"Уенлы балачак"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Салимуллина Гузель Агзамовна

Мероприятие с детьми с использование татарского фольклора

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_meropriyatiya_salimullina_g.a.docx20.7 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа-Савин районының

“145нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Сценарий мероприятия на татарском языке,

построённый на основе татарского фольклора

“Уенлы балачак”

(татар халык уеннары,

татар телендә булган

уеннарга нигезләнеп төзелгән чара)

Автор-төзүче: 

        тәрбияче Салимуллина Г.А.

Белем бирү өлкәсе: “Сөйләм теленең үсеше”

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: “Социаль-аралашу үсеше”, “Танып-белү үсеше”, “Физик үсеш”, “Сәнгати-эстетик үсеш”

Максатлар:

1. Татар халык уеннарын, татар телендә булган уеннарны өйрәтү, аларга карата кызыксыну, ярату уяту.

2. “Көз” ел фасылы турындагы белемнәрен ныгыту.

3. Балаларның урманда яшәүче хайваннар белән таныштыруны дәвам итү,  аларның нәрсә белән тукланулары турыныда күзаллауларын киңәйтү.

4. Балаларда дуслык, бердәмлек, бер-береңә ярдәмлек тәрбияләү.

5. Сөйләм телен үстерү.

6. Балаларда сәхнәдә уйнау күнекмәләрен тәрбияләү.

Методик алымнар:

  1. Әңгәмә
  2. Сорауларга җавап бирү
  3. Уенчыкка карап сөйләү
  4. Җыр, музыка куллану

Чара барышы:

Музыкаль залда өй макеты куелган. Сәхнә  милли бизәкләр белән бизәлгән. Татар халык көе “Галиябану”(курай) уйный. Балалар тәрбияче белән өй янына киләләр, ишек шакыйлар.

Тәрбияче белән балалар бергә: 

Исәнмесез-саумысыз

Нигә ишек ачмыйсыз

Шакый-шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?!

Әби (татар теле тәрбиячесе) кулында уенчык песи белән өйдән чыга:

Исәнмесез,балакайларым! Ишетмәдем, балаларым. Менә песием Миябикәм

белән сагынып беттек үзегезне.

Бала: Әбекәй, минем бар пескәем.

            Миябикә кызык та соң

            Мыр-мыр-мыр итә итә

            Әбиемнең итәгендә

            Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

Әби: Йоклап китте инде Миябикә. И, балалр күрегез тышта әнә килә көз.

Тәрбияче: Әйе, әйе күрәбез.

                  Көз килгәнен беләбез.

Көз белән балалар җыры.

Г. Гараева музыкасы һәм сүзләре

- Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

- Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор hәм алмалар.

- Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

- Кәрзинемдә яңгырлар

Кызыл, сары яфраклар.

Тәрбияче: Бик матур җырлыйсыз, балалар! Әйдәгез, уйнап алабыз!

Уен “Күрсәт әле үскәнем”

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар.

Әби:Әфәрин, балалар! Бик матур уйныйсыз! Барын да беләсез!

         Карагыз, әле, карагыз балалар

         Мияубикә нишли?

Балалар: Туп белән уйный!

Тәрбияче: Әбекәй, безнең балалар да туп белән уйнарга яраталар.

“Күңелле туп” уены

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: куян

Тәрбияче: Куян нәрсә ярата?

Балалар: Куян кишер, кәбестә ярата!

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: тиен

Тәрбияче:Тиен нәрсә ярата?

Балалар: Тиен чикләвек ярата!

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: керпе

Тәрбияче:Керпе нәрсә ярата?

Балалар: Керпе алма ярата!

Әби:Хайваннарны беләсез икән, зирәк икәнсез!

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер балалар, бергәләшеп, җырлап-уйнап күрсәтик.

Кайда безнең кулларыбыз?

Ф.Шәймәрданова музыкасы һәм сүзләре

 Кая безнең кулларыбыз?

Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар,

Күңелле бии куллар!

Тәпиләребез күренми,

Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр,

Матур итеп бииләр!

Кайда минем балалар?

Кайда юкка чыктылар?

Менә, менә ич алар,

Минем нәни балалар!

Әби: И балакайларым, нинди матур уен! Без дә кечкенә чакта җырлар җырлый-җырлый гөрләп яшәгән идек! “Яшерәм яулык” уенын искә төшердем әле.

Тәрбияче:

Уйныйк әле, уйныйк әле!

Уйныйк әле бергәләп

Бергә булган вакытларны

Отныта алмаслык итеп.

“Яшерәм яулык” уены

Әби:Карыйм да мин сокланам сезгә. Зур рәхмәт, балалар, бергәләп күңел ачтык. Элекке заман уенын искә алдыгыз.  Көз ул уңыш җыю вакыты. Минем дә бакчамда тәмле алма өлгергән иде. Менә сезгә тәмле күчтәнәч.

Тәрбияче: Сиңа бүләк итеп, әбекәй, безнең балалар матур уен бүләк итәләр. “Чума үрдәк, чума каз”

Җырлы-биюле татар халык уены

Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!

Көннәрегез гел аяз булсын,

Илләребез тыныч булсын!

Әби: Балалар, акыллы, тәүфыйклы булып усегез! Саубулыгыз!

Балалар: Саубулыгыз!

Использованная литература:

1. Устерешле уеннар: методик кулланма / З.М. Зарипова, Р.С. Исаева. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе. 2013. – 128 б.

2. Әй уйныйбыз, уйныйбыз… Балалар бакчасында тәрбиячеләре hәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. 224 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балачак бәйрәме

1 июнь - балаларны саклау көне...

"Хуш балачак"

открытое занятие...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....