Мастер-класс "Бармак курчаклары"
презентация

              Мастер-класс балалар бакчалары тәрбиячеләренә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән театральләштерелгән һәм белем бирү  эшчәнлекләрендә файдалану өчен күрсәтмә материал ясарга өйрәтү буларак тәкъдим ителә.

           Бармак курчаклары — баланың сөйләм телен үстерүдә иң яхшы   «тренажер». Балалар бармак курчаклары белән әкиятләр уйнарга бик яраталар. Алар ярдәмендә кечкенә сәхнә күренешләреннән алып, тулы бер зур тамаша да оештырырга була.

          Без бу мастер-класста оригами технологиясен кулланып, төсле кәгазьләрдән  рус халкының «Шалкан» әкиятенә курчаклар ясарга өйрәнербез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мастер-класс "Бармак курчаклары"999.85 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “ Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11нче номерлы балалар бакчасы ” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе « Шалкан » әкиятенә б армак курчаклары Тәрбияче : Ситдикова Миләүшә Әсхәдулла кызы

Слайд 2

Мастер-класс балалар бакчалары тәрбиячеләренә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән театральләштерелгән һәм белем бирү эшчәнлекләрендә файдалану өчен күрсәтмә материал ясарга өйрәтү буларак тәкъдим ителә. Бармак курчаклары — баланың сөйләм телен үстерүдә иң яхшы «тренажер ». Балалар бармак курчаклары белән әкиятләр уйнарга бик яраталар . Алар ярдәмендә кечкенә сәхнә күренешләреннән алып , тулы бер зур тамаша да оештырырга була . Без бу мастер- класста оригами технологиясен кулланып , төсле кәгазьләрдән рус халкының « Шалкан » әкиятенә курчаклар ясарга өйрәнербез .

Слайд 3

Кирәк булачак : • төсле кәгазьләр җыелмасы • фломастерлар , төсле карандашлар • клей • кайчы

Слайд 4

1. А4 форматында төсле кәгазь алабыз , аны урталай бөклибез . Яртысын кисеп алып , килеп чыккан ярты өлешеннән квадрат кисәбез .

Слайд 5

2. Квадратны бөкләү юлы белән диагональләрен билгелибез .

Слайд 6

3. Өч почмагының очларын үзәккә таба бөклибез .

Слайд 7

4. Каплап салабыз .

Слайд 8

5 . Астан ике почмакны үзәккә таба бөклибез .

Слайд 9

6.Өстен аска борып куябыз һәм астан өчпочмак хасил булырлык итеп бөклибез .

Слайд 10

7 . Аскы өлешне турыпочмаклык килеп чыгарлык итеп бөклибез .

Слайд 11

8. Килеп чыккан эшләнмәнең уң һәм сул өлешләрен бер-берсенә таба бөклибез .

Слайд 12

9. Бер өлешне икенчесенә кертеп куябыз һәм ябыштырабыз .

Слайд 13

10. Курчакның арткы күренеше .

Слайд 14

11. Курчакның алгы як күренеше . Курчак өчен нигез әзер !

Слайд 15

Өске олешне бераз түгәрәкләп кисеп алабыз .

Слайд 16

Курчакның йөзен ясыйбыз .

Слайд 17

Бабай . Әби . Онык .

Слайд 18

Шалкан Фломастер алып күзләрен , борынын һәм авызын ясыйбыз . Яфраклар кисеп ябыштырабыз .

Слайд 19

Маэмай . Песи . Тычкан . Әзер курчакларның өске өлешен бераз түгәрәкләп кисәбез . Төсле кәгазьдән колаклар , күзләр , борын һәм авыз кисеп ябыштырабыз .

Слайд 20

Әйдәгез , әкият уйныйбыз !

Слайд 21

Игътибарыгыз өчен рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Курчаклар өчен клиндерләр" әвәләү эшчәнлеге

"Курчаклар өчен клиндерләр" әвәлүу эшчәнлеге...

Курчаклар беркайчан да күп булмый.

Уенчыклар ярдәмендә кыз бала үзен ана ролендә саный башлый....

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

"Бармак курчаклары"

Әти-әниләр өчен мастер – класс “Бармак уенчыклары  ясау”....

Конспект занятия: Халык курчаклары

Балаларны халык мәдәниятенә һәм гореф гадәтләренә җәлеп итү...