“Алсуның туган көне”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

1) балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2) тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_alsunyn_tugan_kone.docx22.95 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

“Алсуның туган көне”

Әдәбият:

“Туган телдә сөйләшәбез”Хәзрәтова Ф.В.

Яшь:

Беренче кечкенәләр төркеме

Юнәлеше

Танып белү

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге

Балалар җәлеп ителгән эшчәнлек төре:

Хәрәкәтчән уен, Сөйләм теле белән таныштыру.

Максат:

Балаларнын тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә, аларның сүзлек запасын үстерү һәм активлаштыру.

Бурычлар:

1) балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2) тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар һәм эшне оештыру формалары:

Сорау- җавап, мактау, сыйлану, йомгаклау

Җиһазлау һәм кулланылган материаллар:

машина,туплар, уенчык песи,курчак.

Алдан башкарылган эш:

Рәсемнәр карау, туп,машина белән уйнау

Эшчәнлек барышы.

Хат килә,балалар белән хатны карау,уку.

Исәнмесез, балалар! Мин сезне туган көн бәйрәмемә чакырам,Алсу.

Туган көнгә барыр өчен безгә бүләк алырга кирәк,әйдәгез бергәләп сезнең белән уенчыклар кибетенә барып берәр матур уенчык карыйк .

Тәрбияче. Балалар нәрсәләр бар? (Курчаклар, машиналар, туплар,песи һ.б.) Бик дөрес! Курчак, машина, туп — болар нәрсәләр? (Уенчык лар.) Балалар, Бу нәрсә? (Машина..) Машина нишли? (Йөри.) (Активлаштыру. Тәрбияче машинаның сигнал бирү тавы шын чыгара.) Машина тагын нәрсә эшли? (Кычкырта, сигнал бирә.) (Активлаштыру.) Машина ничек итеп сигнал бирә? («Би-биип».) Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз: «би-биип». (Активлаштыру.) .Машинаны кем йөртә?(шофер).Әйе,бик дөрес.Әйдәгез әле без дә сезнен белән шоферлар булып уйнап алыйк әле.

Тәгәрмәчкә тын өрәм

(Балалар тәгәрмәчкә тын өрү хәрәкәте ясыйлар.)

Һәм моторны кабызам.

(Куллары белән ачкыч борган хәрәкәт ясыйлар.)

Машинама утырам,

(Руль тоткан хәрәкәтне күрсәтәләр.)

Бик еракларга китәм.

Би-биип!

(Сигнал тавышын кабатлыйлар.)

(Тәрбияче тупны күрсәтә.) Ә менә бу нәрсә? (Туп.) Туп нинди төстә? (Активлаштыру). Туп нинди формада? (Шар формасында.) (Балалар әйтә алмаса, тәр бияче үзе әйтә. Тәрбияче тупны сикертеп карый.) Туп нишли? (Си керә.) (Активлаштыру.) Балалар, әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «Туп сикерә». (Тәрбияче тупны тәгәрәтеп карый.) Туп нишли? (Туп тәгәри.) (Активлаштыру.) Балалар, әйдәгез, кабатлыйк: «Туп тәгәри». Балалар, Йомшаккай сезгә туплар алып килгән. Әйдәгез, туплар белән уйнап алыйк. (Тәрбияче һәм балалар келәмгә утыралар. Тәрбияче, тупны алып, Рәсүлгә таба тәгәрәтә.) Рәсүл, тот тупны тизрәк! (тупны тотып ала, тәрбияче аны башка балага тәгәрәтеп җибәрергә куша.) Рәсүл, ә хәзер туп кемгә кунакка бара? (Тәрбияче балага ярдәм итә.) Туп Камилгә тәгәри. (Шулай итеп, туп һәрбер балада булып чыга.) Балалар, ә бу нәрсә?(песи).Песи нинди?(йомшак,матур).Әйдәгез песи белән дә уйнап алыйк әле.

Песи,песи ,пескәем

Хыянәтче икәнсең

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.Прессс...

Булдырдыгыз! Әйдәгез, шушы матур уенчык песине без Алсуга бүләк итик.Булдырдыгыз, балалар! Балалар, әйдәгез, үзебезне мактап кул чабып алыйк әле! Исән-сау гына булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

“Алсуның туган көне” сөйләм теле үстерү конспекты

Максат:  1.Яңа сүзләр белән танышу: котлыйм, бүләк, күмәч.               2.Камырны ике уч арасында түгәрәкләп тәгәрәтеп күмәч...

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...