ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНА СӘЯХӘТ
материал (старшая группа) на тему

Совместно с воспитанниками и их родителями ходили в краеведческий музей «Музейбикәдә кунакта». Музей обладает огромной педагогической ценностью и культурным потенциалом, позволяет на качественно новом уровне пробудить у детей интерес к окружающей действительности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yakny_oyrnu_muzeena_syaht.docx22.52 КБ

Предварительный просмотр:

Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт

“Музейбикәдә кунакта”

Авторы работы:

воспитатели: Харитонова Фаузия Зябировна

(первая квалификационная категория),

Латыпова Гульназ Фагимовна

музыкальный руководитель: Ганиева Земфира Рафаильевна

(высшая квалификационная категория)

Хәтерләүдән курыкма син,

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабаларның,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди моңнар, нинди көйләр,

Безгә калдырып киткәнен.

Бурычлар:Өйрәтү бурычлары: балаларны үз анна телендә сөйләшергә, аралашырга  өйрәтү.

Үстерү бурычлары: музей педагогикасын кулланып, балаларны истәлекле, тарихи әйберләр белән таныштыру; әби-бабай белгән йолаларны онытмыйча яшь буынга җиткерү;

 -халкыбызның күңел җәүхәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату;

 -татар халкының милли киемнәре,көн- күреше,  сәнгать үрнәкләре, халык аваз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычлары: туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Экскурсиянең барышы:

Балаларны өйнең хуҗасы Музейбикә каршы ала.

Музейбикә:Исәнмесез, балалар!

Балалар:Исәнмесез, әби! Хәерле көн!

Музейбикә:Хәерле көн сезгәдә! Хәлләрегез ничек, балалар?  

Балалар:Әйбәт, әби, рәхмәт.

Музейбикә: -Балалар, әйдәгез әле танышыйк. Мин Музейбикә булам . ә сезнең исемнәрегез ничек? Мин сезгә туп бирәм, сез тупны алып исемнәрегезне әйтегез.

Балалар түгәрәккә басып исемнәрен әйтеп чыгалар.

Музейбикә:Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди Республикада яшибез?

Балалар: Татарстан  Республикасында яшибез.

Музейбикә:Ә безнең Татарстан Республикасында татарлар гына яшиме?

Балалар:Юк, безнең Республикада күп төрле милләт кешеләре, бик тату, дус яшиләр.

Музейбикә:Балалар, һәрбер милләтнең үз теле, гореф – гадәтләре, үзләренә генә хас матур җырлары, киемнәре бар. Менә шуның турында минем сезгә сөйләп китәсем килә.Татар халкының өйләребик матур булган. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән һәм үзләредә бик матур, чиста киенеп йөргәннәр.

Зәңгәргә ак төшкән сүрәт

Тәрәзә йөзләрендә.

Күгәрченнәр кунган сыман

Йөзлекнең бизәгендә.

Балалар: Музейбикә, ничек матур киенгәнсең.

Музейбикә:Рәхмәт, балалар! Әйе, татар хатын-кызларының милли киемнәренә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм камзол керә. Элек күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр. Мондый матур күлмәкне үзең тегеп, матурлап чигеп кия торган идек без, хәзерге замандагы шикелле магазиннарда булмый торган иде, әниләр, әбиләр кичләрен утырып теккәннәр.

Тәрбияче:Музейбикә, безнең Мәликә  алъяпкыч турында сиңа шигырь әзерләп килде.                   Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән-

Бик ошады үземә.

Музейбикә:Рәхмәт, Мәликә. Менә сезнең арада да түбәтәй кигән малайларны күрәм. Кемнәр кия торган баш киеме?

Балалар: Әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм малайлар.

Музейбикә:Әйе, балалар. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр, шулаймы? Ә, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып калфак торган. Калфакларны, түбәтәйләрне бик матур итеп, энҗе-мәрҗәннәрдән, укалы җепләр белән, матур-матур төрле орнаментлар беләнбизәгәннәр һәм хәзер дә бизиләр. Ләкин хәзерге заманда безнең хатын- кызлар калфаклар кимиләр. Калфакларны бәйрәмнәрдә, концертларда гына кияләр.

Тәрбияче: Безнең балалар калфак һәм түбәтәй турында да шигырь беләләр.

Саида  “Калфагым"  турында  шигырь сөйли.

Калфагымның матурлыгын,

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Матур калфак кигән кыз ул,

Татар кызы дисеннәр.

Нариман “Түбәтәй” турында шигырь сөйли

Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алармондакилгәникән,

Чынәкиятиленнән.

Музейбикә:Балалар, кунаклар, хәзерге көндә дә кайбер әниләр матур итеп тегү һәм бәйләү белән шөгыльләнәләр. . Әйтегез әле, кемнең әнисе бәйли, тегә? (Җаваплар) Әйдәгез әле, әниләребезне тикшереп карыйк, ничек итеп җеп эрлиләр икән алар.

Әниләр белән конкурс:  “Тиз генә орчыкка җеп чырнау”.

Тәрбияче: Музейбикә, безнең балалар татар-халык уеннарын да беләләр.Алар сиңа “Түгәрәк” уенын уйнап күрсәтергә телиләр.

Татар –халык уены “Түгәрәк”

Тәрбияче:Шулай ук без матур итеп җырлый да беләбез әле. Балалар башкаруында җыр “Безнең бакчабыз”.

Музейбикә: Рәхмәт кадерле әти – әниләр, балалар.

Музейбикә: Минем сезгә тагын татар халкының йорт күренешен дә күрсәтәсем килә. Балалар бу кисмәк, элеке заманда чиләк урынына кулланган-нар. Чүлмәкләрне, савыт-сабаны үзләре балчыктан, агачтан да эшләгәннәр.Балалар, бу бишек. Монда кечкенә балаларны йоклатканнар.

Ә менә бусы “сәке” дип атала. Ул агачтан, киң итеп ясалган.Монда олылар йоклаганнар.Керләрне юганнан соң, үтүг белән үтүкләмәгәннәр, чөнки үтүк булмаган. Элек киемне шома таякка урап, сырлы такта өстендә тәгәрәткәннәр.Ә , менә бусы инде мич була, чөнки өйдә газ булмаган. Мичкә утын якканнар, ипине, камыр ашларын да мичтә пешергәннәр.

Музейбикә: Татар халкының иң  дәрәҗәле ризыгы  “Чәк-чәк”. Аның белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар балакайларым. Менә сезнең әниләрегез дә сезгә чәк – чәк пешереп килгәннәр.

Музейбикә: Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Татар халык йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Сезгә барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телибез!

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт, Музейбикә. Безгә балаларга һәм әти-әниләргә бик кызык булды. Без бик күп нәрсәләр белдек. Хәзер инде без сине үзебездә кунакта көтеп калабыз. Рәхмәт. Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Проект эше. Туган якны өйрәнәбез.

Әлеге проект эше балаларда республика, район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;  Балаларны милли мәдәният белән таныштыру;  Рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатын...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....