"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркемендә шөгыленә конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bolyt_babayga_kunakka.dot_.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш № 6 балалар бакчасы

1 кечкенгәләр төркеме

ачык шогыльгә план конспект

БОЛЫТ БАБАЙГА КУНАККА

Төзеде: Шайхутдинова Г.Р.

                                         I квал. категорияле тәрбияче.

Максат: балаларны лего төзү материалларыннан самолёт ясарга өйрәтү, самолётның өлешләрен (канат, көйрык, салон) дөрес танып әйтә белергә өйрәтү, төсләрне танырга өйрәтүне дәвам итү, кулның вак мускулатурасын үстеру, “ж” авзының әйтелешен ныгыту, уенның сүзләрен тәрбияче артыннан кабатларга күнектерү, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Материал: болыт рәсемнәре (бүлмә бизәлеше), болыт бабай костүмы, лего төзү материаллары, самолёт уенчыгы, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төстәге ангарлар, “аэрапорт” йомшак төзү материалы, хат.

Шогыль барышы: Кунаклар белән исәнләшү.

  • Балалар, карагыз әле безгә нинди матур хат килгән (хатны уку).

“ Исәнмесез минем нәни дусларым. Мин сезне гел өстән карап торам, сез шундый матур итеп уйныйсыз. Минем дә сезнең белән уйныйсым килә. Мин сезне кунакка чакырам.”

  • Балалар, болыт бабайга кунакка барабызмы? Ә ул кайда яши? Анда тагын нәрсәләр бар? (балаларның җаваплары).
  • Болыт бабай янына нәрсә белән барып була? (балаларның җаваплары).

Самолёт белән барып була дигән җавапка килү.

  • Балалар, менә минем матур самолһт рәсеме бар, әйдәгез аны карыйк. Самолётның нәрсәләре бар? (канаты, койрыгы, кешеләр утыра торган җире). Самолёт ничек оча?(ж-ж-ж)
  • Балалар, ә хәзер самолётлар ясап болыт бабай янына очабыз.

Тәрбияче самолёт ясау тәртибен аңлата. Бер бала эшләп күрсәтә. Балаларның эшләре.

  • Менә ничек матур булды безнең самолһтлар. Самолётларга башта аэропортка барырга кирәк. (Тәрбияче балаларны йөмшак төзү материалларыннан ясалган “аэропортка” алып китә). Самолётларны кабызабыз ж-ж-ж. Очып киттек.

Болыт бабай килеп чыга: Исәнмесез, балалар, әйбәт кенә килеп җиттегезме? Нәрсә белән килдегез? Ярый килдегез әле, сез килмәсәгез, мин инде елап җибәрә идем.

  • Балалар, болыт бабай еласа нәрсә була?(яңгыр ява). Яңгыр ничек ява?(чүгәләп яңгыр яуган хәрәкәт ясау “тып-тып”)

 Болыт бабай: Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк, миңа да күңелле булып китәр.

                        “Самолётлар очалар” уенын уйнау.

Балалар самолётлар очкан хәрәкәт ясыйлар. Шигырь сүзләрен кабатлыйлар.  

                        Самолётлар очалар,

                        Һаваларны кочалар.

                        Болыт бабай елама,

                        Син безне куып кара.

Болыт бабай самолётларны куа, самолётлар аэропртка кайталар. Уен ике тапкыр кабатлана.

Болыт бабай: Ай, балалар, менә рәхәт булды сезнең белән уйнавы, сез миңа тагын кунакка килерсез. Саубуллашу алдыннан минем сезгә , яңгыр тамчыларын, бүләк итәсем килә.(Болыт бабай балаларга тамчылар биреп чыга).

“Рәхмәт” әйтеп Болыт бабай белән саубуллашу.Балалар, хәзер самолётлар үзләренең ял итә торган урыннарына, ангарга кайтсыннар. Менә алар, карагыз әле төрле төстә (төсләрен әйттерү), сезнең самолётлар да шундый тә.самолёт үзенең урынына керсен (төсләрне әйттерү).Балалар, без бүген кемгә кунакка бардык? Нирсә белән бардык? Сезгә Болыт бабай белән уйнавы ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

Кыш бабайга кунакка

Кечкенәләр төркемендә "Яңа ел" бәйрәм иртәсе...

« Путешествие к лесовике- Старичку» “Урманчы бабайга сэяхэт.”

Интегрированная  образовательная деятельность по русскому языку в подготовительной к школе группеДети получают письмо ои лесовика Старичка. Он живет в лесу и наблюдает, ухаживает за деревь...

ПАСПОРТ ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА»)

ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА») Цель: Повышение эффективности и совершенствования качества работы с детьми среднего и старшего дошкольного возр...