Алтын Көз (Золотая осень)
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

Мансурова Эльвира Ринатовна

Конспект занятия по нетрадиционной технике рисования в старшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon altyn_koz.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы”муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

                       Алтын Көз

                               

                                                 Район балалар бакчалары

                                                                       мөдирләре семинары өчен

                                                                       зурлар төркемендә рәсем

                                                                       эшчәнлеге буенча  конспект            

                                                                       

                                                                       Төзеде: Мансурова Э.Р.

                                        Сентябрь 2015 ел.

Бурычлар:  

-Белем бирү:пейзажны карау, аңлый белергә өйрәтү ; “эз калдыру” техникасы б-н эшләү;табигать  күренешен ясауны ныгыту.        

-Үстерү:гуашь б-н эшләү күнекмәсен үстерү; төсләрне дөрес сайлау күнекмәләрен ныгыту;  

-Тәрбияви: көзге кичерешләрне рәсемдә күрсәтү; рәсемне бергәләп эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; сәнгать турында күзаллауларны баету;  

Алдан эшлэнгэн эш:

-Тирә-як табигатен күзәту;

-Балалр б-н көз турында иллюстрациялар карау,әңгәмәләр уздыру;

Җиһазлар:

-Көз турында иллюстрациялар,презентация, кипкән яфраклар, гуашь,пумала, А3 альбом бите.

                                      Шөгыль барышы.

Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез әле безгә килгән кунаклар б-н дә исәнләшик. Исәнмесез! Ә хәзер игътибар белән экранга карыйк.(Көз  турында презентация)

-Бу рәсемнәрдә кайсы ел вакыты сүрәтләнгән?           (Көз)

 -Дөрес, балалар, димәк, без бүген көз турында сүз алып барырбыз. Әйдәгез, бергәләп көз билгеләрен саныйк әле: нинди икән ул көзге табигать? (Көз көне һава салкынайта, агач яфраклары саргая һәм коела, уләннәр корый һәм кибә, көннәр кыскара, кошлар җылы якларга очып китә, салкын яңгырлар ява, салкын, көчле җил исә, күк йозе соры төстә, болытлар каплаган,кояш күренми,ул җылытмый)

-Балалар, нинди көз айларын беләсез?

-(Сентябрь, Октябрь, Ноябрь)

-Көз турында шигырьләр беләсезме соң?   (Әйе.)

-Әйдәгез кемнең сөйлисе килә?

  1 нче бала:  Көз килде, Үләннәр

                       Саргайды, шиңде

                       Сап сары яфраклар

                       Җиргә сибелде.

  2 нче бала:  Үтте-китте матур җәйләр,

                       Көзләр килеп җиттеләр.

                       Ак каенның яфраклары

                       Саргаешып киптеләр.

-Рәхмәт! Әйе, балалар. Көз-табигатьнең иң матур, иң асыл вакыты. Тирә-як , әйтерсең, алтынга күмелә. Кеше һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтыла. Кайбер рәссамнәр табигать күренешләрен ясарга яраталар.Алар күкне, күктә йөзгән болытларны, агачларны сүрәтлиләр. Рәссамның һәр нәрсәгә үз карашы була. Рәсемдә рәссамның эчке халәте, аның кәефенең нинди булуы ачык чагыла. Рәссамнәр һәркайсы үзенчә уйлый, сүрәтли.

-Минем сезгә бу рәсемне күрсәтәсем килә. Игътибар белән карагыз әле.

-Бу картинада нәрсә сүрәтләнгән? (Урман, агачлар)

-Картинада елның кайсы вакыты сүрәтләнгән?   (Көз.)

-Ни өчен көз дип уйлыйсыз?                                                                            (Чөнки яфраклар саргайган, җиргә коелган,үләннәр кипкән, саргайган һ.б.)

-Рәссам, агачларны, үләннәрне сүрәтләү өчен, нинди төсләр кулланган?

(Сары,кызыл-сары, яшел.)

-Картина сездә нинди хисләр тудыра?  

(Күңелне күтәрә, шатлыклы хисләр тудыра)

-Бу картинага ниниди исем бирер идегез? Үз фикерләрегезне әйтегез әле?

(Алтын көз.)

-Ни өчен алтын? Ни өчен көзне “Алтын”  диләр?

( Чөнки табигать сары төстә, ерактан алтын кебек балкып тора)

-Әйе, балалар бу картинаның исеме “ Алтын көз”. Аны рус рәссаме Иссак Ильич Левитан сүрәтләгән.

-Ә хәзер икенче картинаны карыйк. Аны Рыбаков дигән рәссам сүрәтләгән.

-Бу картинада нинди ел фасылын  күрәсез? Кайсы ел вакыты дип уйлыйсыз?

(Көз. Агачтагы яфраклар саргайган. Җиргә коелганнар.)

-Балалар, монда бер генә агач күрәбезме?

(Юк, күп агачлар.)

-Ә агачлар кайда үсә? Ничек уйлыйсыз?

(Паркларда, урманда, бакчада.)

-Димәк, монда урман ясалган. Бу рәсемдә көз вакытын рәссам нинди төсләр белән сүрәтләгән? (ачык төсләр белән ясаган.)

-Бу картинаны ничек атар идең?Эйтеп кара әле син?

(Көз.Көзге урман.Көзге агач һ.б.)

Ә менә Рыбаков бу картинаны  “Алтын урман” дип атаган.

-Бу картиналар нәрсә белән охшаш?

(Икесендә дә көз, табигать куренешләре сүрәтләнгән.)

-Әйе, балалар, икесендә дә табигать күренешләре сүрәтләнгән.

Табигать сүрәтләнгән әсәрләрне пейзаж дип атыйлар. Әйдәгез әле кабатлыйк-пейзаж.Пейзажда  рәссам табигатьне ничек күрә, шулай сүрәтли. Табигать күренешләрен сүрәтләгән рәссамне –пейзажист дип атыйлар. Кабатлагыз әле-пейзажист. Бу ике картинаны да “Көзге пейзаж” дип атап була.

   Табигать күренешләре төрле булган кебек пейзажларда төрле була.Ачык, якты төсләр белән ясалган пейзажга карагач безнең күңелләребез күтәрелә.Болытлы, караңгы соры төсләр б-н ясалган пейзажга карагач безгә моңсу булып китә.

Әйдәгез әле без дә бүген көзге пейзажистлар булыйк. Сезнең алдыгызда тәмамланмаган пейзаж. Монда күк йөзе һәм җир өсте бар. Нәрсә җитми монда балалар?Ничек уйлыйсыз?(Агачлар)Әйе, дөрес балалар.Безнең картинада агачлар җитми.Без аны хәзер сезнең белән тулыландырырбыз.Бергәләп ясап бетербез.Аның өчен безгә кипкән яфраклар ярдәм итәр. Сез бу техниканы беләсез инде. “Эз калдыру” дип атала. Яфракка игътибар итик әле: яфракның эчке һәм тышкы ягы бар. Яфракның уртасыннан барган җепсел нәрсәгә охшаган?(Агачнын кәүсәсенә).Як-якка киткән вак җепселләр нәрсәгә охшаган?(Агачнын ботакларына) Ә яфрак узе нәрсәгә охшаган? (Агачка).Ә хәзер әйдәгез бергәләп искә төшерик:

-яфракны алабыз, клеенка өстенә куябыз,гуашны өстенә пумала б-н буяйбыз.

 (слайд 1)

-яфракны төбеннән тотып, буялган ягы б-н биткә куябыз, өстенә басабыз.

( слайд 2)

-аннары яфракны сабагыннан тотып алабыз.                                

(слайд 3)

-менә шушындый матур эз кала.                                  

(слайд 4)

-Әйдәгез балалар кемнең эшләп күрсәтәсе килә?(Бер бала эшләп күрсәтә)

-Әфәрин!Булдырдың!Менә шушылай иттереп без пейзажларыбызны ясап бетерербез.

Рәсем ясарга утырганчы, без сезнең белән бармак уенын уйнап алабыз.

                                             1,2, 3, 4, 5

                                     Алтын, сары яфракларны,

                                     Кулга җыябыз.

                                     Бу -каен яфрагы,

                                     Бу- имән яфрагы,

                                     Бу-өренге яфрагы,

                                     Бу-юкә яфрагы,

                                     Бу- миләш яфрагы.

                                     Яфракларны җыябыз

                                     Кәрзиннәргә салабыз.

Хәзер балалар барабыз эш урыннарына.

(Чайковскийның “Времена года” дигән симфониясе уйный. Балаларның мөстәкыйль эшләүләре.)

-Әфәрин! Искиткеч матур пейзажлар ясагансыз! Әйдәгез пейзажларыгызны күргәзмәгә куйык. Кемнең буген рәсемнәр белән таныштыручы , экскурсовод буласы килә? (Бер бала рәсемнәр б-н таныштыра, уз фикерләрен әйтә(Бу картина да көз сүрәтләнгән,ачык матур төсләр б-н ясалган.Бу картинага карагач, миндә шатлыклы хисләр туа һ.б.)

-Шуның б-н балалар безнең шөгыль тәмам.

                                     

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование на тему "Осень, деревья осенью, Золотая Осень" в старшей группе детского сада

Тема: Осень, деревья осенью, Золотая Осень.Цель:·      Расширять знания детей об осени, изменениях в природе, происходящих осенью, закреплять знания о временах года и последов...

"Золотая осень, ёжик золотой"

Аппликация из пластилина и осенних листьев. Выполнила Лукина Ульяна, 6 лет...

"Золотая осень, я тоже золотой"

Представление пятилетнего ребенка на конкурсе "Золотая осень, я тоже золотой"...

"Алтын көз" (Золотая осень)

Сценарий праздника "Золотая осень" на татарском языке.Сценарий содержит стихи и песни, развлекательные и познавательные игры .Этот материал можно использовать для проведения осеннего праздни...

Конспект НОД «Осень, осень в гости просим!» в рамках проекта «Золотая осень» по речевому и познавательному развитию

Закрепляются представления детей о характерных признаках осени и осенних явлениях....

АЛТЫН КӨҘ. ПРАЗДНИК ЗОЛОТОЙ ОСЕНИ

Конспект праздника в старшей группе...

Конспект занятия по рисованию «Золотая осень» для детей средней группы Тема: «Золотая осень».

Конспект занятия по рисованию «Золотая осень» для детей средней группы Тема: «Золотая осень». Цель: закреплять умение рисовать осенние деревья; Задачи: Обра...