«Урман җәнлекләре» темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеге/
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын арттыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Беренче кечкенәләр төркемендә «Урман җәнлекләре» темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын арттыру. Бурычлар:
Үстерелешле: ишетү игътибарын, координациясен, ритм хисен үстерү.
Тәрбияви: кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирүче: балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләре һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру (төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри һ. б.).
Җиһазлар: фланелеграф (анда кышкы пейзаж, яшел чыршы), төлке, куян, бүре, аю сурәтләре, аудио язма белән диск.
Алдан башкарылган эшләр: кыргый хайваннар турында һәм кышкы табигать турында рәсемнәр карау, “Теремкәй” рус халык әкиятен уку.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру өлеше.
Уятыйм әле кояшны- Көннәрем якты булсын!
Уятыйм әле бакчаны- Көннәрем татлы булсын!
Уятыйм әле кошларны- Көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле дусларны- Көннәрем ямьле булсын!
Уятыйм әле Җир шарын- Көннәрем гөрләп торсын!
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Ничек хәлләрегез? Урамда бүген нинди һава торышы? (Исәнмесез! Хәлләр яхшы. Урамда карлы. Кыш.) Балалар, карагыз әле монда. (фланелеграфка күрсәтә.)
Төп өлеш.
Тәрбияче. Бу нәрсә? (Урман.) Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә.) Урманда кемнәр яши? (Урманда җәнлекләр яши)
Тәрбияче фланелеграфка төлке рәсемен куя.
Тәрбияче. Бу нәрсә? (Төлке.) Балалар, төлкенең койрыгы нинди? (Зур. Йомшак. Йонлы.) Балалар, төлкегә урманда берүзенә күңелсез. Ул урман буйлап китте һәм үзенә дуслар эзли башлады.
Тәрбияче сөйли һәм фланелеграфта төлкенең хәрәкәтләрен күрсәтә.
Тәрбияче. Барды-барды төлке һәм куянны очратты.
Төлке куянга: “Исәнме!”- диде. Балалар, куян нинди төстә? (ак.)
Балалар, карагыз әле, куянның колаклары кыскамы, озынмы? (Озын.)
Әйе, куян озын колаклы.
Куян йөриме, сикерәме? (Сикерә.) Әйе, куян, алгы тәпиләренә басып, арттагы тәпиләре белән сикерә.
Әйдәгез әле, куян кебек сикереп карагыз, уйнап та алыйк.
Физминутка.
Балалар тәрбияче белән бергәләп “Ак куян” хәрәкәтле уенын башкаралар. Уенның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.
1.Ап-ак куян утыра,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
2.Аңа тик тору кыен,
Җылыта ул тәпиен.
Менә шулай, менә шулай
Җылыта ул тәпиен.
3.Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәли ул шуңа.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Бик җитез һәм шук куяннар булдыгыз. Карагыз әле, төлке белән куян урманда уйнадылар, йөгерделәр, сикерделәр. Шулвакыт алар алдына нәрсә килеп чыкты?
(Тәрбияче фланелеграфка аюның рәсемен куя.) (Аю.)
Аю кечкенәме, зурмы? (Зур.)
Аюның тәпиләре нечкәме, юанмы? (Юан.)
Әйе, аюның тәпиләре юан. Балалар, аю юан тәпиләре белән алпан-тилпән йөри. (Күрсәтә.)
Аю ничек йөри? (Алпан-тилпән.) Аю да куян, төлке белән уйнады. Аларның тавышын ишетеп, бүре чыкты.
Тәрбияче фланелеграфка бүренең рәсемен куя.
Тәрбияче. Бу нәрсә? (Бүре.) Бүре соры төстә, аның тешләре бик үткен. Балалар, төлке, куян, аю, бүре урманда яшиләр. Алар –кыргый хайваннар.
Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче: Балалар , сезгә сәяхәт ошадымы?
Раяз сиңа нәрсә ошады? ....
Әмир без урманда нинди җәнлекне очраттык?...
Тәрбияче: Без бүген урманда яшәүче кыргый хайваннар белән таныштык.
Ә миңа сез ошадыгыз, җавапларыгыз, тәртибегез ошады. Рәхмәт сезгә балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...
2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)
Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”
Ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект
Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...
