Духовно-нравственное начало – основа национального воспитания и образования
материал (старшая группа) на тему

 

В системе дошкольного образования увеличилось количество татарских групп в детских садах, повысилось качество обучения на татарском и русском языках. Выявился положительный опыт работы педагогов и создана предметно-развивающая среда для воспитания детей  дошкольного возраста на традициях и обычаях нашего народа.

В нашем детском саду накоплен богатый опыт работы по реализации государственной программы по сохранению, изучению и развитию языков народов нашей республики.   Я надеюсь, чтение собранных рассказов на родном языке, даст возможность решать проблемные ситуации по нравственному воспитанию вместе с дошкольниками.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное учреждение “Управление дошкольного образования” исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Духовно-нравственное начало – основа национального воспитания и образования

(Выступление на региональном семинаре заведующих национальных детских садов)

 

Составила: старший воспитатель МБДОУ№76

       Города Нижнекамска РТ Ахунзянова васила Хатиповна

Республика Татарстан

Город Нижнекамск

                      Рухи-әхлакый тәрбия - милли мәгариф нигезе.

        Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек - электән исбатлап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,-- дигән гыйбарә әйткән. Әхлак ул – кешенең эш - хәркәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле кыйммәтләрдән торган сыйфат.

 Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра.Монда инде кешенең, шәхеснең нинди эдеалларга табынуы , аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренеш- ләргә, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньяны танып белү процессына да утеп керәләр һәм, эзләну шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.

 Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин ул киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормшынын барлык якларын үз эченә ала . Кешенең тәртибе аның кылган гамәллэреннән гыйбарәт. Димэк, тәртип ул—үзара бәйләнештә булган гамәлләр җыелмасы, шул гамәлләрнең тууына сәбәп булган максат-теләкләрнең бергә туплануы.

    Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары, тәрбия процессы — кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы.Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу ватында дөньяга , кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Шәхеснең һәрьяклап усешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр барысы да әхлак мөнәсәбәтләре , әхлаклылык принциплары аша уза.

 Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, оештыра да — алар балаларнын укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Шул ук вакытта әлеге тәрбия процессы тәрбиячеләр биргән юнәлеш буенча гына түгел, ә бәлки көтелмәгән хәлләр, көтелмәгән очраклар тәэсирендә дә дәвам итә. Ә болары әхлак тәрбиясе процессына уңай да, кире дә тәэсир итәргә мөмкин. Менә шушы хәл тәрбия эшендә катлаулылык тудыра һәм тәрбиячеләрдән зур осталык, күңел сизгерлеге сорый. Мәктәптә әхлак тәрбисенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе булдырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә – укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Кеше үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.

     Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә. Халкыбыз кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлый. Белем кешегә яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән. Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Фольклор әсәрләре - хезмәт халкының тормыш һәм хезмәт тәҗ- рибәсе нәтиҗәсендә туган барлык белемнәрнең бергә җыелмасы ул. Фольк- лор халык һәм борынгы кешелек җәмгыяте культурасына нигез салучылар- ның аң - белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи- әхлакый тәрбия бирудә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традициялэре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе халык педагогикасы мирасының төп өлешен тәшкил итә. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз.

     Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте зур. Ислам - җан, тән пакьлеге. Ул - әхлаклылык, ярдәмчеллек үрнәге. Намуслы, юмарт, ярдәмчел булу, дөреслекне яклау, эчкерсезлек, кунакчыллык - кешене куркәм итүче сыйфатлар. Ата - анага игелек кылу, сабырлык кебек сыйфатларны да безгә ислам дине кануннары өйрәтә. Без тел һәм әдәбият укытучылары, урынын һәм вакытын туры китереп, динлелекнең һәм әхлаклылыкның күркәм булуы турында сүз алып барырга тиешбез. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә сау- сәламәт һәм рухи яктан көчле була.

        Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, гаилә шәҗәрәләре төзү, «Безнең гаилә» темасына иншалар язу отышлы дип саныйм.

 Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, вөҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кеше –нең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләнде- рергә кирәк. Бу — ата - аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы.

 Балада югары әхлак сыйфатларын бары тик билгеле бер эзлеклелектә мак- сатчан тәрбия эше алып бару нәтиҗәле була.

Шул максатлардан чыгып, сезгә мәктәпкәчә чорда  куллануга матур әдәбият әсәрләре тәкъдим итәбез.

Авыраяк, яки ялкау малай.

   Авыраяк озак йоклады. Ахырда уянды. Иснәнде, киерелде. Тәрәзәдән карады. Тышта, тәрәзә каршында, боз каткан иде.

   Авыраяк:

  • Әнкәй, минем тимераякларым кайда икән?- диде. Әнкәсе ярдәме белән тимераякларны эзләп тапты.
  • Әнкәй, минем тимераякларны  бәйләш әле.

Әнкәсе тимераякларын бәйләште.

  • Әнкәй, минем пальтом кайда?

Авыраякның пальтосы үз урынында түгел иде.

  • Әнкәй, әнкәй, минем бүрегем кайда соң?

Авыраякның бүреге су кисмәге артыннан табылды.

  • Әнкәй, әнкәй! Минем бияләйләрем кайда икән инде?

Бияләйләренең  берсе карават астында, икенчесе диван астында иде. Әнкәсе аларны кисәү агачы белән өстерәп чыгарды.

Авыраяк авыраеп  кына ишек алдына чыкса, әлеге боз эрегән дә беткән.

Идрис Туктар

- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

- Ялкаулык – хурлык,

Тырышлык – зурлык.

- Ялкау кеше – ярты кеше,

Тырыш кеше – алтын кеше.

- Ялкауның көн дә башы авырта.

- Биш әйткәнче - бер эшлә.

- Йокы – ялкауның бәлеше.

- Тырышкан тамчы таш тишкән.

- Ялкау ятып эшли, утырып йоклый.

- Иренгәннең иренен эт ялаган.

- Ялкау бер эш эшли белә,

Чалкан ятып мышный белә.

Сүз тыңлаучан малай

Бер малай ат белән барганда энә тапкан һәм арбасына салган. Кайткач, анасына:

  • Әни, сиңа мин энә табып кайттым, - дигән.

Әнисе :

  • Кайда энәң?- дигән. Малай: “Хәзер алып кереп бирәм”,- дип чыгып арбасыннан эзләсә, анда бернәрсә дә юк, ди. Анасына кереп әйтә бу:
  • Мин аны арба төбенә салган идем, әллә кая киткән,- ди.

Анасы:

  • Әй, җүләр, энәне арбага салалармыни, күкрәккә кадыйлар аны, - дигән.

Икенче вакыт юлдан барганда бу малайга зур кадак очрый. Бу ала да бишмәтенең якасын тишеп тагып куя. Кайта да анасына:

  • Менә, әни, бу юлы синеңчә эшләдем, җуймадым, - ди.

 Татар халык әкияте

  • Белемсез бер эш тә чыкмый.
  • Һәр эшнең рәте бар
  • Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер.
  • Иң элек уйла, аннан эшлә.

Сарбай да елый.

     Иртән елмаеп кояш чыкты. Җылы нурлар Фәниснең йөзен иркәләде. Малай күзләрен ачты. Иң әүвәл ул әнисен, аннан соң шәһәрдән кунакка кайткан Ләйләне һәм аның әнисен күреп алды. “Бүген бакчага бармыйм икән”,- дип уйлап куйды Фәнис.

Ишегалдына ул Ләйлә белән бергә чыкты. Икәүләп Сарбай янына килделәр. Аның йомшак йоннарын сыпырдылар. Ләйләгә сары чебиләрне дә, кәҗә һәм үрдәкләрне дә күрсәтте Фәнис. Әмма Ләйләгә иң охшаганы, әлбәттә, Сарбай булды. Аның белән уйнавы күңеллерәк иде шул!..

     Менә Ләйләнең калага китәр көне дә җитте. Ул киткәч, тирә-юнь күңелсезләнеп калгандай булды. Шулчак Фәнискә кемдер елаган кебек тоелды. Ул тавыш килгән тарафка барды. Анда Сарбай сузып-сузып шыңшый иде.

  • Сарбай, кил минем янга!- диде Фәнис.

Сарбай Фәнискә борылып та карамады. Ул, Ләйлә киткән якка карап, сугылып шыңшуын белде. Фәнис Сарбай янына чүмәште. Аның да елыйсы килде. Күзләреннән яшь тамчылары чыкты да Сарбайның йоннарына тамды.

  • Елма, Сарбай, елама. Ләйлә тагын кайтыр әле!..- дип маэмайны юатырга тырышты Фәнис.

     Сарбай, әлеге сүзләрне аңлагандай, Фәнискә сыенды.

Раушания Низамова.

Аерылганны аю ашар,  бүленгәнне бүре ашар

                                       

   Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

  Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

   Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

  Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыярга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйган да әйткән:

- Аерылсагыз - айга җитмәссез, бүленсәгез - бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез- рәхәт көн итәрсез,- дигән.

   Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән: көтүдән аерылып киткән. Алар җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

   Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер аюга очраганнар, куркуларыннан хушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган - йөгереп менгәннәр, урман очраган- ерып чыканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар- булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.

   Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шыкырдатып, күзләрен акайтып бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.  

   Барысы да җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә җирән Кашка башын чайкаган, кыңгыравын көчле итеп бер шалтыраткан- көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

  • Күрдегезме сүземнең дөреслеген:  аерылганнар аюдан өркеп һәлак

 булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар,- дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.

Абдулла Алиш

- Бердәмлек тау күчерә.

- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

- Бердә түгел, илдә көч.

- Ялгыз агачны җил сындыра.

- Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс.

- Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

Алдакчы

   Бер хатынның бик ялганчы улы булган. Анасы моңа әйтә икән:

  • Улым, тукта инде шул ялганлавыңнан! Ялган сөйләү- бик зур гөнаһ бит ул,- ди икән.

   Менә көннәрдән бер көнне улы анасына әйтә:

  • Әни җаным! Син миңа берәр тәмле нәрсә пешереп бир әле,- ди. Мин ялганны күбенгәнче ашатам да урманга илтеп калдырам. Шуннан әйләнеп кайткач, бүтән һич ялган сөйләмәм.

   Анасы улына бик тәмле ашлар пешереп биргән. Улы, шуларның барысын да алып, урманга киткән. Барып җиткәч, күбенгәнче ашаган бу, кояш баеганда гына өенә кайткан. Кайткач, анасына сөйли икән:

  • Әни җаным! Беләсеңме, минем белән ни булды? Ялганны мин урманга илттем, күзе тонганчы ашаттым да: «Инде хәзер мин  сине ташлап китәм, ялган!- дидем. Китә генә башлаган идем, ялган кинәт кенә филгә әверелде дә минем өскә килә башлады. Мин чигенәм, ул һаман минем өскә килә. Ахырда мин җан-фәрманга чаба башладым, ә теге минем арттан лап-лоп йөгерә. Нишләргә? Анда бәреләм, монда сугылам, шуннан зур гына бер агачны күреп алам. Тиз генә үрмәләп менеп китәм бу агачка. Шунда, бетте баш, фил минем арттан үрмәли башламасынмы? Мин аңардан качам, яфрактан яфракка сикерәм, ә ул- ботактан ботакка. Мин, котылмакчы булып, ботактан ботакка ыргыйм. Ә ул- яфрактан яфракка. Котларым калмады. Нишләргә? Карасам, җирдә бер чүлмәк тора. Сикер шул чүлмәк эченә. ә чүлмәкнең бер ягы тишек икән. Мин шуннан чык та сыз. Ул да булмый, фил дә минем арттан чүлмәк эченә  сикерде. Үзе ул әлеге тишектән чыкты чыгуын, әмма койрыгы кысылып калды. Көчкә-көчкә генә котылып калдым аңардан.

Анасы улының бу тузга язмаган ялганнарын тыңлап тора-тора да әйтә:

  • Их, улым! Син әүвәлгедән дә ныграк ялганлый башлагансың!- ди.

Фин халык әкияте

- Бер ялганласаң, икенче ышанмаслар.

- Сүз бирсәң - үтә.

Алдакчы Наил

   Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.

   Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, чумабыз, узышабыз.

   Беркөнне  Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.

   Без кычкырабыз:

      - Кермә, кермә, батасың!

   Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй, мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:

  • Наил, Наил!

Ә  бераздан Наил  кырыйга борылды.  Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:

  • Батам, батам, коткарыгыз!

   Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык: ул урын сап-сай, ә Наил бата.

   Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:

- Ха-ха-ха!- дип, Наил шаркылдап җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән  иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә  тотынды.

   Апа әйтә.

  • Алай алдакчы булырга ярамый,- ди

Наил әйтә:

  • Мин уйнап кына.
  • Уйнап кына да ярамый,- ди апа.

Ә икенче бер тапкыр менә  болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:

  • Кермә, кермә!

Апа да кычкыра:

      - Наил! Наил!

   Ә ул  йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып  та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?

    Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:

  • Батам, батам, коткарыгыз!
  • Шаяра, шаяра,- диделәр  малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
  • Наил , алдама, тиз бул, чык!- ди.

   Бервакыт  Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.

   Ә шул  вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде  һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.

   Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә  алмый.

   Апа белән  абый аны җиргә куеп әйләндерәләр, тәгәрәтәләр. Аның авызына су тулган.  Шул суы чыкты.   Ул күзен ачты .

   Уңайсызлаып апага карады. Кызарды. Ә апа:

- Менә ни була бит ул,- диде. Ә бу юлы  Наил   бер дә көлмәде .  

Абдулла Алиш

- Уеннан уймак чыккан.

- Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

- Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә.

- Уен бер булганы яхшырак.

Алтын бөртекләр

   Борын-борын заманда бер ир белән бер хатын яшәгән. Аларның биш уллары булган. Бер дә бер көнне әти кеше Туган илен яклап яуга киткән. Киткән дә кире әйләнеп кайтмаган: яу кырында ятып калган. Ялгыз ана биш малаен да үзе генә тәрбияләп үстергән.

   Менә бер дә бер көнне ул улларын үз янына чакырып алган.

- Улларым,- дигән ана,- мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез инде.

     - Без,- дигәннәр егетләр,- үз көнебезне үзебез күрер идек тә, акчабыз юк бит. Син, әни, безгә берәр берәр генә бөртек булса да алтын бир инде.

     - Алтын бирәм,- дигән ана,- бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез  эзләп  табыгыз.

     - Табабыз, табабыз!- дигәннәр егетләр.

      -Ә-нә,- дигән ана,- Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Менә шул басуга инде әтиегез алтын  бөртекләрен яшергән. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Иренмәгез, җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.

   Биш егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сукалап чыканнар, аннары тырма белән тырмалаганнар. Әмма бер бөртек  тә алтын тапмаганнар. Шуннан егетләр, бик күңелсезләнеп, әниләре янына кайтканнар.

      - Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни.

     - Борчылмагыз, улларым,- дигән ана.- Табарсыз сез ул алтыннарны. Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә. Көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.

   Егетләр әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул булып уңган, аны урганнар, сукканнар.

  • Китерегез миңа үзегез иккән игенне!- дигән ана.

  Егетләр әниләре алдына капчык - капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:

     - Әтиегезнең җиргә күмгән бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз!- дигән.

   Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.

Татар халык әкияте

-Ата- ананы тыңлаган – адәм булган.

Тыңламаган  әрәм булган.

- Эшләгәнең илеңә яхшы,

Өйрәнгәнең үзеңә яхшы.

- Авыр эшне күмәк кул җиңә.

- Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы була.

- Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

- Бакча ясамый, алма булмый.

- Тату туганнар таштан койма койганнар.

- Данның төбе – хөрмәт,

 Хөрмәтнең төбе – хезмәт.

- Киңәшле эш таркалмас.

- Эшнең ояты юк.

- Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

- Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Бака ни дип сайрый?

   Сандугач сайраудан туктагач, күлдә бака сайрый башлый.

Сайрый-сайрый да:

- Юк,- ди,- сандугач ул чын былбыл түгел, ул минем хәтле сайрый алмый, шуңа гарьлегеннән сакау булды, шуңа моннан китте. Хәзер ул түгел, мин сандугач! Чып-чүр-р-р!

   Аннан корыган камышка сикереп менеп атлана да:

  • Менә мин дә гөлгә кундым!- ди икән.

 Нурия Сәйяр

- Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

- Ахмак үзен мактар.

- Борынын чөйгән абынмый калмас.

- Һәрбер сүзнең урыны бар.

- Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

Бал корты.

   Автобус авылдан чыккач та, алгы утыргычлар тирәсендә ыгы-зыгы купты. Тәрәзәдән чыгарга җай эзләп, бал корты әрле-бирле очына икән. Кайберәүләргә кагыла-тия язып уза. Ул тәрәзә пыяласыннан үрмәләп безелдәгән арада, бер бәндә газета белән шапылдатып пыялага сугарга кереште.  Бу инде кортны иреккә чыгарырга, тәрәзәнең өске өлгесен ачарга тиешле урында, аны үтермәкче иде.

   Ярый әле уңышка ирешә алмады. Кортның тиз арада пыяладан кубарга сиземе җитте. Адәм исә тагын да катырак селтәнә куйды, чөнки корт аның баш өстендә безелди иде.

   Ниһаять, соң дәрәҗәдә үртәлеп, корт, буталган куллар аша, алгы якка узып китте һәм тагын, чыкмак булып бугай, шап итеп алгы пыялага бәрелде. Күрәсең, каты бәрелүдән исенме, өметенме җуеп, баягыдан да катырак безелдәп, ачуын шофердан алмакчы булды - аның күзенә ташланды. Шофер берничә минутка идарә итү сәләтен җуйды. һәм  шуның аркасында автобус ерак та булмаган шактый тирән чокырга очты...

   Бер гаепсез бал кортын рәнҗетмәскә, ярдәм итәргә кемнеңдер сәләте җитмәү аркасында, гаепле бәндәнең үзе белән бергә, берничә гаепсез кеше һәлак булдылар. Яраланучылар да хәтсез иде.

Әхсән Баянов

- Миһербанлык - йөрәктән,

  Миһербансызлык - беләктән.

- Рәхимсез атын кыйнар.

- Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.

- Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.

- Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.

- Яралы кошка таш атмыйлар.

- Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.

Батырлыкта матурлык

   Һәркемне таңга калдырырлык чәчәкләр бакчасына кердем. Төрле төстәге хуш исле чәчәкләр мине камап алдылар.

  • Без матур, безне өзми калма!- диделәр бальзаминнар.
  • Безне өз, безне! Безсез букет яме ким була,- диештеләр хризантемалар.

   Төрле-төрле  чәчәкләрдән зур бер букет ясадым. Букетымдагы чәчәкләрем шиңмәсеннәр дип, аларны сулы вазага утырттым, өсләренә саф су бөркедем.

   Төрле-төрле нурлар уйнатып, җанлаштылар букетымдагы чәчәкләрем.

  • Букетны без генә матурлыйбыз,- диделәр гөлчәчәкләр.
  • Юк инде! Безсез букет - ярлы букет, аның нурларын без                                                   генә көчәйтә алабыз,- диештеләр бальзаминнар.
  • Безне өзүче үзе әйтсен, үзе,  бәхәсләшмик!-  диделәр                                                                            хризантемалар.

   Эссе – салкыннарга, авыр төннәргә  бирешмичә, һәрвакыт фидакарьлек белән эшләүче хезмәт Батыры күренде.

   Тынып калган чәчәкләрем миннән җавап көттеләр.

   Мин букетымны хезмәт Батырына суздым.

     - Бу кадәр матур чәчәкләрне син ни өчен миңа бүләк итәсең әле?- дип сорады ул миннән.

     - Чөнки син- чәчәкләр илен, шатлык, дуслык, туганлык, ирек илен төзүче хезмәт Батыры, син чәчәкләрдән дә матурсың!- дидем.

  • Минә кем матур икән!
  • Менә кем батыр икән!
  • Батырлыкта матурлык!- ди-ди, хезмәт Батырының күкрәгенә сырыштылар минем чәчәкләрем.          

Идрис Туктар

- Гөл кадерен былбыл белер,

 Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.

- Ефәк билбау бил күрке,

  Батыр егет ил күрке.

- Үзеңне үзең бел!

  Үзең нинди көзгең шундый.

- Зәвыкта бәхәс юк.

- Зәвык зәвыкка башка.

Бәхет.

   Борын-борын заманда шат күңелле, гел елмаеп кына йөрүче Гали атлы бер кеше яшәгән, ди.

   Бервакыт авылдашлары аннан:

- Синең күңелең һәрвакыт көр, йөзеңдә кайгының әсәре дә юк. Нидән бу? - дип сораганнар.

  • Бәхеттән, - дигән Гали, озак уйлап тормыйча.
  • Нәрсә соң ул бәхет?- дигәннәр аңа.
  • Бәхет - ул тазалык,- дигән Гали.- Үзегез дә күрәсез, мин нинди генә эшкә тотынсам да, эһ тә итмичә башкарып чыгам.
  • Ә нинди соң ул бәхет?- дип үҗәтлек күрсәткәннәр тегеләр.
  • Бәхет ул бик зур да, бик бәләкәй дә була. Кайберәүләргә олуг бәхет кенә шатлык, куаныч китерсә, икенчеләр кечкенә генә бәхеттән дә тәм табалар. Менә бүген явым тидермичә печәнемне кибәнгә өя алуым үзе минем өчен зур бәхет булды,- дигән Гали.
  • Ә кайда соң ул бәхет?- дип, тегеләр һаман да моңа бәйләнгәннәр.
  • Үзенең бәхетен һәркем күңел түрендә йөртә. Күңелеңне күтәрә белүдә бит хикмәт, хөр күңелле булуда. Шуңа да мин гел елмаеп кына йөрим. Ә инде алай-болай күңелем кымырҗый башласа, бәхетем дилбегәне шундук үз кулына ала. Әнә, хәзер дә, юк сүз сатып торма, эшеңне кара, дип бармак яный,- дип кеткелдәп көлгән, ди Гали. Аңа карап, башкалар да елмаешканнар.

Нурия Сәйяр

- Үзе ахмакның сүзе ахмак.

- Үз акылың үзеңдә, үз зиһенең сүзеңдә булсын.

- Үз- үзеңне мактама, кеше сине мактасын.

- Ахмак үзен мактар.

- Теле барның иле бар.

- Борынын чөйгән абынмый калмас.

- Тыйнакның кулы эшләр,

Ялкауның теле эшләр.

- Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачлык китерер.

- Яхшыны ишетәсең килсә, яманлык сөйләмә.

- Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

- Ничек эндәшсәң, шундый җавап.

- Теле татлының дусы күп.

- Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

- Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

- Сөйли белсәң, тыңлый да бел.

- Кыскалыкта – осталык.

- Әүвәл уйла – аннан сөйлә.

- Хикмәтле сүз икмәкле.

- Агачны яфрак бизәсә,

 Кешене хезмәт бизи.

- Ата- ананы тыңлаган – адәм булган,

Тыңламаган әрәм булган.

- Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

- Бала чакта алган белем ташта язган сүз белән бер.

- Үз ризыгың үзең тап.

- Эш эшкә өйрәтә.

- Күңел биреп эшләгән өлге булыр,

Күңел бирми эшләгән көлке булыр.

- Кешенең асылы эштә булыр.

- Булыр дигән булдырыр.

- Кошның матурлыгы төсенә карап,

Кешенең матурлыгы эшенә карап.

- Хезмәт ит тә , мактан,

Уйнап көл дә, шатлан.

- Яхшы кеше эштә беленер.

- Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Ялкау малай.

Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Әти  кеше,улына күрсәтеп:

  • Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны!- дигәч, малай:
  • Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле, - дип әйтте, ди.

     Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды , ди. Киттеләр, ди, малай – арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч һәм малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, улына:

   -Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Моннан соң, бер иелергә иренеп, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә вакытыңны да кызганырсың, - дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

 Татар халык әкияте

Таган.

Әхәт Гаффар

     Яшәгән ди бер Таган. Сәгатьләр буе, көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе  балаларны атындыра- атындыра ул бик арып беткән ди.

  • Сәгатьләр буе, көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе балаларны атындыра атындыра мин бик арыдым, минем ял итәсем килә, - дигән Таган.

Шуннан балаларны атындырудан туктаган ул. Сәгатьләр буе , көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе тик кенә тора икән. Шулай тора торгач, күгәргән. Хәзер җил искән саен, балаларны сагынып, чыгыр-чыгыр-чыгыр килә-килә елый да елый ди Таган.

Ике алдакчы

   Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике ярлы егет. Эшләп-эшләп тә мантый алмагач, кеше алдап гомер итәргә булганнар болар.

  • Әйдә, авылдан-авылга йөрибез. Мин халыкка ялган сүз сөйлим, ә син арттан җүпләп барырсың,- дигән абыйсы энесенә.

   Җыенып, юлга чыккан болар. Абый кеше урамга килеп керүгә үк: «Күрше авылда могҗиза булды! Беләсегез килсә, акча бирегез, сөйлим!»- дип кычкыра башлаган.

   Моны ишетеп, халык җыелган.

  • Күрше авылда җиде куллы бала туды!- дип, серле тавыш белән дәвам иткән алдакчы.

   Беркатлы кешеләр моңа акча биргәннәр, ә кайберләре ышанмыйча карап тора икән. Шулчак урам башыннан алдакчының энесе күренгән. Авыл кешеләре, берсеннән-берсе уздырып, моннан теге могҗиза турында сорашырга тотынганнар.

  • Юк, җиде куллы бала күрмәдем мин... Щмма берәүләрнең ишегалдындагы бауда җиде җиңле бәби күлмәге эленеп тора иде... Шул булса гына инде...- дигән яшь алдакчы.
  • Димәк, дөрес инде,- дип шаулашкан халык, һәм кешеләр берәм-берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.

   Ул арада моның абыйсы,  күрше авылга җитеп, андагы халыкка кемнеңдер нарат башында тегермән коруы хакында сөйләп тора икән инде...Авыл халкы шаккатып, авыз ачып тыңлагач, ул кесәсенә акча тутырып ары киткән. Икеләнүчеләр, ышанмаучылар да булган, билгеле. Ул арада энекәше авылга килеп кергән.

  • Ә син нарат башындагы тегермәнне күдеңме?- дип сораганнар аннан.
  • Тегермәнен күрмәдем, әмма бер агай агач башыннан он капчыгы күтәреп төшә иде,- дип  сүзгә кушылган егет.
  • Димәк, дөрес булып чыга инде,- дип сөенгән авыл кешеләре һәм берәм-берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.

   Агайлы-энеле ике алдакчы әле һаман авыл саен йөреп әкият сөйли, ә халык рәхәтләнеп аларны тыңлый, ди.

Португал халык әкияте

- Алдыйм дигән -  үзе алданыр.

- Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

- Ике тыңла, бер сөйлә.

- Сүзне әйт сыяр җиргә.

- Әйткән сүз – аткан ук.

- Кешесенә карап сүз сөйлә.

- Сүз сөйләү – һөнәр.

- Тел белән урак урсаң, бил авыртмый.

-Берәүнең кулы эшли,

Икенченең теле эшли.

- Һәрбер сүзнең үз урыны бар.

- Теле белән тегермән тарттыра.

- Кул белән кыл да кыбырдата алмый.

Ике ялкау

   Әүвәл заманда булган ди бик ялкау ике кеше. Болар бер тапкыр барганнар ди урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы бар ди. Болар бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Алма агачын күргәч, олырагы әйткән ди:

  • Әйдә, без бу алма агачын селкетеп алмасын коеп ашыйк,- дигән. Кечерәге әйткән:
  • Иренмичә аны селеккәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк,- дигән. Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп яттылар ди. Байтак яткач, олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагы әйтте ди:
  • Ай, авызыма бер генә алма төшсен лә!- диде ди. Кечесе әйтте ди:
  • Авызга төшсә, аны иренмичә ашавы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем,- диде ди.

   Шулай итеп, алар ач көе  өйләренә кайтып киттеләр ди.

                             Татар халык әкияте

- Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

- Эше барның - ашы бар.

- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

- Йокы – ялкауның бәлеше.

Кармак таягы

   Борын-борын заманда Кытайда бер бик тискәре шәһәр башлыгы яшәгән. Сараенда утырып туйгач, ул елгада балык тотарга ният иткән. Хезмәтчеләренә бик озын кармак таягы ясарга кушкан. Таяк никадәр озын булса, шулкадәр  күп балык тотармын, дип уйлаган ул. Хезмәтчеләре, эчтән көлә-көлә, аңа гаҗәеп  озын кармак таягы ясап биргәннәр.

   Шул кармак таягын алып, кала башлыгы  үзенең улы белән елга буена юл тоткан. Шәһәр капкасы янына җиткәч, болар туктап калырга мәҗбүр булганнар. Кармак таягы аркылыга да сыймый, биеклеккә дә  капкадан биегрәк икән. Ә кешеләрдән киңәш сорасаң, бу шәһәр башлыгы бигрәк ахмак, диярләр.

- Әти, уйлап таптым!-дип кычкырып җибәргән шулчак аның улы.

   Малай капкага үрмәләп менгән  дә, әтисе кулындагы кармакны алып, капка өстеннән теге якка чыгарган.

   Шәһәр  башлыгы улының тапкырлыгына хәйран калып, җилкәсеннән сөйгән. «Бөтен дөньяда моннан да акыллырак бала юктыр!»-дип уйлаган ул. Һәм алар икәүләшеп, куана-куана, елга буена балык тотарга киткәннәр.

   Ә шәһәр халкы боларның артыннан көлеп карап калган. Чөнки кармак таягын җилкәгә салып, шәһәр капкасыннан чыгу өчен, бернинди акыл да кирәк түгеллеген яхшы белгән бит алар.

Кытай халык әкияте

- Алма агачыннан ерак төшми.

- Атадан бала туар,

Атасының юлын куар.

- Атаң кем булса, син шуның угылы.

- Булыр ат тайдан билгеле,

Булыр сыер бозаудан билгеле.

- Дөнья яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

- Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер.

Кәкре каенны терәткән

   Борынгы заманда бер алдакчы кеше бар икән, теләсә кемне алдый ала икән. Үзен бик акыллыга санап йөргән бер кеше бар икән, шул кеше әйтә икән:

  • Мин шул Алдарга очрасам, аңа һич тә алдатмас идем,- ди икән.

Бервакыт бу кеше юл буйлап барганда күрә, әлеге Алдар бер кәкре каенны терәп тора, имеш. Бу аның янына барып әйткән:

  • Я, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, я, алдап кара әле,- дигән. Алдар аңа әйткән:
  • Алдакчы капчыгым өйдә калган, өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит, - дигән. Бу кеше, бик  үрсәләнеп:
  • Барсана, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче каенны үзем терәп торырмын,-  дип, кәкре каенны терәп калган.

Алдар шул китүдән киткән ди, бу кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора ди.

- Алдыйм дигән, үзе алданыр.

- Борынын чөйгән абынмый калмас.

- Булма син төлке,

  Булырсың көлке.

Кем акыллы- шул көчле

   Урман  буйлап барганда, төлкегә юлбарыс очраган. Тешен ыржайтып, тырнакларын очлайтып, ырлап җибәргән ди юлбарыс:

  • Син нишләп рөхсәтсез минем урманымда йөрисең? - хәзер кабып йотам үзеңне!
  • Мескен төлкенең бер дә үләсе килми бит инде.

   Койрыгын болгап, хәйләгә керешкән бу:

  • Ырламагыз миңа! Кемне кем ашаганын күрербез әле. Юкка мыни кешеләр, сезгә караганда, миннән күбрәк курка.

   Мондый оятсызлыктан юлбарыс тәгәрәп үлә язган.

  • Ышанмыйсызмы?- дигән төлке.- Әйдә, кешеләр янына барабыз. Шунда үзегез дә күрерсез.

   Чыгып киткәннәр болар. Бер авылга барып җиткәннәр. Төлке алдан бара, җиргә ятып шуыша диярлек, ә юлбарыс, бөтен буена сузылып, һичкемнән дә курыкмыйча атлый. Кешеләр, юлбарысны күрүгә, куркышып, төрлесе төрле якка сибелгәннәр.

  • Качыгыз, кач! Урманнар патшасы килә!- дип кычкыралар, ди, үзләре.

   Шунда төлке, юлбарыска таба борылып:

- Күрдегезме, кешеләр миннән ничек курка?- дигән.- Ә сиңа игътибар итүче дә юк. Шулай булгач, мин сине ашармындыр, ахрысы.

   Юлбарыска, койрыгын кысып, качып китүдән башка чара калмаган.

   Бу хәлдән соң төлке, эчен тотып, тәгәри-тәгәри  көлгән, ди:

  • Кем акыллы-шул көчле! Кем акыллы-шул көчле!  

Татар халык әкияте

-Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

-Ахмак үзен мактар.

-Борынын чөйгән абынмый калмас.

-Ничек эндәшсәң, шундый җавап.

-Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.

-Көч җитмәсә хәйлә бар.

-Хәйләсез батыр тиз үләр.

-Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә!

Кем нәрсә ярата?

Бер йортта Песи белән Эт , Әтәч белән Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп китәләр икән. “Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?”- дип бәхәсләшәләр икән.

  • Иң тәмле сый- сөт ,- ди Песи.- Сөттән соң тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.
  • Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орыгын тук-тук итеп чүпләсәң, менә шунда тамак тук-тук-тук була!- ди Әтәч.

     - Юк-юк!- дип сүзгә кушыла Акбай.- Бөртек чүпләп кенә туеп булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

  • Нәрсә сөйлисең син,- дип каршы килә Кәҗә.- Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык – кәбестә-ә-ә,- ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән - әле һаман килешә алганнары юк, ди.

Татар халык әкияте

- Бәхәстән дөреслек туа.

- Берлек кайда – көч шунда.

- Бердәмлеккә ни җитә.

Кеше әйберсе

   Укучылар дәфтәрләренә өй эшен язарга керештеләр. Шулчак  Рәсимнең күзе алгы партада утыручы Илһам кулындагы ручкага төште. Бу бик матур ручка иде. Үзе алтынсу төстә, тәрәзәдән төшкән кояш нурында балкып тора.  Рәсим, күзен дә алмыйча, ручкага карап торды, өй эшен язарга да онытты, звонокны да ишетмәде.

- Эх, минем дә шундый  ручкам булса!- дип кызыкты ул ручкага. Шуннан аның күңелендә тетрәткеч бер фикер кузгалып куйды: «Әгәр мин аны үземнеке итсәм!...».

   Тәнәфес вакытында да, башка дәресләрдә дә Рәсимнең башында шул уй гына булды.

  Дәресләр тәмамлануын белдереп, янә звонок шалтырады. Илһам ашыкмыйча гына сумкасына китап – дәфтәрләрен тутыра башлады. Шулвакыт Рәсим парталар арасыннан ышкылып узды һәм юл уңаена теге матур ручканы эләктереп  китте.

   Өйгә ул бәхет кошы тоткандай шатланып кайтып керде. Шунда ук кесәсендәге теге ручканы алып карарга тотынды. Төсе дә матур, шома да яза.

  • Ай, нинди матур ручка! Кайдан алдың моны, абый?

   Рәсим борылып караса, аның  янында сеңлесе Илгизә басып тора.

  • Әйт инде, каян алдың?- дип төпченде Илгизә. Рәсим җавап бирмәде.

   Алгы бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Ул да шул ук сорауны кабатлады.

  • Таптым,- диде Рәсим. Үзе комач кебек кызарды.
  • И-и, улым, күренеп тора, син аны тапмагансы»!- диде әнисе.

   Икенче көнне Рәсим класска беренче булып килде. Тиз генә теге ручканы Илһамның партасы өстенә куйды. Ул арада башкалар да килә башлады, ишектә Илһам да күренде. Парта өстендәге ручкасын күрү белән, ул шатланып кычкырып җибәрде:

- Онытып калдырганмын, югалттым дип котым очкан иде. Ул бит абыем бүләге!

  Ручка хуҗасы кулына күчкәнне күргәч, Рәсим җиңел сулап куйды.  

Рафис Гыйззәтуллин

-Ялган сүздә чама юк,

-Дөрес сүздә чама бар.

-Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан ди.

- Алдап алты адым да атлый алмассың.

- Кеше кулындагы калач зур күренә.

- Көнче булган кешедә канәгать булмас.

- Көнче көне көенеч.

- Күрше тавыгы күркә булып күрунә.

- Берәү кеше ялгыннан күреп өйрәнә, берәү кеше үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.

Көн җылынды

   Әтисе белән  әнисе, әйбәтләп киендереп, Хәйдәрне дә үзләре белән ишек алдына алып чыктылар. Тышта салкын. Кар ява.

   Әтисе белән әнисе утын кисәргә кереште. Ә Хәйдәр  бер читкә басып карап торды. Бераздан аның бүрек түбәсен, җилкәләрен кар каплап китте.

   Әтисе Хәйдәргә таба борылды  да, елмаеп:

     - Улым, кар күмеп китә күрмәсен үзеңне,- диде.

   Ә бераздан әнисе:

     -  Улым, туңмыйсыңмы?- дип сорап куйды.

   Хәйдәр ни дияргә дә белмәде. Туңам дисә, өйгә кертеп җибәрүләре бар, ә аны» өйдә  утырасы килми. Туңмыйм дияр иде, суык. Әнә бит суык, шаярган кебек кенә итеп, борынны, бит очларын чеметеп алды. Аннары бияләй эчендәге бармакларга, итекләр эчендәге тәпиләргә үк барып җитте...

   Әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр.  Кая ул туңу! Тирләп чыканнар. Бераздан әтисе Хәйдәр янына килде.

     - Улым, туңасын ич,- диде ул. – Яле, шушыларны утынлыкка илтеп куй, суык синең янда тора алмасын.

   Хәйдәр ярып ташлаган утын агачларын берәм-берәм утынлыкка ташый башлады.

     - Менә, улыбыз да эшкә ярый хәзер,- дип куаныштылар әтисе белән әнисе.

   Бераздан Хәйдәр, әнисе янына килеп, бүрек колакчыкларын чишәргә кушты.

     - Әни, көн җылынды!- диде ул.

   Әтисе белән әнисе рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары әтисе, Хәйдәрнең аркасыннан сөеп:

  • Көн җылынмады, улым, эш җылытты сине,- диде.

Мәхмүт Хәсәнов

- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган,

Тыңламаган – әрәм булган.

- Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

- Тик торганчы каткан туныңны уа тор.

- Уңсаң да үзеңнән,

Туңсаң да үзеңнән.

- Баланы эшкә өйрәт,

Эшне бетерергә өйрәт.

- Эш – кешенең көзгесе.

- Эшләгәнең илеңә яхшы,

Өйрәнгәнең үзеңә яхшы.

Күгәрчен белән кырмыска

   Эссе көнне сусавын басарга дип, урман күгәрчене инеш буена су эчәргә  төшкән. Караса, агымсуда бер кырмыска бата-чума үлем белән тарткалаша икән.

   Күгәрчен, мескен кырмысканы кызганып, суга фикус яфрагы ташлаган. Тик кырмыска аңа үрмәләп менә алмаган, яфрак су белән агып киткән.Күгәрчен томшыгына коры чыбык капкан да инеш суында агып баручы кырмыска артыннан очкан. Шарламага җитәрәк, таякны суга ташлаган. Кырмыска үрмәләп менгәч, таякны томшыгына капкан да урманга таба очып киткән.

  • Син мине үлемнән коткардың,- дигән кырмыска күгәрченгә.- Мин дә берәр бәладән йолармын әле үзеңне...
  • Минем томшык очым кадәр дә юк бит син. Нинди ярдәмең тияр, ничек итеп бәладән коткарырсың икән мине?- дип гөрелдәгән күгәрчен.

   Икенче көнне күгәрчен оясында бер хәвефсез тыныч кына йокымсырап утыра икән. Шулчак аны аучы күреп алган да мылтыгын төзи башлаган. Атып җибәрәм генә дигәндә, кырмыска моның гәүдәсе буйлап үрмәләп менгән дә каты итеп муенын тешләгән. Аучы, авыртудан нишләргә белмичә, кырмыскага сугам дип кизәнгәндә, ялгыш тәтегә баскан. Мылтык тавышын ишеткән күгәрчен пыхырдап оясыннан очып киткән.

   Күгәрчен үзен бу үлемнән кем коткарганын белмәсә дә, кырмысканың сөенече эченә сыймаган. Чөнки авыр хәлдә калган җан иясен бәладән коткаруның нинди зур бәхет икәнен бик яхшы аңлаган булган инде ул.

Татар халык әкияте

- Дустың булмаса – эзлә, тапсаң югалтма.

- Үз- үзеңне мактама, кеше сине мактасын.

- Кечегә шәфкать ит,

Узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.

- Батыр баткактан курыкмас.

- Миһербанлык йөрәктән,

Миһербансызлык беләктән.

- Хайваннарны, кошларны җәберләгән рәхәт күрмәс.

Куркак юлдаш

   Элекке заманда ике  кеше юлга чыканнар.  Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.

   Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә - әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди.

   Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган:

  • Аю синең колагыңа шыпырт кына  нәрсә әйтте?  - дигән. Бу кеше әйткән:
  • Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте,- дигән.          

Татар халык әкияте

- Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

- Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

- Иптәшең үзеңннән яхшы булсын.

Мышкан

     Кич. Өй эче тып-тын. Стенага эленгән сәгать теле генә үз җаена текелди. Каладан кайткан кызчык әбисе белән инде түшәктә. Татлы йокы дөньясы аларны үз кочагына алырга торганда гына кыштырдаган тавыш ишетелде. Онык урыныннан торып утырды да тавыш килгән якка карады. Анда кечкенә генә җан иясе йөри иде. Нәни, үзе соры, очлы борынлы, шоп-шома койрыклы. Кызчык таң калып аңа карап тора башлады. Җан иясе иснәнә, шуып баргандай тиз-тиз, тавышсыз-тынсыз йөренә.  Менә ул идәннән каткан ризык кисәге тапты бугай, аны кетер-кетер кимерергә тотынды. Тәрәзәдән  төшкән ай нуры елмаеп, онык өчен бик тә серле булган җан иясен яктыртып, өй эченә карап торды.

     Оныгының сихерләнеп, бу җан иясен, бәлки, беренче мәртәбә күрептер, күзәтүен сизгән әбисе:

 - Кызым, кем ул анда? – дип сорады.

Кызчык әбисенең колагына:

  • Әбием, мышкан, почмакка поскан, - дип пышылдады.

Нәкыйп Каштанов

- Йокы – ялкауның бәлеше.

- Ялкауның көн дә башы авырта.

- Калган эшкә кар яуган.

Песнәк белән Әнисә.

   Кыш көне иде. Көннәр үтә  салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

   Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты.

   Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

  • Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.
  • Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән,- диде әнисе.
  • Алайса мин аны ашатыйм,- диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туң май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы,  майны ашап та бетерде.

 Шул көннән алып, песнәк бик ияләшеп китте. Көн саен бер  вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Гасыйм Лотфи

- Хайваннарны рәнҗеткән рәхәт күрмәс.

- Тереклекне кул белән генә сөймә, азык белән дә сөй.

Сарбай да елый.

     Иртән елмаеп кояш чыкты. Җылы нурлар Фәниснең йөзен иркәләде. Малай күзләрен ачты. Иң әүвәл ул әнисен, аннан соң шәһәрдән кунакка кайткан Ләйләне һәм аның әнисен күреп алды. “Бүген бакчага бармыйм икән”,- дип уйлап куйды Фәнис.

Ишегалдына ул Ләйлә белән бергә чыкты. Икәүләп Сарбай янына килделәр. Аның йомшак йоннарын сыпырдылар. Ләйләгә сары чебиләрне дә, кәҗә һәм үрдәкләрне дә күрсәтте Фәнис. Әмма Ләйләгә иң охшаганы, әлбәттә, Сарбай булды. Аның белән уйнавы күңеллерәк иде шул!..

     Менә Ләйләнең калага китәр көне дә җитте. Ул киткәч, тирә-юнь күңелсезләнеп калгандай булды. Шулчак Фәнискә кемдер елаган кебек тоелды. Ул тавыш килгән тарафка барды. Анда Сарбай сузып-сузып шыңшый иде.

  • Сарбай, кил минем янга!- диде Фәнис.

Сарбай Фәнискә борылып та карамады. Ул, Ләйлә киткән якка карап, сугылып шыңшуын белде. Фәнис Сарбай янына чүмәште. Аның да елыйсы килде. Күзләреннән яшь тамчылары чыкты да Сарбайның йоннарына тамды.

  • Елма, Сарбай, елама. Ләйлә тагын кайтыр әле!..- дип маэмайны юатырга тырышты Фәнис.

     Сарбай, әлеге сүзләрне аңлагандай, Фәнискә сыенды.

Раушания Низамова

- Бердәмлеккә ни җитә.

- Дустың булмаса – эзлә,

  Тапсаң – югалтма.

- Кош – канаты белән,

Кеше дуслары белән көчле.

Тапкыр хезмәтче.

   Бер бай үзенә хезмәтче яллаган да аны тау итәгеннән утын алып кайтырга җибәргән. Көн буена ашарга нибары бәләкәй генә көлчә тоттырган.

  • Бу көлчә белән чыпчыкның да тамагы туймый бит,-   дигән аңа хезмәтче.- Ашамагач, көч каян килсен миңа?
  • Биргәненә шөкер ит!- дип җикергән бай.- Көлчәне  авызда озак тотсаң, бүртеп зурая ул. Бүрттереп ашасаң, тамагың туяр!

   Ярты юлга җиткәнче үк, хезмәтченең тамагы ачып, эче быгырдый башлаган. Көлчәне чеметеп кенә кабып караган икән, күз ачып-йомганчы ашап бетергәнен сизми дә калган. Тау буена барып җиткәндә, инде төш тә узган, ачлыктан бөтенләй хәле дә беткән моның. Көч-хәл белән берничә коры куак сындырып җыйган да кайтыр юлга чыккан.

   Бай агай моның кайтып килүен күрүгә:

  • Әй, син, ялкау ташбака! Көлчәне ашап бетергәнсең, ә алып кайткан утының учак тергезергә дә җитми!- дип кычкырган.
  • Юкка борчылма, хуҗам,- дигән аңа хезмәтче.- Син бу коры куакларны суга манчы. Суда озак тотсаң, алар бүртеп бүрәнә юанлыгы булырлар.

   Бай хуҗа, хезмәтчегә нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап, телсез калган, ди.    

Татар халык әкияте

Хәйләгә каршы хәйлә бар,

Китмәнгә каршы кәйлә бар.

- Хәйләкәр бер хәйләдән китәм дип икенчесенә батар.

- Хәйләле эштә хәер юк.

- Акыллы сүзгә ни җитә.

- Дөрес сүзгә җавап юк.

- Туры сүзнең гаебе юк.

- Соравына күрә җавабы.

- Көч җитмәсә хәйлә бар.

- Хәйләсез дөнья файдасыз.

- Актыктан көлгән шәп көлә.

- Иртән көлсәң кешедән, кичтән көләрләр үзеңнән.

- Иелгәнгә иел,

Ул да сиңа кол түгел;

Эреләнгәнгә эре тор,

Ул да әллә кем түгел.

Төлке белән каз

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

- Каз, мин  сине ашыйм, - дигән.

Каз боегып калган.

- Мин риза, Төлке. Тик син миңа  бер биеп калырга рөхсәт ит, - дигән Каз.

- Әйдә, бие,- дигән Төлке.- Ашарга өлгерермен әле.

Каз,  канатларын җилпеп, бер урында  тыпырдый башлаган.

Төлке:

- Әй оста биисең, Каз,- дип көлә икән.

Ә Каз канатларын җилпеп, бер урында торган- торган да очкан да киткән.

Төлке авызын ачып калган.

Татар халык әкияте

- Булма син төлке, булырсың көлке.

- Көч җитмәсә, хәйлә бар.

- Хәйлә аю тота.

- Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.

- Хәйләкәр төлкене хәйләсез эт тотар.

- Хәйләсез батыр тиз үләр.

- Хәйләсез- дөнья файдасыз.

Тукран тәүбәсе

   Бер дә бер көнне Тукран гадәттәгечә эшкә кереште. Усак агачын корт баскан, агачның тәннәре сызлана. Ул Тукранны үзе чакыртып алды. Рәхмәт инде Тукранга, сүз тыңлап килде. Тук та тук, тук та тук. Тукранның «балта»  тавышыннан урман эче яңгырап тора. Бу тавыш өнендә йоклап яткан Аю-әппәснең ачуын китерде. Ул Тукранны үз янына дәшеп алды да: «Тагын тавышланып йөрсәң, мин сине урманнан кудырам!» – диде. Тукран урман патшасы Аю-Әппәстән курыкты, бүтән тукылдатмаска булды. Шулай бер көн узды, икенче көн, өченчесе дә үтеп китте. Тукран тукылдатмый, өендә генә утыра. Урман эче тып-тыныч.

   Дүртенче көн дигәндә таң белән урманда тавыш купты. Песнәкләр, кызылтүшләр, саесканнарның бик каты тамаклары ачкан, алар барысы да ачтан үләрлек хәлдә. Менә җыелышып Тукран янына килделәр һәм ялварырга керештеләр:

- Тукран агай, зинһар, безне ачтан үтермә. Зинһар, тизрәк тукылдата башла!- дип ялынды алар. Тукран боларны кызганды инде. Һәм корт баскан бер усак агачын тукылдата башлады.

   Аюның моңа тагын ачуы килде. Ул Тукранны чакыртып алды да: «Тагын тукылдатасыңмы?»- диде. Куркып калган Тукран: «Юк, Аю агай, башка тавышланмыйм!»- диде. «Тәүбә итәсеңме!»- диде усал Аю-әппәс. «Тәүбә! Тәүбә!»- диде Тукран.

   Шул рәвешле бер көн узды, икенче көн. Өченче көн дигәндә таң белән урманда янә тавыш чыкты. Агачларны кортлар кимерә, алар сызланып ыңгырашалар, кошлар ачтан үлә. Бу тавышка Аю-әппәс тә уянды һәм тиз арада җыелыш җыйды. «Ни булды?»- дип сорады ул.

   Аңа хәлне аңлатып бирделәр. Аю тиз генә Тукранны чакыртып алды һәм: «Ярый, тукылдат инде. Син күп файда китерәсең икән бит!»- диде. «Юк!- дип, аңа каршы төште Тукран.- Мин тәүбә иттем! Хәзер сүземне боза алмыйм!»- диде.

   Аю-әппәс елмаеп куйды һәм: «Син мине гафу ит инде, Тукран дус. ә тәүбәгә килгәндә...Әйдә ул «Тукран тәүбәсе» генә булып калсын. Оныт инде син аны»,- диде.

   Шуннан со» Тукран янә эшкә кереште. Урман аңа рәхмәт әйтте.

- Миһербанлык йөрәктән,

  Миһербансызлык - беләктән.

- Ачу килсә, акыл китәр.

- Берең кызу булса, берең сабыр булсын.

- Хаталык миннән, кичерү-кичермәү синнән.

- Ялгышын таныган кеше икенче ялгышмас.

- Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.

Утлы йомырка

   Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

- Бер, ике, өч, дүрт...сигез, тугыз, ун...

   Бер дә санап бетерерлек түгел. Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле...

   Беркөнне әби, аһ-ваһ итеп, ишектән килеп керде.

- Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,- ди әби.

   Мин әйтәм:  Әллә ул янган?- дим.

   Әби үзенекен сөйли:

- Күрше карчык биргән  иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,- ди.

   Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар.

   Әби һаман-һаман сөйләнә:

  • Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел...

   Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер.

- Әйтергәме, әйтмәскәме?

  Әйтер идем- ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем - ул утлы йомырка белән кибет яначак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак.

   Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм:

- Әби, утлы  йомырканы мин алган идем!- дип елап җибәрдем.

   Әби әйтә:

  • Харап булганбыз, әйт, кая куйдың?- ди.

Мин әйтәм:

- Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык.

   Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә киткәндер. ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле морҗадан чыккан төтен була.

   Пожар чыкмады. Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар.

  • Әнә утлы йомырка кайтты!- дип көлә. Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй

эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам.

   Әби көлә-көлә чәй ясый.

- Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганнын кайчан күргәнең бар?  Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә  генә ярамый,- ди.

   Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең, инде аны хәзер мин белмим.  

Абдулла Алиш

- Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.

- Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

- Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.

- Бер хата ун хатадан саклый.

- Бала чакта алган белем ташка язган сүз белән бер.

- Без капчыкта ятмый.

- Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Ялкау өчен ботка суынган

   Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек.

Кашык кадәр генә көрәгенә таянган Ялкау очрады.

  • Болай ашыгып кая барасыз?- дип сорады ул бездән.
  • Эшкә барабыз,- дидек.
  • Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнен генә көтимме?- диде Ялкау.
  • Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә бездән калышма,- дидек Ялкауга.
  • Сез эшкә барып җитеп, әйләнеп кайтып та өлгермәссез, мин дә сезнең артыгыздан куып җитәрмен,- дип, Ялкау баскан урынында йокымсырап калды.

   Эшләдек. Арыдык. Ботка ашарга дип кайтканда, көрәк кадәр зур кашыгын күтәреп, Ялкау тагын очрады.

  • Ботка суынмас борын мин дә ашыктым,- диде Ялкау.
  • Ялкау өчен ботка күптән суынган,- дип, без ботканы үзебез генә ашадык.

Идрис Туктар

- Кем эшләми – шул ашамый.

- Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

- Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.

- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

- Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

- Агач – җимеше белән, кеше – эше белән.

- Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

- Эшләмәгән ашамый.

- Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле.

- Адәм аш ашыйм дигәнче, әрәм тамак ишектән керер.

- Ашаганда калагың селкенеп торсын,

Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

- Берәү кашыгын ясый, берәү шул кашык белән ашый.

- Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

- Эшчән кеше – имәндәй,

Ялкау кеше – яфрактай.

- Ялкау кеше бер эшли белә –

Чалкан ятып мышный белә.

- Ярык кайда – җил шунда,

Ялкау кайда – тел шунда.

Эш үткәч, үкенүдә файда юк

I

   Матур җәй көне иде. Марат берүзе  бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче  агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

   Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгел юл кырыена барып кунды. Марат, аңа төзәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына тиде. Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

II

   Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

   Шунда агач башыннан бер кошның «чирик, чирик...» иткән тавышы ишетелде. Бу аның: «Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!»- диюе иде.

   Маратка бик күңелсез булды, бу эшенә ул бик үкенде.

   Ләкин инде эш үткән иде.

Гасыйм Лотфи

- Балыкның, ауга эләккәч, акылы башына килә.

- Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.

- Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда?

- Терсәкне бик тешләр идең дә - җитми.

- Эш үткәч, үкенүдән ни файда.

- Эч бер дә юкка пошмый.

- Яхшылык кылган - аш җыйган,

Яманлык кылган - таш җыйган.

Ябалак

   Ябалак чыпчыкны тотты ди. Чыпчык ябалактан сорады ди:

  • Үлгәнче синең исемеңне белеп калыймчы, син кем буласың?- дип әйтте ди.

Ябалак авызын зур ачып:

  • Ябалак!- дип кычкырган иде ди, чыпчык чыкты да ычкынды ди.
  • Аһ,- дип әйтте ди ябалак,- авызымны ачмыйча, «ябалак» дип кенә әйтәсе калган, ул чагында ычкына алмаган булыр иде.

Татар халык әкияте

- Хәйләсез батыр тиз үләр.

- Хәйләсез дөнья файдасыз.

- Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.

- Көч җитмәсә - хәйлә бар.

- Хәйләгә каршы хәйлә бар,

  Китмәнгә каршы.

       «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләренән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас - аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә».

                                                                   Ризаэтдин Фәхретдин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организация единого культурно-образовательного и духовно-нравственного пространства на основе взаимодействия детей, молодежи и взрослого населения.

. Чему учить и как воспитывать, как научить ребенка любить Отечество, свою национальную культуру, самобытность и традиции своего народа? Этот вопрос не раз задавал себе каждый из нас. Детство – это уд...

Формирование духовно-нравственных ценностей как основа гражданского общества.

Данная статья направлена на формирование гражданской позиции ребенка в процессе взаимодействия с родителями....

Социализация дошкольников средствами духовно – нравственной культуры на основе сотрудничества семьи и детского сада

Одна из важных задач детского сада по воспитанию духовно-нравственной культуры дошкольников, это - установление тесной связи с семьёй. Семья и дошкольное учреждение - два важных института социализации...

Сообщение на тему «Духовно-нравственное развитие на основе изобразительного искусства». На муниципальном методическом объединении «Художественное творчество».

«Мы не должны забывать о своем культурном прошлом, о памятниках,литературе, языке, живописи …Национальные  отличия  сохраняютсяи в ХХ1 веке, если будем  озабоченнывоспитанием душ, ...