Белем бирү эшчәнлеге "Әбиемнең сандыгы"
план-конспект занятия (средняя группа)

Занятие о культурных ценностях татарского народа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biemnen_sandygy.docx20.26 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әбиемнең сандыгы.

Максат:

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Балаларга таныш булган милли татар орнаменты- лалә чәчәге, яфрак белән алъяпкыч, түбәтәй бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.

Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру.

Милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: Сандык, милли киемнәр, балалар санынча алъяпкыч, түбәтәй, кызыл сары, яшел төстәге гуашь, мамык таякчыклар, салфеткалар, компьютер, «Дустым бар» аудиоязма, «Кәләпүш” аудиоязма.

Алдан эшләнгән эш: Балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәнү.

Сүзлек эше: алъяпкыч, бизәкле.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  Тәрбияче:

      -Балалар, бүген нинди кояшлы , матур көн. Эйдәгез, без дә бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте.

2. Төп өлеш.

1)-Балалар, карагыз әле, монда нәрсәдер бар.(Өстәл өстендә җәймә белән капланган әйбер күреп алалар.Тәрбияче өстен ача, анда сандык табалар)

-Балалар, бу сандык бит. Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк әле, нәрсәләр бар икән аның эчендә? (Ачып карый, ачылмый.)

-Нишләптер сандык ачылмый. Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр. Ягез әле, балалар, сандык нинди?

Балалар:

-Сандык матур, серле, бизәкле.

Тәрбияче:

-Сандык ачылмады бит әле , балалар. Бәлки сандык турында шигырь сөйләсәк, сандыгыбыз ачылыр.

 

 Ф.Артем:     Серле сандык, матур сандык

                        Кызыктыра мине күптәннән.

                        Әйдә карыйк, ниләр калган икән

                        Истәлеккә безгә күптәннән.

Айзилә:           Әбиебез сандыгында

                         Сакланмый ниләр генә.

                         Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

                         Ачып күрсәтсен безгә.

Тәрбияче:

-Менә бит, балалар, сандыгыбыз ачылды. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле, нәрсә бар икән сандыкта?

(Алъяпкыч ала, күрсәтә)

-Бу нәрсә?

-Алъяпкыч.

-Әйе. Карагыз әле , балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның итәк читенә чәчәкләр, яфраклар белән бизәкләр чиккәннәр. Ә сез алъяпкыч турында шигырь беләсезме?

-Әйе.

Әминә: Ак алъяпкыч челтәрле

              Күкрәкчәсе бизәкле,

              Каплавычы бизәкле,

              Кырыйлары чигүле

              Чигүләре бик ямьле.

-Миндә дә, балалар, алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөйләгез әле. (Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү)

 Сумайя:

  • Миндә ал төстәге алъяпкыч. Ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.

Самира:

  • Миндә ак төстәге алъяпкыч. Ул кызыл лалә чәчәк һәм яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.

Тәрбияче:

-Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта? (Түбәтәй чыгара)

-Балалар, бу нәрсә?

-Түбәтәй.

-Әйе. Түбәтәй ничек матур итеп бизәлгән. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар.Ә сез түбәтәй турында шигырь беләсезме?

     Артур: Кәләпүшем, кәләпүш

                  Укалыдыр читләре.

                 Шундый матур кәләпүшле

                 Малай булдым бит әле.

Ильмир: Әнием туган көнемә

               Бүләк итте түбәтәй.

               Шундый матур түбәтәем

               Үзем кебек бәләкәй.

Тәрбияче: Алъяпкыч, түбәтәй татар халкының милли киемнәре. Алар бу киемнәрне бәйрәмнәр вакытында кияләр.

2).Ял минуты.

Тәрбияче:

-Балалар, хәзер әйдәгез, матур түгәрәк ясыйк, бераз ял итеп алыйк.

   Түгәрәктә җырлы уен “Дустым бар(музыка астында)

                          1.Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

                             Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

                              Түгәрәк, түгәрәк, нинди матур түгәрәк.

                       2.  Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

                               Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

                              Без шатлык таратабыз, җырларга яратабыз.

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

                          Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

                         Түгәрәк, түгәрәк, нинди матур түгәрәк.

3).Ә хәзер, балалар, өстәл  янына утырабыз. Кызлар алъяпкыч, ә малайлар түбәтәй бизәрләр. Анда бизәкләр ясалган, без шул бизәкләрне мамык таякчыларны буяуга манып  тиешле төсләргә буярбыз. Сезнен алдыгызда нинди төстәге буяулар бар? (Кызыл, сары, яшел)

Иң беренче чәчәкнең уртасын сарыга буйыйбыз. Мамык таякчыкларны сары буяуга манып алабыз һәм төрткеләр ясыйбыз. Аны буяп бетергәч, пычранган мамык таякчыкларны тәлинкәгә куябыз. Чиста таякчыклар алып, чәчәккә төрткеләр ясыйбыз....

4)Балаларның мөстәкыйль эшләре. (Эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр- Болгари көе куела) Авырсынган балаларга ярдәм итү.

3.Йомгаклау.

-Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч һәм түбәтәйләр бизәдек.

Без бүген сезнең белән бик тырышып эшләдек. Шуңа күрә, мин сезне татар халкының милли ризыгы “Чәк-чәк” белән сыйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әбиенең күңел сандыгы

татар халкының милли бизәнү әйберләре белән таныштыру...

"Әбиемнен сандыгы"

Тема: Әбиемнен сандыгыМаксат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, орнаменты (ләлэ чэчэге) белэн таныштыру. Халкыбыз ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Кул чукларынын вак моторикасын устеру остендэ эшлэу...

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

"Әбиемнең сандыгы"

Разработка праздника "день матери"...