Проект “Киемнәр дә безне бизиләр”
проект (старшая группа) на тему

Миронова Гулия Ринатовна

УМК проектларының  бар төр эшчәнлеккә үтеп керүе бик отышлы. Чөнки темаларны һәр өлкәдә дә җиңел кулланырга, ныгытырга, үстерергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mironova_g.r._proekt_kiemnr_d_bezne_bizilr.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

Проект “Киемнәр дә безне бизиләр”

Миронова Г.Р. –

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең  I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Балалар бакчасында тәрбияче һәм балаларның үзара эшчәнлегенең проект формасында оештырылуы бик уңайлы. Гадәттә, бер тема бер атна дәвамында өйрәнелергә тиеш. Бер яктан бер атна күп, икенче яктан аз кебек. Тик шулай да ачык һәм төгәл планлаштыру ярдәмендә теманы атна эчендә өйрәнеп, кирәкле сүзләрне актив сүзлеккә кертеп, логик фикерләү һәм продуктив эшчәнлектә камилләшеп өлгерү мөмкин. Проектның эчтәлеге атнаның бар көнендә һәм режим моментларының мөмкин кадәр һәр берсендә чагылырга тиешле. Болай эшләү хәтердә калдыруны яхшырта, кыска вакытлы булуы белән балаларны талдырмый дип уйлыйм. Элек өйрәнелгәннәр, булган белем һәм күзаллаулларга нигезләнеп яңаларны булдыру һич тә авыр түгел. Бүген сезнең игътибарга “Киемнәр дә безне бизиләр” проектының презентациясен тәкъдим итәм.

Проект 5-6 яшьлек балалар белән эшләүгә планлаштырылган.

Проектның максаты: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Проектның бурычлары:

  1. Балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.
  2. Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәсен, балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
  3. Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, төсләрнең берләшүенә игътибар итү.
  4. Кул моторикасын, продуктив эшчәнлек барышын ныгыту.

Проектта катнашучылар: өлкән төркем балалары, тәрбиячеләр.

Проектның эш планы

Балалар белән

Тәрбиячеләр

Әзерлек этабы

  1. “Кием- кешене бизи”, “Мода һәм без”,

“Миллилек модамы?” – әңгәмәләрен үткәрү.

  1. Дидактик уеннар: “Читекне бизә”, “Малай һәм кыз курчакны киендер”, “Кайсы артык”, “Киеме буенча һөнәрен бел”, “Кәгазь курчак”.
  2. Сюжетлы- рольле уеннар: “Кием-салым кибете”, “Модель”, “Ателье”, “Гаилә кунакка бара”.

1.Әңгәмә соруларын планлаштыру.

2. Дидактик уеннар әзерләү.

3. Сюжетлы- рольле уен атрибутларын барлау.

Практик этап

Сөйләм теле: “Милли киемнәр”.

Әйләнә- тирә б/н танышу: “Кием- салым кибетенә сәяхәт”.

Рәсем: “Матур күлмәкле кыз”.

Әвәләү: “Бизәкле эшләпә”.

МӘТ: Л. Лерон “Татар баласы”.

Эшчәнлекне оештыру.

Йомгаклау этабы (нәтиҗә)

Күңел ачу кичәсе.

Кичәне оештыру.

Эшчәнлек төрләрен проект аша тормышка ашыру

Үсеш төре юнәлеше

Белем бирү өлкәләре

Балалар эшчәнлеге төрләре

Физик яктан үстерү

Сәламәтлек

Физкультминутлар файдалану.

Физик тәрбия

Спорт киеме турында сөйләшү.

Социаль-коммуникатив үстерү

Социализация

Балаларны сюжетлы рольле уеннар аша тормыш- көнкүрешкә өйрәтү.

Хезмәт

Продуктив эшчәнлек белән шөгыльләнү (рәсем, әвәләү).

Куркынычсызлык

Кием- салу тегү вакытында кайчы, инә кебек предметлар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.

Сөйләм үстерү

Танып белү

Тегүче, җитештерүче, кием- салым атамалары сүзләрен актив сүзлеккә кертү.

Аралашу

Бар белем бирү өлкәләрендә кулланылды.

Матур әдәбият белән танышу

Л. Лерон “Татар баласы”.

Иҗадилык үстерү

Иҗади сәнгать

Күргәзмә оештыру.

Музыка

“Без киенебез” (УМК б-ча җыр).

Әлеге проект ахырына рус телле балаларда күлмәк, чалбар сүзләре актив сөйләмгә керде. Төп төсләр (сары, яшел, зәңгәр, кызыл),  нинди, ничә, бер, ике, өч, дүрт, биш, алты  сүзләре ныгытылды. УМК буенча тәкъдим ителгән “Курчакны киендер”, “Курчакны чишендер”, “Курчакны йоклат” дидактик уеннары уен ситуацияләрендә кулланылды. Аудиоязмалар аша сүзлек камилләште.

Балалар “Киемнәр дә безне бизиләр” проекты аша кием- салым турында белем- күзаллаулларны үстерделәр. Cюжетлы- рольле уеннар вакытында бу бик ачык күренә. Рус телле балалар чалбар һәм күлмәк сүзләрен генә түгел, башка төр киемне белдерүче сүзләрне дә кулланалар.

Шулай ук балаларда кием- салымга игътибар, үз килеш- кыяфәтләренә кызыксыну дәрәҗәсе үсте. Балаларның көзгегә карап пөхтәләнү, кием- салымны рәткә китерү гадәте активлашуы бик сөендерә.

Балалар белән милли кием темасына аралашу аларда соклану да, кызыксыну да уятты. Кайбер балалар хәтта ник без хәзер шулай киенмибез икән диеп сораштылар. Китаплардан, милли киемле курчаклардан карап алар чапан, бала итәкле күлмәк, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, чулпы, билбау кебек сүзләрне атыйлар. Рәсемнәрендә милли кием кигән кешеләрне сурәтләп карарга омтылалар.

УМК проектларының  бар төр эшчәнлеккә үтеп керүе бик отышлы. Чөнки темаларны һәр өлкәдә дә җиңел кулланырга, ныгытырга, үстерергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Проект " Татар милли киемнәре"

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.Максат: балаларны милләтебезнең хә...

Проект "Киемнәр кибете" по УМК "Говорим по-татарски"

         Игра является потребностью растущего организма. Игра в дошкольном возрасте влияет на развитие всех сторон личности. В игре дошкольники лучше усваивают новые зн...

Творческий проект по обучению татарскому языку «Магазин одежды – Киемнәр кибете»

Проблема проекта: недостаток умений и навыков диалогической речи на татарском языке у детей в сюжетно- ролевых играх.Цель: повысить качество знания татарского языка у детей через сюжетно – ролевые игр...

Проект сюжетно – ролевой игры «Одежда» («Киемнәр»)

Структура проекта: Тип проекта: краткосрочный, познавательный, творческий.Продолжительность проекта: две недели.Участники проекта: дети старшей группы, воспитатель, родители.Сюжетно-ролевые игры - сам...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Проект "Милли киемнәребез"

Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәкләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.Үсемлек мотивларыннан бизәк...