"Алтын көз" (Золотая осень)
методическая разработка (подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий праздника "Золотая осень" на татарском языке.

Сценарий содержит стихи и песни, развлекательные и познавательные игры .

Этот материал можно использовать для проведения осеннего праздника в детском саду.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБДОУ «Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

 «Кояшкай» балалар бакчасы»

АЛТЫН КӨЗ

http://www.proza.ru/pics/2014/11/03/963.jpg

Төзеде: тәрбияче Гыйлаҗиева

Эльза Габделхак кызы

-Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.  Нинди бәйрәм килгән?

Балалар: Алтын көз.

1 нче бала.   Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Көзнең матур бәйрәме. (Әмир)

Алып баручы: Әйе, бүген Көз бәйрәме!

               Яфракларны күр әле:

               Алтын төскә кергәннәр,

                Бар дөньяны күмгәннәр!

                Җил чыкканда шаулашалар,

                Оча-оча уйнашалар,

                 Һавада әйләнәләр

                 Һәм җиргә сибеләләр...

Җыр: “Яфрак  бәйрәме”. ТТС № 5 (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).

  1. Яңгыр түгел, кар да түгел,

           Яфраклар ява җиргә.

           Көз турында җырлыйм әле –

           Кушыл син яңа җырга.

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары.

 

2. Оча яфрак, уйный яфрак

     Һаваларда әйләнеп.

      Бүген, бүген, бүген, бүген

      Яфракларның бәйрәме!

Алып баручы:

-Балалар,хәзер нинди ел фасылы? (Көз).

-Барлыгы ничә ел фасылы бар? (4)

-Көздән соң нәрсә килә? (Кыш)

- Кыштан соң нәрсә була? (Яз)

- Яздан соң нәрсә килә? (Җәй)

Алып баручы: молодцы!

Сүзне шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.

2 нче бала.  Уңыш җыелды,

                      Кошлар да китте.

                       Матур көз ае

                       Килеп тә җитте.  (Альмир)

3 нче бала.    Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә. (Камилә)

4нче бала.     Көзге табын – бай табын.

                         Кыяр, карбыз һәм кавын.

                          Телем-телем теленгән.

                         Өем-өем өелгән. (Ралинә)

5нче бала. Бик күңелле урамда –

                   Алтын сары бар дөнья.

                    Җил яфраклар биетә,

                    Көз шатлана – туй итә. (Сиб. Сәмирә)

Алып баручы:   Килегез, килегез!

                            Мул табынны күрегез!

                            Барыгыз да бәйрәмгә

                             Рәхим итеп килегез!

Бию:  “Рәхим итегез” (флешка)

Алып баручы: молодцы! Сүзне яңадан шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.

6 нчы бала.  Көз, көз, алтын Көз,

                        Без сине бик көтәбез.

                        Бик моңсу безгә синсез,

                        Килче тизрәк безгә, Көз! (Инсаф)

7нче бала.    Көз килә көлә, көлә,

                       Алтын күлмәген киеп.

                       Кошлар китә җылы якка

                       Һавалардан төзелеп. (Диләрә)

8нче бала.    Елмая күктә кояш

                       Көзнең төсле бизәгенә.  

                       Килә көз озакка түгел,

                       Бары тик тизгә генә. (Зөлфия)

9 нчы бала.  Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без эшләрбез  җылыткач! (Кәрим)

Алып баручы: Әйе шул, балалр, әйдәгез әзрәк эшләп алабыз.

   - Миндә нәрсә бар?

   -Геометрик фигуралар.

    -Бу нәрсә? (Түгәрәк)

    -Нинди төстәге түгәрәк? (кызыл, сары, яшел, зәңгәр)

    -Бу нәрсә? (Шакмак)

    -Бу нәрсә? (Өчпочмак)

    - Ә хәзер бу фигураларны төркемнәргә бүләбез.

Алып баручы: молодцы! Рәхмәт, балалар!

10нчы бала.  Уйный җил урамнарда

                        Яфракларны туздырып.

                        Оча, оча яфраклар

                         Күбәләк сыман булып. (Саб. Сәмирә)

Җыр: “Көз килә”. ТТС № 7.(А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрвәров көе).

1.Шаяра әле күбәләк

   Үтсәләр дә җәйләре.

   Ә урамга килеп керде,

   Килде яфрак бәйрәме.

Припев:  Нинди генә төсләре юк,

                  Күреп исең китәрлек.

                  Яфрак ява, яфрак ява

                  Юлыбызга түшәлеп.

2. Өлгереп җиткән миләшләр

    Утлар шикелле яна.

     Ә яфраклар бөтерелеп

     Ява да ява, ява.

   

3. Югалмаган икән әле

    Төсләрнең яшеле дә.

    Ясап яфрак бәйрәмнәре

    Килә көз әкрен генә.

Алып баручы: молодцы! Балалар ял итеп ала, ә кунакларыбыз эшләп ала. Уен “Әйтеп бетер ” – дип атала.

1.Кешене эше (матурлый).

2.Эше юкның (көче юк).

3.Хезмәт иясе – (хөрмәт иясе).

4.Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).

5.Хезмәтнең тире ачы булса да,( җимеше татлы).

6. Кем эшләми, шул ашамый.

7.Аз сөйлә,күп эшлә.  

8.Икмәк булса - җыр да була.

Алып баручы: молодцы! Сүзне яңадан балаларга бирәбез.

11нче бала: Көз килде, үләннәр

                      Саргайды, шиңде.

                      Сап-сары яфраклар

                      Җиргә сибелде. (Артур)

  12 нче бала.    Каршылыйк көзне, дуслар!

                         Бергәләп җырлыйк, биик.

                         Барыбызга зур шатлык,

                         Исәнлек, саулык телик! (Зәлинә)

13 нче бала.  Шатлыклар – күңелебездә,

                        Якты  кояш – күгебездә!

                        Рәхәтләнеп бәйрәм итик –

                        Алтын Көз килде безгә! (Ильяс)

14нче бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы агачлар

                     Утларда янган сыман. (Зәлия)

 14нче бала:  Яңгыр ява иләкләп,

         Яңгыр ява чиләкләп.

          Тып та тып, тып та тып,

          Тәрәзә шакылдытып.

           Шаян, нәни тамчылыр

           Биергә чакыралар:

                                                        (Зөләйха)

Бию: “Яфраклар биюе”. Диск “Шома бас” № 25

Алып баручы.  Молодцы! Рәхмәт!

Ә хәзер сүзне яңадан  балаларга бирәбез. Уен “Танып бел” – дип атала.

А

Ә

У

Ү

Ж

Җ

Ш

Щ

Н

Ң

Л

Р

С

З

К

       М

А

Л

С

У

К

У

Л

А

Л

М

А

Ш

А

Р

К

Ә

Җ

Ә

А

Т

Ш

А

Л

К

А

Н

М

Ә

К

С

Ү

З

Т

А

Ш

Алып баручы:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)

Чынлап та һәркемгә үзенең туган җире кадерле. Нинди генә ел фасылы булмасын безнең туган як табигате иң гүзәле, иң кадерлесе.

Җыр: “Гүзәл туган ягыбыз” . ТТС № 59.Айдар Минһаҗев сүзләре

Әлфия Һадиева музыкасы.

1. Кая гына юнәлсәк тә,

Юлыбыз көлеп тора,

Рәхәтебезне күрегез,

Әйдәгез, диеп тора.

Кушымта:

Искитәрлек гүзәл бит ул

Туган ягыбыз.

Бәхетле шул, әй бәхетле

Балачагыбыз!

2. Әкияттәге шикелле

Чәчәкләре, гөлләре.

Сыйланыгыз, дип җиләкләр

Кулга төшә үзләре.

3. Бер дә туеп булмый икән

Коенып суларыңда.

Рәхмәт сиңа, туган ягым,

Безнеке булганыңа.

Алып баручы: 

Сары яфрак кулын изәп,

Алтын көз саубуллаша.

Үрелеп, нур сибә кояш

Болыт ертыгы аша.

Шушы нурлардан тулышып,

Тагын ямь иңә җиргә.

Сагыш түгел, муллык тула

Алтын көз белән бергә.

Күңелгә көзге муллыктан

Бәхет, шатлык тула сыман.

Ил-көненә өмет баглап,

Киләчәккә атлый җиһан.

Бию: “Туп белән бию”

Алып баручы:

Кешеләргә ярдәмебез тигән икән,

Димәк, сөенерлек эшебез.

Тырышлык һәм бердәмлекне дуслар итеп,

Матурлыкка күмелеп яшик без!

  • Бәйрәмнең 1нче өлеше шушының белән тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Алып баручы: бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

-Көз башында безнең “Алтын көз бизәге” дигән бәйге игълан ителгән иде. Бу бәйгедә 11 гаилә катнашты. Бик зур рәхмәт! Сезнең хезмәтегезне бәяләр өчен комиссия төзелде һәм урыннар билгеләнде.

1нче урын: Хакимовлар гаиләсе

2нче урын: Вәлиуллиннар гаиләсе

3нче урын:Даутовлар гаиләсе

-Калганган гаиләләргә дә кечкенә бүләкләребез бар.

-Алга таба тагын бәйге булачак – “Кыш бабай бизәге”, -дип атала. Барагызны да шул бәйгедә катнашырга чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алтын Көз (Золотая осень)

Конспект занятия по нетрадиционной технике рисования в старшей группе....

Календарно-тематическое планирование на тему "Осень, деревья осенью, Золотая Осень" в старшей группе детского сада

Тема: Осень, деревья осенью, Золотая Осень.Цель:·      Расширять знания детей об осени, изменениях в природе, происходящих осенью, закреплять знания о временах года и последов...

"Золотая осень, ёжик золотой"

Аппликация из пластилина и осенних листьев. Выполнила Лукина Ульяна, 6 лет...

"Золотая осень, я тоже золотой"

Представление пятилетнего ребенка на конкурсе "Золотая осень, я тоже золотой"...

Конспект НОД «Осень, осень в гости просим!» в рамках проекта «Золотая осень» по речевому и познавательному развитию

Закрепляются представления детей о характерных признаках осени и осенних явлениях....

АЛТЫН КӨҘ. ПРАЗДНИК ЗОЛОТОЙ ОСЕНИ

Конспект праздника в старшей группе...

Конспект занятия по рисованию «Золотая осень» для детей средней группы Тема: «Золотая осень».

Конспект занятия по рисованию «Золотая осень» для детей средней группы Тема: «Золотая осень». Цель: закреплять умение рисовать осенние деревья; Задачи: Обра...