"Тукай туган көн" методическая разработка
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Шайдуллина Тазкира Мовзиевна

Методическая разработка  "Тукай туган көн" посвящена творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_tugan_.docx17.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай туган көн

(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә)

  “Бәйрәм бүген” җырына керү

Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек?

Балалар

Кояшлы иртә кебек!

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

Бала.

 Әссәламегаләйкем! Әссәламегаләйкем!

 Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем.

Үз телемдә смңа сәлам!

Бергә. Әссәламегаләйкем! Әссәламегаләйкем!

А.Б.

Җир өстенә шаулы язлар килеп

Сулар ташыганда елгада

Кушлавычта – татар авылында

Нәни Тукай килгән дөньяга.

Бала.

Әти-әни назын биш ай гына,

Бары биш ай гына татыган.

Ә аннан соң япа-ятим калып

Язмыш упкынына атылган.

Габдулланы авыл саен йөрткән

Мәрхәмәтсез язмыш сынавы.

Кырлай, Өчилене сискәндергән

Рәнҗетелгән сабый елавы.

“Асрауга бала бирәм диеп”, -диеп,

Ямчы яңгыраткан Казанны.

Бу хәлләргә тере шаһит булган

Гөрләп торган печән базары.

Кыска гына гомер агымында

Күпме әсәр язып калдырган.

Балачактан йөрәкләрдә калган

Шүрәлеләр йөргән карурман.

Су анасы килә күз алдына,

Кулларында алтын тарагы.

Кучер куа кебек пар атларын

Тизрәк күрер өчен Казанны.

2011 ел – Тукай елы-

Тарих битләренә язылыр.

Тукаебыз! Синең иҗатыңа

Сөйгән халкың мәңге табыныр.

Җыр. “Җирдә миңа ни кирәк?”

А.Б.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара шагыйрь текәлеп.

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

Балалар Тукай портреты янына чәчәкләр куялар.

Бала.

Сөйлибез Тукай телендә

Туган телне зурлап.

Яшибез туган илдә

“Туган тел”еңне җырлап.

А.Б.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Җыр “Туган тел”

Бала.

Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Бала.

Минем дә шул сезнең кебек

Шагыйрь буласым килә.

Язасым килә матур җыр

Багышлап туган телгә.

                Җыр “Тукай абый”

А.Б.

     Г.Тукай бик аз яши, ләкин шул кыска вакыт эчендә бик күп шигырьләр, хикәят, әкиятләр яза. Кайсыгыз Тукай әкиятләрен яхшы белүен күрсәтә? Игътибар белән тыңлагыз, Тукай әсәрләре буенча табышмак әйтәм.

1. Нәкъ кеше кебек үзе.

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”, - дип акыра,

Туганнарын чакыра.

Ул кем әле?

Балалар. Шүрәле.

Шүрәле керә, бии.

(Егет балта белән бүрәнәгә чаба)

Егет:

Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.

    Әй, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет әле. Бер дә шикләнмә син, җегет, мин карак-угры түгел. Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел. Килче, икәү уйныйк бергә кети-кети.

           Егет:

Яхшы, яхшы, яхшы. Сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

            Җыр “Шүрәле һәм балалар”    

 

А.Б.

      Шүрәле, син безнең Тукай бәйрәменә рәхим ит һәм аның тагын әкият геройлары белән очрашырсың.

Китте болар.

Бара, һаман бара, бара.

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә куркак.

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак.

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-беренә: “Син тот, мин тот.”

Кәҗә әйтә: “Сарык абзый, син көчлерәк.”

Сарык әйтә: “Син Сакалбай, гайрәтлерәк.”

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык

Бүре башын тоталмыйча куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан

Юнәлделәр капчыклары эченә салып.

 

Шүрәле.

Исән-сау йөрегез урманда.

А.Б.

Ах, харап эш! – Су анасы да минем арттан чаба. Кычкырадыр:

Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

Су анасын куарга күтәрелде барча эт!

Этләр

Вау да вау.

Малай

Әни, алтын тарак таптым.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач әни

И орышты, и орышты соң мине.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

   А.Б.     Г.Тукай үзенең күп шигырьләрендә хайваннар, кошлар, табигать турында сөйли.

    (Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.)

Кыз. Нинди матур күбәләк!

             “Бала белән күбәләк” җыры

             “Кызыклы шәкерт”

А.Б. Табигать, ел фасыллары турында табышмаклар язган.

Бала.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җил, буран.

Бу кайчак, туган? (Кыш)

           “Безнең гаилә” шигыре.

Бала.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?  (Яз)

                     Җыр. “Карлыгач”

                                 “Туган авыл”

Бала.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура.

Бу кайчак була? (Җәй)

А.Б.

Әйдәгез, без дә җәйге аланга чыгып җырлап-биеп алыйк.

                          Бию. Пар ат

Бала.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана –

Бу кайчан була?  (Көз)

А.Б.

  Ә көз көне безнең балалар мәктәпкә баралар. Беләләр микән алар кайчан дәрес хәзерләргә, ә кайчан уйнарга?

                         “Эш беткәч уйнарга ярый”

А.Б.

    Рәхмәт сезгә, балалар, Г Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән,                                            Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап тормыш сабагы аласыз. Сез - яшь Тукайчылар.

    Үзең дә яшь, шигырь, әкиятләрең,

     Нигә икән? Белмим, картаймый.

     Сине укый барлык милләт халкы,

     Ә кабереңнән эзен югалтмый.

Котлы булсын ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне

Тукай көне, Тукай көне -

Туган телнең туган көне.

                     “Бәйрәм бүген” җыры

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!"

Сөекле Тукаебызны бер кайчан да истән чыгармыйбыз! Аны яратабыз! Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез....

Миллэтемнен горурлыгы - Тукай туган бу айда!

“Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда!1 алып баручы: Әкиятләреңдәге ШүрәлеләрКырлаеңда яши бүген дә.Шигырь чишмәләрен җырга күчепЯши сандугачлар телендә.Ничә буын сине иң кадерлеБер кешесе итеп...

Тукай ТУГАН ТЕЛ

Тукай ТУГАН ТЕЛ...

Габдулла Тукай туган көне

Бакча балалары белән татар халкының бөек вәкиле, күпкырлы әһеле Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә. Шагыйрьнең шигырьләре һәм җырларын башкару....

Стихотворение Г.Тукая "Туган тел"

Стихотворение Г.Тукая "Туган тел" на русском и на татарском языке...