Сценарий праздника“День поэзии” на татарском языке для разного возраста детей
материал

Мухтарова Зухра Фаргатовна

Сценарий праздника "День поэзии" для детей разного возраста. Публикация будет полезной воспитателям по обучению татарского языка.В публикации хочу поделиться педагогическим опытом о проведении "Дня поэзии" в ДОУ.. В ходе мероприятия дети рассказывают стихи, играют в подвижные игры, получают подарки и хорошее настроение. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr_kichse.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

   Сценарий  праздника“День поэзии” на татарском языке для разного возраста детей 

             Шигырь кичәсе “Саматта кунакта”

Әлеге чарада бөтен яшьтәге балалар да катнашты.

Максат:

1. Балаларны туган телне яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә өйрәтү.

2.Туган телдә сөйләшергә теләк уяту.

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Алдан әзерлек:

1.Татар балаларына татар шагыйрьләренең кызыклы шигырьләрен табып бирү, шигырьләрне сөйләргә өйрәнү.

2.Һәрбер шигырьгә атрибутика әзерләү(уенчык яки рәсем)

3.Грамоталар һәм бүләкләр әзерләү.

Бәйрәм барышы:

Зал Самат исемле малайның бүлмәсе итеп әзерләнә. Саматның караваты, өстәле, уенчыклары бар. Балалар утырыр өчен урындыклар куелган. Бәйрәмгә һәр группадан шигырь өйрәнгән балалар килә. Алар бәйрәмчә киенгән. Самат аларны каршы ала.

Самат: Исәнмесез, дусларым, рәхим итегез. Мин сезне күрергә бик шат. Хәлләр ничек?

Балалар: Исәнмесез! Әйбәт!

Балалар утыра.

Самат: Мин , Самат. Бу минем өем. Миңа 6 яшь. Әйдәгез, танышыйк!

Самат балалар белән туп ярдәмендә таныша.

Самат: Син кем? Сиңа ничә яшь?

Балалар: Мин - Аделина, миңа 6 яшь, мин - Кәрим, миңа 5 яшь, мин- Сәйдә, миңа 4 яшь.

Шулай итеп, Самат һәрбер бала белән танышып чыга.

Самат: Балалар, ә менә бу минем бүлмәм. Минем өстәлем, караватым бар.

Самат балаларны үзенең бүлмәсе белән таныштыра.

Алып баручы. Самат, беләсеңме, балалар кунакка буш кул гына килмәделәр, шигырьләр өйрәнеп килделәр. Рәхим итегез, балалар.

Балалар бер-бер артлы чыгып өйрәнгән шигырләрен сөйлиләр. Балаларга танылган шагыйрләрнең шигырләре сайлап алып бирелде. М.Җәлил, Ш. Галиев, Р. Корбан, Р.Миңнуллин,  Л.Шәех, Йолдыз Шәрапова, А.Юнысова, Йолдыз Миңнуллина  шигырләрен балалар бик яратып, тырышып, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Һәрбер бала шигырен сөйләгәндә Самат өстәленнән алдан әзерләгән уенчыклар, атрибутлар, рәсемнәрен күрсәтеп торды, яки балалар үзләре кулларына тотып сөйләде.

Шуны әйтергә кирәк, шигырләр бакчада да, өйдә кабатланды, өйрәнелде.

Самат: Миңа сез сөйләгән шигырьләр бик ошады. Рәхмәт сезгә!

Ә хәзер , әйдәгез, уйнап алыйк!

Балалар татар халык уены “Яулык салыш”ны уйныйлар. Моның өчен балалар түгәрәккә басалар. Көй башлануга яулык кулдан кулга бирелә. Көй туктауга, яулык кемдә кала, шул җәза ала.

Алып баручы: Балалар, сез беләсезме, Самат бит сезгә бүләкләр дә әзерләде.

Самат һәрбер балага яшенә карап сатып алынган бүләкләрне өләшә. (китаплар, буягыч китаплар, блокнотлар).

Алып баручы һәрбер балага грамота тапшыра.

Әлеге бәйрәмгә түбәндәге эчтәлекле мактау грамоталары әзерләнде:

“Иң сәнгатле  итеп башкаручы”

“Иң матур башкаручы”

“Иң күркәм башкаручы”

“Иң сөйкемле башкаручы”

“Иң акыллы башкаручы”

“Иң ихлас башкаручы”

“Иң кызык итеп башкаручы”

“Иң мөлаем башкаручы”

“Иң зирәк башкаручы”

“Иң яхшы башкаручы”

“Иң җитди башкаручы”

“Иң оригиналь башкаручы”

Алып баручы: Балалар, сезгә бүгенге бәйрәм ошадымы?

Балалар: Әйе, безгә бик күңелле булды!

Алып баручы: Балалар, сезгә дә бик зур рәхмәт! Туган телебезне саклыйк, онытмыйк! Шигырләр өйрәник, әкиятләр уйныйк! Ә хәзер Самат белән саубуллашыр вакыт та җитте.

Балалар: Сау бул, Самат! Безгә синдә кунакта булу бик ошады!

Самат: Сау булыгыз, дуслар!

Бәйрәм тәмам.

 Кулланылган әдәбият:

1.Балачак энциклопедиясе. Казан:ТКН, 2012.

2. Рафис Корбан шигырьләре. Казан:ТКН, 2013.

3.Ш. Галиев “Шәвәли шуклыгы” . Балалар өчен шигырьләр. Казан, ТКН, 2013.

4.Л.Шәех “Алдаламыйм!”. Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. Казан:ТКН, 2014.

5. А.Юнысова. “Алкалы чәчәкләр”. Балалар өчен шигырьләр. Казан, ТКН, 2015.

6. Йолдыз “Сәяхәтче чемодан”. Балалар өчен шигырьләр. Казан, “Рухият”, 2015.

7. Йолдыз “Зоопарк-әлифба” Балалар өчен шигырьләр. Казан, “Хәтер”, 2015.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Консультация для родителей «Татарский язык в дошкольном возрасте»

Основной задачей изучения татарского языка в детском саду является вовлечение ребенка в интереснейший процесс знакомства с другим языком и культурой...

Тема: «Следы на снегу» (Занятие по познавательно - творческой деятельности с элементами исследовательской деятельности в соответствии с ФГОС ДО, проводиться с учетом разного возраста детей)

Организуя деятельность на зимних каникулах, мы часто проводим продуктивную деятельность с детьми во второй половине дня. Данную разработку можно использовать для детей разновозрастной группы, или...

Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей подготовительной группы

Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей 6-7 лет. Использованы мелодии популярных эстрадных и народных татарских песен....