Чыршыга кунак килгән
методическая разработка (старшая группа) на тему

Мияссарова Лена Наилевна

Сценарий новогоднего утренника. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Җиңел көй яңгырый. Тәрбияче балаларны җитәкләп залга алып керә. Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, ничек матур безнең залда. Урамда кыш, ә бездә Яңа ел бәйрәме. Чыршыда ничек матур итеп бизәлгән, карагыз әле, нинди уенчыклар эленгән узенә. Әйдәгез чыршыбызга багышлап җыр җырлыйбыз.

Җыр “Чыршы” (Ә. Ерикәй шигыре, М. Мозафраров музыкасы, Л. Мияссәрова обработкасы). Башкаралар һәм урыннарына утырышалар.

1 бала: Кыш җиткәнен һәркем көтә,

Һәркем аны сагына.

Суык бабай агачларны

Ак буяуларга мана.

2 бала: Кыш бабай йөриC:\Program Files (x86)\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0299587.wmf

Урман-кырлар буйлап,

Ул йөри дулап,

Карлар белән уйнап!

3 бала: Тышта матур, саф һава,

Күбәләктәй кар ява.

Бертуктамый кар яуды,

Өеп куйдык без тауны.

Ерактан кыңгырау тавышы ишетелә.

Залга Барби курчагы килеп керә.

Барби: Исәнмесез, исәнмесез. Бу нинди матур йорт? Мин кая килеп эләктем әле?

Тәрбияче: Исәнмесез! Бу балалар бакчасы. Без балалар белән “Чыршы бәйрәмен” үткәрәбез. Ә сез кем буласыз?

Барби: Мин Барби курчагы булам. Кыш бабай мине капчыгына салып бер кызга яңа ел бүләге итеп дип алып бара иде.

Тәрбияче: Ә нишләп син хәзер берүзең генә?

Барби: кыш бабайның капчыгы сүтелгән булган, чананы сикертте дә, мин шуннан кар көртенә төшеп калганмын. Мин бик нык өшедем (төчкерә).

Тәрбияче: Болай чирләргә дә озак түгел. Кер тизрәк, түргә үз. Сиңа җылыныр өчен биергә кирәк. Әйдә безнең балалар белән бергә түгәрәккә бас, биибез.

Барби: Мин бит бии белмим, ә тагын сез инде күргәнсездер, минем бер туфлием дә югалган. Ничек итеп биим инде?

Тәрбияче: Син, Барби икенче туфлиеңне әлегә салып тор. Чирлисең килмәсә – биергә дә өйрәнерсең.

Барби: Мин риза!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез түгәрәккә басабыз һәм Барбины теге шаян биюгә өйрәтәбез.

“Танец веселых утят! – бииләр, утырышалар.

Барби тагын төчкерә башлый.

Тәрбияче: И-и. Болай булмый әле. Утырып тор, хәзер хәл итәбез. Балалр, сез ничек уйлыйсыз, Барбиы тагын ничек итеп дәвалап була?

Балалар җаваплары.

Тәрбияче: Балалар, безгә доктор Айболитны чакырырга кирәк. Курчак ныклап чирләп китсә бер бала Яңа елда бүләксез кала. Әйдәгез чакырабыз “Доктор Айболит” кил дип!

Балалар чакыралар (Айболит элегә килми).

Барби: Миндә, Кыш бабайның чанасыннан төшеп калган кыңгырау бар (курсәтә), ул кыңгырау миңа сезнең бәйрәмегезгә дә юлны күрсәтте, әллә тылсымлы инде үзе. Әйдәгез мин кыңгырауны шалтыратам, ә сез балалар, докторны чакырыгыз, бәлки ишетер дә.

Балалар докторны чакыралар, Барби кыңгырауны шалтырата.

Залга Доктор Айболит керә (кулында доктор сумкасы).

Айболит: Исәнмесез, исәнмесез! Кемгә минем ярдәмем кирәк булды? Күрсәтегез!

Тәрбияче: Исәнмесез, доктор! Сезне без балалар белән чакырдык. Барби курчагына сезнең ярдәмегез кирәк. Ул Кыш бабайның капчыгыннан төшеп калган. Кар өстендә калып өшегән. Аяк киемен дә югалткан. Хәзер төчкерә дә төчкерә. Булышыгыз әле аңа!

Доктор: Хәзер, хәзер, карыйк әле! (кулларын карый, Барбиның башын тотып карый, тыңлап карый, сумкасыннан зур градусник алып куя). Әйе, сез чынлап та әз генә чирләп торасыз. Сезгә срочно лимонлы кайнар чәй эчәргә һәм обязательно бер калак бал кабып куярга кирәк (бал белән чәй эчертә).

Барби: (чәй эчкәч, әйләнә-әйләнә), Мин терелдем, миңа бик рәхәт. Рәхмәт сезгә, доктор.

Доктор: Әфәрин! Мин бик шат! (Барбиның аягына күзе төшә) Ә сез Барби кызым, нишләп аягызга бер нәрсә дә кимәдегез?

Барби: (бер аяк киемен күрсәтә) Минем бер туфлием югалды бит. Шуңа кимәдем.

Доктор: (сумкасын ача) Туктале, туктале. Мин юлдан барганда нәкъ шундый туфли таптым, (курчакка бирә) мә, киеп кара әле!

Барби: (туфлиләрен кия) Бу чыннан да минем туфлием. Рәхмәт сезгә доктор. Хәзер мин Кыш бабайны каршы алырга китсәм дә була.

Тәрбияче: Әле ашыкмагыз. Безнең балалар биегәнен карамыйча китмәгез.

Доктор белән Барби утыралар.

Бию “Часики” (җырчы Валерия җырына) – бииләр, утырышалар.

Айболит: Ярар, балалар, минем Яңа ел бәйрәмендә эшем бик күп була. Кемгә кайнар чәй, кемгә кайнар горчичниклар, банкалар куям. Ә кайбер чакта  Кыш бабайга үзенә дә минем ярдәмем кирәк була. Аңа киресенчә – суык су, җә туңдырма белән боз кирәк була. Менә шулай. Чирләмәгез. Мина китәргә вакыт. Саубулыгыз!

Барби: Мин дә китәм. Рәхмәт сезгә, балалар. Мине бик көтәләр. Мин бит Яңа ел бүләге. Саубулыгаз!

Курчак белән Айболит бергә җитәкләшеп чыгып китәләр.

Тәрбияче: Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар. Сезне чын күңелдән Яңа ел белән тәбриклибез. Яңа елда барыгызга да уңышлар юлдаш булсын. Гаиләләрегездә тынычлык, татулык булсын. Иң матур теләкләрегез чынга ашсын! Ә теләкләргә килгәндә, әйдәгез әле балаларыгызның гади генә теләкләрен тыңлап узыйк.

Проекторны кабызып сюжетны карыйбыз, зал тынычланган.        

Тәрбияче: Хөрмәтле әти-әниләр, сез хәзер балаларыгызның теләкләре белән таныштыгыз. Котлауларны дәвам итәм. Оптимизм белән, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышанып яшәгез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм күтәренке кәеф телибез.

Музыка яңгырый “Три белых коня” җырына Кыш бабай залга атлар белән керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, минем бәләкәй дусларым!  Исәнмесез әти-әниләр, кунаклар, апалар! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Бәхет, шатлык телим!

Балалар: Исәнме, Кыш бабай!

Тәрбияче: Исәнме, Кыш бабай. Кыш бабай, ә Кар кызы кая? Әллә авырып киттеме?

Кыш бабай: Юк, кызым, авырып китмәде. Аны Сочи шәһәренә, олимпиадага  әзерләнергә чакырдылар. Ул анда кыш белән бергә кар бөртекләрен чутлыйлар, салкын һаваны саклыйлар. Суны туңдыралар. Эше бик күп.

Тәрбияче: чыннан да, балалар, без беләбез, 2014 ел ул Сочи шәһәренә генә түгел, бөтен Россия өчен кышкы олимпиада үтүе белән истә калачак.

Кыш бабай: Ай-яй! Балалар барысы да нинди матурлар. Әйдәгез әле узегез белән таныштырыгыз. Кем булып киенеп килдегез?

(Һәр баладан аның костюмы турында сорап чыга).

Кыш бабай: Бик матур итеп киенгәнсез, балалар! Әйдәгез әле шушы матур киемнәрдә минем өчен бер биеп тә күрсәтегез әле.

Танец “Хорошо, хорошо!” – бииләр, утырышалар.

Тәрбияче: Кыш бабай, безнең балаларның һөнәрләре бик күп. Син, бабакай, утырып тор, ә безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

4 бала: Тышка чыгып карасам,

Урам тулы малайлар.

     Курыкмыйбыз бураннан!

    Кереп булмый урамнан.

5 бала: Кар бабай ясаганнар

           Урамдагы балалар.

             Бозда шуа абыйлар,

                 Карап тора сабыйлар.

6 бала: Өйгә кайтасы килми,

  Сизмибез көн үткәнен.

           Кыш бабай тутырган җиргә

      Күп итеп кар көртләрен.

   7 бала: Агачлар иңенә салган

Озын итәкле туннар.

           Бер көн эчендә Кыш бабай

Ясаган ап-ак таулар.

8 бала: Кыш бабай төнлә килеп,

Бик күп карлар яудырган

Балалар шусыннар диеп,    

Таулар өеп калдырган.

9 бала: Ап-ак бураннары беләнC:\Program Files (x86)\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0183290.wmf

Кыш бабай килде безгә.

Бүләкләр алып килгән ул,

Өләшә һәммәбезгә.

10 бала: Кыш бабайга рәхмәт әйтеп,

Биедек тә җырладык.

Матур шигырьләр сөйләдек,

Уеннан да туймадык.

                                                           11 бала: Тиздән Яңа ел җитәр,

    Кыш бабай безгә килә

 Яшел чыршы төбенә

Бүләкләр куеп китә.

                                                       

                                                       12 бала: И, Кыш бабай, тизрәк кил,

Сагындырдың бит инде.

                                                       Күчтәнәчләрең белән

Безне сыйлап кит инде.

Тәрбияче: Җем-җем итеп, салмак кына

                                                Җиргә коела ак кар.

                                                Яңа ел килеп җитә дип,

                                                Көтә-көтә балалар.

Җыр “ Яңа ел” (Л. Батыр-Болгари көе, Р. Вәлиева сузләре).

Кыш бабай: Бик күп шигырьләр өйрәнгәнсез, матур итеп җырладыгыз, сөендердегез карт кешене.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Кыш бабай белән түгәрәккә басыйк, чыршыга җыр җырлыйк.

Кыш бабай балалар белән түгәрәккә баса.

Песня “Ёлочка-ёлка”.

Тәрбияче: Кыш бабай, әйдә балалар белән бергә гади хәрәкәтләр ясап биеп тә ал.

Игра “Вперед четыре шага...”

Тәрбияче: (Кыш бабайның күзләрен яулык белән бәйли) Кыш бабай, балаларны эзләп таба алырсынмы, күзеңне бәйләгәч?

Уен “Куып тот”, балалар утырышалар.

Кыш бабай: Уф арыдым, ә балаларның берсен дә тота да таба да алмадым.

Тәрбияче: Син, Кыш бабай утырып ял ит, ә балалар сиңа чыршыларны бизәп күрсәтерләр.

Уен “Чыршыны бизә” – уйныйлар, утырышалар.

Кыш бабай: Бигрәк матур итеп, тиз итеп чыршыны бизәдегез. Миңа бик ошады.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле безнең чыршыбызга тагын бер җырлыйк, сокланыйк үзе белән.

Балалар түгәрәккә басалар.

Тәрбияче:   Вот наша ёлочка, светлая стоит

Вся наша ёлочка звездами блестит.

Падает с ёлки дождик золотой,

Ах, как, ёлочка, весело с тобой!

Песня «Ёлочка» (слова М. Александровой, музыка Н. Бахутовой ).

Кыш бабай: Бигрәк матур җыр булды бу, балалар. Кыш бабагызның күңелен күтәрдегез. Рәхмәт. (кулын колагына китерә, тыңлый) Ишетәм, ишетәм, балалар, мине икенче бәйрәмгә чакыралар, әле генә ишеттем. Китәсе килмәсә дә, китәргә кирәк.

Тәрбияче: Кыш бабай, китер алдыннан безнең балалар белән бер биеп тә ал инде.

Кыш бабай балалар белән бии. ( Полька)

Кыш бабай: Бик күңелле булды сездә, биеп арымадым бер дә. Ә хәзер, балалар, минем ярдәмчеләрем зур капчыгымны алып керәләр. Сез ничек уйлыйсыз, ул капчыкта нәрсә бар?

Балалар җавабы.

Кыш бабай: Әйе, балалар, бу капчыкта сезгә дигән бүләкләр.

(капчыктан балаларга бүләкләрне өләшә)

Балалар Кыш бабайга рәхмәт әйтәләр.

Кыш бабай: Саубулыгыз, балалар. Киләсе елга очрашырбыз.

Балалар: Саубул, Кыш бабай!

Тәрбияче: Кадерле әти-әниләр, кунаклар. Безнең бәйрәмебез шушының белән тәмамланды. Ләкин сезнең тормышыгызда, гаиләләрегездә бәйрәмнәр дәвам итсен. Яңа ел белән сезне! Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунак булсаң тыйнак бул!

Балаларга экологик белем бирүгә багышланган әкият-тамаша...

кунак каршылыйбыз

кунак каршылыйбыз...

"Чыршыга күлмәк"

Агачлар, үләннәр турында мәгълүмәт бирү, аларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү; “Урман” рәсемнәрен карау, шигырьләр, табышмаклар өйрәнү....

"Кунак килде" открытое занятие для родителей

Открытое занятие для родителей в подготовительной группе. Развивать татарскую речь у детей, использую слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях....

«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....