Инша "Мин тәрбияче"
статья на тему

Эссе на татарском языке "Мин тәрбияче"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эссе46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Инша

И туган тел, и матур тел.

Әткәм – әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Габдулла Тукай

     Чиксез кадерле булган балачак елларымны искә төшерәм. Әни сөте белән  ана телемә,  мәдәнияткә, үземнең халкымның гореф – гадәтләренә мәхәббәт сеңде. Ана телем миңа әби – бабайлар, үткәннәр турында сөйләде.

  Еллар узды. Мин укыдым һәм китаплар диңгезе буйлап йөздем, хыял канатында үземне укытучы яки тәрбияче итеп күз алдына китерә идем.

      Көнчыгышта тәрбияченең хезмәтен төрле үсемлекләр үстерүче  бакчачы һөнәре белән чагыштыралар: бер үсемлек яктылык, икенче төрлесе күләгә ярата. Бер төрлесе елга ярын, икенчесе тау биеклеген ярата. Һәрберсенә аерым тәрбия, фәкать аңа гына кирәк булган карау кирәк, башкача ул үсмәячәк тә!  Мин тәрбиячене теория  белән дә, практика  белән да таныш булган, бөтен йөрәген балаларга чыгарып салган  остаз лип саныйм.

    Менә ничә еллар инде мин үземнең яраткан эшем – балаларга татар телен өйрәтү белән шөгыльләнәм. Үземдә тәрбияләнүче балаларны телнең матурлыгын,  шигърилеген күрергә өйрәтәм. Минем изге теләгем булып башта ук татар теле дәресләрен балаларга  белемнәр генә түгел, ә  рухый рәхәтлек тә  бирүче шөгыльләргә әверелдерү иде.  Балалар бакчасында эшли башлаган беренче елларымда ук,  мин бу теләккә  балаларның дусты булып, аларның  кызыксынуларын хуплап кына ирешәчәгемне    аңладым. Мин төрле уеннар: дидактик, сюжетлы - рольле, өстәл уеннары, аерым бер бала белән генә уйнала, күмәк  коллектив  белән уйнала торган уеннар эзли, уйлап таба башладым.

     Шулай ук  кызыклы проектлар буенча эшли  башладым: “Баланы этномәдәни дөньяга туган якны өйрәнү  чаралары аша кертү”, “Төбәк компоненты аша балаларны музей педагогикасының белем процессына  кертү”, “Татарстан Республикасы язучыларының һәм шагыйрьләренең әдәби мирасы». Бу проектларның максаты булып балаларда патриотик хисләр тәрбияләү,  татар мәдәниятенең үткәне белән таныштыру,  татар халкының тарихы, гореф – гадәтләре турында күзаллауларын формалаштыру, балаларны  матур әдәбиятка җәлеп итү тора.

     Туган якны өйрәнү чараларына  зур әһәмият бирәм. Татарстан Республикасына, үзебезнең районга, туган шәһәргә  багышланган шөгыль - сәяхәтләр уздырам. Бу дәресләрдә балалар үзләренең ватаннары, танылган якташлары турында беләләр.  Аларда горурлык хисләре уяна, олыларның ни белән янулары, кызыксынулары турында   аңлый башлыйлар.

    Хәзерге заманның иң төп бурычы булып татар халкының мәдәниятен,  аның меңъеллык тарихын саклау тора, бу бурычлар татар теле шөгыльләрендә үтәлә дә инде. Татар халкының гореф – гадәтләре белән таныштыру  - күпмилләтле Рәсәй халыкларына хөрмәт белән карауга булышлык итә.

   Туган тел һәрбер баланың йөрәген  халык теленең серләре  берләштерә, аның мәдәниятенә җеп суза  һәм күпсанлы буынны данлый. Туган тел кешелекне,  үткәнне хәзерге белән, әби – бабайлар тормышын  безнең тормыш белән берләштерә.  Туган тел аша бала үзенең халкының улына әверелә.  

     Менә ни өчен  туган тел мәдәниятен тәрбияләү һәм туган телдә иҗат итү бик җаваплы эш! Балаларны татар теленә өйрәткәндә, мин үземнең эшемдә балаларны  аралашырга гына түгел, ә тормыш таләп иткәнчә, тормышка яраклаша белгән  шәхес тәрбияләүгә булышлык итүче  хәзерге заман алымнарын кулланам.

     Үземнең максатымны балаларда телнең төрле мөмкинлекләрен формалаштыруда күрәм.  Җентекләп җыелган уеннар телне өйрәтүне кызыклы һәм маҗаралы эшчәнлек  итәргә  ярдәм итә.

      Теге яки бу халыкның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнгән татар  теле дәресләре  туган телне саклауда зур роль уйный,  шулай ук миндә тәрбияләнүче балаларны мәдәни мираска, татар халкының рухый байлыкларына  җәлеп итәргә булышлык итә.

    Мин – тәрбияче һәм моның белән горурланам!

Мин миндә тәрбияләнүче балалар үскәч, олы кешеләр булгач,  минем тырышлыгымны бәяләрләр дип уйлыйм.  Алар  бөек  яки танылган кешеләр булмасалар да, яңа планеталар яки физика законнарын  ачмасалар да, яхшы күңелле, гадел, намуслы  булырлар, аларның бу  планетада булулары бәхет икәнен, кешенең Җирдә яшәвенең мәгънәсен тоеп, тормышка шатланып, тирә – юньгә  төзек  караш белән яшәрләр.

     Ә мин...Ә мин аларның һәрберсендә минем йөрәгемнең кисәкчәсе һәм минем хезмәтем барлыгын, минем тырышлыгымның бушка китмәвен   белеп яшәрмен!

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Бик кирәкле, затлы тел!

Шәйхи Маннур

ЭТО НА СЛАЙДЫ !!!  Мое педагогическое кредо: «Судьба моя- я воспитатель! И нет профессии нужней!»

Формула успеха: У- усердие; С – самообразование,  П – преданность делу, Е - единомыслие, Х - характер

Педагогическая философия: достучаться до самых сокровенных уголков детской души. Помочь поверить в себя.

 

  Эльмира Х  1. Мой край родной, республика моя! 
Слова старинной песни, как молитва,
Звучат в душе: «Ты, странствуя вдали, 
Жизнь постигай, не рви лишь кровных нитей. 

Лейсан Н   2. В истории твоей — мои истоки, 
Грядущее твое — 
                             во мне живет... 
Ты расцветаешь, Родина, — 
                                    в восторге 
Душа моя тем цветом расцветет. 

Файруза Р 3. Не забывай родной своей земли...» 
И где бы ни скитались по чужбине, 
Живет в нас, возвышая и храня,
Твой светлый лик, вовеки негасимый,
Мой край родной, республика моя! 

перед танцем Татар теле минем туган телем.

Сөйләшүләр рәхәт шул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган  һәркемгә.

Дон ялар киң, анда илләр бик күп,

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-тәрбияче"

                                      Бала- җаның,            ...

Мин - тәрбияче

Эссе на татарском языке....

Авазларны ныгытуда тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге

Методические рекомендации по организации совместной работы логопеда и воспитателя...

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.

Иртә…  Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...

Эссе "Мин ни өчен тәрбияче?"

Бу эшемдә мин ни өчен тәрбияче булуым һәм бу һәнәрне яратып эшләвем турында яздым.Күп еллартәрбияче булып эшләвем моның дәлиле булып тора....