"Уйнап өйрәнәбез" уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Гапсалямова Лилия Асхатовна

уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының “104 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Уйнап өйрәнәбез”

уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек

Әзерләде һәм үткәрделәр:

Гапсалямова

Лилия Асхатовна

I квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячесе

Казан, 2017 ел.

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Тәрбия бурычы: Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Гади диалогта катнаша белү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Өйрәнелгән лексик материалны сөйләмдә активлаштыру.

Методик алымнар һәм чаралар: уен ситуацияләре, сюрприз моменты, сораулар, үстерешле күнегү “Аудиоязмага кушылып җырлау”, дидактик күнегү, хәрәкәтле уен.

Җиһазлау: уенчыклар (аю, куян, эт, песи, курчак, туп), бизәлгән тартма, “посылка”, “кулъюгыч”, сөлге,  ашамлыклар муляжлары (ипи, алма, сөт, чәй), “табын”, зур һәм кечкенә туплар, зур һәм кечкенә кәрзин, аудиоязмалар “Су”, “Туп”.

Сүзлек өстендә эш: проект буенча сүзләрне, сөйләм үрнәкләрен кабатлау.

Алдан үткәрелгән эш: “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплектының “Минем өем” проекты буенча эшчәнлек. Аудиоязмалар сайлау, ата-аналар белән әңгәмәләр.

 Эшчәнлек төзелеше:

  1. Оештыру моменты, сәламләү.
  2. Уен ситуациясе “Уенчыклар кибетендә”.
  3. Сюрприз моменты.
  4. Уен ситуациясе “Танышу”.
  5. Үстерешле күнегү “Аудиоязмага кушылып җырлау”.
  6. Уен ситуациясе “Кунакны сыйлыйбыз”.
  7. Дидактик күнегү “Нәрсә? Нинди? Ничә?”
  8. Хәрәкәтле уен “Туп”.
  9.  Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Поздоровайтесь с гостями.

Балалар: Исәнмесез!

Кунаклар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Спросите, как у них дела.

Балалар: Хәлләр ничек?

Кунаклар: Хәлләр әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Ребята, сегодня Акбай и Мияу не успели прийти к вам на занятие. Пока их нет, предлагаю вам сходить в магазин и купить им в подарок игрушки.

Уен ситуациясе “Уенчыклар кибетендә”

Тәрбияче: Мин – сатучы.

Сөйләм үрнәге:

Тәрбияче: Нәрсә кирәк?

Бала: Куян (аю, песи, эт, туп, курчак) бир әле.

Тәрбияче: Нинди куян (аю, песи, эт, туп, курчак)?

Бала: Зур (кечкенә), матур, чиста, әйбәт куян (аю, песи, эт, туп, курчак).

Тәрбияче: Ничә куян (аю, песи, эт, туп, курчак)?

Бала: Бер (ике, өч, дүрт, биш) куян.

Тәрбияче: Мә куян.

Бала: Рәхмәт.

Уенчыкларны балалар матур тартмага салып куялар.

Ишеккә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Ребята, кто-то к нам пришёл. Спросим – кто там?

Балалар: Кем анда?

Тәрбияче: Никто не отвечает. Спросим – ты кто?

Балалар: Син кем?

Почтальон: Мин – Почтальон. Сезгә – посылка. Кул куегыз. Почтальон зур тартма тартып кертә. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Рәхмәт. Сау булыгыз. Карыйк әле, нәрсә бу?

Тартмадан Чебурашка чыга.

Тәрбияче: Син кем?

Чебурашка: Мин – Чәбурашка. Сез кем?

Тәрбияче: Мин – Лиля Асхатовна. Бу – балалар.

Чебурашка: Мин бик шат.

Уен ситуациясе “Танышу”. Чебурашка балалар белән таныша.

Сөйләм үрнәкләре.

Чебурашка: Син кем?

Бала: Мин – Амина. Мин – кыз.

Чебурашка: Рәхмәт, мин бик шат.

Чебурашка: Син кем?

Бала: Мин – Виталик. Мин – малай.

Чебурашка: Рәхмәт, мин бик шат.

Чебурашка: Син Оля?

Бала: Юк, мин  – Вика. Мин – кыз.

Чебурашка: Рәхмәт, мин бик шат.

Чебурашка: Син Эрик?

Бала: Әйе, мин  – Эрик. Мин – малай.

Чебурашка: Рәхмәт, мин бик шат.

Чебурашка: Слава, син малай?

Бала: Әйе, мин  – малай. Мин – Слава.

Чебурашка: Рәхмәт, мин бик шат.

Тәрбияче: Ребята, Чебурашка пришёл к нам в гости. Предложите ему сесть рядом с вами.

Балалар: Чебурашка, кил монда, утыр.

Чебурашка: Рәхмәт, мин утырам.

Тәрбияче: Вы хотите угостить Чебурашку?

Балалар: Да.

Тәрбияче: Прежде чем пригласить гостя к столу, что надо сделать?

Балалар: Пригласить помыть руки.

Тәрбияче: Правильно, как мы позовём Чебурашку?

Балалар: Кил монда, кул ю!

Тәрбияче: Вика, помоги Чебурашке помыть руки.

Вика: Чебурашка, кил монда, кул ю!

Аудиоязма “Су”

Мә су, мә су

Бит, кулны ю.

Чиста су, чиста су,

Ю, ю, ю.

Балалар: Рәхмәт, балалар. Кул нинди?

Балалар: Кул чиста.

Тәрбияче: Хәзер Чебурашканы өстәл янына чакырыйк.

Балалар: Чебурашка, кил монда, утыр.

Чебурашка: Рәхмәт, мин утырам.

Уен ситуациясе “Кунакны сыйлыйбыз”. Балалар Чебурашканы сыйлыйлар.

Сөйләм үрнәкләре:

Бала: Чебурашка, мә ипи, аша.

Чебурашка: Рәхмәт, мин ипи яратам.

Бала: Чебурашка, мә алма, аша.

Чебурашка: Рәхмәт, мин алма яратам.

Бала: Чебурашка, мә чәй, эч.

Чебурашка: Рәхмәт.

Бала: Чебурашка, мә сөт, эч.

Чебурашка: Рәхмәт.

Тәрбияче: Ребята, спросите, понравились ли Чебурашке наши угощения?

Балалар: Ипи тәмле(ме)?

Чебурашка: Әйе, ипи тәмле.

Балалар: Алма тәмле(ме)?

Чебурашка: Әйе, алма тәмле.

Балалар: Чәй тәмле(ме)?

Чебурашка: Әйе, чәй тәмле.

Балалар: Сөт тәмле(ме)?

Чебурашка: Әйе, сөт тәмле. Рәхмәт сезгә, тәмле булды!

Дидактик күнегү “Нәрсә? Нинди? Ничә?”

Чебурашка (тупларга күрсәтеп): Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Туп.

Чебурашка: Нинди туп?

Балалар: Зур туп, кечкенә туп.

Чебурашка: Ничә кечкенә туп? Сана.

Балалар: Бер, ике, өч, дүрт, биш. Биш туп.

Чебурашка: Ничә зур туп? Сана.

Балалар: Бер, ике, өч, дүрт, биш. Биш туп.

Тәрбияче: Кем малай?

Малайлар: Мин – малай.

Тәрбияче: Малайлар, килегез монда. Мә зур туп, уйна. (малайларга туплар өләшелә)

Малайлар: Рәхмәт.

Тәрбияче: Кем кыз?

Кызлар: Мин – кыз.

Тәрбияче: Кызлар, килегез монда. Мә кечкенә туп, уйна. (кызларга туплар өләшелә)

Кызлар: Рәхмәт.

Хәрәкәтле уен “Туп”

Туп – туп, зур туп

Сикер – сикер, зур туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Сикер – сикер, зур туп.

Туп – туп, кечкенә туп

Сикер – сикер, кечкенә туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Сикер – сикер, кечкенә туп.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Булдырдыгыз. Тупларны кәрзингә салыгыз. Рәхмәт. Я предлагаю вам, подарить Чебурашке мячики, чтобы он тоже научился играть в эту интересную игру.

Балалар: Чебурашка, мә туп, уйна.

Чебурашка: Рәхмәт сезгә, балалар. Можно ли мне остаться у вас, я хочу ещё с вами поиграть.

Тәрбияче: Конечно же, Чебурашка, оставайся. Ребята с удовольствием поиграют с тобой. Подарки Акбай и Мияу я передам, а вы, ребята, идите и покажите Чебурашке свою группу и расскажите в какие игры вы любите играть.

Чебурашка: Сау булыгыз, кунаклар.

Балалар: Сау булыгыз!

Чебурашка балалар белән бергә, кунаклар белән саубуллашып, чыгып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...