Иртэнге гимнастика
картотека (младшая группа) на тему

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon irtnge_gimnastika.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКА

НОЯБРЬ

№1 «Яраткан уенчыкларым».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. «Аумас курчак».  Б.т.: аяклар аерылган, куллар — билдә.

- уң якка борылу.

- б.т. кайту.

- сул якка борылу.

- б.т. кайту.   -  5 тапкыр кабатлау.

2. «Куянкайлар». Б.т.: аяклар бергә, кулларны күкрәккә бөгү.

 Урында йомшак сикерү хәрәкәтләрен ясау. – 5 тапкыр кабатлау.

3. «Аюкай». Б т.: аркада яту, аяклар бергә , куллар күкрәк тирәсендә.

- башта уң аякны күтәрәбез, төшерәбез,

-аннары сул аякны күтәрәбез, төшерәбез, әкерен темта эшләү- 4-5 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

 Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№2. «Шаян казлар».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. “Казлар уянды.”

Б. Т.  – басып, куллар төшерелгән,

-кулларны як-якка җәеп , казлар кебек “кычкыру”

- кире үз халәткә кайту – 3-4 тапкыр кабатлау.

2. “Казлар ысылдый”.

Б. Т. -  басып, куллар артта.

- кулларны як-якка җәеп, алга иелү һәм казлар кебек “ысылдау”.

- кире үз халәткә кайту – әкерен темта 4-5 тапкыр кабатлау.

3. “Казлар шатланалар”

 Б.Т. -  басып

-   ике аякта сикерү – 2-3 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

 Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№3. «Безнең тәнебез».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. «Кулларыңны күрсәт».

Б.Т.  – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар төшерелгән,

- кулларны алга сузу һәм “менә безнең кулларыбыз” дип әйтү,

- кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

2. “Кая безнең тезебез?”

Б.Т. – басып, куллар артта, аяклар җилкә тигезлегендә

- алга иелү, куллар белән тезне күрсәтү һәм “ менә безнең тезебез” дип әйтү.

- кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

3. “Аякларыбыз сикерә”.

Б.Т. -  басып, куллар теләгәнчә,

- ике аякта сикерү- 8 тапкыр кабатлау,

- сикерүне йөрүгә алыштыру .

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

 Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№4. «Урмандагы агачлар»

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. “Биек агачлар”.

Б.Т. – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар аста,

-  кулларны өскә күтәрү,

- кире үз халәткә кайту -  әкерен темта 5 тапкыр кабатлау.

2. “Җил агачларны селкетә”.

Б.Т. – басып, аяклар аерылган, куллар артка яшерелгән,

- кулларны өскә күтәреп, башта уңга, аннары сулга селкенү,

- кире үз халәткә кайту – 4-5 тапкыр кабатлау.

3. “Агач тирәли сикерү”.

Б.Т. – басып, куллар аста, аяклар җилкә тигезлегендә,

- 2-3 тапкыр чүгәләү, 6-8 тапкыр сикерү,

- 2-3 тапкыр кабатлау, сикерүне йөрүгә алыштыру.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

 Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

                                         

АРТИКУЛЯЦИОН ГИМНАСТИКА

НОЯБРЬ

1. Көрәк”

Авызны киң итеп ачарга. Йомшак һәм тыныч телне аскы иренгә куябыз. 3-4 секунд тоткарлагач, телне кире алабыз. Балага хәл җыярга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

2. “Песи баласы сөт ялый”

Авызны киң итеп ачабыз, песи баласы сөт эчкән кебек телнең киң өлешен 4-5 тапкыр өскә хәрәкәт иттерәбез. Телне эчкә алабыз, авызны ябабыз. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне янәдән кабатлыйбыз.

3.  “Касә”

Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.

4. Таган”

Авызны киң итеп ачабыз, аскы иренгә тыныч, йомшак телне куябыз, өске иренгә күчерәбез. Шулай итеп 6-8 тапкыр кабатлыйбыз. Алга таба телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял итәргә, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.

БАРМАК УЕНЫ

НОЯБРЬ

1. “ПЕСИ”

(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузарга, бала да кабатлый.)

Мин – песи, песи, песи!

Йокларга бик яратам.

Көндез тәмләп йоклыйм да

төнлә тычканнар тотам. (Г.Корбановадан)

 2. ТЫЧКАН

(Урта һәм атсыз бармакларыгызны баш бармакка терәгез. Имән һәм чәнти бармаклаыгызрны бөкләгез – бу «колаклар».)

Мин тычкан, тычкан, тычкан!

Мәче абыйдан качам.

Кичә куды бер мәче,

Чаптым хәлем беткәнче. (Г.Корбановадан)

3. АТ

(Уң кулыгызның баш бармагын өскә таба күтәрегез. Уң кулыгызга сул кулыгызны куегыз – бу «атның яллары».  Сул кулыгызның баш бармагын да өскә таба күтәрегез. Аннары кулларыгызны алмаштырыгыз.)

Чаба атым-тулпарым,

Ефәк төсле яллары.

Җилдәй бик тиз, җитез тай!

- Калма артта! И-һа-һай! (А.Әюпова)

4. ПОШИ

(Кулларыгызны баш өстенә чалыштырып салыгыз, бармакларыгызны аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны селкетеп алыгыз.)

Башында үсә куак -

Шуны табып куандык.

Бу җәнлек безгә ошый:

Исеме аның – поши.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бодрость ,грацию и пластику- дарит нам гимнастика.Сюжетный урок ритмической гимнастики с элементами художественной гимнастики

Игровой метод придает учебно-воспитательному процессу привлекательную форму, облегчает процесс запоминания и освоение упражнений.повышаетэмоциональный фонзаняий.способствует развитию мышления, воображ...

Конспект К. Ушинский "Иртэнге нурлар" хикәясен уку.

Данный материал предназначен обучению детей развитию речи в старшей группе...

Картотеки для 2 младшей группы на учебный год: прогулки, подвижные игры, утренняя гимнастика, гимнастика после сна, дыхательная гимнастика, физминутки

Картотеки для использования во 2 младшей группе на весь учебный год(карточки прогулок, утренняя гимнастика, гимнастика после сна, подвижные игры, дыхательная гимнастика, физминутки)...

«Пальчиковая гимнастика и игры, Дыхательная- гимнастика, Гимнастика для глаз»

laquo;Пальчиковая гимнастика и игры,Дыхательная- гимнастика,Гимнастика для глаз»...

Комплекс картотек пальчиковой гимнастики, артикуляционной гимнастики, дыхательной гимнастики для детей младшего дошкольного возраста (4 – 5 лет)

В комплекс входят картотеки: пальчиковая гимнастика, артикуляционная гимнастика, дыхательная гимнастика. для проведения здоровьясберегательных технологий....

Комплекс утренней гимнастики, гимнастики после сна, дыхательной гимнастики

Комплекс утренней гимнастики, гимнастики после сна, дыхательной гимнастики...