыру, бер-берсе белән чагыштыру,  су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау, тал песиенең яфрак чыгаруын, андагы үзгәрешләрне берничә көн буена  күзәтү- менә шундый эшләр баларның кызыксынуларын гына арттырып калмый, аларга  хезмәт тәрбиясе, әйләнә-тирә дөнья белән танышуда  белемнәрен арттыра.

  Участокта өлкәннәрнең җир казу, тырмалау эшләрен, чәчәк түтәлләрен йомшартуын, башкаруын күзәтәләр. Күчереп утыртылган чәчәк рассадаларына су сибүдә ярдәм итәләр. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: клумбаларыбыз соңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Балалар бакча чәчәкләренең ничә төре белән танышалар, күпьеллык һәм  берьеллык икәнен беләләр. Көз көне күпьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга өйрәнәләр. Яшелчә түтәлләренә суган утырту кебек эшләрдә хезмәт күнекмәләре алалар.

Тәрбияче ярдәмендә балалар үсемлекләрне табигать почмагында һәм табигый шартларда күзәтәләр. Күп тапкыр күзәтәләр процессында бала үзләштереп кенә калмый, күренешләрнең һәм предметларның үзлекләрен, сыйфатларын, бер-берсе белән чагыштырып карый һәм үзенең күзәтүләрен сүз белән белдерә, аның күзәтүчәнлеге, фикер йөртүе, сөйләме үсә. Балалар белән экскурсияләр, прогулкалар оештырыла.

  Таныштыру процессында өстәл, дидактик уеннар да кулланыла.

  Тәрбияче сөйләме, әңгәмә, әдәби әсәрләр уку, рәсемнәр карау, балаларның күзаллауларын киңәйтүдә зур урын тота.

  Балаларны әйләнә- тирә белән таныштыру эшчәнлегендә   диск язмаларында кошлар тавышы, урман, гөрләвек тавышы яздырылган язмаларны кулланабыз. Ел фасылларын өйрәтү буенча табигать календаре, кар, яңгыр, җилне, күк йөзен билгели ала торган табличкаларны балалар һәр көнне бик теләп куялар. Кыш көне кошларга җимлек ясап кую һәм җим салу, әтиләр ярдәме белән яз көне сыерчыкларга сыерчык оясы ясау- болар барысы да экологик аң формалаштыруда булышлык итә.

  Эшчәнлекләр барышында табигатьне саклаучылар белән таныштыру( урман каравылчысы, янгын сүндерүчеләр, аучылар һ.б. ), Кызыл китап, үсемлекләрне, җәнлекләрне табигый шартларда саклау һәм үрчетү урыннары турында төшенчә бирү, җир-суларны пычратмау, кырмыска ояларын туздырмау,  яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген аңлату эше алып барыла.

 Йомгаклау.  Балаларның тирә-юнь турындагы күзаллаулары, белемнәре тел һәм сөйләм формаларын үзләштерүнең нигезе булып тора. Алар тирә- юнь белән танышу аша үзләштерелгән сүзләрне сүзтезмәләр төзүдә кулланалар. Әгәр балага урман җәнлекләре тормышы, табигать  почмагында яшәүчеләр турында сюжетлы хикәя төзергә бирем бирелсә, аңарда катлаулы җөмләләр төзи алу ихтималы үзеннән –үзе туа.

  Баланың дөрес сөйләме- аның дөрес фикер йөртүе дә ул.  *

  Безнең балалар бакчасы күп төрле конкурсларда катнашып урыннар ала.

Уңышларыбыз да бар. Шушы уку елында гына да, мәсәлән, Республика күләмендә үткәрелгән “Экология традицияләрдә” конкурсының муниципаль этабының “Су дөньясы” номинациясендә Амануллин Д. җиңүче булды. “Туган җир сулышы” исемле VII- Республикакүләм  фәнни- практик конференциядә шигырь сөйләү номинациясендә катнашып Гибадуллин Р. җиңүче булды.

*Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Мәгърифәт- мәңгелек юлдаш, - Казан: Мәгариф, 2002.-61 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...