Сценарий фольклорного мероприятия «Аулак өй»
материал (старшая группа)

Гибатдинова Зульфия Минсеетовна

Татар халкы торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманда “Аулак өй бәйрәмнәре уздырылган. Алар кыш җиткәч башланганнар. Бер өйдә яшьләр җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җыр, бию, такмаклар әйтеп күңел ачканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aulak_oy.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Отдел образования администрации Комсомольского района Чувашской Республики

Муниципальное автономное образовательное учреждение «Токаевская СОШ»

Сценарий фольклорного мероприятия

 «Аулак өй»

Провела: воспитатель Гибатдинова З.М.

                                                 

                                                     2021 г.

Цель: Формирование у детей  чувства патриотизма и любви к своей Родине, стремления сохранять и приумножать культурное наследие.

Задачи:

Обучающая: познакомить детей с историей и содержанием татарских народных праздников – «Аулак өй» (деревенские посиделки).

Развивающая: через театрализованное мероприятие способствовать формированию у детей умений и навыков свободного общения на татарском языке;

Воспитательная: способствовать проявлению их творческой активности, воспитанию эстетической культуры.

Предварительная работа: заучивание стихов, песен, пословиц; чтение татарских народных сказок; ознакомление детей с татарскими народными обычаями; разучивание танцев; просмотр мультфильмов на татарском языке.

Оборудование: угол татарской избы (стол, самовар, печка, вышитые полотенца, платье национальное).

Действующие лица: бабушки, девочка, гости.

Ход мероприятия

Алып баручы: Татар халкы торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманда “Аулак өй бәйрәмнәре уздырылган. Алар кыш җиткәч башланганнар. Бер өйдә яшьләр җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җыр, бию, такмаклар әйтеп күңел ачканнар.

Зал бәйрәмчә бизәләгән - чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар белән чынаяклар. Әби йон эрләп утыра, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Балалар керэ

Балалар:Исәнме, дәү әни?

Әби:И бабаларым килгән икән (балаларны кочаклап ала). Исәнмесез, үскәннәрем! Әтиегез, әниегез кая?

Балалар:Эни хэзер керэ.

Әби:Ярар.

(Шул чак Эни килеп керә)

Күрше әби: Исәнмесез, саумысыз! Нишләп ята икән энием? 

 Әби:Әйдәгез,балалар өстәлне көйләп алыйк. Сез өстәлгә чәк-чәкне, коймак һәм балны куя торыгыз, мин самоварны куеп керәм.

Әни өстәлдән самоварны алып чыгып китә, балалар өстәлне җыялар.

Әби: Түрдән узыгыз. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдәгез,бер утырып дога кылыйк.( дога укыйлар)

Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.

 Әни: Шулай шул  бик дөрес сөйлисең Әни .Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Дәү әни нәрсә ул «Аулак өй»?Сез анда нәрсә эшлисез иде?

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: Дәү әни безнең дә сез уйнаган уеннарны уйнасы килә. Безне дә өйрәтәсезме?

Әби: И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Эйдә,кызым, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

әни: Теге «Чума үрдәк, чума каз»нымы?

«Чума үрдәк, чума каз» уены уйнала.

Чума үрдәк, чама каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярята шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

... үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ошата?

... ошата шул, ошата,

... ошата шул, ошата.

(җыр кабатлана, исемнәр үзгәртелә)

әни: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кичке озын кичләрдә кызларның уңганлыгын, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек.

Кыз: Нәрсә ул – бирнә?

Әби: Кызым бирнә ул - кыз кеше үзе чиккән алдагы тормышында кирәк әйберләр. Менә минем сандыгым (сандыкны ачып күрсәтә башлый). Менә сөлгеләрем, монысы алъяпкыч – күрәмсез канатлы алар, татар кызларының алъяпкычлары бикрәк матур була. Балаклы күлмәктә татар кызының милли киеме, түбәтәй.

Әни: : Бу түбәтәйне күргәч чишмә буенда уйный торган «Түбәтәй» уенын искә төшеп тора, уйнап алабызмы.

Уен барышында түбәтәй кемдә кала, шул бала җырлый, бии, сикерә, әтәч булып кычкыра һәм башкалар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, - дигәнсең.

Түп – түп – түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

«Түбәтәй» уены уйнала.

Әби: Менә бу көянтәләрне иң башларына салып чишмәгә суга барган идем.

Салмак кына татар көе башкарыла, кызлар биергә чыгалар.

Кызлар биюе (Каз канаты).

Әби: И, кайда икән безнең яшь чакларыбыз. Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйный идек, «Йөзек салыш», «Ачык авыз», «Тәгәрәшле», «Челтәр элдем читәнгә» һәм башкалар.

Кыз: Әйдәгез, бездә«Йөзек салыш» уенын уйнап алыйк.

Уен «Йөзек салыш».

Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.

Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.

Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Йөзек-йөзек, капка төбенә чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкарачак.

Малай: Дуслар әйдәгез тагын берәр уен уйнап алыйк.

Әби: Әйдәгез килгән кунаклар белән уйнап алыйк. Аларда тик утырмасыннар.(әниләр белән уен ) Ул «Күз бәйләү» уены.

Зур түгәрәк ясала, уртасында кечкенә генә түгәрәкләр ясала, уйнаучыларның санына карап. Алып баручы сайлана, аның яулык белән күзе бәйләнә. Калган балалар кечкенә түгәрәкләргә басалар. Алып баручы, күзләре бәйләнгән килеш, уйнаучыларны эзли. Уйнаучы урынында тик торырга тиеш (утыра, иелә), ул үзен алып баручыга тортырмаска тырыша. Әгәр дә алып баручы тотса, ул уйнаучының исемен әйтергә тиеш, әйтәлмәсә уен дәвам ителә.

«Күз бәйләү» уены.

әби: Барысыда шундый уңган

Барысыда шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

Малайлар: Кызлар, сезне матур бии диләр, безгә биеп күрсәтегез әле.

Кызлар: Әйдәгез парлап биибез. «Челтәрле»не беләмсез?

Кара – каршы бию «Челтәр элдем читәнгә».

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер – җилфер итәргә

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән.

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән.

Алларында алырбыз,

Гөлләрендә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса

Шуны сайлап алырбыз.

Әби: И безнең яшьләр дә бик булдыра икән!

Бас, бас, катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

 (әби бии)

Кыз: Йорт хуҗалары да бик матур биеделәр. Менә сезгә күчтәнәчләр (йомырка бирә).

Малай:

Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашакма.

Син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

Уен «Йомырка салыш».

кашыкка йомырка салып узышу уздырыла.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 бала:

Таң атар, чыгар кояш

Әйләргә таралышыйк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Өйләргә таралышыйк!

2 бала:

Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Әби: Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырамагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан!

әни: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште. Ярый әле килгәнбез. Болай булгач гореф – гадәтләребез югалмый, аларны дәвам иттерүчеләребез бар. Рәхмәт сезгә, балалар!

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә китәргә вакыт. Саубулыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий фольклорного праздника "Пришла весна - земля проснулась"

Интересный фольклорный весенний праздник для детей старшего дошкольного возраста с необычной инсценировкой сказки "Репка". Сценарий будет интересен  музыкальным руководителям и  воспитателям...

Сценарий фольклорного развлечения "Труд - кормит, лень - портит"

Вечер фольклорного развлечения для детей старшего возраста с инсценировкой сказки "Кому горшки мыть"....

Сценарий фольклорного праздника "Широкая Масленица"

В нашем детском саду проходят фольклорные праздники. Предлагаю Вашему вниманию сценарий одного из них....

Сценарий фольклорного развлечения "Осенние посиделки"

Сценарий для детей  второй младшей группы с  использованием русских народных игр, песен, танцев....

Сценарий фольклорного праздника "Колядки"

Данный сценарий рекомендован музыкальным руководителем МБДОУ для детей старших подготовительных групп. Он направлен на развитие творческих способностей детей, на расширение детского кругозора, на восп...

Сценарий мероприятия "Аулак өй"

Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырлар...