«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Гаязутдинова Рашида Рашитовна
Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы балалар бакчасыныӊ 1нче категорияле тәрбиячесе Гаязутдинова Рәшидә Рәшитовна. Яшел Үзән шәһәре Татарстан республикасы. Максат. Тирә юньдәге предметларныӊ сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне алӊап сөйләмдә кулану. Авазлар өстендә эшләүне дәвам итү. « Минем өем»проекты буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерү, кабатлау. Диалогик сөйләм күнекмәләре булдыру. Балаларныӊ уйлау, фикер йөртү сәләтен үсерү ныгыту. Материал: «Уйный-уйный үсәбез» проекты буенча эшләнгән «Шалкан», «Баллы кишер» мультфильмнары, интерактив такта, төсле карандашлар, альбомнар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

(зурлар төркеме)

                                                                                  «Чебурашка» исемендәге  7нче номерлы

                                                                                    балалар бакчасыныӊ                        

                                                                                    1нче категорияле тәрбиячесе

                                                                                    Гаязутдинова Рәшидә Рәшитовна.

                                                                                   Яшел Үзән шәһәре

                                                                                   Татарстан республикасы.

                                                                                                       

Максат. Тирә юньдәге предметларныӊ сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне алӊап сөйләмдә кулану. Авазлар өстендә эшләүне дәвам итү. « Минем өем»проекты буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерү, кабатлау. Диалогик сөйләм күнекмәләре булдыру. Балаларныӊ уйлау, фикер йөртү сәләтен үсерү ныгыту.

Материал: «Уйный-уйный үсәбез» проекты буенча эшләнгән «Шалкан», «Баллы кишер» мультфильмнары, интерактив такта, төсле карандашлар, альбомнар.

 

      Эшчәнлек барышы.

1Тәрбияче: «Без бүген Ваня бабайга, аннары Вәли бабайга кунакка барабыз.Алар безне   үзләренеӊ бакчалары белән таныштырырга телиләр.  Әйдәгез кунакка киттек.» (ике телдә).  

 Балалар «Уйный-уйный үсәбез» проекты буенча эшләнгән « Шалкан» мультфильмын      карыйлар.

 Тәрбияче:

 -Менә без Ваня бабай бакчасында.

 Сорау:

 -Ваня бабай бакчасында нәрсәләр үсә?  (фото 1)

 Балалар җавабы:

 -Кыяр, кәбестә,кишер, шалкан, суган.

Тәрбияче:

 -Шалкан нинди?

 Балалар:

-Шалкан зур, пычрак.

Тәрбияче:

-Әйдәгез карыйк әле Ваня бабайга кемнәр шалканны чыгарырга булыша.

(мультфильмнан өзек карау).(фото 2)

Балалар:

-Әби, Азат,Алсу, әти, әни,Акбай, песи Мияу.

Тәрбияче:

-Хәзер Ваня бабай белән саубуллашабыз.

Балалар:

-Саубулыгыз Ваня бабай.

Тәрбияче: Хәзер Вәли бабайга кунакка барабыз.Менә без Вәли бабайда кунакта.(ике телдә). «Уйный-уйный үсәбез» проекты буенча эшләнгән «Баллы кишер» мультфильмын карыйлар.

Вәли бабай бакчасында нәрсәләр үсә? (фото 3)

Балалар:

-Кишер,суган, кыяр, кәбестә.

Тәрбияче:

-Вәли бабай бакчасында нәрсә бик зур үскән?

Балалар:

-Кишер

Тәрбияче:

-Кишер нинди?

Балалар:

-Кишер зур,матур, тәмле, баллы.

-Вәли бабайга кемнәр булыша?

Балалар:

- Әби, Азат,Алсу,Акбай, песи Мияу. (фото 4)

2.Тәрбияче интерактив тактада төрле зурлыктагы кишер, шалкан рәсемнәре ясый.

 Сорау:

-Бу нинди кишер?

 Балалар:

 -Зур кишер  (кечкенә кишер)

 Тәрбияче:

 -Бу нинди шалкан? (кечкенә шалкан).

 -Кем шалкан (кишер) ярата?

  Балалар җавплары :

 -Мин кишер (шалкан) яратам.

3.Балалар хәзер Ваня бабай үстергән шалкан, башка яшелчәләр, Вали бабай үстергән кишер, башка яшелчәләр рәсемнәрен ясыйбыз.  ( ике телдә).  

Балалар рәсем ясый.

 Тәрбияче:

 - Рәсемнәрегезне өйгә алыгыз. Нинди татарча мультфильмнар караганыгызны  әниләрегезгә  сөйләрсез.   Рәсемнәрегезне  күрсәтерсез. Саубулыгыз.( ике телдә ).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме.

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркемендә шөгыленә конспект....

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...