Конспект занятия: Халык курчаклары
план-конспект занятия (старшая группа)

Рузиля Равилевна Файзутдинова

Балаларны халык мәдәниятенә һәм гореф гадәтләренә җәлеп итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_vospitatel_goda.docx18.34 КБ

Предварительный просмотр:

Дата

28.11.2022

Яшь төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме 6-7 яшь

Тема

Халык курчаклары

Балалар эшчәнлегенең төрләре

Уен ,коммуникатив,сәнгати,продуктив

Максат

Балаларны халык мәдәниятенә һәм гореф гадәтләренә җәлеп итү

Бурычлар

- халык иҗатына һәм сәнгатенә карата, кызыксынучанлык формалаштыру;

 - парлашып эшли белүне формалаштыру, уртак эшчәнлек барышында катнашучыларны сайлау;

- балаларның проблемалы хәлләрне чишү өчен шартлар тудыру;

- практик эшчәнлектә булган күнекмәләрне тормышка ашыру, иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудыру; -  - уртак эшчәнлекне анализлау вакытында балаларның психологик уңайлыгын тәэмин итү.

Методик алымнар  

Белем бирү халәтен булдыру, әңгәмә, күнегүләр- үтәлгән биремнәр, сораулар

Җиһазлар һәм материаллар

Курчаклар: заманча, һәм халык курчаклары; кәрзин; тукыма, тасма, кайчылар

Алдан үткәрелгән  эш

Халык курчаклары- курчаклар  турында әңгәмә

Эшчәнлек төзелеше:

Кереш өлеш: Оештыру моменты.

Төп өлеш: балалар өчен мөстәкыйль эш максатлары кую.

 Йомгаклау өлеше: йомгаклау, балаларның уңай гамәлләрен тасвирлау, перспективаны билгеләү.

Кереш өлеш

- Исәнмесез, мин монда иң кызыксынучан, күңелле һәм акыллы  балалар җыелганын күрәм. Сез, мөгаен, уйнарга бик яратасыздыр.

- Сез нәрсә белән уйнарга яратасыз? Нинди уенчыклар белән? (балалар җаваплары)

- Курчаклар белән уйнарга яратабыз дидегез, бигрәк тә безнең кызлар,шулай бит. Балалар, курчаклар төрле- төрле  була. Сез хәзер моңа үзегез дә ышанырсыз, мин сезне курчаклар  күргәзмәсенә чакырам.

Төп өлеш

Тәрбияче балалар белән курчак күргәзмәсенә килә. 

- Карагыз әле, биредә курчаклар  нинди? (балалар җаваплары: алар матур, зур, кечкенә,матур итеп киенгәннәр, пластмасстан  ясалганнар). Мондый курчаклар белән сез балалар бакчасында һәм өйдә уйныйсыз, алар хәзерге заман  курчаклары дип атала.

 - Ә мин сезне, әбиләрегез кечкенә чакта уйнаган курчаклар белән таныштырасым килә. Алар минем кәрзинемдә. Балалар ,кая әле минем кәрзинем ?

Балалар кәрзинне  табалар.

 - Курчакларны кулга алыгыз да, тотып карагыз, һәм миңа әйтегез: алар заманча курчаклардан аерылалармы? Ничек уйлыйсыз,бу курчаклар нәрсәдән ясалганнар? (балаларның җаваплары: җеп, тукыма, салам, йомгак җебеннән). Мондый курчакларны бик күптән ясаганнар, алар кулдан ясалган курчаклар, аларны халык курчаклары дип тә атыйлар. Кешеләр бу курчакларны бик  кадерләп  һәм саклап йөрткәннәр.

Тәрбияче (курчак күрсәтә):

-  Минем курчагыма карагыз әле. Ул җепләрдән ясалган. - Ә курчак нәрсә белән бизәлгән? (балаларның җаваплары: тасмалардан, алъяпкыч тукымасыннан эшләнгән, башында яулык). Мондый курчакларны бик күп милләт халкы  ясаган: руслар, чуашлар, мордвалар.

- Балалар, курчакларны  җепләрдән  ясау минем өчен бер дә кыен түгел , ә менә аларны бизәү кыенрак.Сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Мин сезне остаханәгә чакырам. Өстәлләр артына утырыгыз әле. Биредә тукыма кисәкләре, төрле озынлыктагы тасмалар, төрле чәчәкләр, кайчылар  бар. Башта сез аны ничек бизәргә теләгәнегезне күз алдыгызга китерегез. Һәм аннары бергәләшеп эшкә тотынырбыз, әмма бер-берегезгә ярдәм итәргә дә онытмагыз.

 Практик эш: балалар курчакларны бизиләр.

Йомгаклау өлеше

- Балалар, бу биремне үтәү авыр булдымы сезгә? (балалар җаваплары)

- Нәтиҗәдә, безнең нәрсә килеп чыкты ? (балалар җаваплары)

 - Әйе, балалар, бик матур курчаклар барлыкка килде, сез барыгыз да эшне бик оста башкарып чыктыгыз.

 -  Истәлек өчен ,минем сезгә бу курчакларны бүләк итәсем һәм  шулай ук кечкенә буклетлар бирәсем килә, алар ярдәмендә ,сез әни һәм әбиләрегез белән дә бергәләшеп башка курчаклар ясый аласыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

Конспект "Татар халык уеннары"

Уйный-уйный үсәбез...

Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна

Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...