Балачак бәйрәме
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учереждениесе
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме.
(1 июнь – балалар яклау көненә багышланган сценарий)
Музыка җитәкчесе:
Басыйрова Чулпан.
АКТАНЫШ 2011
Балачак бәйрәме.
1 бала. Исәнмесез. Без “Алтынчәч” балалар бакчасыннан. Без дә бүген бәйрәмгә килдек. Нинди бәйрәм икәнен барыбыз да аңладык. Бүген 1 июнь – балаларны яклау көне.
2 бала. Без балалар – кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы.
1 бала. Әйе, ................, дөрес әйтәсең, кешелекнең киләчәге безнең кулларда. Шуңа күрә өлкәннәр безнең сәламәт һәм бәхетле булып үсүебез өчен һәрвакыт кайгырталар. Менә шуңа да 1 июнь – халыкара балаларны яклау көне!
3 нче бала. Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
4 нче бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә лә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
1 бала. Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,
Үзе бәйрәм - балачак!
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак.
“Тылсымлы мизгел” җыры.
2 бала. Балалар – иң зур көч
Балалар – киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак.
3 бала. Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап – биеп
Атадык без бу бәйрәмне
Балачак бәйрәм диеп.
“Күмәк татар биюе”
4 бала. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,
Без - дөнья балалары:
Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез!
Без сездән тынычлык белән
Бәхет тәлап итәбез.
1 бала. Сез " чәчәкләр" дисез безне,
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар.
2 бала. Чәчәктәй безнен балачак,
Киң безнең юлларыбыз.
Туган илнең иң бәхетле
Кызлары, уллары без.
3 бала. Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм - балачак!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Хуш балачак"
открытое занятие...
"Әкиятләр иленә сәяхәт" "Күңелле балачак" "Без табигать балалары" "ЗОЖ" "Урман безнең дустыбыз"
открытое мероприятие...
БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК
Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...
ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”
ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК” ...
Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак
Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию...
"Уенлы балачак"
Мероприятие с детьми с использование татарского фольклора...
Балачак бэйрэмнэре
Дошкольный возраст - благоприятный период для приобщения детей к истокам народной культуры, способной возродить преемственность поколений, передать нравственность устам.Фольклорные...