И туган тел...
материал по теме

Закизанова Лилия Зямиловна

развлечение, посвященное дню рождения великого татарского поэта Г.Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган тел” бәйрәме.

Залда Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры яңгырый, Г.Тукай әсәрләреннән торган китаплар күргәзмәсе оештырылган.

А.б. Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу? Кем сүзләренә язылган бу җыр?

(балалар җаваплары)

Әйе, балалар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар язган. Габдулла Тукай балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.Балалар, ә сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

(балалар җаваплары.)

Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала керә, малай аның янына чыгып баса.

Алар “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп сөйлиләр

Музыка яңгырый, ике кыз чыга. Берсе күбәләк булып киенгән.

“Бала белән күбәләк” җырын башкаралар

А.б. Ә хәзер Г.Тукай язган табышмакларга җавап бирегез:

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште, Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?

  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

  1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчан, туган?

А.б.Бөтен табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Ә без бәйрәмне дәвам итәбез һәм алга таба иң кечкенәләребезнең чыгышларын карыйбыз.

Ике бала “Гали белән кәҗә” шиг-н сәхнәләштерәләр(2нче кечкенәләр төркеме).

А.б. Бераз гына ял итик һәм бергәләп уйнап алыйк.

Зурлар һәм мәкт. хәз. төркемнәре “Ачык авыз”, 2нче кечк. һәм уртанчылар төркемнәре “Күрсәт әле, үскәнем” уеннарын уйныйлар.

А.б. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә хәзер мин сезгә өзекләр укыйм, сез миңа аларның исемнәрен атарсыз.

Алып баручы  балаларга Г.Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләреннән өзекләр укый.Балалар җавап бирәләр.

А.б. Җавапларыгыз дөрес булды.Инде тыныч кына утырыгыз без әкият карыйбыз.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары “Кәҗә белән сарык” әкиятен

сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Бала. “Туган тел”не яттан сөйләп,

Үсеп җитәбсез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине Тукай.

А.б. Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...