Яз бэйрэме
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Апакова Гульшат Рафисовна

Развлечение в младшей группе с обучением татарского языка.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү; бармаклар белән, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: язгы кояш турында әңгәмә, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, бармак  уеннарын уйнау.

Җиһазлау: уенчык кояш ,язгы табигать,  кояш төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск,  акварель буяулар, салфеткалар.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;

2. Төп өлеш:

– Сүзле уен.

– Шигырь уку.

– Җыр тыңлау.

– Ял минуты.

– Сюрприз: Белмәмеш килә.

3. Практик өлеш: Рәсем ясау.

–         Түгәрәк уены “Ак калач”

–         Әңгәмә.

-Хәерле иртә, балалар! Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшик!(Музыка белән исәнләшу)

-Исәнмесез!

- ишек шакыйлар .Безгә тагын кемдер килгән ,?Белмәмеш  керә ,балалардан ярдәм сорый .

нинди рәсемнәр бу?

-Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез:

 “Карлар эреде, сулар йөгерде,

Көннәр озая, бу кайчак була?”

 -Яз

-Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүгенге шөгылебез дә безнең яз турында. Ә менә, балалар, әйтегез әле миңа, яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Кар эри, урамда җылы, кояш җылыта.

-Дөрес, балалар, яз билгеләре: кар, боз эри, җирдә күлләвекләр тора, түбәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, тамчылар тама.

-( 1 бала шигыр сөйли)

Яз турында җыр җырлыйбыз.

-Кем безгә көлеп карый балалар.(табышмак)

Һәркемнән иртә тора, җылы нурларын сибә? (кояш)

-Әйе, балалар дөрес. Ул кояш.

-Кояш кайчан җылыта башлый? Яз көне.

-Кояш кайчан уяна иртәнме, кичме? Иртән

-Әйе, балалар кояш иртән чыга, кичен югала.

-Кояшның файдасы күпме?

-Күп, ул җирне яктырта, җылыта, чәчәкләрне үстертә.

-Әйдәгез чакырыйк кояшны. -Хазер балалар уйнап алыйк

Кояшкаем чык чык,

Майлы ботка бирермен

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда

Тәти кашык саф алтын

Бик яхшы балалар. Без ял итеп алдык, ә хазер мин сезгә рәсем күрсәтәм. (Рәсем сары түгәрәк)

-Балалар бу нәрсә?

-Түгәрәк.

-Ул нинди?

-Сары.

-Сары түгәрәк нәрсәгә охшаган?

-Кояшка.

-Дөрес сары түгәрәк кояшка охшаган. Тагында ныграк чын кояшка охшасын өчен аңа нәрсә җитми?

-Нурлар.

-Әйдәгез әле бергәләшеп кояшка нурлар ясыйк.

( Кулларын краскага маны һәрберсе кулын кояш нуры итеп ясый)

-Карагыз әле нинди матур кояш чыккан.

Кирәкми безгә салкын. Балалар, карагыз әле, урамда кояш чыккан! Балалар, кояш нинди ул? Нинди төстә?

Ул дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач безгә дә күңелле. Ягез әле, без дә шул кояшта кулларыбызны җылытып алыйк.

-Кулларны кояшка сузабыз (аяк очларына басып кулларын кояшка сузалар)

Качырабыз кулларны.

Буген кояш бәрәме ,әйдәгез әле кояшка :"Ак калач "-җирын җирлайбыз.

Без буген кояш бәйрәмен уткәрдек .

-Балалар, сез бүгенге шөгыльдә бик матур итеп җавап бирдегез, матур итеп уйнагыдыгыз . Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

8 март бэйрэме

8 март бэйрэме(2 нче кече торкем балалары очен)...

Сомбелэ бэйрэме.

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең...

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями....

Бэйрэм иртэлэре(утренники)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелэсе бэйрэмнэрне тэкъдим итэм,игьтибарыгыз очен зур рэхмэт!...