Сценарий мероприятия "Аулак өй"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Нуреева Алия Тагирзяновна

Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий "Аулак өй"23.06 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий  “Аулак өй”

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү

Залда тын гына музыка яңгырый. Алып баручы бер якка кереп баса.

Алып баручы:

 Ана-

 Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

Әйе, балалы  хатын –бәхетле кеше.Ул чәчәкле гөл, җимешле агач кебек, тормышка –ямь, терелеккә дәвам бирә. Үз баласына тормыш бүләк итеп, ул аның таза-матур, кешелекле һәм батыр булып, халык,ил терәге булып үсүен тели.

Бу якты дөньяга килгәч тә , йомшак куллары белән сыйпап,  ак биләүләргә били, еласа талбишекләргә салып, җыр көйләп юуата, иркәләп уйната, яшәргә көч –дәрт бирә, гомер буена кайгы-шатлыкларын уртаклашып яши.

Бишек көе яңгырый.Тәрбияче (Раилә Я)  кулына талбишек күтәреп керә. Музыка астында әйләнеп ала да бишекне читкәрәк куя.Бишектән сабыен алып алга килеп баса.Ишектән берничә тәрбияче кулларына сабыйларын күтәреп керәләр.  Бергәләшеп бию башкаралар.Бию тәмамлангач алар залдан чыгып китә. Алып баручы сүзен дәвам итә.

Алып баручы:

 -              Сабый туганда шундый саф була. Борын-борыннан ук билгеле : ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килү белән аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын, зиһенен үстерү башлана.  Ана сөте белән кергән тәрбия сабыйда газиз анасына, әтисенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына мәхәббәт  хисләре  тәрбияли. Бала беренче тапкыр гаиләнең  гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныша башлый .Соңрак бу танышу балалар бакчасында дәвам итә.

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Салават күпере” балалар бакчасында да актив алып барыла.

 Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

  • Менә бүген дә, шул максатларны истә тотып, безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны авылыбызның  аксакалы  Миңлебай бабай белән акәби  Әсмабикә әбигә юл тоттылар.

Алып баручы чыгып китә. Эби белән бабай сөйләшә-сөйләшә керәләр.  

Бабай табагачны ясарга керешә, ә әби ырчык белән йон эрли башлый(Радиодан җыр яңгырый).

Бабай: Эээх, безнең яшь чактагы көй уйный бит карчык

Эби: Әйе шул картым, бу көйне ишеткәч күңел 18гә төште бит.Ниләр генә уйнамый идек без ул вакытларда име картым.

Бабай: Әйтмә инде бик күңелле иде шул ул вакытлар.

Шул вакыт ишек ачылган тавыш ишетелә. Тәрбияче апалары белән балалар килеп керәләр.

Тәрбияче: Нихәлләрдә яшәп ятасыз Сәләхетдин бабай, Әсмабикә әби! (Кул биреп күрешәләр).

Балалар: Исәнмесез!

Бабай: (Балаларга карап)Иии, зур кунаклар килгән икән бит бүген безгә карчык! Исәнмесез балакайларым!

Тәрбияче: Әсмабикә әби, Сәләхетдин бабай! Без сезгэ сюрприз ясап, кунакка килдек әле менә!

Әби: Бик әйбәт булган балакайларым!Әйдәгез, әйдә! Түргә  үтегез!(Балалар урындыкларга барып утырышалар).Менә яңа гына мичкә бәлештә куйган идем. Бераздан әзердә булыр иншалла.

Бабай: Сез килгәч безнең дә күңелләребез күтәрелеп, ямьләнеп киткәндәй булды.

Әби: Эйдэ эле, картым, бер утырып дога кылыйк(дога укыйлар).

Тәрияче: Сәләхетдин бабай, Әсмабикә әби!Кунакка килүбез тикмәгә генә түгел бит әле безнең. Сез, авылыбызның иң өлкән, зирәк кешеләре буларак безгә ярдәм итә алмассызмы  дип килгән идек.

Бабай: Әй, кызым!Аның кадәр үк безне мактама инде син. Ә ярдәмне хәлебездән килгәнчә күрсәтергә тырышырбыз.Әйе бит карчык?

Әби: Әйе, картым!(Тәрбиячегә карап)Ни гозерең бар иде кызым!

Тәрбияче: Менә без балалар бакчасында, балалар белән төрле уеннар уйныйбыз, җырлар җырлыйбыз, биюләр өйрәнәбез. Буыннан бунга күчеп килгән төрле гореф-гатәтләр, йолалар белән дә танышабыз. Менә сезнең дә яшь чаклар булган бит инде. Сез дә җырлагансыз да , биегәнсез дә. Без яшь буынга шул хакта сөйләп китегезче зинһар.  

Эби: Хааааай, кызыыыым!  Нилэр генэ кыланмадык инде ул яшьлектэ. Ул «Каз омэсе дисенме, «Кич утыру» дисенме, «Уенлыклар» дисенме, «Аулак ой» дисенме.

Бабай: Хэзерге  яшьлэр белми инде аны кызым (тәрбиячегә карап әйтә)

Эби: Эйтмэдэ инде картым, оныталар яшьлэр ул кунелле уеннарны, оныталар.

Эби: Эх, бар иде бит безнен яшь чаклар. Егетлэр гармун уйнап, жырлап урам эйлэнерлэр иде, кызлар ойдэ кешегэ сиздермичэ генэ егетлэрне котеп утыралар иде.Эх, яшьлэр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул. Заманнарны шушы телевизор, компьютер дигэн зэхмэт басты бит.

Бабай: Шулай шул бик дорес сойлисен, хэрбер кеше уз почмагында биклэнеп тик утыра. Бер матур итеп жырлый бии белмилэр. Кунелле итеп ял итэ белмилэр. Безнен замандагы «Аулак ой»лэрне дэ белмилэр бит.

Эби: (Балаларарга карап сөйли) Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Тэрбияче: Дөрестән дә, без аларны

                       Искә төшерик әле.

                      Халык йоласын кайтарып,

                      Бер уйнап алыйк әле.

Әби:Элек бит , балакайларым,  күп әйберләрне үз кулыбыз белән тегә, матур итеп кул яулыклары чигә идек. Эйдэгез әле, кызлар,сезне дә чигү  чигәргә утыртыйм әле. Менә алыгыз әле(Кызларга чигү чигәргә таратып чыга).Берәр балага чигү турында шигырь бирергә мөмкин

Тэрбияче: Кызлар эшлэгэндэ жыр жырласак эшлэребез тизрэк эшлэнер, кунелледэ булыр иде .Эйдэгез узебезнен яраткан «Карауҗа авылы көе» дигэн жырны жырлап эшлэп утырыйк.

Диляра: Кызлар эйдэ «Йозек салыш» уены  уйныйк.

Уен «Йозек салыш».

Ислам: Эйдэгез «Тубэтэй» уены уйныйбыз.

«Тубэтэй» уены

(Кой уйный)

Бабай:Йөрәкләрне җилкетә торган көй.Белмим ничек түзәргә?

   (Бии башлый)

Тэрбияче: Бас бас катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби: Җитәр,җитәр уздырдың

          Бигрәк тузан туздырдың

         Аягыңны шакылдатып

        Колагымны тондырдың.

Бабай: Әбиеңнең кәҗәсе

              Бакчада кәбестәдә

              Биемәгәч,җырламагач

             Мин монда нәмәстәгә.

(икәүләп бииләр.балалар кул чабып тора)

Балалар: эби, бабай бик матур биедегез, рэхмэт сезгэ. Бездэ биеп курсэтикме сезгэ

«Аулак ой»биюе

Бабай :            Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

                       Күңелле ял иттердегез.

                      Яшь чакларны искә төшереп

                     Йөрәкләрне җилкеттегез.

 Тэрбияче: Һәрвакыт күркәм булыгыз,        

          Авырмагыз беркайчан.

          Кайгыларга бирешмәгез,

          Шатлыклар йөрсен алдан!

Эби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый,аларны дәвам иттерүчеләребез бар.Рәхмәт сезгә,балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып,кайгы,хәзрәтсез яшәргә язсын! Мин сезнен булдырырлар дип уйлаган идем, сезгэ кучтэнэчем бар. Эйдэ китик балалар, шул кучтэнэчлэр бн  чэй эчэрбез. Сау булыгыз!                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....