Уртанчылар төркеме балалары өчен рәсем шөгыле конспекты: «Аквариумдагы балыклар»
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа)
Максат: Традицион булмаган техник алымнар кулланып, балаларның рәсем ясау осталыгын формалаштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.39 КБ |
Предварительный просмотр:
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ – ДЕТСКИЙ САД «ЭЛЛУКИ» ТУКАЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Уртанчылар төркеме балалары өчен рәсем шөгыле
конспекты: «Аквариумдагы балыклар»
Выполнила воспитатель:
Миннеханова А.Ф.
2023 г.
Максат: Традицион булмаган техник алымнар кулланып, балаларның рәсем ясау осталыгын формалаштыру.
Бурычлар:
- Белем бирү (образовательные): Балаларның балыклар турындагы белемнәрен арттыру; мамыклы таякчык, губка, трафарет һәм пенопласт кулланып, рәсем ясау осталыкларына ирешү; сүзлек запасын баету;
- Үстерү (развивающие): Балаларның аквариум балыкларына карта образлы күзаллауларын үстерү, рәсем ясау теләкләрен булдыру;
- Тәрбияви (воспитательные): Балаларның аквариум балыкларына карта ярдәм итү хисе тәрбияләү, кызыксынучанлыкларын артыру, пөхтә эшләүләренә ирешү.
Материал :
Һәр балага А4 битендә аквариум рәсеме, балык трафареты, губка, 2 штук мамыклы таякчык, пенопласт, 3 төстәге балыклар ясалган карточкалар(зәңгәр, кызыл, сары), аудиоязмалар (балык сойли, тыныч музыка), балык сурәте, алъяпкычлар.
Җиһазлар: аквариум, бер сары балык, төрле төстәге ташлар, суүсемнәр, такта, 3 төстэ туп, мольберт, проектор, колонка.
Яна сузлэр өйрэну: саңак (жабры) , тәңкә (чешуя), йөзгечләр (плавники).
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Исәнмесез балалар ! Кәефләрегез ничек? Тагын да яхшы булсын өчен, бер-берегезгә карап елмаябыз һәм хәерле иртә телибез. Бик яхшы.
Мин иртән сезнең янга килгәндә почтальон миңа посылка бирде.Сезнең аның эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме? Әйдәгез алайса ачып карыйбыз. (аквариум, бер балык, хат)
Балалар, карагыз әле бу нәрсә? (аквариум, бер балык). Монда хат та бар. Укыйбызмы? (әйе). “Исәнмесез, балалар! Минем исемем Алсу. Минем аквариумдагы балыгыма бик күңелсез,чөнки ул анда узе генә. Шуңа күрә дә ул бик боек. Зинһар өчен сез миңа ярдәм итә алмассыз микән, балалар?”.
Балалар, сезнең Алсуга ярдәм итәсегез киләме? (Әйе) Әйдәгез алайса Алсуның балыгына дуслар ясарбыз.
Балалар, сез экранда нәрсә күрәсез? (Балык) Кемнең өйдә аквариум балыгы бар? Игътибар итегез әле, балык нинди олешләрдән тора? (Гәудә, койрык, йозгечләр, кузләр, тәнкәләр.) Э йозгечләр, тәнкәләр нәрсә очен кирәк сон балыкка? (йозгечләр йозәр очен, тәнкәләр сакланыр өчен).
Балалар, балыкларнын баш олешендә саңаклары бар(жабры). Алар нәрсә очен кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? Без борын белән сулыйбыз, ә балыклар саңак аша сулыйлар.
Безнең балык нинди төстә? Балыклар тагын нинди төстә булалар?
Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Уен: «Үз төсеңне таны» (карточка тарата балыклар белән). Мин шар күрсәтәм, кемдә шундый төстә балык, шар янына йогереп киләбез. Молодцы, балалар!
Балалар, мин сезне остаханәгә (мастерская) чакырам. (Аудиоязма кушыла: тыныч музыка). Балалар пөхтә итеп эшләр өчен алъяпкычларны киябез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. (Балалар алъяпкычлар кияләр). Безнең аквариумда су бар. Без сезнең белән хәзер балык ясыйбыз. Моның өчен трафарет һәм губканы алабыз, сары буяга манабыз, төртеп алабыз. Молодцы!
Ял минуты:
Балыклар суда йөзә,
Балыкларга күңелле.
Бер чумалар, бер калакалар
Комга кереп качалар.
Урыннарга утырыйк. Балыкларга күз һәм авыз ясыйк. Мамыклы таякчыкны кара буяуга манабыз һәм ясыйбыз.
Хәзер суүсемнәр ясыйбыз. Яшел буяуга манабыз, дулкынлы хәрәкәтләр белән ясыйбыз.
Аквариум төбендә нәрсәләр бар? (ташлар). Пенопластны алабыз, кызыл буяуга манабыз һәм аквариумнын төбенә ташлар ясыйбыз.
Балалар, әйдәгез әле торып, узебезнең рәсемнәребезне карыйк. Балалар сезгә балыклар ошадымы? Балыкның купме яна дуслары булды. Булдырдыгыз, балалар!. (Аудиоязма кушыла, балык рәхмәт әйтә). Балалар, ә сез чынлыкта алтын балык курсәгез нинди теләк (желние) теләр идегез? (һәр баладан сорау). Балалар әйдәгез, баллар бакчасына кайтыйк (Алъяпкычларны салалар)
Йомгаклау
Балалар без сезнең белән нәрсә ясадык? (балык) Балыкның нәрсәләре бар?
Без нинди яналык белдек?
Нинди яхшылык эшләдегез? (Алсуның балыгына дуслар таптык)
Ойгә кайткач кемгә сойләр идегез?
Молодцы, балалар! Зур рәхмәт сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”
- Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.- 4 кә кадәр санауны ныгыту.- Предметларны төсләре буенча аеру.- Зур, кечкенә һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме
Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты.
Шәмәхә урманга сәяхәт....

"Уйнап өйрәнәбез" уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек
уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек...

Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты
Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...
"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле
quot;Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле...
