Образовательная деятельность в младшей группе детского сада на тему "Яз көне әбиләрдә кунакта".
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Камалова Лилия Мирзияновна

Данная методическая разработка образовательной деятельности  рекомендована татароязычным воспитателям. Конспект полностью на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү конспекты.

Тема: Яз көне әбиләрдә кунакта.

 Программа эчтәлеге:

  1. Балаларның йорт хайваннары турындагы күзаллауларын киңәйтү; тәрбияче белән бергә йорт хайваны турында кечкенә хикәя (2-3 җөмлә) төзергә, капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне (зур – кечкенә, калын – нечкә) таба һәм куллана белергә өйрәтүне дәвам итү; балаларның аваз ияртемнәрен әйтә белүләрен ныгыту;

 2) балаларның аңга алуларын, монологик сөйләмен үстерү;

 3) балаларда хайваннар тормышы белән кызыксыну тәрбияләү.

   Җиһазлар: видеопроектор, аудиоязма  “Йорт хайваннары тавышлары”, сарай-ширма, уенчыклар: ат – колын, сыер – бозау, сарык – бәрән ; чирәмлек макеты.

Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, социаль шәхес үсеше, физик тәрбия үсеше.

Үткәрү вакыты: 5.04.2017. 

Балаларның яше: икенче кечкенәләр төркеме.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау, сораулар,сүзле уен, дидактик уен,үстерешле уен, ял минуты, компьютер технологияләре алымнарын куллану.

Алдан үткәрелгән эш: төрле материалдан ясалган уенчык йорт хайваннары.

Этап занятия, время, отведенное  на каждый  этап занятия

Содержание работы.

Методы, формы, приемы, используемые педагогическим работников

Предполагаемые действия (ответы) воспитанников

Примечание

Кереш өлеш (оештыру моменты)

Тәрбияче:  Хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек?

Миңа Мөслимә әбидән хат килде. Хәзер мин аны укып карыйм әле.

Ул безне авылга чакырган. Сезнең авылга барасыгыз киләме?  Без анда нәрсә белән  барырбыз икән?

Ә мин сезгә тылсымлы автобуска утырып барырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

Экранда авыл күренеше күрсәтелә.

Балаларның җаваплары.  

Видеопроектор куллану.

Төп өлеш

Тәрбияче:

- Менә, балалар, без авылга килеп тә җиттек.

- Балалар, урамда нинди ел фасылы?

 Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

- Бергәләп кабатлыйк әле: кояш нык яктырта, яшел чирәм күренә, күбәләкләр, май коңгызлары оча. Кошлар да, хайваннар да яз килүенә шатланалар.

 Ат, сыер, сарык үзләренең балаларын яшел чирәм белән сыйларга дип, чирәмлеккә килгәннәр. Менә алар рәхәтләнеп чирәм ашыйлар.

Б:Яз.

Б:Кояш нык яктырта, яшел чирәм күренә, күбәләкләр, май коңгызлары оча.

 Активлаштыру. Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.

Тәрбияче чирәмлектә йөрүче уенчык ат-колын, сыер-бозау, сарык-бәрәннәрне күрсәтә.

Чирәмлек макеты, уенчык йорт хайваннары.

Үстерешле уен  “ Йорт хайваннарын тавышыннан таны”.

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, ниндидер тавышлар ишетелә? Кемнәр шулай кычкыра икән, уйлап карагыз әле.

Фонограммада йорт хайваннары тавышы ишетелә. Балалар һәрбер йорт хайванын  тавышыннан танып әйтәләр.

Дидактик уен “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”

Тәрбияче:  Әйе, балалар, без сезнең белән бүген авылдагы йорт хайваннарын искә төшерербез.Сыер, сарык, ат  -  алар безнең авылда яшәүче, бик күп файда китерүче йорт хайваннары.

-Балалар, бу нәрсә?

Атның баласы ничек атала.

Бергәләп кабатлыйк: колын. Балалар, әни-ат зур, ә баласы – колын нинди?

Ат нишли?

Ат баласын ничек чакыра?

Балалар, колын нечкә итеп тавыш чыгара. Колын нинди тавыш белән кычкыра? Атның, колынның кычкыруын башка төрле итеп кешни дип әйтәләр. Бергәләп кабатлыйк әле: колын кешни.

Тәрбияче:  Балалар, бу нәрсә?

Сыер ничек мөгри? Балалар, сыер шулай үзенең баласын чакыра.

Сыерның баласы ничек атала?

Сыер зур, ә бозау нинди?

Дөрес, сыерның бозавы кечкенә, ул нечкә тавыш белән кычкыра. Бозау нинди тавыш белән кычкыра?

Бозау ничек кычкыра, күрсәтегез әле.

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә тавышы икән?

Бу – сарык. Ул – әни. Сарыкның баласы ничек атала икән?

Дөрес, бәрән. Сарык зур. Ул ничек мәэлди?

Ә сарыкның баласы, бәрән, нечкә тавыш белән кычкыра. Бәрән ничек кычкыра?

Самира, сарык баласын күрсәт әле. Балалар, Самира нәрсәне күрсәтте?

Ничә бәрән бар?

Балалар, бәрән нинди? Ул...(кечкенә, йомшак, ак, йонлач). Аның йоны...(бөдрә). Бәрән яшел чирәм... (ярата). Ул сикергәләп...(уйный).

 Балалар, колын нинди? Ул... (кечкенә, матур). Аның ялы,...(койрыгы бар). Колынның аяклары...(нечкә). Аякларында...(тояклары) бар. Колын оста... (чаба).

 Сыер баласы ничек атала? (Бозау). Бозау нинди? Бозау... (кечкенә, матур). Аның әле...(мөгезләре юк). Бозауның...(койрыгы, тояклары бар). Ул...(үлән ашый, «му-у-у»-дип кычкыра).

2-3 йорт хайваны рәсеме куела һәм балалар берәм- берәм аларны тасвирлап сөйлиләр. (Сыер, сарык, ат).

”Их-ха-ха” дигән тавыш ишетелә.

 Тәрбияче атка күрсәтә.

Б:Ат. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.

Б: Колын.

Б: Кечкенә.

Б: Баласын чакыра.

Б: Их-ха-ха!  (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

Б: Нечкә.

(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

«Му-у-у» – дигән тавыш ишетелә.

Б:Сыер. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

Б:Му-у-у.

Б:Бозау. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

Б:Кечкенә.

Б: Нечкә.

Б: Му-у-у.

«Мә-мә-мә, бә-бә-бә» – дигән нечкә тавыш ишетелә.

Б: Сарык.

Б: Бәрән.

 (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

Б: Калын тавыш белән.

Б: Нечкә тавыш белән.

Б: Бәрәнне). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

Б: Бер.

Тәрбияче уенчык бәрән күрсәтә.

Тәрбияче уенчык колын күрсәтә.

Тәрбияче уенчык бозау күрсәтә.

Видеопроектор куллану.

Балаларның җаваплары дөрес булса, экранда йорт хайванының  баласы әнисе янына килә.

Ял минуты.

Хәрәкәтле уен “Йонлач көчек”.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк, “Йонлач көчек” уенын уйныйк.

Әнә ята йонлач көчек,

Борынын сузган ул ничек.

Йоклаганга да охшый,

Әллә юриме мышный?

Уятыйк үзен, торсын,

Нәрсә булса да булсын!

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала көчек ролен үти.

Балалар көчек борынын сузган хәрәкәт ясыйлар;

йоклаган хәрәкәт ясыйлар;

мышнаган хәрәкәт ясыйлар.

Көчекне уяталар.

Көчек балаларны куып тота.

Дидактик уен

 “ Хайваннарны сыйла”.

Тәрбияче: Балалар, хайваннарның ашыйсы килә. Экранда йорт хайваннары алдында төрле ашамлыклар тора, куелган азыклардан кайсы хайванга нинди ризык кирәклеген сайлап алыгыз.

Экранда йорт хайваннары һәм печән, салам, чирәм, солы, ипи, алма, бәрәңге, чөгендер, йомырка, колбаса, торт Һ.б. рәсемнәр кхрсәтелә.

Видеопроектор куллану.

Экранда кирәкмәгән ризык юкка чыга, кирәклесе йорт хайваны алдына бара.

Сүзле уен  “Йорт хайваннарының файдасы”.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, рәсемнәргә карап, хайваннарның нинди файда китергәнен сөйләп күрсәтегез.

Илназ: “Иһа-һа-һай” дип кешни,

Арба тарта, йөк ташый.

Эмилия: Сыер безгә сөт бирә,

Каймак, май, катык бирә.

Данис: “Бә-ә-ә”, ди,сарык,

Әтием аңа печән, су бирә,

Оекбаш, бияләйгә

Сарыгыбыз йон бирә.

Экранда  ат, сыер, сарык рәсемнәре күрсәтелә.

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче:  Менә безнең сәяхәтебез тәмамланды да. Хәзер күзләрегезне йомыгыз! 1-2-3. Менә без кайтып та җиттек.

-Балалар,  без сезнең белән кайда булдык?

-Анда без нинди хайваннарны күрдек?

 -Алар нинди хайваннар?

-Балалар, сез тагын кая барыр идегез?

Б: Авылда, әбиләрдә кунакта.

Б: Сыер, песи, эт, кәҗә, сарык, ат.

Б: Йорт хайваннары.

Балаларның җаваплары.

Ф.И. О.  ___________________________                                (подпись) _____________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексно-тематическое планирование непосредственной образовательной деятельности в младшей группе детского сада

Реализация ФГТ в детских образовательных учреждениях требует нового  подхода к организации воспитательно-образовательного процесса. Анализ требований ФГТ показывает необходимость строить образова...

Комплексно-тематическое планирование непосредственной образовательной деятельности в младшей группе детского сада

Комплексно-тематическое планирование непосредственной образовательной деятельности в младшей группе детского сада...

Комплексно - тематический план музыкальной образовательной деятельности в младшей группе детского сада

В материале представлен комплексно - тематический план музыкальной образовательной деятельности с включением регионального компонента  в младшей группе детского сада....

Конспект образовательной деятельности в младшей группе детского сада «Покормите птиц зимой»

Реализация образовательной области – познавательное развитиеИнтеграция образовательных областей: социально-коммуникативное, речевое, художественно-эстетическое развитие.Цель: формировать у ...

Методическая разработка: Непосредственная образовательная деятельность в младшей группе детского сада по теме «Весна»

Задачи:- систематизировать представления детей о времени года - весне;-закреплять умение наблюдать явления природы и устанавливать простейшие всязи между ними....