"Сөмбелә" бәйрәме
материал (подготовительная группа)

Юзаева Эльмира Рашитовна
Балаларның татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында күзаллауларын киңәйтү, балаларны "Сөмбелә" татар халык бәйрәме белән таныштыру;
Татар теленә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx18.62 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме

Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән: төрле төстәге яфраклар, җиләк- җимеш рәсемнәре, яшелчәләр, миләш тәлгәшләре. Балалар көй астында залга керәләр, җыр көенә яфраклар белән бию башкаралар. Залга Сөмбелә керә.

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем!

Балалар: Исәнме, Сөмбелә!

Алып баручы: Исәнме, Сөмбелә! Без дә сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә: Рәхмәт балалар.

Алып баручы: Зифа буйлы көз килде

                            Уңыш җыелды,

                            Табын сый белән тулды.

                            Рәхим ит, дус

                            Көзге бәйрәмгә.

Җыр “Көз җиткәч”.

Бала: Киң болыннарда

           Урман, кырларда

           Агачлар, гөлләр

            Кибеп сулдылар.

Бала: Уңыш җыелды

            Аккошлар китте.

            Матур көз ае-

            Килеп тә җитте.

Бала: Сандугачлар, карлыгачлар

            Очып китте еракка.

            Торналар да ялга китте

            Җылы якка, көньякка.

“Кошлар” биюе.

Алып баручы: Сөмбелә, безнең балалар көз турында шигырьләр дә өйрәнделәр, тыңлап кара әле.

Бала: Поспевает брусника

           Стали дни холоднее

           И от птичьего крика

           В сердце только грустнее.

Бала: Стаи птиц улетают

            Прочь за синее море

            Все деревья блистают

            В разноцветном уборе.

Бала: Солнце реже смеётся

            Нет в цветах благовонья

            Скоро осень проснется,

            И заплачет спросонья.

Сөмбелә: Рәхмәт балалар.

( Ишек шакыйлар. Киемнәренә яшелчәләр, җиләк-җимешләр аскан, башына эшләпә кигән Уңыш бабай керә. Аның аркасында капчык)

Уңыш бабай:Исәнмесез кадерле балалар! Исәнме кызым Сөмбелә! Сездә музыка, җыр тавышын ишеткәч, керергә булдым әле.

Алып баручы: Рәхим ит Уңыш бабай! Без сине сагынып көттек. Син килүгә җырлар, биюләр, уеннар әзерләдек.

Уңыш бабай:Ай рәхмәт,балалар!Ягез һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

Җыр “Уңыш җыябыз”.

Бала: Көзге табын- бай табын

           Кыяр, карбыз һәм кавын.

           Телем-телем теленгән

           Өем- өем өелгән.

Бала: Алмалары ал төсле

           Балкып туган таң төсле.

           Капсаң эри авызда

           Һәр кисәге бал төсле.

Бала: Ә җимеше, җимеше

           Ачысы бар, төчесе!

           Яңа пешкән күмәчтер

           Кайнар кояш төслесе.

Бала: Әткәм кебек тырыш көз,

           Әнкәм кебек юмарт көз.

           Көзләр юмарт булганга

           Бик бәхетле, бик шат без.

Сөмбелә: Балалар, мин сезгә табышмаклар алып килдем.

Уңыш бабай: Ягез әле, балалар! Минем кызым алып килгән табышмакларга җавап таба алырсыз микән.

Сөмбелә: 1.Алсу битле кыз үсте,

                       Кызарып җиргә төште(алма).

                    2.Озын, яшел- түтәлдә

                        Сары, тозлы- кисмәктә(кыяр).

                    3.Җир астында җиз бүкән,

                       Һәркөн ашыйсың иркәм(бәрәңге).

                    4.Җир астында, алтын казык

                       Алдык без аны казып(кишер).

                    5.Үсеп утыра бер чүлмәк

                        Өстенә кигән йөз күлмәк(кәбестә).

Уңыш бабай: Ай-яй-яй! Бигрәк тә тапкырлар сез! Ә менә өлгерләр микән сез! Карап карыйк әле.

Ярышлар.

  1. “Кем тизрәк җыя”(яшелчәләр җыю).
  2.  “Үз чиләгеңне тап”( төрле агачларның яфракларын җыю).
  3.  “Кем беренче бәрәңге җыя”.

Алып баручы: Балаларның шигырьләре бетмәгән әле.

Бала: Скучная картина

           Тучи без конца.

           Дождик так и льется

           Лужи у крыльца.

Бала: Чахлая рябина

            Мокнет под окном.

            Смотрит деревушка

            Сереньким пятном.

Бала: Что ты рано в гости

            Осень, к нам пришла?

            Еще просит сердце

            Света и тепла!

Песня “Дождик”.

Ужыш бабай: Балалар, сез бик тапкырлар, бик өлгерләр икәнсез. Минем дә яшь вакытларны искә төшереп сезнең белән биеп аласым килә. Үзегез белән биетәсезме мине?

(Уңыш бабай балалар белән бии)

Сөмбелә: Кадерле нәни дусларым, кунаклар. Безнең Уңыш бабай белән китәр вакыт та җитте. Безне башка бакчаларда да көтәләр.

Уңыш бабай: Балалар, без сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз. Ә хәзер безнең күчтәнәчләрдән авыз итегез(күчтәнәч өләшәләр).

Алып баручы: Бик зур рәхмәт сезгә Сөмбелә һәм Уңыш бабай! Хуш сау булыгыз! Без сезне киләсе елга да көтеп калабыз!

         

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...