"Урман мәктәбе"мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен интеграль эшчәнлек
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Максат: Балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар:

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү,тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү;сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланылышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәлатен,бәйләнелешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: урманга сак караш һәм эшчәнлек аша балалар белән образларга кереп ,төрле кызыклы биремнәрне үтәргә кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Танып белү”, “Аралашу”, “Куркынычсызлык”, “Хезмәт”, “Музыка”, “Социальләштерү”, Физик культура”, “Граммотага өйрәтү”.

Сүзлек өстендә эш: ышанычлы,ышандыручан,тәрбияле,уңган,түземле,тырыш,сыйныф,линейка.

Алдан үткәрелгән эш:

*сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”.

*мәктәп,укучы,укытучы турында әңгәмә;

*мәкальләр өйрәнү;

* “Урман” турында белемнәрен киңәйтү.

Әсбаплар: рәсемнәр,ребус (“мәктәп” сүзенә), “Серле агач” һәм андагы саннар,һәр балага җәнлек маскалары.

Таратма : саннар һәм хәрефләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_mktbeachyk_shogel.docx24.49 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

Тема: “Урман мәктәбе”.

 

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  өчен интеграль эшчәнлек).

Максат: Балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар:

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү,тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү;сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланылышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәлатен,бәйләнелешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: урманга сак караш һәм эшчәнлек аша балалар белән образларга кереп ,төрле кызыклы биремнәрне үтәргә кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Танып белү”, “Аралашу”, “Куркынычсызлык”, “Хезмәт”, “Музыка”, “Социальләштерү”, Физик культура”, “Граммотага өйрәтү”.

Сүзлек өстендә эш: ышанычлы,ышандыручан,тәрбияле,уңган,түземле,тырыш,сыйныф,линейка.

Алдан үткәрелгән эш:

*сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”.

*мәктәп,укучы,укытучы турында әңгәмә;

*мәкальләр өйрәнү;

* “Урман” турында белемнәрен киңәйтү.

Әсбаплар: рәсемнәр,ребус (“мәктәп” сүзенә), “Серле агач” һәм андагы саннар,һәр балага җәнлек маскалары.

Таратма : саннар һәм хәрефләр.

                           Эшчәнлек төзелеше.

1.Кереш. Уңай психологик халәт булдыру.

2.Төп өлеш:

1.А.Алишның  “Куян кызы” әкиятен искә төшерү.

2.Уен. “Сорау-җавап”.

3.Ребус чишү. “Мәктәп” сүзе килеп чыга.

4.Мәсьәләләр чишү.

5.Ял минуты. “Җәнлекләр турында”.

6.Кызыклы биремнәр.

7. “Урман” турында табышмак әйтү.Мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерү.

8.Сюрприз момент “Шүрәле”нең керүе.

 3. Йомгаклау. Сәяхәт вакытында алган хис-тойгылары белән уртаклашу.

                         Эшчәнлек барышы:

1.Кереш.

(Залда балалар ярымтүгәрәк ясап,урындыкларда утыралар.Тәрбияче тылсымчы булып керә).

Т:-О,монда балалар җыелганнар икән?

-Сез кайсы төркем балалары соң?

Б:-Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.

Т:-Ә сез мине таныйсызмы соң?

Б:-Әйе,сез тылсымчы.

Т:-Әйе,дөрес ,балалар,мин тылсымчы.

Т:-Балалар,сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Б:-Әйе.

Т:-Сезнең кая барасыгыз килә?

Б:-Урманга.

Т:-Урманда нәрсәләр яши?

Б:-Җәнлекләр.

Т:-Әйдәгез,мин сезне шушы тылсымлы таягым белән урман җәнлекләренә әверелдерәм.

Күзләрегезне йомыгыз.(Тылсымчы тылсымлы таягы белән селтәнеп,тылсымлы сүзләр әйтә):

-“Крабли,крабли,бом!”

(3 кә кадәр саныйлар һәм күзләрен ачалар,барысының да башларында  урман җәнлекләре маскалары була).

          ( “Урман” тавышы ишетелгән музыка яңгырый).

Т:-Игътибар,игътибар,барлык укырга керүче җәнлек балаларын,белемнәрен һәм мәктәпкә керергә әзерлекләрен белер өчен “Ябалак апа” үзенең мәктәбенә дәшә.

(Җәнлек маскалары кигән балалар,тәрбияче янына чыгалар,паласка билгеләнгән урынга киләләр).

Т:-Рәхим итегез,дусларым.О,минем урманымда быел мәктәпкә барырга теләгән җәнлек балалары шактый икән.Димәк,сезнең мәктәпкә барасыгыз килә?

Б:-Әйе.

Т:-Яхшы,әйдәгез мин башта сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм.

*Бергәләшеп без басыйк,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле көннәр теләп,

Эшчәнлегебезне башлыйк.

(Балалар,бер-берсенә елмаеп,билгеләнгән урынга утыралар).

2.Төп өлеш.

1.Ишектән “Куян кызы”керә.(Куян кызының аякларында киез итекләр).

К.к:-Минемдә мәктәпкә барасым бик килә,мине дә мәктәпкә алып барыгыз әле.

Т:-Җәнлекләрем,карагыз әле,бу куян кызы кайсы әкияттән соң?

Б:-А.Алишның “Куян кызы”әкиятендәге “куян кызы”.

Т:-Әйе,сез дөрес әйттегез.Бу әкияттәге “ куян кызы” нәрсәне дөрес эшләмәгән?

-Б:-Әнисе алып кайткан киез итекләрне салып ташлаган һәм чирләгән.

К.к:-Юк,мин аларны хәзер бер дә салмыйм,гел киеп йөрим.

Т:-Балалар,бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (Балаларның фикерләре әйтелә).

Т:-Димәк,әниләрне һәрвакыт тыңларга кирәк.Салкын вакытта җылы киемнәрне бер дә салырга ярамый.

-Әйдә,куянкай,синдә утыр.Хәзер мин сезнең тапкырлыкларыгызны сынап карыйм.

2.Уен: “Сорауга –җавап”.

Т:-Дусларым,әйтегез әле,1 сентябрьдә без кая барабыз?(Мәктәпкә).

-Мәктәпкә баручыларны кем дип атыйлар?(Укучылар дип).

-Укучылар укый торган бүлмә ничек атала?(Сыйныф).

-Укучылар нинди билгеләрне бик яраталар?(4,5 билгеләрен ).

Т:-Яхшы итеп җаваплар бирдегез. Ягез әле игътибар белән тыңлагыз әле.

-Безнең республикабыз ничек атала?( Татарстан).

-Татарстан гербында нинди хайван сурәтләнгән?

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Бер атнада ничә көн?

-Бер елда ничә ай?

-Атнаның бишенче көне ничек атала?

3.Ребус чишү.

Т:-Яхшы,дусларым,игътибарлы булыгыз,мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм,сезгә күрсәтелгән рәсемнәрнең беренче авазын әйтергә кирәк булачак.Ә бу авазлардан сүз килеп чыгачак.

(Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә,ә балалар рәсене исеме белән әйтеп,беренче авазларын билгеләп,карточкаларны элеп баралар).

Т:-Димәк,нинди сүз килеп чыкты?

Б:- “МӘКТӘП” сүзе килеп чыкты.

-“Мәктәп” сүзе ничә иҗектән торав?(Мәк-тәп-ике иҗектән тора).

-Бу сүздәге сузык авазларны әйтегез әле?([ә]авазы).

-Нинди аваз әле ул?(Нечкә сузык аваз).

-Тагын нинди сузык авазлар була?(Калын сузык авазлар була).

-Булдырдыгыз,рәхмәт.

-Сез, “Мәктәп” турында нәрсә беләсез?(Җыр).

-Әйдәгез җырлап күрсәтегез әле.(Балалар җырның ике куплетын җырлыйлар).

4.Мәсьәләләр чишү.

Т:-Минем нәни дусларым,урманымда бер серле агач үсеп утыра,ләкин ул ни гаҗәп бер дә чәчәк атмый,җимеш тә бирми.Ә менә быел ниндидер серле чәчәкләр атты,аларга саннар язылган булып чыкты.Агач ботагында бирем дә бар.Карыйк әле нәрсә диелгән?

“Әгәр зәңгәр төстәгечәчәкне өзсәң 4 санына арттыр,әгәр сары чәчәкне өзсәң 4 кә кимет!”-диелгән.

(Балалар кул күтәреп җавапларын әйтәләр).

-Агач төбендә саннар бар,ә аларның күршеләрен әйтергә кирәк.(Балаларның җаваплары тыңланыла).

Т:-Яхшы,дусларым,агачтагы биремне үтәдек.Мин сезне сынавымны дәвам итәм.Җәнлекләрем,сез мәсьәлә чишәргә яратасызмы?

Б6-Әйе.

Т:-Ярый,сынап карыйм.

*-Агачлар арасында 12 бүре баласы бар иде,2 се куян артыннан чапты.Ничә бүре баласы калды?

12-2=10 Җ:10 бүре баласы калган.

*Урман аланында 10 гөмбә булган,яңгырдан соң тагын 5 гөмбә үсеп чыккан.Барлыгы ничә гөмбә булган?

10+5=15 Җ: 15 гөмбә булган.

5. Ял минуты.

Т:-Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.Түгәрәкләнеп басыйк.

(Балалар түгәрәк ясыйлар,уртада “Куян кызы” баса.Балалар түгәрәк буенча йөриләр,түбәндәге сүзләрне әйтәләр):

Аю бара урманнан(бер-бер артлы баралар).

Утын җыя учакка(алга таба иеләләр).

Усак астында куян(чүгәлиләр).

Курка икән аюдан(Башларын яшерәләр).

Куян,куян курыкма(сикерәләр).

Аю тими ул сиңа(кул чабалар).

(Уен 2 тапкыр кабатлана).

Т:-Ял итеп алдык,әйдәгез эшне дәвам итик.Мин сезгә берничә кызыклы биремне әйтеп китәм,игътибарлы булыгыз.

6.Кызыклы биремнәр.

*Агач  башында 4 кош утыра,2се карга,ә калганнары чыпчык.Сорау:агач башында ничә чыпчык  утырган? (2 чыпчык).

*Менә кыш җитте .Башта алмагач чәчәк атты,ә аннары 3 слива агачы чәчәк атты.Ничә агач чәчәк аткан?(Кыш көне  агачлар чәчәк атмыйлар).

* Ике куянда ничә аяк?(8 аяк).

*Өч бүредә ничә күз?(6 күз).

*4 төлкенең ничә койрыгы бар?(4 койрыгы бар).

-Сез минем сорауларыма бик матур һәм төгәл җаваплар бирдегез.Молодцы.

7.“Урман”турында табышмаклар әйтү.

1)Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нинди җир бу ,кем белә?  (Урман).

2)Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.(Урман).

3)Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә,

Кайчак ул караңгы ,шомлы,

Исеме аның ,кем әйтә.

-Сез урман турында мәкаль һәм әйтемнәр беләсезме? (Әйе).

-Әйдәгез,тыңлап китик әле.

*Урманга шырпы белән бармыйлар.

*Җимешен аша ботагын сындырма.

*Кошларны рәнҗетмә,каргарлар.

*Кош йомыркаларын ватма,күз яшеңне түгәрсең.

*Урман белән су-табигать күрке.

*Урман тиңсез-хәзинә.

*Урмансызлык-уңайсызлык.

-Сез мәкаль һәм әйтемнәр дә беләсез икән.

8. Шүрәле керә.(Үзенең сүзләрен сөйли-сөйли керә).

-Урманымны күзәтеп йөри идем,ниндидер таныш тавышлар ишеттем,нинди  тавышлар икән бу дисәм,барлык җәнлек балалары монда җыелганнар икән.Сез монда нишлисез соң?

Сез нинди җәнлекләр соң?(Без укырга  керергә теләүче җәнлекләр булабыз).

Т:

-Җәнлекләрем,карагыз әле,кем соң әле бу? Кайсы  әкияттән әле? Һич исемә төшерә алмыйм.

Б:-Бу Г.Тукайның “Шүрәле”әкиятендәге”Шүрәле”.

Ш:-Мин сезне кытыклыйм,кая кайсыгызны кытыклыйм.

Т:-Хөрмәтле,Шүрәле,син  минем җәнлекләремне кытыклама әле,кызган инде,тимә син аларга,алар шундый акыллылар,тапкырлар.

Ш:-Мин инде сезне күптәннән тыңлап торам,Ябалак апагыз биргән биремнәрне төгәл итеп үтисез.Ә минем табышмакларыма җавапларны белерләр микән ,җавапларны дөрес әйтсәләр мин аларга тимим.Башладык.

9.Шүрәленең табышмаклары.

 1)Җәен соры,кышын ак,                 2) Бер нәрсә тегә белми,

Аңа шулай яхшырак.  (Куян)              Энәләр тагып йөри. (Керпе).

3)Җәен урманга патша,                   4)Нечкә билле,көлтә койрыклы.(Төлке)

Кышын кардан да аста.(Аю).

5)Кош түгел –оча,                                      6)Сорыдыр төсе,

Ябалактан курка.                                          Үткендер теше

Чикләвек ярата,                                            Урманда йөри,

Сызгырса урманны яңгырата.(Тиен).         Бозаулар эзли.(Бүре).

7)Утырабыз урманда,                           8)Үлән арасында торам яшеренеп,

Ап-ак эшләпә киеп.                                   Ашыйсың килсә ,ал мине өзеп.(Җиләк).

Киптерә дә,кыздыра да,

Кешеләр безне күреп.(Гөмбә).

Ш:-Сез минем  табышмакларыма җаваплар бирдегез.Сез тапкырлар икәнсез.Мәктәптә дә сынатмассыз дип ышанып калам.(Шүрәле балалар белән саубуллашып,чыгып китә).

Т:-Урман турында сөйләшкәч,тагын бер сорау бирим әле үзегезгә.

-Урман безгә нинди файда китерә?

Б:-Саф һава,җиләкләр,гөмбәләр,чикләвекләр,дару үләннәре,утын,агач бирә.

Т:-Ә кешеләр нинди зыян сала?

Б:-Чүплиләр,таптыйлар,янгын чыгаралар,кошларны ,хайваннарны куркыталар һ.б.

Т:-Балалар,болай эшләргә ярыймы?

Б:-Юк,болай эшләргә ярамый.

Т6:-Әйе,дусларым,без табигатькә зыян салырга тиеш түгелбез,чөнки ул безгә бик күп файда китерә,ә киресенчә аңа ярдәм итәргә тиешбез.

Т:-Җәнлекләрем,сез минем биремнәремә төгәл итеп җаваплар бирдегез,үзегезнең белгәнегезне  күрсәттегез.Мин сезне көз көне ,үземнең  урман мәктәбемдә көтеп калам.

3.Йомгаклау.

(Музыка яңгырый).

-Дусларым,сәяхәтебезне  шуның белән төгәлләп,кире бакчабызга кайтыйк,күзләрне йомыйк 10 нан кирегә русча саныйк.(Балалар саныйлар һәм маскаларын салалар)

-Балалар,сезгә җәнлекләр булып,ябалак апаның биремнәрен үтәү ошадымы?Үзегезне әкияттәге кебек хис иттегезме?

-Сез инде беренче баскычны үтеп барасыз.Ул-балалар бакчасы.Икенче баскыч-ул мәктәп,зур тормыш юлы,белем алу.Ә мәктәптә сез тагын да күп аң-белем алырсыз.Сез безне яхшы билгеләр ,уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанып калабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...