“Туган телебезне яратыйк”
консультация

Иванова Гульназ Рифгатовна

 “Туган телебезне яратыйк” дигән темага чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telebezne_yaratyyk.docx20.86 КБ

Предварительный просмотр:

 “Туган телебезне яратыйк” дигән темага чыгыш

Төзеде: Иванова Гөлназ Рифгатовна

27 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Апрель, 2018


     Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә  иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.

     Авазларны әйтергә өйрәткәндә, әти-әниләрнең һәм тәрбияченең сөйләме балалар өчен һәрчак үрнәк була, хикәяләр сөйләргә, шигырь ятларга, сорауларга җавап бирергә өйрәткәндә бу шарт истә тотылырга тиеш.

     Балаларны ана теленә өйрәткәндә шулай к күрсәтмә әсбаплар да куллану бик мөһим, чөнки бала конкрет образларны кабул итә. Аны тормышка ашыру өчен төрле аудиовизуаль чараларның булуы кирәк.

     Ана теленә өйрәтү безнең төркемдә дидактик  принципларга нигезләнеп үткәрелә һәм ул түбәндәге инновацион алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

  • балага таныш булган предметлар һәм эш төрләре;
  • схемалар, пиктограммалар;
  • рәсемнәр белән эшләү;
  • сүзле, хәрәкәтле уеннар;
  • хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр уку, аларның эчтәлеген сөйләү;
  • техник чаралар куллану;
  • укыту-методик комплекты (УМК).

     Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә балаларның мөстәкыйль фикер йөрту сәләте дә үсә. Шуңа күрә дә без балалар белән төрле уеннар уйныйбыз:

-үстерешле уеннар “Бу кайчак була?”, “Тиз әйт!”, “Аваз, урыныңны тап”, “Бирелгән сүзләрдән дөрес җөмлә төзе”, “Мин башлыйм, син дәвам ит!” һ.б.;

-дидактик уеннар “Җөмләне тәмамла!”, “Мин сөйлим, син танып әйт”, “Булсаң зирәк - әйт тизрәк!” һ.б.; (дидактик уеннар барышында баланың характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта)

-сүзле уеннар - “Ягымлы сүзләр”, “Башын әйтәм, ахырын тап!”, “Урманда” һ.б.; (сүзле уен барышында балалар сөйләмдә исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш һәм алмашлыкларны урынлы кулланырга өйрәнәләр)

-җырлы-биюле уеннар - “Куш кулым”, “Яшел яулык”, “Түбәтәй” һ.б.;

-бармак уеннары - “Гаилә”, “Атна”, “Яфраклар” һ.б.;

-сюжетлы-рольле уеннар - “Мәктәп”, “Балалар бакчасы”, “Кибет” һ.б.;

-хәрәкәтле уеннар - “Төлке белән казлар”, “Хәйләкәр төлке”, “Кем кая кача?” һ.б.

     Мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теле, бәйләнешле сөйләм үстерү төп бурычлардан санала. Без балаларда диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштерәбез; сорауларга дөрес итеп җавап бирергә, үзләре сораулар бирә белергә күнектерү эшен ныгытабыз. Шул ук вакытта, мөстәкыйль рәвештә, эзлекле һәм сәнгатьле итеп әдәби текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтәбез. Балалар картина яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәяләр төзиләр. Бу - аларның аңнары, фикерләүләре, игътибарлыклары камилләшүгә һәм сүзлекләре баюга китерә.

     Үзебезнең төркем балаларының сөйләмен үстерүдә матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын урынлы файдаланырга тырышабыз. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, фольклор бәйрәмнәре үткәрәбез (“Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе”). Әти-әниләрне дә онытмыйбыз: “Тәрбияле бала”, “Халык педагогикасы” дигән кичәләр үткәрәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

      Шулай ук без белем бирү эшчәнлегендә инновацион алымнар да кулланабыз: пиктограммалар, схемалар, әкият-терапия, техник чаралар. Пиктограммалар - борыңгы сүрәт кулланылган шартлы рәсем. Пиктография - сүрәт язуы, рәсемнәр белән язу. Балалар пиктографияны тиз үзләштерәләр.

     Пиктограммалар кулланып эшләүне 4 этапка бүлергә мөмкин.

-1 нче этап: башта, күрсәтмә материалыннан тыш (уенчыклар, рәсемнәр), шөгыльләрдә теге яисә бу әйбернең контурлы рәсеме-пиктограмма күрсәтелә. Тәрбияче рәсем-пиктограмманың нәрсә аңлатуы турында сөйли: Мәсәлән,      Ο - алма;       ♥ - яратам ;      ◊   - шакмак һ.б.

-2 нче этапта балалар таныш сүзләр (рәсем-схема) кулланып, җөмләләр төзиләр. Мәсәлән: Ο        ♥  (Мин алма яратам.) Әлеге этапта балаларга җөмләләр “язылган” карточкалар тәкъдим итү отышлы.

-Җөмләләр төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, урман, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр иҗат итәләр. Бу өйрәтүнең 3 нче этабына карый.

-Түгәрәк , туп тугел,

-Кызыл төстә, алма түгел (помидор )

=4 нче этапта исә үзләре уйлап чыгарган һәм «язган» хикәя, шигырьләрне иптәшләренә укып күрсәтәләр. Бу алым балаларны фикер йөртергә, уйланырга өйрәтә һәм тел байлыгын үстерә. Схемалар һәм тамгалы карточкалар куллану шигырьләр ятлау процессын да шактый җиңеләйтә, аның эчтәлеген яхшырак һәм тизрәк аңларга мөмкинлек тудыра. Безнең балалар пиктограммаларны яратып укыйлар. Бу балаларга татар телен өйрәтүдә, материалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә.

     Бердәм белем бирү эшчәнлегендә һәм режим моментларында әкият-терапия куллану да бик нәтиҗәле. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур. Әкиятләрдә халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвыгы тупланган. Һәр әкиятнең ачык сизелеп торган тәрбияви максаты бар. Аларның һәрберсе гыйбрәтле, үгет-нәсихәтле, нинди дә булса әхлакый хакыйкатьне үткәрә.

     Без балалар белән татарча мультфильмнар (“Гав исемле мәче баласы”, “Өч кыз”, “Тукмар белән Чукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Кәҗә белән сарык”, “Унике ай”, “Төлке белән каз” һ.б.); аудиоязмалар (“Шома Бас”, “Татар әкиятләре”, “Танцы народов Поволжья”, “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” һ.б. ) кулланабыз.

    Без үзебезнең мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген, режим моментларын, саф һавада булуны һ.б. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектын кулланып тормышка ашырабыз. Бу комплект балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелгән.  Ул балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы бердәм булып, кулга - кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телебезне имгәтмик!

Дөньяда иң-иң матур ил,Ул минем туган илемДөньяда иң-иң телУл минем туган телем. Тел-холкыбызнең рухи байлыгы. Ул миләт белән бергә туа, үсә камилләшә. Галимнәребез халыкара аралашу ө...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....