Пальчиковая гимнастика на татарском языке
картотека (подготовительная группа) на тему

Башарова Светлана Явдатовна

 

Бармак уеннары

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon v_pechat_2015_god.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Я - Башарова Светлана Явдатовна, воспитатель МАДОУ «Детский сад №6 г. Агрыз». Представляю вашему вниманию пальчиковую гимнастику для детей в подготовительной группе

Бармак уеннары

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):


                                                                      Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, баланың уч төбен кытыклыйлар.)

================

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк, С

игез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

================

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

(Алып өлгермәсә,

кул сыртына «чәп» итәләр.)

—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

(учны кытыклыйлар)

================

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

================

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

================

Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакла-

рын бөгеп баралар.

** Бабай алды барабан,

Әби алды бөтерчек,

Әти алды машина,

Әни алды сикергеч,

Ә мин алам бер зур туп,

Уйныйм, тупны сикертеп.

==================

** Баш бармагым туп була,

Имән бармак — бөтерчек.

Урта бармак була шакмак,

Атсыз бармак — сикергеч.

Чәнти бармак — барабан,

Сана, әйдә, яңадан.

====================

** Бу бармак — кыяр,

Бусы — кәбестә,

Бу бармак — кишер,

Бусы — чөгендер,

Ә бусы суган булды —

Менә кәрзинем тулды.

(бармакларны йодрыклыйлар)

===================

Баш бармак була бүре,

Имән бармагым — төлке,

Урта бармагым — керпе,

Атсыз бармагым — аю,

Чәнти бармагым — куян,

Куянны кая куям?

=================

Баш бармагым — биюче,

Имән бармак — итекче.

Урта бармак — укытучы,

Атсыз бармак — аучы.

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

================

Бу бармак- әти,

Бу бармак- әни,

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- малай,

Яшәве бергә шулай-

Бик күңелле , бик кызык,

Кабатлыйк кызып-кызып:

Бу бармак- әти,

Бу бармак- әни,

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- кыз.

Күпме шатлык, күпме наз!

Борчулар булсын бик аз!

Бик бәхетле гаилә:

Әти, әни, бабай, әби,

Малай, кыз да биредә,

Яшик гел бергә-бергә,

Булып тату гаилә,

Кушылыгыз Сез безгә!

( Яңадан бармак уены кабатлана).

================

Яшелчәләрне истә калдырыр өчен бармак уены.

Бу бармак- кабак,

Бу бармак- борыч,

Бу бармак- кишер,

Бу бармак- кыяр,

Бу бармак- суган.

Яшелчә быел уңган,

Бакчабызда бар да бар!

Шунсы кызык, болар барсы

Кәрзингә ничек сыйган?

Бу бармак- чөгендер,

Бу бармак- сарымсак,

Бу бармак- баклажан,

Бу бармак- помидор,

Бу бармак- бәрәңге.

Бик тиз җыеп бетердек,

Ярый әле өлгердек.

Җәйге яңгыр килеште,

Яшелчәләр тиз үсте.

===============

Бу бармак-груша,

Бу бармак-чия,

Бу бармак-персик,

Бу бармак-лимон,

Бу бармак-алма.

Кайсы үсә бакчада,

Кайсы бардыр сатуда.

Витаминнарга бик бай,

Бик куана кыз, малай.

================

Бу бармак-виноград,

Бу бармак-ананас,

Бу бармак-абрикос,

Бу бармак-апельсин,

Бу бармак-мандарин.

Ашап кына өлгер син!

Китергәннәр ерактан,

Кышка-язга карамый,

җиләк-җимеш яшелчәне

Бутап әйтү ярамый!

                                      Желаем успехов!