Проект " Татар милли киемнәре"
проект (подготовительная группа) на тему

        Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.

Максат: балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатнең бер төре- милли орнаментны буялар белән  ясау эшчәнлеген ныгыту.

Юнәлеш: танып белү, аралашу, һәм иҗади эшчәнлек.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка , матур әдәбият, иҗади сәнгать.

Сүзлек: лалә, өчьяфрак, нәкыш, милли.

Җиһазлау: нәкыш төрләре, халкыбызның милли киемнәре, ноутбук, интерактив такта.

Тарату материалы: альбом битенән киселгән аляпкыч, түбәтәй, читек силуэтлары, буяулар, пумалалар, су савытлары, губкалар.

                                       Эшчәнлек барышы.

Габдулла Тукай сүзләренә язылган халык көе “Туган тел”җыры яңгырый.Балалар көй астында кулга кул тотышып группа бүлмәсенә керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн балалар , кәефләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы иртә кебек!

Тәрбияче: Сезнең өчен бик шатмын! Әйтегез әле без сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез, һәм нинди милләттән булабыз?

Балалар: Безнең туган телебез татар теле, без татар милләтеннән.

Тәрбияче: Әйе балалар татар халкының үз теле, үз милли киемнәре, үзенә генә хас гореф-гадәте, йола-бәйрәмнәре бар. Йола дигәннән сез ерак әби-бабаларыгызның яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы? Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр ,ничек киенгәннәр, ничек күңел ачканнар икән?

Безнең әби-бабаларыбызһәрвакыт матурлыкка омтылга. Бу аларның кием-салымнарыннан, көнкүреш әйберләреннән күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле: (1слайд  татар хатын кыз күлмәге) татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк, камзул. Бу  киемнәр икесе дә төрле төстәге җепләр белән нәкышләнгән. Ә сез бу сүзнең нәрсә аңлатканын беләсезме? Бу сүз чигелгән бизәлгән дигәнне аңлата. Әйдәгез әле бергә кабатлыйк : нәкышләнгән.

                    Матур изү бизәп тора

                    Күлмәгеңнең күкрәге.

                    Диңгез суы кебек тора,

                    Дулкынланып итәге.

Менә нинди матур итеп киенгәннәр әбиләребез яшь чакта.

(2 слайд камзул) Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле булган. Бай хатын кызлыры камзулларын бәрхеттән яисә ефәктән теккәннәр.  ( З.Минһаҗева “Камзуллы кыз”)

                       Күргәнегез бармы сылу кызлар

                         Кия торган татар камзулын?

                         Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

                         Бар тарихын илнең , бар моңын.

(3 слайд калфак) Ә менә бу – калфак. Калфакның да төрлесе булган. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куелган, аның өстенә шәл ябылган. Ә зур калфакны тулысынча башка кигәннәр. Заманалар узу белән калфаклар да үзгзргән. Соңрак калфакларга чәчәкле ак сәйлән , энҗеләр теккәннәр.

Әйдәгез әле безгә Әдилә Резеда апа Валиеваның калфак кигән кыз турында язган шигырен сөйләп күрсәтсен.

                         Дәү әнием энҗе калфак бүләк итте үземә,

                        Энҗе калфак,үзе ап-ак, бик килешә йөземә.

                        Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр.

                        Энҗе калфак кигән кыз ул—татар кызы дисеннәр.

(4 слайд түбәтәй) Ә менә бу баш киеме сезнең барыгызга да таныш.Чөнки аны ир егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Ул нәрсә? Билгеле түбәтәй.

Балалар түбәтәйнең бизәлеше турында сөйләгез әле.

-Бик матур итеп чигелгән.

-Түбәсен алтын җеп белән чиккәннәр.

-Түбәсенең чите буйлап дулкынлы үсемлек бизәге урнаштырылган.

Әйдәгез әле безгә Денис Вәсимә Хәйруллина   язган “Түбәтәй” шигырен сөйләп китсен.

                         Әнием туган көнемә бүләк итте түбәтәй.

                          Шундый матур түбәтәем , үзем кебек бәләкәй.

                          Әнием ак сәйлән тезеп чиккән яшел бәрхетне.

                          Бар түбәмдә түбәтәем – мин бүген бик бәхетле.

-Рәхмәт Денис.

 Әйдәгез әле без дә сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. (Җырлы- биюле уен “Түбәтәй”)                                                                                       

Татар халкы элек-электән үк матур итеп киенә дә, бәйрәм итә дә белгәннәр. Бәйрәмнәр бик күңелле узган, чөнки бу бәйрәм вакытында уен-көлке, җыр, такмак әйтешүләр күп булган.

Шулай ук алар кием салым гына түгел сөлгеләр, ашяулыклар, карават җәймәләре, мендәр тышларын да үз куллары белән матурлап бизәгәннәр. Диләрәне тыңлап китик әле.

                         Бу сөлгеләр, эскәтерләр тамбур белән чигелгән.

                         Әллә инде өсләренә чын чәчәкләр сибелгән.

                         Татар хатын кызларыбыз эшнең серен белгәннәр,

                         Кич утырып, җырлар җырлап, оста чигү чиккәннр.

Балалар карап китик әле нинди бизәкләрдә кулланылган икән: чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай үрнәкләре, лалә,кашкарый, тукранбаш бакча һәм кыр  чәчәкләрен чигәргә яраткннар .

Без сезнең белән хәзер шушы бизәкләрне кулланып түбәтәй, калфак, аляпкычка бизәкләр ясарбыз.Кем нәрсә бизисе килә шуны ясар.

Эш тәртибе болайрак, ашыкмыйча, чиста, пөхтә, бизәкне симметрик итеп ясарга кирәк.

Балаларның эшләре, авырыксынган балаларга ярдәм итү.Күргәзмә оештыру.

Йомгаклау.Балалар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди сүз белән таныштык? Сезгә иң авыры нәрсә булды?  Сезгә ошадымы бүгенге безнең аралашу?                                                   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Проект " Татар милли киемнәре"14.66 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.

Максат: балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатнең бер төре- милли орнаментны буялар белән  ясау эшчәнлеген ныгыту.

Юнәлеш: танып белү, аралашу, һәм иҗади эшчәнлек.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка , матур әдәбият, иҗади сәнгать.

Сүзлек: лалә, өчьяфрак, нәкыш, милли.

Җиһазлау: нәкыш төрләре, халкыбызның милли киемнәре, ноутбук, интерактив такта.

Тарату материалы: альбом битенән киселгән аляпкыч, түбәтәй, читек силуэтлары, буяулар, пумалалар, су савытлары, губкалар.

        Эшчәнлек барышы.

Габдулла Тукай сүзләренә язылган халык көе “Туган тел”җыры яңгырый.Балалар көй астында кулга кул тотышып группа бүлмәсенә керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн балалар , кәефләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы иртә кебек!

Тәрбияче: Сезнең өчен бик шатмын! Әйтегез әле без сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез, һәм нинди милләттән булабыз?

Балалар: Безнең туган телебез татар, без татар милләтеннән.

Тәрбияче: Әйе балалар татар халкының үз теле, үз милли киемнәре, үзенә генә хас гореф-гадәте, йола-бәйрәмнәре бар. Йола дигәннән сез ерак әби-бабаларыгызның яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы? Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр ,ничек киенгәннәр, ничек күңел ачканнар икән?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Лепбук "Татар халык милли киемнәре"( 4-7 яшьлек балалар өчен төзелде)

Максат: Балаларны татар халык киемнәре  белән якыннан таныштыру.Бурычлар:- Белем бирү: Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү.- Үсеш булдыру:...

Проект "Милли киемнәребез"

Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәкләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.Үсемлек мотивларыннан бизәк...

“Татар халкының милли киемнәре”

Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап...