Әби белән бабайга - ярдәмгә!
материал (старшая группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebi_b-n_babay.docx41.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әби белән бабайга-ярдәмгә.

Максат:  - балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү.

  • Юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү.
  • Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
  • Үзара аралашу һәм ярдәмчел булу  күнекмәләре тәрбияләү.

Материал: костюм-маскалар (кәҗә, чуар тавык, алмагач, елга, полиция), тукталышлар, елга күренеше, урман күренеше.

Әби белән бабай керә. Борчулы гына исәнләшәләр.

Ә.б. – Исәнмесез, балалар!

Б-р. – Исәнмесез.

Ә.б. – Без бабагыз белән бик хәсрәтле булдык бит әле, балалар. Сезнең янга ярдәм сорап килдек. Сезне бик игелекле, ярдәмчел балалар дип ишеткән идек. Безгә ярдәм итәрсез микән?

Т. – Нәрсә булды әбекәй? Борчуынңы әйтегез. Без сезгә бик теләп булышырбыз. Эйеме, балалар?

Ә. – Безнең Чуар тавыгыбыз бар иде,алтын йомырка салган иде дә. Шуны тычкан ватып китте. Шуннан соң тавыгыбыз әллә ачуланып, әллә болай гына чыккан да киткән, күрми дә калганбыз. Аның бит ишек алдыннан бер кая да киткәне юк иде.

Адашкандыр. Төлке харап итмәсә ярый инде үзен. Үзебезнең юлларга аякларыбыз бик авырта. Шуңа сезгә килдек тә инде.

Т. – ярый әбекәй, борчылмагыз. Без хәзер үк юлга кузгалабыз. Сез көтеп кенә торыгыз. Балалар, сез әзерме? Киттек алайса!

(Т. Балалар белән бүлмә буйлап китәләр. Беренче тукталыш елга буена килеп җитәләр.)

Т. – Исәнме, елга. Безгә ярдәм итә алмыйсыңмы? Безнең Әбиебезнең Чуар тавыгы югалды. Шуны табарга булыш әле.

Елга: -Ярый,тик минем биремнәремне үтәсәгез, сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә юлны күрсәтермен.

Б.р.:  Без риза.

Сораулар:

  1. Нәрсә ул “зебра”?
  2. Светофор ни өчен кирәк? Кайларга куела?
  3. Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиешләр?

Елга: булдырдыгыз, балалар! Сорауларга дөрес җавап бирдегез. Сезнең Чуар тавыгыгыз әнә шул якка китте. Исән-имин йөрегез, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмагыз.

-Рәхмәт сиңа, Елга

Икенче тукталыш Алмагач. (Алмагач булып киенгән бала).

- Исәнме, алмагач!

- Исәнмесез, балалар! Кая юл тоттыгыз?

- Менә без Чуар тавыкны эзләп юлга чыккан идек. Син күрмәдеңме?

- Мин күрдем сезнең Чуар тавыгыгызны. Тик минем биремнәрне үтәсәгез генә мин сезгә юлны күрсәтермен.

- Без риза.

(киемнәрендәге алмаларда биремнәр)

Уен: “Билгеләрне таны”

  • “Игътибар, балалар”, “Җәяүлеләр юлы”, “ял итү урыны”, “Телефон”, “Юл юк”, “Велосипед юлы”, “Җәяүле сукмагы”.

Алмагач: Булдырдыгыз балалар! Билгеләрне дөрес әйттегез. Мин сезгә юлны күрсәтәм. Әнә шул якка таба китте сезнең Чуар тавыгыгыз.

Алда “Ял итү урыны” дигән билге тора.

  • Балалар, карагыз әле нинди билге бу?

Әйе “Ял итү урыны”. Без дә шушында туктап ял итеп алыйк әле. Әйдәгез бергәләп җыр башкарыйк.

М. Әндәрҗанова музыкасы һәм сүзләре “Светофор”

- Әйдәгез юлыбызны дәвам итик.

Урман күренеше. Урман янында кәҗә очрый.

  • Исәнме, Кәҗәкәй! Нишләп йөрисең монда? Әллә син дә адаштыңмы?
  • Юк нишләп алай дисең. Мине хуҗам үз тамагыңны үзең туйдыр дип чыгарып җибәрде. Урман буендагы үләннәрне ашап, май, сөт җыеп йөрүем иде әле. Ә сез нишләп йөрисез?
  • Без әбекәйнең Чуар тавыгын эзли идек күрмәдеңме, Кәҗәкәй?
  • Күрдем, күрдем. Минем биремнәремне үтәсәгез мин сезгә юлны күрсәтермен.
  • Без риза.

( Слайдларда транспорт төрләре күрсәтелә, нинди төр транспортка кергәнен әйтәләр.)

Поезд – җир – тимер юл транспорты .

Самолет – һава транспорты. Теплоход – су транспорты һ.б.

(транспорт тавышларын да аералар – самолет, поезд, җиңел машина. трактор, вертолет)

  • Булдырдыгыз. Мин сезгә юлны күрсәтәм. Чуар тавык әнә уң якка таба китте.
  • Рәхмәт сиңа. Кәҗәкәй!

Баралар. Юл чатында полиция хезмәткәре тора, янында Чуар тавык.

  • Исәнмесез! Менә бит безнең Чуар тавыгыбыз. Каян монда килеп чыктың син?

М.р: Менә юлда кагыйдәләрне бозып тик йөри. Шуңа күрә тоткарладым мин аны.

Т. : И. Чуар тавык, шулай ярыймы инде. Әбиебез борчылып ята. Без сине эзләргә чыктык.

Ч.т: Гафу итегез, мине. Минем ишегалды тирәсендә генә йөргәнем бар. Дөньяда ниләр бар микән дип чыгып киткән идем, менә адаштым.

М.р: Балалар аңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Чуар тавык син башка алай эшләмә. Рөхсәтсез өйдән чыгып китәргә ярамый. Ярый әле бәхетең, сине балалар тапты. Ә шунда төлке очраса юлыңда нәрсә булыр иде. Юлда транспортка тапталсаң әбиең бик нык кайгырыр иде.

Т. : Ярый. Без аны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтербез. Әбекәйгә кайтарып бирик әле. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

 Кайталар. Әбигә Чуар тавыкны тапшыралар.

Ч.т.: Гафу ит мине, әбекәем. Мин сезгә башка алай борчу китермәм. Йомырка салып, сезне куандырып кына яшәрмен.

Ә.: и, рәхмәт инде сезгә, балалар. Шулай һәрвакыт сүз тыңлаучан, акыллы булыгыз. Сәламәт балалар булып әти-әниегезнең куанычы булып яшәгез.

- Сау бул, әбекәй, чуар тавык.

Т.: Әйдәгез инде хәзер җыр җырлап алыйк. “Белмәмеш”

Ярый балалар бүген сез бик акыллы булдыгыз. Белмәмеш хәлендә калмас өчен һәрвакыт юлларда сак булыгыз. Кагыйдәләрне беркайчан онытмагыз!!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме.

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркемендә шөгыленә конспект....

Кыш бабайга кунакка

Кечкенәләр төркемендә "Яңа ел" бәйрәм иртәсе...

« Путешествие к лесовике- Старичку» “Урманчы бабайга сэяхэт.”

Интегрированная  образовательная деятельность по русскому языку в подготовительной к школе группеДети получают письмо ои лесовика Старичка. Он живет в лесу и наблюдает, ухаживает за деревь...

ПАСПОРТ ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА»)

ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА») Цель: Повышение эффективности и совершенствования качества работы с детьми среднего и старшего дошкольного возр...