Кунак булсаң тыйнак бул!
проект по окружающему миру (старшая группа) по теме

 Балаларга экологик белем бирүгә багышланган әкият-тамаша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunak_bulsan.docx27.45 КБ

Предварительный просмотр:

           

                      Кунак булсаң- тыйнак бул

                 Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүче    сәхнәләштерелгән

                                                        әкият тамаша.

               Автор: Нигматзянова Суфия.   (Беренче категорияле тәрбияче)

 Әкиятнең тәрбияви максаты: Әйләнә тирәдәгеләргә сакчыл караш, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек ,сакчыллык,  әдәплелек, үзеңнең гамәлләреңә карата  җавапчыллык тәрбияләү. Матурлыкны күрә, саклый , соклана белергә өйрәтү. Табигатьтәге үзара бәйләнешне аңларга ярдәм итү.Аралашу әдәбенә өйрәтү

 Катнашалар:

 Азат-тәртипсез малай, кырмыскалар, урман кошы, кыңгырау чәчәк, агач корты, таракан, Урман хуҗасы.

 Алып баручы: Балалар, сезнең урманга барганыгыз бармы? Анда сезгә охшадымы, ниләр күрдегез? Урманда үзегезне ничек тоттыгыз? Әйдәгез шул матур мизгелләрне бергәләп искә төшерик әле.( магнитафон язмасында кошлар җыры, урман тавышлары тылана) Урманда нинди саф һава, суларга иркен, ничек матур итеп кошлар сайрый.  Ничек рәхәт булып китте , әйеме балалар ?  Урманда тагын ниләр үсә, кемнәр яши? (Җаваплар тыңлана) Әйе, дусларым сез чынлап та   урман дуслары икән. Матурлыкны да күрә белергә өйрәнгәнсез. Ә менә мин бүген сезгә сөйләячәк әкиятем  тәртипсез малай Азат турында.  Ул да сезнең кебек урманга барган  Ләкин  урман матурлыгын күрә белмәгән бу малай турында үзегез нәтиҗә ясарсыз Хәзер әйдәгез аны   күзәтик, Әнә ул пәкесен тотып урман сукмагы буйлап килә.

         Урман аланы күренеше. Алда зур агачта  кош оясы күренә, кырмыска оясы, төрле чәчәкләр үсеп утыра.

Азат: - Әй ,урманга тал агачына дип килгән идем. Сыбызгы ясарга уйладым әле Тик менә тал агачын танымыйм.  Кайсысы икән соң?( әле бер агач үсентесен, әле икенчесен  сындырып ала. ) Бу ботаклардан сыбызгы ясап була ди мени. (кырмыска өемен күреп ала) Карале, нинди зур кырмыска өеме! Монда миллион кырмыска бардыр. Тузгытып карасаң нишләрләр икән. (таяк тотып килә башлый, кырмыска өеме артыннан ике кырмыска чыгалар)

 1-кырмыска:  -Тимә безнең өебезгә, Азат. Тузгытма оябызны, куркытма кырмыскаларны.

2-кырмыска:- Без бит урман санитарлары. Без зарарлы бөҗәкләрне юк итәбез.

Азат:  -  Каян  килгән санитарлар!  Сездән урманга нинди файда булсын ди.   Кечкенә бит сез.

1 кырмыска:   -Кечкенә булсак та бик көчлеләр без. Безнең кебек  эшчәннәр, көчлеләр юктыр да!

Азат:  -  Таяк  белән берне суксам булырсыз әле көчле Минем белән  сүз көрәштереп торасызмы әле. Менә мин күрсәтим әле сезгә кем көчле икәнен. (Таягы белән кизәнә кырмыскалар йөгереп качып китәләр.) Менә оягызны туздырып бетерим әле, көчле булып нишләрсез икән. (туздыра) Менә сезгә, менә сезгә! Файда китерәләр имеш, кеп-кечкенә кырмыскалардан булды ди файда. Бу бит көлке. Агачларны карый карый зур агач янына килә Артыннан кош очы чыга)

Песнәк: -Тия күрмә минем агачыма, Азат . Анда  оям бар. Ватма минем йомыркаларымны, тиздән нәни кошчыкларым чыгар. Без урманга зур файда китерербез)

Азат: - Нәрсә,  син әнә нинди кечкенә, ә урман нинди зур, синнән нинди файда булсын ди.  Син дә сөйләп торасың тагын                

         Песнәк: - Мин бит үзем генә түгел, дусларым белән без бик күп  корткыч бөҗәкләрне юк итәбез.

        Азат: - Әле син минем белән сүз көрәштереп торасыңмы? Хәзер мин сине...       ( таягы белән кизәнә, кош куркып очып китә) Карыйм  әле йомыркалары нинди икән? Әй, шундый кечкенә йомыркадан нинди кош булсын да нинди файда китерә алсын ди. Алыйм әле малайларга күрсәтермен, уйнарга ярар. Кесәмә салыйм әле .   Кара әле аяк атлап йөри торган түгел, кирәкле булсалар үсмәсләр дә иде әле. Нәрсәгә соң бу шуның кадәр үләннәр, бу чәчәкләр.(өзеп ыргыта башлый , кыңгырау чәчәккә үрелгәч, чәчәк торып баса)

Кыңгырау чәчәк:    Өзмә мине Азат, дусларыма да тимә!   Без тирә-юньгә ямь бирәбез , хуш ис таратабыз.

Азат:  - Каян килгән матурлык. Бик исем китте ди менә. Сез булмасагыз да урманда бик шәп әле .

Кыңгырау чәчәк:  -Без бит файда да китерәбез.Бал кортлары бездән татлы бал җыялар .

Азат:-Җыйдылар  ди, бал, болында чәчәк тулып ята, урманга чәчәк эзләп килмәсләр ,күп сөйләшеп торсаң таптап  бетерермен әле үзеңне.(кизәнә, чәчәк чүгәләп, иелеп качып тора.)Менә сезгә,  менә сезгә!( Чәчәкләрне таптап йөри.Шулчак урман хуҗасыкилеп чыга.)

Урман хуҗасы:-Нишләвең бу,малай актыгы.Урманга килгәннән бирле күзәтеп йөрим ,гел усаллык кына эшләп йөрисең.

Азат:  Син нинди карачкы тагын?

Урман хуҗасы:- Мин урман җуҗасы. Урманны  усаллардан саклыйм, кош-кортларны, җәнлекләрне тәртипсезләрдән яклыйм.

Азат:-Харап булган икән!Бер кырмыска оясы тузгытканмын ,бер кошны куркытканмын, ике чәчәк өзгәнмен ,шуннан нәрсә булган?

Урман хуҗасы:-Берни булмаган.Урманга килгәннән бирле сынап торам-һәр кеше синең кебек кыланса, урманда ни калыр иде.Агачлар кибеп корып бетәр бит, урманны кортлар ашап бетерер, урман караңгылыкка чумып, ямьсезләнеп калыр.

Азат:-  Эй ,башымны алҗытып торма әле монда. Сыбызгыга тал эзлисем бар.

Урман хуҗасы:- Ярый  алайса, син дигәнчә булсын.Мин  сиңа сыбызгыны үзем бирәм. Тик кара аны,соңыннан үзеңә үпкәлә.(сыбызгы биреп китә)

Азат:- Ай-яй, матур сыбызгы икән үзе. Кая сызгыртып карыйм әле,ничегерәк сызгыра  икән?(Сызгырта, каршысына зур корт- гусеница үрмәләп чыга.Азат кукып китә.)

-Бу кем тагын?Каян килеп  чыктың син?

Корт:- Мин кырмыска оясы янында яшәгән корт.Син  кырмыскаларны куркытып,ояларын туздырып бетергәч алар  үлеп, качып беттеләр Ә мин рәхәтләнеп агач яфраклары ашадым . Бер агачны ашап бетердем Менә нинди зур булып үстем. Кырмыскаларны үтереп, тузгытып син миңа зур файда китердең. Шулай булгач, син минем дустым буласың, әйдә минем белән.

Азат:  Кит  әле, кит моннан, миңа дуслар кирәк түгел.

Гусеница: -Юк, мин синең яныңнан беркая да китмим, синдәй малайны мин тагын каян табармын?.

Азат: -Уф, үләм. Сызгыртып карыйм әле ичмасам бу сыбызгыны, куркып качмас микән соң ичмасам.( сызгырта, икенче яктан зур таракан килеп чыга)

 Азат: - Монысы кем инде тагын, син кем? Каян шундый зур үстең син?

Таракан: - Мин  син  куркыткан кош оясы янындагы агач төбендә яшәгән  таракан булам Син кошны куркыткач ул бүтән очып килмәде. Ә мин рәхәтләнеп агач тамыры кимердем.  Менә ничек симердем. Мин синең ярдәмең белән шулай зур үстем Шулай булгач мин синең дустың булам Әйдә минем белән

Азат: - Кит моннан, минем таракан дусты буласым килми!

 Гусеница: Юк-юк, ул минем дустым.  Ул минем белән китәчәк.

Таракан: Шулай булмыйча торсын әле. Әйдә минем белән.

( Икесе ике яктан тотып Азатны тартырга тотыналар .Азат нишләргә дә белми куркып кычкыра) 

            Азат: - Урман хуҗасы, коткар мине.  Кошлар, кырмыскалар ярдәм итегез зинһар! (кырмыскалар, кошлар, чәчәкләр белән Урман хуҗасы чыга)

Урман хуҗасы:  Менә күрдеңме инде ниләр  булганын. Табигатьтә һәр нәрсә үз урынына кирәк.  Һәр тереклек бер-берсенә бәйләнгән. Бер буыны таркалса, бик күбесе югала. Шуңа күрә, табигатькә чыктың исә, сак кылан, игътибарлы бул! Урман ул зур, күп катлы йорт Анда бик күп  тереклек  яши . Ә син анда кунак кына .Кунак булсаң .тыйнак булырга кирәк

 Азат: - Гафу итегез мине барыгыз да. Мин тәртипле булырга сүз бирәм. Беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәм. Һәрвакыт ярдәмчел, мәрхәмәтле булырмын. (Урман ияләре Азатны түгәрәккә алалар.)

 Кырмыска: - Без сине гафу итәрбез. Синең дусларың булырбыз. Хәзер сиңа әйтер сүзебез бар.

1-кырмыска:

 Ай калыкса, таң сызылса, көн сүрелсә,

Кырмыскалар тырыш халык, һаман эштә.

2-кырмыска:-

Корткыч бөҗәкләрне юк итеп, файда эшлиләр,

Җир йөзендә алар иң көчлеләр.

Песнәк:    Кыш көне дә  батыр песнәк      Кыңгырау чәчәк:                                                  

 Җылы якларга качмый.                         Килеп керсәң урманнарга                                    

Җәен берүзе чистарта                             Минем исне тоярсың.

Кырыклап алмагачны..                           Рәхәтләнеп бер иснәсәң,                                   Гөлҗимеш:                                              Иркен сулап куярсың.                                                            Бик күп чиргә дәва мин                        Барысы бергә:

    Бер уколсыз дәвалыйм.                    Агачларны сындырмагыз,

 Яратам мин таң нурын,                         Кошларны куркытмагыз.

 Дару минем тамырым.                        Бар дөнья балкып торыр,

 Ә шифалы җимешем ,                           Мәрхәмәтле булсагыз!                

    Дәвалый күп кешене

                                     Әкият-тамаша тәмам

         

                   

                             Сәяхәтче куян маҗаралары

          Туган җиргә мехәббәт тәрбияләүгә багышланган сәхнәләштерелгән  әкият.

   Автор: Нигматзянова Суфия.( Беренче категорияле тәрбияче)                          

Әкиятнең тәрбияви максаты: Үзең яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, туган җирнең  иң изге, кадерле җир булуына  төшендерерү, дуслык , тугрылык сыйфатларын ныгыту.

         А.б:    Бик матур бер аланда, зур имән куышында   йомшаккай-куянкай яшәгән ди. Янәшәдә генә,  түмгәкләр астында  якын дусты керпе белән күрше булып, тату гомер кичергәннәр. Тик куян тик тора торганнардан түгел икән.  Аның  яңа җирләр күреп, илләр гизеп кайтасы, сәяхәткә чыгасы килгән.Көннәрдән беркөнне иртән торып чыккан да болай дигән:

Куян:    Туйдырды инде бу алан мине. Гел бер үк агачлар үсә, бер үк кошлар сайрый, шул бер үк керпе. Китәргә кирәк моннан. Бу җирдән дә матур җирләр бардыр  ул.

Керпе чыга:  Исәнме куянкай- йомшаккай, иртүк торып кая барасың болай?.

Куян: Китәргә уйлап торам.  Матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.

Керпе:  Ялгышасың дустым, туган җирдән дә матур, кадерле җир бүтән юк ул. Үзеңнең туган җиреңдә генә бәхетле булып була. Чит җирләрдә бәхет таптым, рәхәт яшим дигән җәнлекне әле күргәнем юк. Ә бер иске дусны өч яңа дус та алыштыра алмый. Шуны исеңнән чыгарма.

Куян:   Ә мин барыбер китәм әле.

Керпе:  Сау бул дустым, мин сине кайчан кайтсаң да көтәрмен. Туган җиреңнең кайдалыгын беркайчанда онытма.Туган җир генә үзенең баласын кочак җәеп каршы ала.(Саубуллашалар)

А.б:  Шулай итеп куянкай-йомшаккай ил гизәргә , матур җирләр күзләргә, яңа дуслар эзләргә дип сәяхәткә чыгып киткән.

Куян: (җырлый)  Мин куянкай-йомшаккай,

                               Сәяхәткә барамын;

                              Кемнәр тели ил гизәргә?

                              Юлдаш итеп аламын.

А.б.: Шулай бара торгач, шактый җир киткән , урман уртасындагы сазлыкка килеп җиткән.

Үзенең җәелеп яткан мул суы, талгын җилдә тирбәлеп утырган камышлары белән, күзләрне камаштырып җемелдәгән бу  күл  куянга бик матур тоелган.

Куян: Менә ичмасам матур җир, нинди бәхетлеләр яши икән бу күлдә?!(Шул чак камышлар арасыннан бака сикереп чыга)

Син кем?.

            Бака:   Мин бака-бакылдык, Шушы сазлыкта яшим , ә син кем буласың?

Куян:   Мин куянкай-йомшаккай, матур җирләр күзлим, яңа  дуслар эзлим.

Бака:  Минем торган җирем бик матур, әйдә монда кал, мин синең яңа дустың булырмын.

Куян:   Ярый алайса, калам.

А.б.: Куян баканың суга чумып уйнавына, күлнең серле ялтыравына  кызыгып та сокланып та озак утырган Шактый утыргач ашыйсы килә башлаган.

Куян:    Карале дустым, минем ашыйсым килә бит, син нәрсә белән тукланасың ?

Бака:   Мин чебен- черки тотып ашыйм, сиңа да тотып биримме соң?

Куян:   Ю-юк, кирәкми, мин чебен черки ашамыйм шул.

Бака:   Ә син нәрсә  ашыйсың?

Куян:   Минем аланымда тәмле куян кузгалаклары, җиләкләр үсә иде. Агач каерылары кимерә идем. Ә монда алар берсе дә күренми шул.

Бака:   Алайса сиңа  аланыңа кайтырга туры киләчәк инде , ярый соң, су бул!.

Куян:    Юк, мин кире кайтмыйм, алга таба китәм, сау бул бака.

 А.б.: Куянкай йомшаккай алга киткән. Бара торгач әрәмәлеккә килеп җиткән.Куян туктарга да өлгермәгән аның янына бытбылдык очып төшкән.

Куян:    Син кем?

Бытбылдык:  Мин  бытбылдык, шушы әрәмәлектә яшим. Ә син кем буласың?

 Куян:  Мин куянкай-йомшаккай, әнә теге урманнан килдем .

Бытбылдык:  Монда нишләп йөрисең?

 Куян:  Матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.

Бытбылдык:  Минем торган җирем бик матур, әйдә монда кал. Мин синең яңа дустың булырмын.

         А.б:  Шулай итеп куянкай –йомшаккай бытбылдык янында әрәмәлектә калган.Тик менә яңа дусты бытбылдык кына тик торучылардан түгел икән. Ул куянның әле бер ягына, әле икенче ягына төшеп бытбылдый да бытбылдый икән. Бу куянны бик туйдырган, ул түзмәгән бытбылдыкка әйткән :

Куян:   Туйдырдың тәмам, колакларым тонды, ардым, бүтән синең янда түзеп тора алмыйм, китәм , сау бул .

Бытбылдык:  Ярый соң сау бул. Узганда- барганда кергәлә.

А.б: Куянкай юлын дәвам иткән Арып- алҗып йөри торгач каршысына төлке килеп чыккан.

  Төлке: И-и! Куянкаем-йомшаккаем, кайлардан килеп чыктың?

Куянкай:  Син кем, мине кайдан беләсең?

Төлке:   Мин хәйләкәр төлке, шушы урманның күрке.

Куян (куркып кына чигенә) Мин матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.

 Төлке:   Син монда килеп бик яхшы эшләгәнсең куянкай. Менә мин дә яңа дуслар эзләп йөри идем ,әйдә торган җирем дә бик матур, син дустым булырсың, әйдә-әйдә.(куянны алдан җибәрә дә әйтә) Бигрәк аңгыра куян булды бу , рәхәтләнеп тотып ашыйм әле мин аны.(китә, куян әйләнеп килә)

Куян:  Карале , бу бит теге керпе дустым әйткән хәйләкәр төлке бит, җитмәсә тотып ашарга да уйлый. Тизрәк качарга кирәк моннан.( китә)

А.б:  Төлкедән куркып куян ерак йөгергән. Чаба торгач, урман читенә килеп чыкканын сизми дә калган куянкай. Ә анда ямь-яшел үләннәр чемченеп  көтү йөри икән Куян үзе кебек сикергәләп уйнаклап көтүдән читтәрәк йөргән кәҗә бәтие янына килгән.

Куян: Син кем, үзең минем кебек йомшак,  үзең үлән ашыйсың?

Кәҗә бәтие: Мин кәҗә бәтие, әнием белән шушы көтүлектә йөрим, ә син кем буласың?

Куян: Мин куянкай-йомшаккай, матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.

Кәҗә бәтие: Әйдә монда кал, бу болыннар бик матур, хуш исле чәчәкләр үсә , мин дустың булырмын.

 А.б. Куян кәҗә бәтиенә ярый дип тә әйтергә өлгермәгән көтүче малайның эте күреп куянны куа да киткән Куян ярый әле йөгерек булган , кырдагы печән эскерте янына йөгереп килеп астына поскан. Караңгы төшкәнче селкенергә дә куркып утырган ул .Туңа башлагач кына япа- ялгыз кырга чыккан. Шулчак баш очыннан гына ябалак очып киткән.

Куян:  Бусы  кем тагын?  Керпе дустым әйткән зур кара кош шушыдыр. Эләктереп алмасын тагын , тизрәк качыйм.

А.б.   Ябалактан, караңгылыктан куркып, эскерт астында төн үткәргән мескен йомшаккай.  Бу минутларда аңа үзенең аланыннан да матур алан юк, үз куышыннан да җылырак  оя бүтән юктыр кебек тоелган.

Куян: _ Эх!, керпе дустымны тыңлаган булсам. Ул хәзер үзенең  оясында рәхәтләнеп алма ашыйдыр, җылыда , корыда ятадыр Ә мин япа ялгызым, ач , туңып утырам.

А.б.   Шулай сөйләнеп төн үткәргән куянкай. Ә иртән яктыра башлауга урманына йөгергән. Ул исән имин кайтып җитсә, бүтән беркайчан да аланыннан китмәскә, керпе дустын ташламаска дип сүз биргән.

Куян:  Керпе дускаем, мин кайттым.

Керпе:  Ә мин сине көттем.

   Куян: Син дөрес әйткәнсең, дускаем, безнең аланнан да матур алан бүтән юк,  чит  җирләрдә син ятим, ят икән. Бүтән мин беркайчанда сине дә, туган җиремне дә ташлап беркая да китмәм.!  Туган үскән җирем алтын бишек , үскән үләннәр йомшак түшәк икәнен яхшы аңладым.(Кочаклашалар).

                                                  Әкият тәмам.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кунак каршылыйбыз

кунак каршылыйбыз...

Чыршыга кунак килгән

Сценарий новогоднего утренника....

"Кунак килде" открытое занятие для родителей

Открытое занятие для родителей в подготовительной группе. Развивать татарскую речь у детей, использую слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях....

«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

“ Көтелмәгән кунак.”(Нежданный гость)

ldquo; Көтелмәгән кунак.”(Нежданный гость).Конспект занятия по региональному компоненту. Тема конспекта -родной край....