Күл буена сәяхәт
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Шарифуллина Лейсан Мавлятхановна

Традицион булмаган ысуллар белән рәсем ясау дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kul_buena_syaht.docx27.36 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 119 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем учреждениясе

“Күл буена сәяхәт”

(белем бирү эшчәнлеге)

Тәрбияче:

Шәрифуллина Л.М.

Казан, 2019

Максат: Халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү. Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру; суда яшәүче җан ияләренә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, халык авыз иҗатына, уеннарына кызыксыну уяту.

Үстерү бурычы: төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, яшел, кызыл, сары, зәңгәр) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, танып белү активлыкларын формалаштыру; балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, вак моторикасын үстерү. Балыклар, күл турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычы: проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә теләк тудыру. Традицион булмаган алымнар кулланып балык сурәте ясарга өйрәтү; балыкның тән төзелешен, балык атамаларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик тәрбия, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, арлашу, күрсәтмәлелектән файдалану, традицион булмаган техника кулланып рәсем ясау, физкультминут, мактау сүзләре.

Алдан башкарылган эш: күл тематикасына кагылышлы рәсемнәр, анда яшәүчеләр турында иллюстрацияләр карау; татар халык әкияте “Мактанчык бака” әсәрен уку, андагы күл турында сөйләшү; хәрәкәтле уеннар “Диңгез дулкынлана”, “Балык тоту” уйнау.

Сүзлек: күл, камыш, канат, койрык, кабырчык.

Җиһазлау: ком өстәле, аквариумда балык, шарлар, интерактив такта, төсле ком, кабырчыклар.

Белем бирү эшчәнлеге

“Зәңгәр күл” җыры яңгырый. Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик әле. Исәнләшү кешегә сәламәтлек теләү, игътибарлылык, әдәплелек билгесе.  

Балалар: 

Саумы кояш

Саумы һава

Саумы иртә

Саумы йомшак җил

Саумы син һәм мин!

Әйдәгез әле, балалар, татар халкының “Мактанчык бака” әкиятен искә төшерик әле. Анда да сүз түгәрәк күл буенда яшәүче мактанчык  бака турында бара иде. Без сезнең белән анда түгәрәк күл буен карап үттек. Экранга карагыз әле балалар, анда да күл буе күрсәтелгән. Күлнең өсте дулкынланып тора. Күлдә  балыклар, бакалар  яшиләр. Зур балыклар да кечкенәләре дә бар. Ә инде күл кырыенда үсемлекләр үсәләр, алар камышлар дип аталалар. Әйдәгез әле бу сүзләрне кабатлыйк әле, истә тотырга кирәк бу сүзләрне.

Ә хәзер мин сезне шушындый тылсымлы күл буена сәяхәткә чакырам. Минем белән барырга телисезме?

Балалар:. Әйе  

Ә без анда болытларга утырып барабыз. Карагыз әле балалар, бу болыт нәрсәгә охшаган?

Балалар:  Үрдәккә, керпегә, диңгез йолдызына, балыкка.

Очып китәр өчен безгә җил ярдәм итәр. (җил искән тавыш)

Җил исә исә исә,

Болытларны йөгертә.

Инде барып җитәбез,

Су читенә киләбез.

Бик озак очтык балалар, бик арылды, азрак ял итеп алыйк. Ял итүнең иң күңеллесе – уеннар.

Уеннар бит, балалар,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

“Куяннар биюе” уены уйнала.  

Бу уенны бик күңелле уйнадык. Юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: Менә инде күл буена килеп тә җиттек. Күл буенда камышлар үсеп утыра, комлыгы та бар. Монда шундый матур.  Ләкин, карагыз әле,  күл буена әдәпсез балалар чүп ташлаганнар. Күлгә чүп ташлама суын эчәрсең, - дип әйтә әбиләр. Табигатьне пычрату бик яман гадәт, әйдәгез әле миңа күл буен чистартырга ярдәм итегез әле. Әдәп төбе яхшы гадәт ул балалар.

(пакетка чүп җыябыз)

Инде күл буен чистарттык, хәзер ял итеп алсак та була. Менә шунда утырыгыз да экраннарга карагыз әле.

(Экранда ком тактасында рәсем ясау күрсәтелә)

Карагыз эле балалар, монда барлык әйберләр дә комнан ясала. Күл өсте дулкынланып тора. Монда балыклар, кошлар, дулкыннар барысы да комнан. Ә күл кырыенда үсемлекләр үсәләр. Алар камышлар дип аталганын без инде белдек.  Сезгә ошадымы?

Балалар: әйе

Безнең күл буенда комлыгыбыз да бар бит. Әйдәгез әле без дә шул комлыкта уйнап алыйк, рәсемнәр ясап карыйк. Ясый башлаганчы бу җирнең кагыйдәләре белән танышып китәрбез. Монда үзеңне бик тәртипле тотарга кирәк, ком белән сибешергә ярамый. Комлык тынычлыкны ярата.

Шаулашмагыз, этешмәгез

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде зур балалар,

Сүз тыңлаучан булыгыз!

Сезнең алдыгызда комлык, учларыгызга ком алып әкрен генә комны сибеп карагыз әле. Ком нинди балалар?

Балалар: йомшак, җылы, сибелә. 

Ә хәзер су өстен ясап карыйк. Күл өстендә дулкыннар бар, әйдәгез әле ике бармак белән дулкыннар ясыйк әле. Су дә безнең белән исәнләшә. Күрәсезме? Төрле төсләр яналар.

Күл буенда шундый матур ташлар бар, зурлары бар кечкенәләре бар. Кулларыгызны йодрыклап тотыгыз да, менә шулай итеп, ташлар ясыйк.

 Тагын ниләр бар әле күл кырыенда?

Балалар: камышлар.

Тәрбияче: әйе, камышлар бар иде, әйәгез әле бармак очлары белән суүсемнәрне ясыйк әле.

Ә хәзер кулларыгызны кагыгыз.

Ә монда әле тагын нәрсәдер бар.  

Табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз ни икәнен белерсез:

Канаты бар, очалмый,

Күккә таба карамый.

Йолдызларны санамый,

Коры җирдә торалмый.

(Балык)

Җавап бирергә бу тавышлар ярдәм итәр? Тыңлап карагыз әле. Балык

(Аквариумда  балык йөзгән тавыш ишетелә. Аквариум өсте ачыла)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, монда нәрсә бар?

Балалар: Балык

Тәрбияче: Балыкны карагыз нәрсәләре бар, минем башым, аягым, куларым бар.  Ә балыкның?

Балалар: Башы, койрыгы, канатлары.

Тәрбияче: балыкның безгә нидер әйтәсе килә ахрысы, тыңлап карыйм әле.

Тәрбияче: Безгә бик күңелле, ә балыкка күңелсез икән балалар. Нәрсә эшлик икән аңа күңелле булсын өчен? Аңа ничек ярдәм итик икән?

Балалар: Дуслар

Тәрбияче: Дөрес шул, дуслар белән бик күңелле. Мин сезне балыкка дуслар ясар өчен өстәл янына чакырам. (өстәл артына утыралар)

Сезнең һәрберегезнең алдында кәгазьдән ясалган балыклар ята, мин сезгә балыкларны матурларга тәкъдим итәм. Гадәттә без рәсемнәрне нәрсәләр белән буйыйбыз?

Балалар: буяулар, пумала, карандашлар.

Тәрбияче: Дөрес, ләкин бу могҗизалы илдә  буяулар да,  карандашлар да юк. Нәрсә белән буярбыз икән?

Балалар: ком белән.

Тәрбияче: Әйе шул, бу илдә төсле тылсымлы ком бар. Карап торыгыз, мин сезгә ничек балыкларны буярга икәнен аңлатып китәм. Пумала ярдәмендә балык шаблонына җилем сылыйбыз, бөтен җиренә, ашыкмыйча гына яхшылап сыларга  кирәк. Ә хәзер, тылсымлы ком бөртекләрен учым белән алам да әкрен генә шул балык өстенә сибәм, карагыз әле, минем балыгым нинди матур алсу төскә керде. Матурмы?

Балалар: Матур

Тәрбияче: Эшне башлаганчы кулларыбызны язып җибәрик әле.

Су өстендә балыклар(учларны ачып җәю)

Сикерәләр, чумалар.

Баш бармак – алтын балык,

Имән бармак – ак балык

Урта бармак – ташбаш

Атсыз бармагым – чуртан

Чәнти озак йоклаган

Шуңа балыксыз калган.

Кулларыбызны ял иттердек һәм эшкә керешәбез. Пумалаларыгызны алыгыз һәм җилем сылагыз. Аннары өстенә төсле ком сибәбез. Сәйдә синең балыгың нинди төстә була? Ә Ясминә синеке?

Балалар: яшел, кызыл, зәңгәр, сары.

Тәрбияче: Ә хәзер инде  балыкларыбызны аквариумга урнаштырыйк. Балыкка сез ясаган балыклар бик ошады, ул сезгә рәхмәт әйтә. Ә безгә инде балык һәм тылсымлы диңгез дөньясы белән саубуллашырга кирәк.

Балалар: сау булыгыз балыклар, сау бул тылсымлы ком.

Тәрбияче: Болытларга утырып кире кайтабыз.

Менә шулай. без бүген сезнең белән могҗизалы диңгез иленә сәяхәткә бардык. Сезгә ошадымы? Без анда ниләр эшләдек?

Балалар: күл буен чистарттык

Тәрбияче:  Без анда нәрсәгә ярдәм иттек?

Балалар: балыкка ярдәм иттек

Тәрбияче: Инде кунакларга рәхмәт әйтик һәм саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күл буена килсәгез

Сәхнәләштерелгән әкият -тамаша....

Занятие во второй младшей группе «Собачка Буся в гостях у ребят»

Интегрированное занятие с детьми второй младшей группы....

Детская агрессия: как унять буяна

Агрессивное поведение ребенка в детском саду часто воспринимается как что-то экстраординарное. Мамы и бабушки «мирных » детей грешат отношением к маленьким буянам, как к врагам группы, им ...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по ОО «Познавательное развитие» Тема: «Помощь жителям острова Буяна» для детей старшей группы

Задачи:Дать детям элементарные представления об источниках загрязнения воздуха, о значении чистого воздуха для нашего здоровья.Продолжать знакомить детей со свойствами воды, самостоятельно проводить э...

Театрализованное представление "Про Быка Буяна и Корову Зорьку и их дружную семью"

Сказка для детей подготовительной группы, ко Дню Семьи. ...