"Тылсымлы утрау"
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

конспект занятия

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Тылсымлы утрау.

Максат: Балаларга төрле эшчәнлекләрдә сенсор тәрбия бирү, кызылсары төс белән таныштыру, аны тәҗрибәдә ныгыту, балаларның коллектив эшчэнлегендә сюжет барлыкка китерергә өйрәтү, предметның формасын күз  белән чамалап аеру, овал формасын ныгыту, балчыкка предметка туры китереп төсләр сайлау, өслекне тигез матур буярга өйрәтү.

Материал: тылсымлы тартма, төрле төсләр белән ясалган чәчәк рәсемнәре, әтәч, үрдәк, чәйник, ат рәсемнәре ясалган карточкалар, шуларның төсенә формасына туры килгән түгәрәк, оваллар,төсле сулар, сары, яшел, кызыл(тәҗрибә ясау өчен) балчыктан әвәләнгән үрдәк бәбкәләре, чыршылар, чәчәкләр(һәр бала саен),краска, кисточка, су савыты.

   - Балалар, карагыз әле, безгә кунакка бик күп аналар килгәннәр. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез.

  - Исәнмесез, хәерле иртә!

  - Карагыз әле балалар безгә серле утраудан Су анасы нинди матур  тылсымлы тартма җибәргән. Карыйк әле,анда нәрсәләр бар икән?

  - Тартмадан "Төсләр һәм формалар " таблицасын алып кую.

  - Карагыз әле балалар, нинди матур рәсем җибәргән.

  - Картинадагы чәчәкләрнең,  җимешләрнең төсләрен әйттерү.

  - Бу чәчәк нинди төстә?

  - Кызыл.

  - Ал.

  - Зәңгәр.

  - Ак.

  - Зәңгәрсу.

  - Бу җимеш нинди төстә?

  - Кара.

  - Ә балалар,  менә бу чәчәк нинди төстә?

  - Әйе балалар. Бу чәчәк кызылсары.

  - Су анасы тагын сезгә бер уен да җибәргән.

  - Сезгә мин карточкалар биреп чыгам, сез шул рәсемнәрне төзеп бетерергә тиешсез.

  - Балалар бу нинди формада?

  - Овал.

  - Ә нинди төстә?

  - Кызыл.

  - Бу нинди формада?

  - Түгәрәк.

  - Әнинди төстә?

  - Зәңгәр.

  - Ә хәзер балалар әкрен генә үзегезнең карточкадагы рәсемгә туры килгән төсне, форманы сайлап алыгыз.

  - Синең рәсемдә нәрсә ясалган?

  - Әтәч.

  - Нинди төстә? Нинди формалар куйдың?

  - Зур һәм кечкеә түгәрәкләр.

  - 1-2 баладан сорау.

  - Карточкаларны җыеп кую,телефон шалтырый.

  - Балалар, серле утраудан шалтыраталр.

  - Су анасы: "Утрауда давыл булды, андагы агачларга, күлдәге җәнлекләргә зыян килде. Минем утравымны һәм сулыгымны җанландырырга ярдәм итәрсезме?"

  - Ярый су анасы, безнең балалар бик тырышлар без сиңа ярдәм итәрбез.

  - Ярдәм итәбезме, балалар?

  - Әйе,ярдәм итәбез.

  - Балалар, серле утрауга барыр өчен күчтәнәчкә  тәмле сулар да алыйк.

  - Карагыз әле,бу савытта нинди төстәге су?

  - Сары.

  - Нәрсәнең суы сары була?

  - Лимонныкы.

  - Әйдәгез, балалар, апельсин согын да алып барыйк. Моның өчен сары суга кызыл су кушабыз. Нинди төс барлыкка килде?

  - Кызылсары.

  - Әйдәгез, хәзер балалар, Су анасына ярдәм итик. Үзебез ясаган агачларыбызны, үрдәк бәбкәләрен, чәчәкләребезне бизәрбез.

  - Урыннарга утырдык.

  - Агач нинди төстә була?

  - Яшел.

  - Үрдәк бәбкәсе?

  - Сары.

  - Чәчәкләр нинди төстә була?

  - Зәңгәр,кызыл, сары.

Балалар эше.

Индивидуаль ярдәм.

  - Ә хәзер, балалар, эшләребезне алып серле утрауга барырбыз. Чәчәкләрне, агачларны болынга, ә үрдәк бәбкәләрен күлгә җибәрербез. Серле утраудагы җәнлекләребез сөенер. Аларга үзебез ясаган тәмле суларыбызны да алырбыз.

  - Саубулыгыз аналар.

Татарстан Республикасы Актаныш районы гомуми үсеш бирүче №2 санлы балалар бакчасы

Тылсымлы утрау

(уртанчылар төркемендә рәсем шөгыле өчен конспект.)

        Тәрбияче Закирҗанова

        Лилия Рамзилевна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...