"Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

 Сөекле Тукаебызны бер кайчан да истән чыгармыйбыз! Аны яратабыз! Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltemnen_gorurlygy.docx26.93 КБ

Предварительный просмотр:

“Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда!

1 алып баручы: Әкиятләреңдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләрен җырга күчеп

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына

Син остаз да, мөгаллим дә булып

Яшисең күк туган ягында.

2 алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар , хөрмәтле кунаклар  бездә бүген зур бәйрәм. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап –гөрләп яз килгәндә, 26 нчы апрель көнне Кушлавыч авылында безнең яраткан шагыйребез

 Г. Тукай туган.”Бәйрәм бүген” көе уйнала, балалар керә

1нче бала: Илдә кояш, җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш

Көндәгечә көлә кояш

Әммә бүген үзгә кояш.

2 нче бала: Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре

Аваз сала томшыклары

Тукай көне! Тукай көне!

3 нче бала: Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне, безнең бәйрәм.

4 нче бала: Иң кадерле, иң газиз тел

Ул үз телең – туган тел!

Әби – бабаң , әткәң – әнкәң,

Син сөйләшә торган тел!

5 нче бала: Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

 Хөрмәтлим мин яратам.

6 нчы бала: Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай!

 “Бәйрәм бүген” җырын 7 нче төркем балалары җырлап үтәрләр

1 алып баручы: Сөекле Тукаебызны бер кайчан да истән чыгармыйбыз! Аны яратабыз! Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Тыңлап карыйк әле.

5 нче төркемнән Әмин һәм 6 нчы төркемнән Алмаз “Кызыклы шәкерт “ шигырен сөйләп күрсәтерләр.

2 нче алып баручы: Кулдан кулга күчеп үзенә сыеныр урын эзләгәндә ана назын татырга өлгермәгән Габдулла үзенең гаҗәеп сизгер , нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йәрткәндер.

“Бишек җыры” башкарыла Индира 10 нчы төркем тәрбиячесе

1нче алып баручы: Тукай үзе шук булган, җырларга да биергә,  укырга да ул бик  яраткан. Безнең балаларыбыз да биергә бик яраталар.

                           12 нче төркем  балалары “Шакмаклар”  биюен башкаралар

Малай: Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине тизрәк!

2нче алып баручы: Нәрсә булды егет, кемнән качасың? Әйдә соң кач алайса. Су анасы керә кычкыра

Су анасы: Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юнсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам.

2нче алып баручы: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.

Су анасы:  Уф Аллам , ярый сезнеңчә булсын  инде. Исәнмесез балалар, кемдә кем мине  танымый, белеп торыгыз, мин Су анасы булам.

2 нче алып баручы: Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итәрсең, күңел ачарсың:

 Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачып утырырга вакытым да , кәефем дә  юк.

2 нче алып баручы: Нәрсә булды Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын  тарагымны урлап качты. Менә шуны эзләп йөрим мин, шушы бакчага кереп  киткәнен күрдем, яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер табам.

2 нче алып баручы:  Ә менә эш нәрсә дә икән, Әй карак малай, яле чык монда ( тартып чыгара) Син нишләп Су анасының тарагын урладың?

 Малай: Апа гафу ит мине, мин яңадан алай эшләмәм. Кеше әйберенә  рөхсәтсез кагылмам, гафу ит мине, Су анасы.

Су анасы: Ярар инде, буген сездә бәйрәм икән, кунаклар да күп тавыш чыгармыйм инде, сине гафу итәм карак малай. Башка кеше әйберенә рөхсәтсез кагыласы булма.

Малай: Рәхмәт Су анасы, рәхмәт тәрбияче апа, мин яңадан  алай эшләмәм. (Малай саубуллашып  чыгып китә)

Су анасы:  Их мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем.

2 нче алып баручы: Тыңла Су анасы, безнең балаларыбыз  бик күп шигырьләр беләләр.

8 нче төркемнән Аделина “Чыршы” шигырен сөйләп күрсәтер

4 нче төремнән Әмирә рус телендә “Ребенок и бабочка” дигән шигырь сөйли

12 нче төркемнән Әминә “Ай һәм кояш” шигырен сөйли

Су анасы: (алтын тарагын тотып, җыр башлый, сөенеп)

Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Сез балакайлар белән

Бер уйнап алыйк әле.

1 нче уен: “Галош киеп йөгереш”

2 нче уен: “ Көянтә чиләк белән су ташу”

Су анасы: Сезнең янда бик күңелле , ләкин әкиятемә  кайтырга кирәк. Сау булыгыз! (Китә)

1 нче алып баручы : Балалаар  сез бик матур итеп  уйнадыгыз да , ә хәзер бераз ял итеп алыгыз. Без  сезгә табышмаклар әйтеп китәбез, ә сез аларга җавапны  Тукай әсәрләреннән эзләгез.

  • Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)
  • Җәеп соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.(Бичара куян)
  • Тунганда  киендерә, җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,исеме аның ....(Кәҗә, сарык)

  • Чуар йомшак күлмәге, тотсаң уңа бизәге

Тоттырмый китә очып, я кала җирдә посып (Күбәләк)

  • Нәкъ кеше кебек  үзе, маңгаенда мөгезе

Былтыр кысты дип кычкыра, туганнарын чакыра.(Шүрәле)

Улап кычкырып Шүрәле керә.

Шүрәле: У-у- у , коткарыгыз мине бу бәладән, зинһар өчен ярдәм итегез! Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты Бик авырта.

1 нче алып баручы: Шүрәле  дус, бармагыңны былтыр кыскач  ник быел кычкырасың соң?

Шүрәле:  Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хәл, аны Былтыр исемле егет кысты, ай-ай, бигрәк авырта бармакларым.

1 нче алып баручы:  Балалар, әллә соң Шүрәлегә  булышабызмы, бигрәк кызганыч бит, бичаракай.

Балалар:  Әйе (Кулларын ычкындыралар)

Шүрәле:  И рәхмәт балалар, сез бигрәк мәрхәмәтлелер икәнсез, менә хәзер кулларым бушады, сөенечтән мин сезнең белән уйнап, җырлап алам әле, сез  ризамы?

Җырлы- биюле уен “Шүрәле”

1 нче алып баручы: Шүрәле безнең балаларыбыз шигырләрдә өйрәнеп килделәр шуларны тыңлап кит әле

Шүрәле: Бик рәхәтләнеп.

7 нче төркемнән .......... “Бала белән күбәләк” шигырен сөйли

4 нче төркемнән Ралина “Карлыгач” шигырен сөйли.

Шүрәле: Миңа сезнең бәйрәмдә бик охшады Ләкин миңа китәргә кирәк сау булыгыз.

Алып баручы:  Балалар сез Г . Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы  аласыз. Сез яшь Тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз, татар теленә Тукай кебек тугры булып үсәбез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер бәйрәмебезне Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәллик  Җыр “Туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукай туган көн" методическая разработка

Методическая разработка  "Тукай туган көн" посвящена творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая....

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Миллэтемнен горурлыгы - Тукай туган бу айда!

“Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда!1 алып баручы: Әкиятләреңдәге ШүрәлеләрКырлаеңда яши бүген дә.Шигырь чишмәләрен җырга күчепЯши сандугачлар телендә.Ничә буын сине иң кадерлеБер кешесе итеп...

Тукай ТУГАН ТЕЛ

Тукай ТУГАН ТЕЛ...

Габдулла Тукай туган көне

Бакча балалары белән татар халкының бөек вәкиле, күпкырлы әһеле Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә. Шагыйрьнең шигырьләре һәм җырларын башкару....

Стихотворение Г.Тукая "Туган тел"

Стихотворение Г.Тукая "Туган тел" на русском и на татарском языке...