“ Дуслык белән көчле без” проекты буенча күңел ачу кичәсе
материал (подготовительная группа) на тему

Яббарова Гульнара Раисовна

Максат:Балаларны  төрле милләт халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenduslyk_belen_kochle_bez.2018.docx64.92 КБ

Предварительный просмотр:

“ Дуслык белән көчле без”

проекты буенча күңел ачу кичәсе

Максат:Балаларны  төрле милләт халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:Балаларның жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерүне дәвам итү,аларда чагылган хисләргә карата эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.

Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә балаларның үзләрен актив катнашырга өйрәтүне дәвам итү.

Дуслык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү,бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашу теләге тудыру.

Шигырьләрне.әкиятне сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү,әкият буенча тамаша уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү,башкару осталыкларын камиллэштерү,геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.

Балаларда туган илгә,туган шәһәребезгә,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,төрле милләт халкының иҗатын,тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.

Балаларда бәйрәм хисе,күңел күтәренкелеге,үзара дусларча мөнәсәбәт булдыру.

Интеграцияләштергән белем һәм тәрбия бирү өлкәсе: Танып белү, сөйләм үстерү, әдәби –эстетик тәрбия, социаль-коммуникатив, физик үсеш;

Төре: Интеграөияле берләштерелгән күңел ачу кичәсе;

Балалар катнашындагы үзенчәлекле эш төрләре: Аралашу, сәхнәләштерү, музыкаль эшчәнлек;

Алдан эшләнгән эш: 

  • Халыкларның музей – өйләрен ясау,

–         Күргәзмә оештыру “Татарстан  - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле”, (ата – аналар һәм балаларның рәсемнәре).

–         Фотокүргәзмә оештыру “Безнең уңышлар”.

–         Татар, рус халык әкиятләрен  искә төшерү, башкорт, мари халкы әкиятләре белән танышу.

–         Бәйрәмгә әзерлек максатыннан шигырьләр, җырлар, җырлы- биюле уеннар, мәкальләр өйрәнү.

–         Дуслык турында әңгәмәләр үткәрү.

Җиһазлау: Проектор аша рәсемнәр, слайдлар, сәхнәләштерү өчен костюмнар, әйлән – бәйлән уены өчен маскалар, кунакларга күчтәнәчләр – дару үләннәреннәр янчыклар;

 

Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар без бүген сезнең белән милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләшергә җыелдык. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!

Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиешбез.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

Музыка астында милләтләр биеп керә, шуннан соң шигыр сөйлиләр

Татар кызы

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Башкорт егете.

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр.

Мари кызы.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

“Күңелне ачыйк әле” җыр

Алы.б һәрбер милләт үзара дус-тату яши, әйдәгез әле, һәр халыкның гореф-гадетен күзәтик, йолаларын искә төшерик, балалар, Балалар,ә сезнең дә беләсегез  киләме?

  • Әйе килә.

Алы.б Балалар, мин сезне мари өенә кунакка чакырам,  Мари халкы хезмәт яратучы, җырлы-моңлы халык. Иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Тал чыбыгыннан, юкәдән үреп, җиһазлар ясыйлар.

Ребята подойдите сюда, посмотрите гжель, хохлама – узоры русского народа.

День русского человека был заполнен трудом. Работали все: князья, дворяне, купцы, крестьяне

В каждой избе у хозяйки были подручные средства: сито, прялка, веретено, а также исконно русские предметы самовар. 

Алып. Б Балалар ә сезнең башкорт өен күрәсегез киләме?

Балалар.Әйе килә

Әйдәгез башкорт өенә юл алыйк!Элек башкорт халкы менэ шундый тирмэ – юрталарда яшәгәннэр.Алар  элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән.Башкорт халкының яраткан уен кораллары булып, курай санала.

Хэзер килэсе ойгэ күчик, ә монда татар хуҗабикәсе көтеп тора. ( балалар “ Остаханә”дә калфак, түбәтәй ябыштыры)

Алып.Б Татар халкының киемнәргә бай мирасын, киләчәк буыннар өчен саклап калырга омтылыйк.

Алы.б Безнең балалар эшләгән арада без сезнең белән “ Кәләпүшем-калфагым”җырын тыңлап китик.

Башкорт халкы

Безнең туган  Түбән Кама шәһәрендә бик күп милләт кешеләре яши.  Шулар арасыннан башкорт халкы да бар. Башка милләт халкы шикелле башкорт халкы да уңган, булган, тырыш халык. Аларның да үзенең гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары, милли бәйрәмнәре, яратып уйный торган халык уеннары бар. Мәсәлән: “Тирмә”, “Уксы”, “Сойош таяк”, “Йебешкәк бүкәндер”, “Бакыр бүкән” һ.б. уеннары бар. Мин сезне шулар арасыннан “Бакыр бүкән” уены белән таныштырасым  килә.

Рәхим итеп карагыз!!! (4 нче төркем балалары керә)

Балалар без сезнең белән башкорт халык уенын уйнарбыз. Санамыш ярдәмендә сатып алучыны билгелибез. Язгөл башкорт телендә санамыш әйтә:

Бер, ике, өс, дүрт, биш, алты, йете, һигез, тугыз, ун

Кыззар кейе төлкө туны.

Кем кала, шул сатып алучы була. Бакыр бүкән булучы кызлар урындыкка, ә хуҗа булып уйнаучы  малайлар урындык артына баса. Сатып алучы башкорт көенә үзенә бүкән эзли. Көй туктагач, кем каршында сатып алучы туктый, шул хуҗага әйтә:

  • Хуҗа, мин сездән сорамакчы булам, сезнең бакыр бүкәнне сатып алып буламы?
  • Әгәр син җитез булсаң, бүкән – синеке.

(Хуҗа белән сатып алучы аркага-арка терәшеп басалар. Бөтенесе бергә саный “Бер, ике, өч – йөгер!” Хуҗа белән сатып алучы икесе ике якка йөгереп бүкән артына килеп баса. Кем беренче килә, шул хуҗа, ә икенчесе сатып алучы була.)

Уен шулай дәвам итә.

Уен беткәч 4 нче төркем балалары чыгып китә.

   

Балалар, без кайсы милләт уенын уйнадык? Исеме ничек?

Менә минем кулда нәрсә бу? (Китап) Карагыз әле, нинди матур китап! Бу китапта төрле милләт халык уеннары һәм әкиятләре бар. (Менә бу матур китапны хәзер мин мариларга тапшырам.)

Мин аны сезгә бүләк итәм. Ул сезне экият дөньясына илтәр.

Мари халкы

Марийская сказка «Заячий домик»

Автор:Построил заяц себе домик. Хоть и маленький, а хороший: с крышей, с окнами, с дверью и даже со столом и лавками.

Построил заяц домик и убежал в гости, а двери не запер.

Заяц в гостях веселится, а в это время в его домик забрался сверчок.

Сверчок:— Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр!— Хороший домик!

Автор:-Сверчок улёгся на лавку и заснул.

Вернулся заяц домой и тоже лёг на лавку.

Полежал заяц на одном боку, на другой повернулся и задел ненароком сверчка.

Сверчок:— Чрик-чрик!

Автор: Испугался заяц — и прыг из дома. Скачет зайчишка-трусишка по дороге, плачет-заливается. Встретился ему медведь.

Медведь:— О чём плачешь, заяц?

Заяц:— Забрался в мой домик какой-то зверь ! Где я теперь зимой жить буду?

Медведь:— Не горюй, кум заяц, я тебе помогу.

Автор: Пришли медведь и заяц к домику. Заревел медведь что есть силы.

Услышал сверчок медвежий рёв и спрашивает:

Сверчок:— Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр! Кто там?

Автор: Медведь послушал-послушал и убежал в лес: кто его знает, что за зверь сидит в домике?.. Остался заяц один.

Скачет он по дороге и плачет-заливается. Идёт навстречу зайцу лиса.

Лиса:— Заинька, дружок, куда бежишь? О чём плачешь-горюешь?

Заяц:— Эх, кумушка, нет у меня теперь своего домика! Забрался в него какой-то зверь и не выходит.

Лиса:— Я помогу тебе, я тебя в беде не оставлю.

Автор: Пошли лиса с зайцем к заячьему домику. Лиса прямо в дом входит, хвостом машет, сердитым голосом кричит:

Лиса:— Эй, кто здесь есть, а ну, выходи! Не выйдешь добром — когтями исцарапаю, зубами искусаю!

Автор: А сверчок отвечает ей:

Сверчок:— Чрик-чрик, чрик-чрик, чр-чр!

Автор: Лиса послушала-послушала: кто его знает, что за зверь, — и в лес убежала.

Заяц туда-сюда по сторонам посмотрел и снова заплакал. Скачет по дороге, а навстречу ему петух.

Петух:— Зайка, братишка, о чём плачешь?

Заяц:— Эх, дружище петух, беда у меня! Зима скоро, а в моём домике какой-то зверь засел и меня в дом не пускает. Медведь хотел выгнать и лиса хотела, да не смогли…

Петух:— Не горюй, друг заяц, я тебе помогу.

Автор: Пошли они к заячьему домику.

Петух обошёл вокруг домика, осмотрел его со всех сторон и запел:

Петух: Ку-ка-ре-ку! В доме запру! Голову отсеку-у!

Автор: Сверчок из домика не выходит. Прыгнул петух на порог и опять поёт:

Петух: Ку-ка-ре-ку! В доме запру! Голову отсеку-у!

Автор: Сверчок со своей лавки отвечает:

Сверчок:— Чр-чрик, чр-чрик!

Автор: Петух вскочил на лавку, клюнул-и нет сверчка. Заяц обрадовался, скачет-приплясывает. А петух по всем углам посмотрел, захлопал крыльями и запел:

Петух: Ку-ка-ре-ку! В доме запру! Голову отсеку-у!

Автор: Другой-то никакой песни у него не было. А заяц подумал:

Заяц: "Вот как разошёлся петух! С моим обидчиком расправился, теперь и мне несдобровать".

Автор: Выскочил заяц из домика — и в лес.

С тех пор зайцы домов не строят, а живут просто под кустом.

Рус халкы керә, уен “ Плетень”

- Здравствуйте, гости дорогие.

(Ильгиза дает леденец)

- Спасибо. Ребята, где можно встретить леденец?

(Дети: «На празднике»)

- Правильно. А вы знаете, что у каждого народа есть свои национальные праздники? У башкир это «Каргатуй», праздник, посвященный прилету птиц, и празднуется он в начале марта.

Национальный праздник марийцев «Пеледыш Пайрем», который символизирует собой окончание весенних сельскохозяйственных работ.

Татарский национальный праздник – это Сабантуй, который отмечается после завершения посевных работ.

(Стихи Ислама и Язгуль)

- А теперь мы приглашаем вас на русское народное гулянье «Ярмарка».

(Роман, Алсу выбегают, их слова. Затем выходят Артур, Тахир, Карим Г. Их беседа)

- Народ собирается, ярмарка начинается!

(Дальше беседа коробейников и покупателей. Потом «Танец ложкарей». После этого Ролан говорит: «Все мы лавки посмотрели. И купили, что хотели»)

- Любит  русский народ праздники, умеет веселиться. А на ярмарке так повелось: песня греет, смех с игрой бодрит, танец душу веселит, а товар, купленный за слово доброе, пользу приносит. Ее любят все: люди пожилые и молодые, совсем крохи, от земли не видать, а туда же – на ярмарку, за подарками и весельем.

- Вот уж день к концу клонится, скоро ярмарка закроется.

- Да-да, тут и ярмарке конец. Кто играл, то молодец!

(Уходим все из зала)

Алып Баручы.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Сюита бию..............................

8 бала торып “ Дуслык күпере” ясыйлар, кунакларны чакыралар.

Ал.б.

Бәйрәм сый-нигъмәтсез узмыйӘйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк.

 “ Дуслык күпере” аша

Рәхим итегез ашка!!!

Татар

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк,

Авызга кабуга әри –

Телең йотмыйсың чак-чак.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Чәк- чәкнең урыны  түрдә

Көн саен ашап торсакта 

Кире какмабыз бер дә

                             

Рус

Все славяне так любили

Нежный добрый расстегай

Тесто посное мешали –

Перец маслом разбавляй

Ох, какой же вкусный

Расстегай у нас,

Угащайтесь, гости,

Стол накрыт для вас

Мари

Ах блины, мои блины

Солнечное чудо.

Напеку я вас блины

И сложу на блюде.

Блины с мёдом,

С маслом, с мясом,

Блины со сметаной.

Блины с разною начинкой

Прямо с пылу з жару.

Много б я про блины пела

Надоело б слушать.

Лучше в гости приходите

Будем блины кушать

Башкорт

Телем – телем киселгән

Майда йөзеп ул пешкән.

Шикәрләнгән, балланган

Табын түренә куелган

Башкортның чәй ризыгы

Бавырсак таныйсызмы?

Сезгә диеп пешердек

Тәмен татып карыйсызмы?

Илгизэ 10 гр

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.

Уртанчылар  төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр  өчен  күрсәтелгән   йомгаклау   эшчәнлеге....

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...