Әбиемнең сандыгы
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Садикова Разиля Расуловна

Татар халкының милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам     итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_sandygy.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының «Салават күпере» 34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы.

Уртанчылар   төркемендә             комплекслы шөгыль конспекты.

Тема:”Әбиемнең сандыгы”

                                                                                   

                                                                                                               Әзерләде:Садикова Р.Р.      

Тема:”Әбиемнең сандыгы” 

Максат:Татар халкының милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам     итү.

Бурычлар:

1.Милли киемнәргә кызыксыну уяту,үзенчәлекләрен ачыклау. Милли киемнәрнең исемнәрен , бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. 

2. Балаларны таныш булган милли орнаменты лалә һәм кыңгырау чәчәге,яфрак белән түбәтәй бизәргә өйрәтү.

3.Ишетү игьтибарын, фикер йөртү сәләтен,иҗади  күзаллауларын,ябыштыру осталыкларын үстерү.          

Сүзлек:   түбәтәй, алъяпкыч, лалә, кыңгырау, милли.

Җиһазлау: сандык, милли киемнәр(түбәтәй,алъяпкыч),түбәтәй,алъяпкыч рәсемнәре балалар санынча түбәтәй, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре.

Методик алымнар:дидактик  уен ”Рәсем буенча сөйлә?”,сораулар әңгәмә,шигырләр.

Алдан эшләнгән эш: сандык ,түбәтәй,алъяпкыч турында шигырьләр өйрәнү; татар   халкының  милли  орнаментлары  белән таныш-тыру,табышмаклар өйрәнү.

Шөгыль барышы.

Т:- Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте .

(Ишек шакыйлар)

Т:- Мин карыйм әле, кем икән анда.Балалар монда кемдер сандык калдырып киткән. Әйдәгез сандыкны ачып карыйк әле, нәрсәләр бар икән аның эчендә. Нишләптер ул ачылмый.

Т:-Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр. Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән).

Т: Сандык ачылмады бит, балалар. Балалар, әйдәгез сандык турында шигырь сөйләп карыйк бәлки ачылыр.

Б:Әбиебез сандыгында

   Сакланмый ниләр генә.

   Әйдәгез сорыйк үзеннән,

   Ачып күрсәтсен безгә.

Т:-Менә бит, балалар, безнең сандыгыбыз ачылды. Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта.

  -Алъяпкыч. Карагыз әле, балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның күкрәк турысын лалә чәчәге белән, итәк читен төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә сез алъяпкыч турында шигырь  беләсезме?

Б:-Әйе.

Т:-Әйдәгез сөйләп күрсәтегез әле.

Б:-Алъяпкычның бизәге

     Әллә кайдан күренә

     Матур лалә чәчәк төшкән

     Бик ошады үземә.

Т:-Миндә дә, балалар, төрле  алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөйләгез әле.

(Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү).

Б:-Миндә сары төстәге алъяпкыч, ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.

Б:- Миндә ак төстәге алъяпкыч, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.Һ.б.

Т:Булдырдыгыз балалар.Әйдәгез карыйк әле тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?

Б:-Түбәтәй.

Т:- Карагыз әле, балалар, түбәтәй ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.Ә сез, балалар, түбәтәй турында турында шигырь беләсезме?

Б:-Әйе.

Т:-Әйдәгез сөйләп күрсәтегез әле.

Б: -Әнием туган көнемә

      Бүләк итте түбәтәй.

      Шундый матур түбәтәем

      Үзем кебек бәләкәй.

Т:-Балалар, миндә түбәтәй рәсемнәре дә бар. Әйдәгез бу рәсемнәр буенча да сөйләп китик әле.

 (Түбәтәй рәсеме буенча тасвирлап сөйләү). 

Б:-Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге кыңгырау чәчәк, яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә hәм кырыйларына урнашкан.

Б:-Миндә кара тәстәге түбәтәй, ул кызыл төстәге кыңгырау чәчәк hәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә кырыйларына урнашкан.

Т:-Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.

Түбәтәй уены.

(Түгәрәк буенча җырлап йөрибез, уртада түбәтәй кигән бала тора, җыр ахырында ул түбәтәйне икенче балага бүләк итә, шул балага җәза бирелә )

   Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

   Төскә матурлыгың белән, шаккатырыйм дигәнсең.

   Түп-түп-түбәтәй, түбәтәем укалы

   Чиккән матур түбәтәен, менә кемдә тукталды.

Т:-Балалар, без сезнең белән бүген татар милли орнаментлары кулланып түбәтәй  бизәрбез.Сез ризамы?Әйдәгез өстәл артына үзебезнең урыннарыбызга утырабыз.Сезнең һәрберегезнең алдында кәгазьдән киселгән  түбәтәй  һәм аны бизәр өчен төрле төстәге лалә,кыңгырау чәчәкләре һәм яфраклар бар.Сезгә үрнәктә күрсәтелгәнчә бу бизәкләрне түбәтәйгә ябыштырырыга кирәк булачачак.

ш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе җыры куела.)

Т:-Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур түбәтәйләр бизәдек.  Балалар, сез бүген шундый тырыш, актив булдыгыз. Сезгә шөгыль ошадымы?

Б:-Әйе.

(Йомгаклау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

"Әбиемнең сандыгы"

Разработка праздника "день матери"...

Әбиемнең сандыгы

Максат:  Балаларны татар халкының горыф -гадәтләре белән таныштыру.Киемнең билгеләнеше һәм функцияләре белән таныштыру,кием материалы һәм куллану ысулы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәр...

Белем бирү эшчәнлеге "Әбиемнең сандыгы"

Занятие о культурных ценностях татарского народа....

Уртанчылар төркеме очен шөгыль "Әбиемнең сандыгы"

Уртанчылар төркеме очен шөгыль" Әбиемнең сандыгы"...