Сказка для детей старшего дошкольного возраста "Казлар гаиләсе".
методическая разработка

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

    " Казлар гаиләсе". 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon skazka-_kiyat_kazlar_gail_se_0.doc14 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Казлар гаиләсе.

   Бер кечкенә авылда яшәгән ди казлар гаиләсе. Гаилә бик зур булган: ата каз-Озынмуен, ана каз-Бикматур, унике бәбкә. Каз бәбкәләренең исемнәре төрледән төрле икән. Кызлары: Сарыкай, Алтынкай, Йомшаккай, Назлыкай, Матуркай, Елаккай. Малайлары: Җитез,Тиктормас,Йөгерек,Шаулы,Ашамсак,Бәләкәч.Алар көн дә авыл читенә чыгып яшел үлән чемченгәннәр, сирәк кенә су буена да баргалап йөргәннәр.Каз бәбкәләре бик тә тыңлаучан, тәртипле булганнар. Тик арадан берсе, Тиктормас исемлесе, гел читкә китеп тирә-якны күзәтергә ярата торган булган.

    Озынмуен белән Бикматур үзләренең бәбкәләрен бик яратканнар, аларга карап сокланып, куанып туя алмаганнар. Сусыл тәмле үләнле урыннарны табып кына торган ата каз-Озынмуен, ә инде ана каз-Бикматур бәбкәләрен тизрәк шул урынга алып килгән. Үзенең гаиләсенең шушы тыныч, матур тормышына куанып, ата каз көн дә бер биеп ала торган булган. Ә күзләре һәрвакыт һавада, бәла-каза килеп бәбкәләрен харап итмәсен дип, гел күзәтеп торган. Ул үзе ашаса ашаган, ә кайвакыт бәбкәләренең һәм ана казның ашавына куанып, ач калырга да риза булган.

   Шулай тигез генә, бер көйгә яшәп ятканда, Тиктормас исемле уллары югала.

Инде чакырып та карыйлар, тирә-юньдәге барлык агач араларын һәм үләнлекләрне йөреп чыгалар. Тик каз бәбкәсе генә табылмый. Шулай да өметләрен өзми алар. Ата каз елга буена төшеп эзләргә була. Менә ул елга буена төшеп Тиктормасны эзли башлый. Андагы ял итүче башка каз гаиләләреннән сораштыра.Тик берсе дә чит бәбкәне күрмәгән.

     Пип-пип... . Бу бит Тиктормасның тавышы. Ата каз тизрәк шул якка ашыга. Барса, Тиктормас суда җәен балыгының баласы белән уйный. Җәен баласы чума, ә каз бәбкәсе аны чумып эзли. Ата каз үзенең бәбкәсе өчен бик тә курыккан. Чөнки ул белә, җәен балыклары бик ярата казлар белән тукланырга. Ул тизрәк чакырып ала бәбкәсен.Ата каз бик нык ачулана Тиктормасны.  Ул инде үзенең гаебен аңлап, бер сүз дә әйтми генә тыңлап тора. Кайтып китә болар авылга.

     Менә алар кайтып та җитәләр. Әй куана ана каз, әй куана бәбкә туганнары. Тиктормас үзенең начар тәртибе белән ата-анасын,туганнарын борчуга салуын аңлый.Ул алардан гафу үтенә. Ата каз белән ана каз бу хәлдән соң барлык бәбкәләрен җыеп, кайда һәм кайчан үзләрен ничек тотарга, кем белән уйнарга

яравы яки ярамавы турында җентекләп аңлаталар.

    Шуның белән әкият тәмам. Ата каз-Озынмуен белән ана каз-Бикматур һаман да шатланышып, куанышып гомер итәләр ди. Инде бәбкәләре үсеп, үзләре гаилә корып, күп бәбкәләр үстереп, гөрләшеп яшиләр ди.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина по русским народным сказкам для детей старшего дошкольного возраста "Путешествие по сказкам"

Народные сказки наилучшим образом отвечают запросам детей, органично соответствуя детской психологии, поскольку прекрасно подходят для выражения и сохранения фундаментальных человеческих истин, основ ...

Открытое мероприятие по русским народным сказкам «В гостях у сказки» для детей старшего дошкольного возраста

Цель: обобщить и систематизировать знания детей о русских народных сказках.Программное содержание:1. Обобщить знания о сказках, развивать умение узнавать сказки и их героев.2. Учить детей по иллюстрац...

Сказка для детей старшего дошкольного возраста "Волшебная сказка" из цикла занятий по пожарной безопасности

Литературный материал для детей старшего дошкольного возраста по основам безопасности жизнедеятельности...

Путешествие по сказкам А.С. Пушкина «Что за прелесть эти сказки» для детей старшего дошкольного возраста.

Путешествие по сказкам А.С. Пушкина «Что за прелесть эти сказки»для детей старшего дошкольного возраста...

Игра-викторина по сказкам А.С. Пушкина «Что за прелесть эти сказки» для детей старшего дошкольного возраста

Игра-викторина по сказкам А.С. Пушкина «Что за прелесть эти сказки» для детей старшего дошкольного возраста...