Конспект НОД по коммуникации в средней группе
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Конспект НОД по коммуникации в средней группе на тему «Урманга  сәяхәт»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_nod_po_kommunikatsii_v_sredney_gruppe.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

           МБДОУ №46 «Земляничка»

г.Набережные Челны

                                                  Воспитатель:Фазлыева  Ландыш  Шамилевна

                                                  Конспект НОД по коммуникации в средней группе

   Тема: «Урманга  сәяхәт»

Максат:1.Урманның әһәмияте    турында  балаларның  белемнәрен  ныгыту, баету.

               2.Төрле  метод  һәм  алымнар   кулланып,  балаларның   фикер   эшчәнлеген,иҗади    сәләтен   үстерү,урманда  үз-үзеңне әдәпле   тоту күнекмәләрен  үзләштерү.

               3.Урманда  үсүче,   яшәүче   бар нәрсәгә   мәрхәмәтле,   игътибарлы   булырга  өйрәтү.

Җиһазлау:Чәчәк    башлыклары,  залда  ясалма  урман,  тукран  өчен   киемнәр,утын   пүләне,  магнитафон   язмасында   кошлар   тавышы,   ясалма   гөмбәләр,  алмалар,  җиләкләр,  керпеләр,  кош  оясы.

                         Шөгыль        барышы.

Тәрбияче:- Хәерле   иртә,  балалар! Хәлләрегез   ничек? Кәефләрегез    яхшымы?

  • Яхшы.

Т: -  Мин   бик   шат.Балалар,  карагыз   әле,   безгә   бүген  кунакларда килгән,  әйдәгез,  алар   белән  дә   исәнләшик    әле.

  • Исәнмесез   кунаклар!
  • Исәнмесез!
  • Әйе,балалар,  һәммәбез  өчен  дә   көнебезнең   хәерле,   якты,   матур үтүен  теләп,  беребезнең  йөрәк   җылысын  беребезгә биреп,  бүгенге көнебезне  башлап   җибәрик(балалар   бер-берләренә   елмаеп,  түбәндәге шигырь  юлларын   әйтәләр,  тәрбияче   белән  бергә,   түгәрәк   ясап басалар,  җитәкләшәләр)

Барысы бергә:

 Хәерле иртә, агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иотә  табигать,

                        Хәерле иртә  дуслар.(Н.Сафиуллин)

Т:-Безнең бүгенге  көнебез  гадәти  булмаячак,  чөнки  без  сезнең  белән бүген  урманга  сәяхәткә чыгарбыз.

-Телисезме  урманда  сәяхәт  итәргә?

-Әйе,  бик телибез.

  • Тик урманга  кергәнче   , безгә төп  өч  кагыйдәне    искә  төшерергә кирәк.Алар  ниндиләр  әле?

Балалар:-шаулама

               - чүпләмә

                -рәнҗетмә.

Т:Дөрес  , балалар.Кагыйдәләрне беләсез,  хәзер инде  мин  сезне  урманга,  шикләнмичә  алып  барам.(магнитафонда  кошлар  шаулаган  тавышлар  ишетелә)

Т:-Карагыз  әле, балалар,  урман  нинди   матур,  күңелле.Монда  нинди  саф   һава!Агач   яфраклары  әкрен генә  кыштырдыйлар,кошлар  сайрый.Нинди  генә  җиләкләр пешми  монда.Гөмбәләрне   әйтеп тә  торасы   юк.Әнә  карагыз,   нинди  матур   чәчәкләр  каршы  ала  безне.,  Әйдәгез ,  хәзер   шул  матур   чәчәкләр  турында бер  уен  уйнап алыйк.Ул “Такыя үрәм “дип  атала.(Балалар   түгәрәк  ясап басалар,  тәрбияче   алып   баручы   була.Берничә   балага  чәчәк  исеме  кушыла, шул  чәчәк  ясалган   башлык  бирелә)

Балалар:(әйләнеп  җырлыйлар)        Без йөрибез  болында,

Чәчәкләр  бик  күп  монда

Матур  чәчәк   җыябыз

Тәкыяләр  үрәбез.

Алып  баручы:

 Ал кирәк,  гөл кирәк,

Безгә  нәфис  гөл  кирәк

Кыңгырау  чәчәк  кил  әле,

Бер  елмаеп   көл  әле.

Кыңгырау  чәчәк уртага  чыгып:

Охшасам да  кыңгырауга,

Шалтырамыйм,  чыңламыйм,

 Эт  эчәгесе  шикелле,

 Үләннәргә чорналмыйм.

(балалар  тагын  такмаклыйлар)

Энҗе  чәчәк:

Энҗедәй чәчәк  атам  мин, Яз  көнендә  урманда

Миңа  бернидә  кирәкми

Күләгәлек  булганда.

Кечкенә  көнбагыш  кебек,

Чәчәк   булам  мин  үзем

Таҗларымны  санап  кара

Әгәр  булсаң  бик  түзем.(һәр  чәчәк  чүгәләп  уртага  утыра  бара,  шулай  итеп   тәкыя үрелә)

Т:-Әйе,  балалар, без  барыбызда”Тәкыя үрәм “ уенын уңышлы  башкарып чыктык, хәзер  инде  урман  буенча  сәяхәтебезне  дәвам  итәбез.

-Балалар, әйтегез  әле,  урманда  нинди  агачлар   үсә?

Б: Каен,нарат,  чыршы, юкә, имән,  усак   һ.б.

Т: -Дөрес  тагын   нәрсәләр  үсә?

Б:Үләннәр,  чәчәкләр,  гәмбәләр,  җиләкләр.

Т:-Бик  дөрес , балалар.Ә  нинди  җәнлек,  җанварларыбыз   яши?

Б:-Куян, керпе,  бүре,  төлке, тиен.

Т:-Әйе, балалар, карагыз  әле әнә  тегендә  керпе  үзенең  балалары  белән ял  итеп  йөри. Үзе  белән  ничә  баласын  иярткән  ул?(Балалар  ничәү  икәнен   әйтәләр)

Т:-Ә  керпе  нәрсә  белән  туклана  соң?

Б:-Үләннәр,  алмалар,  гөмбәләр  белән.

Т:-Балалар карагыз , әле керпенең   бер  алмасы  монда  да  төшеп  калган,  бу  нинди  төстә   формасы  нинди?(балалар  төсен  ,  формасын  әйтәләр)

Т:-Бик дөрес әйттегез, без  сезнең  белән  бик күп  юл  уздык,   хәзер   әйдәгез  ял  минуты  оештырып  алыйк.

Без инде  хәзер  зурлар,

Күп  әшли  безнең куллар,

Без  идән дә  юабыз,

Без  керләр  дә  уабыз,

Гөлләргә   су  сибәбез,

Менә  шундый  уңган  без,

Менә  шундый  булган  без.

Т:-Әле безнең  урманда  бик күп кошларыбыз да яши,Әгәр  дә  сез  кош  оясында йомыркалар  күрсәгез  нишләр  идегез?Аларга  тияргә  ярыймы?

Б:-Юк,  кош  ояларын  туздырырга ярамый, чөнки  йомыркаларда кош  балалары  бар, оялар  янына  якын  килмәскә, шаулашмаска  кирәк,  чөнки  кошлар  кешеләрдән  курка.

Т:-Әйе,  кошлар  безнең дусларыбыз, аларны  рәнҗетмәскә,  куркытмаска  кирәк.Кошлар  булмаса  явыз  кортларагачларга  зыян  китерер.Аларның матур  җырлары  яңгырамаса, бик күңелсез  булыр.Балалар  сезгә  тагын  бер  киңәшем  бар.Әгәрдә   сез  юлда  шырпы  тапсагыз,  аны  кулыгызга  алмагыз,  урманда  учак  ягарга  һич  ярамый, эссе  көннәрдә бигрәктә, янгын  чыгарга мөмкин.Алайса,  җәнлекләр , кошлар  һәлак  булыр.

Т:(тирә-ягына  каранып)Балалар , без  адаштык  бугай.Кем  безгә  кайтыр  юлны  күрсәтер.Әнә тегендә тавыш ишетелә, кем икән  ул  анда?

Б:-Тукран.

Т:-Әйдәгез , тукраннан  сорыйбыз.

1 бала:-Тукран, безгә  юл  күрсәт әле?

Тукран:-вакытым  юк.

Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы  кортларның

Барысын ашап  бетерәм.

-Мин  сезгә  юлны  күрсәтермен, ләкин  аңа кадәр, минем  табышмакларыма  җавап  бирегез.(табышмак  әйтә)

-Энәсе  бар  , ә  тегә  алмый(керпе)

-Җәен-соры, кышын-ак, аңа шулай  яхшырак(куян)

(Тәрбияче  балалар белән  бергәләп , табышмакларга җавап эзли)

Тукран:-Дөрес,  каен  , нарат  арасы, туп-турыга  барасы.

Т:-Рәхмәт, тукран,без китик,

Юлыбызны  дәвам итик.

(Балалар  һәр  кайсы үз  урыннарына  утыралар)

Т:-Менә,  балалар  , без  кайтып  та  җиттек.Ягез   ,сәяхәттә сезгә  рзхәт  күңелле  булдымы  соң?Нәрсәләр  күрдегез?Сезгә  кайтыр  юлны  нәрсә күрсәтте?(Бергәләп, дәрескә   нәтиҗә  ясыйлар)

Т:_Бик   дөрес, сез  бик  әдәпле,  акыллы  балалар икәнсез, урманның  чын дуслары,Шушы  кагыйдәләрне  үтәгәндә  урман  сезне  янәдән  үзенең кунаклары  итеп,  кабул итәр.Шөгылебез  тәмам , игътибарыгыз  өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ( НОД) по коммуникации в средней группе :Чтение русской народной сказки "Лисичка- сестричка и серый волк"

В этом  конспекте НОД по коммуникации можно найти обучение детей развёрнутым высказываниям, показан подробный анализ сюжетной линии произведения и выделение главной мысли сказки....

Конспект НОД по коммуникации в средней группе на тему: «Литературная викторина»

Конспект непосредственно образователльной деятельности в средней группе...

Конспект НОД по коммуникации в средней группе

Цель: закрепление знаний детей по образовательной области коммуникация.Задачи:Образовательная  - Употреблять слова-антонимы и существительные с обобщающим значением, наиболее употребите...

Конспект занятия по Коммуникации в средней группе "В гостях у Смешариков"

Конспект занятия по развитию речи в средней группе...

Конспект НОД по коммуникации в средней группе на тему «Чтение русской народной сказки «Заяц–хваста».

Разучивание  с детьми словесной игры «Заинька», изготовление персонажей настольного театра к сказке из втулок из рулонов туалетной бумаги,  проведение бесед на нравственные темы....

Конспект занятия по коммуникации в средней группе «Путешествие в сказку»

Конспект по развитию речи в средней группе с использованием сказки "Теремок"...