Конспект НОД по развитию речи детей старшего дошкольного возраста на татарском языке на тему "Все профессии нужны"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Данный материал представляет собой конспект непосредственно образовательной деятельности (НОД) по развитию речи для детей старшей группы (5–6 лет) на тему «Все профессии нужны». Занятие направлено на расширение и активизацию словаря детей по лексической теме «Профессии», формирование грамматически правильного строя речи и развитие связной монологической речи. В ходе НОД используются игровые методы, наглядный материал и проблемные ситуации, стимулирующие речевую активность дошкольников. Конспект адресован воспитателям ДОУ.


Предварительный просмотр:

Тема: Барлык һөнәрләр дә кирәк.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле һөнәр ияләренең хезмәте турындагы күзаллауларын гомумиләштерү .

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: Төрле һөнәр ияләре хезмәтенә карата ихтирам,төркемдә эшли белү, партнер фикерен исәпкә алу күнекмәләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның сөйләм активлыгын, хәтер, игътибар, фикерләү сәләтләрен  үстерү.                                                                                                                                      Белем бирү бурычы: Һөнәрләрнең төрлелеге турындагы белемнәрне гомумиләштерү. Фелинолог һөнәре белән таныштыру.


Сүзлек өстендә эш: һөнәр, табиб,янгын сүндерүче,фелинолог.

Методик алымнар: әңгәмә, дидактик уен, сорау-җавап.

Җиһазлар: кош теле,экран, компьютер,туп,конвертта кисмә рәсемнәр,кәрзиндә песи уенчыгы.

                                                                  Барышы:

Тәрбияче   Исәнмесез,балалар! Мин Имамова Гөлназ Ринат кызы,Әҗәкүл балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.Минем сезнең белән танышасым килә. Әйдәгез әле танышыйк.Сез һәрберегез исемегезне әйтеп,минем учыма учыгызны куя барыгыз.Менә нинди матур кояш ясадык. Мин бик шат, балалар, сезнең белән танышуыма. Көннәребез кояштай матур булсын!

                                               Бергәләшеп без басыйк

                                Шатланышып елмайыйк

                                Бер-беребезгә, апаларга

                                Хәерле көннәр теләп, шөгылебезне башлыйк.

 Ә хәзер урындыкларга утырыгыз,балалар! (үзем дә утырам)

Тәрбияче  Балалар,бүген мин сезнең янга кунакка килдем.Ә кунакка буш кул белән йөрмиләр,кечкенә күчтәнәч алып килдем,карагыз әле .Беләсезме бу ризыкны? Кош теле дип атала бу ризык.Ашаганыгыз  бармы? Ничек уйлыйсыз,  мондый  ризыкны нинди һөнәр иясе пешерә? Әйе,балалар,пешекче пешерә.

  Сез һөнәр дигән сүзне ничек аңлыйсыз,балалар? Әйе, һөнәр-ул эш, кеше көн саен шөгыльләнә торган эш һәм башка кешеләр өчен файдалы шөгыль.

Тәрбияче Ә сез нинди һөнәрләр беләсез,балалар?(балаларның җаваплары тыңлана) Бик яхшы,рәхмәт,балалар.Минем табышмакларым нинди һөнәр иясе турында икән,тыңлагыз әле. (җаваплар экранда күренеп бара)

Янгын  белән көрәшүче

Көчле һәм кыю һөнәр

Әйтегезче, ул  кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр)

 

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

Ул сала биек йортлар

Ул салган биек йортларда

Балкып кабына утлар

Кем икән ул,балалар?(төзүче)

Ул эшли зур кибеттә

Конфет-прәннек сата

Я,әйтегез кем белә

Ул бит  (сатучы апа)

Ул теккән матур киемне

барлык кешеләр кия

Үз эшен бик тә сөюче

Ул буладыр (тегүче)

Ул тәмле ашлар пешерә,

Балык, котлет кыздыра

Коймак чыҗлый табада,

Табында бар бары да.

Ул кем була,балалар?(пешекче)

Ул бар кешенең өенә

Газет,хатлартарата.

Пенсия биргәнгәкүрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон) хат ташучы.

Тәрбияче: балалар,күз алдына китерегез әле:әгәр табиблар булмаса,нәрсә булыр иде.Әгәр укытучылар булмаса?Төзүчеләр,пешекчеләр булмаса,кешеләр белән ни булыр иде?

   Димәк, һөнәрләрнең барысы да мөһим,барысы да бик кирәк икән.

Ә хәзер әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк.Мин һөнәрне әйтәм,ә сез бу һөнәр иясенең ни эшләгәнен әйтегез.

Уен “Кем нәрсә эшли”

Укытучы укыта

Төзүче-төзи

Табиб-дәвалый

Тегүче-тегә

Пешекче -пешерә

Сатучы- сата

Сыер савучы –сыер сава

Шофер-машина йөртә

Рәссам- картиналар ясый

Тәрбияче    Әйе,бик дөрес,балалар.Әйдәгез әле үзебезне рәссамнар дип күз алдына китерик.тыныч кына басыйк та, рәсем ясау хәрәкәтләрен күрсәтик: (ял минуткасы)

Күктә болытлар йөзә,  (кулларны өскә күтәрү)

Җирдә чәчәкләр үсә. (бераз гына чүгәләгәндәй итеп,”җир”не күрсәтү)

Уң ягымда агачлар (уң якка борылып,күрсәтү хәрәкәте)

Сул ягымда зәңгәр күл (сул якка борылып,күрсәтү хәрәкәте)

Зәгәр күлдә балыклар (ике учны  кушып,балык йөзгән хәрәкәт)

Су төбенә чумдылар (чүгәләү)

Агачлар һәм чәчәкләр

Кояшка үреләләр (аяк очына басып,өскә үрелү)

Тәрбияче  Минем һәнәрем кем булды әле? Әйе ,мин тәрбияче.Тәрбияче нишли? тәрбияче балалар белән уйнарга да ярата.Әйдәгез әле туп белән уйнап алыйк.Уен “Һөнәрнең исемен әйт” дип атала.Мин әйткән  әйберләр  кайсы  һөнәр иясенеке?

Уен “Һөнәрнең исемен әйт”

Кайчы,тукыма,тегү машинасы- тегүче

Плита,кастрүл,чүмеч –пешекче

Ручка,дәфтәр,китап- укытучы

Руль,тәгәрмәч юл-шофер

Кирпич,ком,цемент –төзүче

Кайчы,тарак,фен- чәчтараш

Самолет,һава,аэродром –очучы

Дару,градусник,укол- табиб

Каска,су,шланга – янгын сүндерүче

Пумала,буяу,кагәзь- рәссам

Диңгез,корабль,бинокл- капитан

Комбайн,басу,арыш – комбайнчы

Микрофон,сәхнә,җыр – җырчы

Китап,библиотека,журнал –китапханәче

Тәрбияче  Бик яхшы,балалар!Бик күп  һөнәрләрне  беләсез икән.

Балалар,ә сез үскәч кем булырга хыялланасыз? (балаларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче Рәхмәт җавапларыгызга,балалар.Сез хыялланган һөнәрләр барысы да бик кирәкле.Дөньяда һөнәрләр бик күп төрле.Алай гына да түгел,яңа һөнәрләр барлыкка килә.

Песи кычкырган тавыш килә.

Тәрбияче  Ой,балалар,мин үзем белән  песиемне дә алып килгән идем.Бүген иртә белән нигәдер кәефе булмады аның.Сезнең белән шогылемне тәмамлагач,фелинологка алып барып карыйм әле. Фелинолог – ул песиләрне, төзелешен, үз-үзен тотышын,  токымнарын өйрәнү белән шөгыльләнә.Песиләре авырып торган кешеләр дә ярдәмгә фелинологны чакыра алалар.нәрсә ашатырга,ничек дәваларга,өйдә песине ничек итеп карарга кирәк икәнен дә алар яхшы белә торган һөнәр ияләре.Кабатлап әйтегез әле, балалар,песиләр белән эшләүче һөнәр иясе кем булды ”фелинолог” Нинди эш башкара ул һөнәр иясе?

Сезнең өстәлләрдә  кисмә рәсемнәр бар,төзеп,табыгыз әле кайсы өстәлдә икән фелинолог  һөнәре?

 Уен “Бер бөтенне тез” парлашып,кисмә картинкалар белән уен. Ннди һөнәрләр килеп чыкты?Кайсыгыз фелинолог һөнәрен җыйды.

Тәрбияче Булдырдыгыз,балалар,дөньяда һөнәрләр бик күп төрле.Алар барысы да   кешеләргә файда китерә. Димәк: «Бөтен һөнәрләр кирәк, бөтен һөнәрләр мөһим"!

Балалар,сезгә шөгылдәнәрсә исегездә калды? Без нәрсәләр турында сөйләштек? иң ошаган өлеш кайсысы булды? Бүгенге шогылегез турында өйгә кайткач кемнәргә сөйләячәксез?

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Актаныш беренче урта гомуми

белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең

структур бүлекчәсе  “Әҗәкүл балалар бакчасы”

Барлык һөнәрләр дә кирәк.

                                          темасына  белем бирү эшчәнлеге  язмасы

                         

                                                          Язды: Әҗәкүл балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                     Имамова Гөлназ Ринат кызы

                                                   Актаныш, 2026 ел


По теме

Конспект НОД по развитию речи детей старшего дошкольного возраста с дизартрией.

Тема: заучивание наизусть стихотворения Сергея Никифорова «Про воду и про природу»Цель: развитие монологической речи у детей старшего дошкольного возраста с дизартрией....

Конспект занятия по развитию речи детей старшего дошкольного возраста с ОНР "Кролик Крош идет в школу"

Тема: «Кролик Крош идет в школу».Цель: Формировать навык звукобуквеннного анализа и синтеза, слияние звуков АУ, УА.Задачи:1.Закреплять знания о гласных звуках и буквах : А, О, У, Ы, Э.2. З...

Конспект занятия по развитию речи детей старшего дошкольного возраста на тему "День защитников Отечества"

Цель: развитие и совершенствование речи детей.Задачи:1.Образовательные:Закрепить знания о всенародном празднике воинов;уточнить, кто такие защитники отечества;2.Развивающие:развивать представлени...

Конспект занятия по развитию речи детей старшего дошкольного возраста «День Победы»

Цель: продолжать знакомить детей с событиями ВОВ, закреплять знания о том, как люди защищали свою Родину; воспитывать у детей нравственно – патриотические чувства.Задачи: дать детям представлени...

Конспект родительского клуба «Развитие речи детей старшего дошкольного возраста с ТНР в процессе познавательно исследовательской деятельности».

Цель: формировать единое образовательное пространство «ДОУ» - семья». Способствовать повышению компетенции родителей в вопросах речевого развития детей через исследовательскую деятел...