Конспект развлечения для детей подготовительной группы "Тукай живет в наших сердцах"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Хабибуллина Альбина Ильдаровна

Воспитывать интерес к творчеству татарского поэта Г.Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_zhivet_v_nashih_serdtsah.docx35.99 КБ

Предварительный просмотр:

«Тукай живет в наших сердцах.»

( Развлечение для подготовительной группы.)

Кичәнең максаты:

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

Г.Тукай әсәрләрендәге төп фикерне аңларга өйрәтү;

Әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүн ге дәвам итү; телнең сәнгатьлелеген үстерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камиләштерү;

Балаларның иҗат сәләтләрен үстерү, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата балалар ясаган  рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

Алдан эшләнгән эшләр: Г.Тукай иҗаты белән танышу, әкиятләрдән иллюстрацияләр, мультфильмнар карау.

Кичә барышында тактада Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан слайдлар күрсәтелә.

Татар халык көйләре.

(Татар халык көйе яңгырый). Р.Сөләйманов Инструметал.

1 Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле балалар, килгән кунаклар кичәбезне  башлыйбыз. Ә нинди бәйрәм соң бездә?

2 Алып баручы: Здравствуйте, дорогие дети, гости! Начинаем наш праздник. А какой же праздник у нас?

Балалар: Г.Тукайның туган көне.

2 Алып баручы: Сегодня в нашем детском  саду праздник, день рождение великого татарского поэта - Габдуллы Тукая!

1Алып баручы: Әйе, бүген безнең бакчабызда бәйрәм, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне! Әйдәгез әле Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.

1 бала.   Илдә кояш, җирдә кояш,

               Тукай көне канат җәйгән.

               Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

             Тукай көне – безнең бәйрәм!

2 бала.   Әле укый белмәсәк тә,

                Туган телне җырлыйбыз.

                Бу – Тукай абый бүләге,

                Иң кирәкле җыр, дибез.

3 бала.   Иң матур, моңлы җырларны

               Халыкка бирде Тукай.

               Моңнары белән мәңгегә

               Йөрәккә керде Тукай.

4 бала.   Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

               Телләребез ачыла.

                Су анасы, Шүрәлеләр -

                Безнең дуслар барысы да.

5 бала.   Туган телнең бөеклеген белдек,

                Шигырьләре аша Тукайның.

                Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

                Андый берәү җирдә юк тагын!  

(тат.хал.көе)

1Алып баручы: Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Нәни Апуш ятимлектә үсә. Аның башта әтисе, аннан әнисе үлеп китә. Шулай Габдулла әле бер абыйларда, әле икенче абыйларда  яши. Артык тамак булып килеп кергән малайны бер җирдә дә куанып каршы алмыйлар.

2Алып баручы: Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Арского района Республики Татарстан. Маленький Апуш рос сиротой. У него с начало умирает отец, а потом мать. С тех пор он переходил из одной семьи в другую. Мальчика, который был лишним ртом, не встретили с распростёртыми объятьями.

1Алып баручы: Нәни Габдулланың бала чагы Кырлай дигән авылда Сәгъди  абзый гаиләсендә үткән. Кырлайда яшәгән вакытын ул гомеренең иң бәхетле, иң күңелле чагы дип атый. Малай Кырлайның табигатенә, урманнарына, саф сулы инешләренә гашыйк була.

2Алып баручы: Скитания Тукая закончились неожиданно: его взяла на воспитание семья  Сагди абзый из деревни Кырлай. Годы, проведенные в Кырлае, поэт считает самыми счастливыми, самыми радостными мгновениями своей жизни. Он влюбился в природу, леса, чистые родники Кырлая.

        ( Г.Тукайның “Туган авыл”)   музыка.

Шигырь «Туган авыл» ( «Родная деревня»)

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

                 «Танец девушек»  (муз.А. Абдуллина)

Стихотворение «Ласточка» («Карлыгач»)

Недавно ласточка, что сердцу так мила, 
Там, над окном моим, гнездо себе вила, 
Таскала глину в остром клювике своём, 
Из глины строила она красивый дом.

Трудилась долго, возводя свой лёгкий кров, 
А после вывела хорошеньких птенцов. 
Чтобы сыта была вся птичья детвора, 
Жучков и мошек мать приносит им с утра.

Пусть непогода на дворе и ночь темна, 
Не шевельнётся в тёплом гнёздышке она, 
Укроет голову тихонечко крылом 
И сладко спит она, окутана теплом.

И что ей молния и гром, что шум людской! 
Спит крепко ласточка, и дорог ей покой. 
Чтоб ни случилось на земле, ей нет забот — 
Она и клювиком своим не поведёт.

        Күбәләкләр биюе. (Танец бабочек) (Ф.Яруллин “Дет.сюита Танец бабочек”)

Залга кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкләрне куа,  тотмакчы була.   Күбәләкләр очып китәләр, бер күбәләк кала.

Кыз:           Нинди матур күбәләк!

                Сөйләшикче бергәләп.        

  “Бала белән күбәләк”  ( Г. Тукай сүзләре.)

Кыз:          Әйт әле, Күбәләк,

        Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

        Армыйсың син ничек?

        Ничек соң тормышың?

        Ничек көн күрмешең?

        Сөйләп бирче тезеп,

        Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

        Болында, урманда;

        Уйныймын, очамын

        Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

        Тик гомерем бик кыска:

        Бары бер көн генә, -

        Бул яхшы, рәнҗетмә

        Һәм тимә син миңа!

        

(Тат.хал.көе «Курай»)

1Алып баручы:  Кырлайда Габдулла беренче тапкыр хәреф танырга, укырга – язарга өйрәнә. Сәгъди абзый гаиләсендә ул тугыз яшенә кадәр яши, аннан Уральскийда аның апасы Газизә табыла. Газизә апасы Габдулланы шәһәргә алып китә. Анда мәдрәсәдә һәм аның  каршындагы рус классында укый. Габдулла бик әйбәт укый. Уральскийда (Җаекта) ул үзенең әсәрләрен яза башлый.

2Алып баручы:  В Кырлае Габдулла впервые пошёл в школу, научился читать и писать.  В семье Сагди абзый Габдулла жил до девяти лет,  потом в Уральске  нашлась его родственница - сестра Газиза.  Она забрала его к себе. В старинном городке уральских казаков Габдулла учился в медресе (мусульманская школа) и посещал «русский класс». Учился Габдулла очень хорошо. В Уральске Тукай стал известным поэтом.

Стих «Бедняга Заяц» («Бичара куян»)

— Заяц серый, Заяц мягкий, что с тобой? 
Отчего ты, Заяц, ходишь сам не свой?
— О душа моя, да ты еще малыш! 
Знай: от горя поневоле загрустишь.
Жили дружно мы с Зайчихою вдвоем, 
И зайчата резво прыгали кругом.
Составляли мы единую семью, 
Тихо радовались мирному житью.
Волк зубастый наших детушек поел, 
Хоть бы вовсе он, разбойник, околел!
И Зайчиху потерял я в тот же год. 
Только вспомню я, тоска меня берет.
Злой Охотник с гончей лесом проходил, 
Увидал бедняжку, выстрелил — убил.
Я с тех пор и ем — не ем и пью — не пью, 
Одинокий, все грущу да слезы лью.

Инсценировка «Кызыклы шәкерт»

- Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

- Ник болай газаплыйсыңболай син, мин бит әле кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болынннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

(Р.Яхин «Җәйге кичләр» Бишек җыры).

1Алып баручы:  Аннан Габдулла Тукай Казанга кайта. Газета – журналлар чыгаруга зур өлеш кертә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә. Хәтта больницада үлем түшәгендә ятканда да шигырьләр яза.

2Алып баручы:  Потом Габдулла Тукай возвращается в Казань. Внёс большой вклад в выпуск газет – журналов.  До последних дней своей жизни он творил. Даже при смерти, когда лежал в больнице он писал стихи.

Шигырь «Безнең гаилә» («Наша семья»)

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Шигырь «Шаян песи» («Озорной котёнок»)

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига: 
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.
"Күлмәгем кайчан бетәр?" — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.
Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; 
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; 
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе; 
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

            Под музыку появляется Шурале. Танцует.

( Музыка уйный, шүрәле керә). Ф. Яруллин  «Танец ведьм».

Шүрәле: Нигә миннән башка гына бәйрәм итәсез. Хәзер кети - кети итеп алам.

1Алып баручы: Ярар инде, ачуланма, Шүрәле. Онытып җибәргәнбез. Син бит бәйрәмебезнең иң зур кунагы, Әйдә, уз, рәхим ит.

Шүрәле: Ә-ә-ә, шулаймы. Ә мин сезгә күчтәнәч алып килдем, Әйдәгез уйнап алыйк.

Уен (скакалка белән)

1Алып баручы:  Рәхмәт Шүрәле, балаларга шундый матур уен алып килгәнсең. Син утырып ял итеп ал, ә без Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәяхәт итүебезне дәвам итәбез.  Без Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр укырбыз, ә сез нинди әсәрләрдән өзек икәнен әйтергә тиеш.

2Алып баручы:  Мы будем зачитывать отрывки из произведений Г.Тукая, а вы должны разгадать из какого произведения отрывки.

(тат.хал.көе)

Шүрәле” әкиятеннән өзек:

....Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,

Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора,

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.......

«Шурале»:

Месяц, тени на поляне, только парень делу рад,

Позабыл где лево – право, щепки в стороны летят!

Отдохнуть едва собрался: пот ручьём, топор в руке –

Ба! Чудные чьи – то вопли слышит он невдалеке.

Кызыклы шәкерт! Шигыре

Ах, җүләр маэмай! Тырыш  яшьләй, - зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач, буыннар, эш белү уңайсыз ул!

«Забавный ученик»

Глупый пёс не разумеет – нет уж, сызмала учись!

Кости к старости твердеют, не согнёшься, как ни гнись!

«Бала белән күбәләк»

 -  Мин  торам кырларда, болында, урманда

Уйныймын, очамын, якты көн булганда.

«Малыш и Мотылёк»

На зелёной лужайке       Живу я, дружок,

Над лужайкой летаю        В погожий денёк.

“Су анасы”

.....Чәчләрен  үргәч тарап , сикерде  төште суга ул,

Чумды да китте, тәмам юк булды шунда ул.

....Инде мин әкрен гына килдем дә  кердем басмага;

Җен оныткан, ахры,  калган тарагы басмада....

«Водяная»

Причесалось чудо – юдо и в мгновение одно

В озеро – бултых! – нырнуло и ушло к себе на дно.

Тут уж я собрался духом, вышел из листвы густой…

На мостках, забытый ведьмой, блещет гребень золотой!

1Алып баручы: Менә Шүрәле күрдеңме инде безнең балалар нинди уңганнар, яхшы беләләр.

2Алып баручы: Вот такие  у нас ребятки, Шурале! Молодцы!

Шүрәле: Афәрин, балалар! Сездә бик күңелле икән, сез миңа бик ошадыгыз. Минем бит әле сезгә тагын бер күчтәнәчем бар. ( Шүрәле күчтәнәч тарата)

Ярый балалар,  миңа инде урманыма кайтырга кирәк. Мин сезгә тагын кунакка килермен. Ә хәзергә саубулыгыз!!!

(Балалар саубуллашалар).

1Алып баручы: Менә, дусларым, нинди матур кичәбез ахырына якынлашты. Бөек  шагыйребез Габдулла Тукайны онытмагыз, аның иҗаты белән кызыксынып торыгыз. Габдулла Тукай иҗат иткән “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.

     (“Туган тел”  җыры башкарыла.)

                       «Туган тел» («Родной язык»)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

2Алып баручы: На этом праздник посвященный Г. Тукаю подошел к концу. Любите свою Родину, читайте стихи и сказки  Тукая.

(“Туган тел”  җыры башкарыла.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект развлечения для детей подготовительной группы "Звёздный час"

Цель: Уточнить знания детей о родной Белгородчине, воспитывать гордость за людей, прославивших ее....

Конспект занятия для детей подготовительного к школе возраста «Наша армия»

Конспект организованной образовательной деятельностидля детей подготовительной группы по теме«Наша армия»Задачи приоритетной образовательной области:Познавательное развитие:...

Конспект развлечения для детей подготовительной к школе группы «Наша Армия родная»

Создать радостное настроение от праздника. Развивать ловкость , меткость , быстроту реакции....

Конспект занятия для детей подготовительной к школе группы «Наша малая Родина - Ново Переделкино»

Цель: воспитывать любовь к своей малой Родине, любовь к родным местам, чувство гордости за свою страну.Задачи:- развивать у детей чувство патриотизма;- закреплять знания детей о родном городе, районе...